Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе Табын янында (5 сыйныф)

“Табын янында”(Рус телле балаларга татар теле дәресе. V сыйныф.)Максат: 1. Белем бирү максаты: “Табын янында” тексты белән танышу, күнегүләр системасы аша үзләштерү.2.Үстерү максаты: сингапур укыту алымнарын, тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын кулланып, укучыларның тыңлап, аңлап сөйләм күнекмәләрен, аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләренен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәт...
Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Табын янында"

(Рус телле балаларга татар теле дәресе. V сыйныф.)

Максат: 1. Белем бирү максаты: "Табын янында" тексты белән танышу, күнегүләр системасы аша үзләштерү.

2.Үстерү максаты: сингапур укыту алымнарын, тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын кулланып, укучыларның тыңлап, аңлап сөйләм күнекмәләрен, аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләренен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

3. Тәрбияви максат: Табын янында утыру кагыйдәләренә өйрәтү.

Җиһазлау. Ноутбук, экран, проектор, карточкалар.

Материал. Дәреслек (Татар теле: Рус урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен) / Р.З.Хайдарова - Тулыл. 2 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2011. - 99 бит.).

Дәрес тибы: тәнкыйди фикерләү технологиясе буенча: текст белән эш (лексик күнекмәләр камилләштерү).

Тәнкыйди фикерләү технологиясе алымы: "Рольле уен"

Кулланылган структуралар (сингапур):

МИКС-ФРИЗ-ГРУП

МЭНЭДЖ-МЭТ

РАФТ

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә) утыру.

Дәрес барышы.

I. 1.Оештыру моменты.- Исәнмесез, балалар! Утырыгыз. Мин - Йолдыз Гамировна.

Хәерле иртә, укучылар! "Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр", - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер-беребезгә елмаеп карыйк.

Уңай психологик халәт тудыру.

Бүген дәресебездә, укучылар, кунаклар да бар. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик әле!

- 1 нче (2 нче, 3 нче, 4 нче һ.б.) номерлы укучылар басыгыз. Рәхмәт, утырыгыз!

- Йөз партнерына күз кысып исәнләшәбез. Рәхмәт!

- Җилкә партнерына кул биреп исәнләшәбез. Рәхмәт! ( 2 мин)

2. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

1.-Дәресебезне башлыйбыз.Үткән дәрестә сез Туган көнгә чакырырга өйрәндегез. Сашаны туган көнгә ничек чакырырсыз?( Вы на прошлом уроке научились правильно приглашать на день рождения. Например, у вас день рождения, пригласите Сашу на праздник. Какой телефонный разговор произойдет между вами) (җилкә партнерлар парлап диалог төзиләр.)

-Алло, хәерле көн. Мин-Олег. Миңа Саша кирәк иде.

- Бу мин-Саша. Сәлам Олег.

-Саша! Сине туган көнгә чакырам. Туган көн кичке сәгать алтыда башлана. Рәхим ит!

-Рәхмәт Олег. Мин, әлбәттә, килермен.

-Хуш, Саша.

Хуш, Олег. (кем тели)

Кунак килгәч, нишлибез инде, укучылар? (Кунакны каршы алалар, чәй әзерлиләр. Без дә чәй әзерлик!" (имитация)

Саша керә: "Исәнмесез. О-о-о! Мин ярата торган кәнфит!" Алып ашый башлый.

-Тукта, тукта, Саша! Болай ярамый. Кил әле, түрдән уз. Утыр әйдә.

(3 мин)

3.Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез, безнең бүгенге дәресебезнең темасы нинди икән? (Табын янында)

-Әйдәгез, бүгенге дәресебезгә бергәләп максатлар куйыйк. Димәк, без бүген үз-үзеңне кунакта, өстәл янында ничек тотарга, шуның турында сөйләшербез.

II. Уку мәсьәләсен чишү.

Сүзлек эше

-Табын янында кемнәр утыра? Слайд. Хуҗа-хозяин, хуҗа малае - сын хозяина, хуҗабикә-хозяйка

Слайд. Аннан соң - потом, башкаларны - остальных, чапылдатып-чавкая, валчыклар-крошки, аунап ята иде-валялись, сөйләшә-сөйләшә- разговаривая, (сайлап алды-выбрал).

2. б) Как вы скажете:

-мой папа дома хозяин;

-моя мама хозяйка;

-хозяйка накрыла на стол;

- я сын хозяина;

-я выбрал яблоко;

-я выбрал самое вкусное яблоко. (төркемнәрдә эшлиләр)

Текст белән эш.

- Укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән "Табын янында" тексты белән танышабыз. (Дәреслекнең 99 битендәге "Табын янында" дип исемләнгән текстны уку.

Укытучының үрнәк укуы.

Тәрҗемә итү (төркемнәрдә). (7 мин).

Яңа текстны ныгыту.

1. В каком предложении говорится, что

• Вчера я ходил в гости к одной семье?

• Саша поставил салат ближе к себе и стал быстро-быстро кушать?

• Хозяйка подала нам суп: сначала мне, затем Саше.

• Сын хозяина выбрал самое большое яблоко и отошёл от стола.

• На десерт дали яблоко.

2. Физкультминутка. (Балалар "Әпипә" көенә бии.)

МИКС-ФРИЗ-ГРУП. Тексттагы табын янында ничә кеше булган? (3) Кемнәр? (Кунак, хуҗа малае, хуҗабикә) Табын янында ничә кул? (6)

- Утырабыз, рәхмәт!

  1. 3. Укучылар, нәрсә ул этикет? (үз-үзеңне тоту кагыйдәләре). "Этикет" терминын кулланылышка француз короле Людовик XIV керткән. Король кунакларны кабул иткәндә, аларга әдәп кагыйдәләре язылган карточка (этикетка) биргәннәр.(термин "этикет" ввел в обиход Людовик XIV, на королевских приемах которого гостям вручали карточки (этикетки) с правилами поведения. Однако задолго до появления данного термина правила поведения за столом и в обществе создавали жители Востока.

  2. Ә менә салфетканы Леонардо да Винчи уйлап тапкан. Ә Россиягә салфетканы Петр I керткән.

-Укучылар, Саша нинди малай? (әдәпсез). Ул кунакта гына әдәпсезме? (Юк, ул өйдә дә әдәпсез) Сез аның әдәпсез икәнен кайдан белдегез, тексттан әдәп нормаларына, этикетка туры килмәгән урыннарны табып, китапларыгызда билгеләгез әле (1). Укучылар, Димәк, Саша дөрес эшләгәнме? Ни өчен? (2)

  1. 1.Фактлар

- Саша салатны үз янына куйды һәм тиз - тиз ашый башлады.

-Саша башкаларны көтмәде, ашны ашый да башлады.

- Саша авызын чапылдатып ашады.

- Саша сөйләшә-сөйләшә ашады.

- Итне кулы белән алды да,өстәлгә куйды.

- Өстәл өсте пычранды.

2. Гипотеза(сәбәпләр)

- Саша табын янында утыру кагыйдәләрен белми.

- Итне кул белән алырга ярамаганлыгын белми.

- Итне тәлинкәгә салырга икәнен белми.

- Әти-әнисе табын янында дөрес утыру кагыйдәләрен аңлатмаган.

-Мәктәптә укытучы өйрәткәнне тыңламаган.

(8 мин)

III. Рефлексия.

1. Рефлексив кабатлау.

2. РАФТ. 1нче өстәл "Саша табын янында" дигән рәсем ясый.

2 нче өстәл "Табын янында үзеңне ничек тотарга кирәк соң? Әдәп кагыйдәләрен искә төшереп яза)

3 нче өстәл Сашага киңәшләр бирә.

Һәр өстәлдән 1 нче номерлы укучы башкарган эшен сыйныф алдында

яклый!

Табын янында (Слайд)

- сөйләшергә ярамый;

- авызны чапылдатырга ярамый;

- тиз ашарга ярамый;

- алдан ашый башларга ярамый;

- ризыкны сайлап алырга ярамый.

Дәрес башында нинди максат куйган идек? Табын янында үзеңне ничек тотарга кирәк икәнен беләбезме инде хәзер? Максатка ирештекме?

-А теперь, ребята, спросите у Саши, знает ли он теперь правила поведения за столом в гостях и дома? (Саша, син табын янында утыру кагыйдәләрен беләсеңме?)

Бик борынгы заманнарда ук Рим шагыйре Овидий: " Матур итеп ашый белү - үзе сәнгать" дигән.

Бәяләү. Билгеләр кую.

Өй эше.

Укытучы. -Укучылар, көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куйыйк әле. СЛАЙД.

Сашаны уңай герой итеп күз алдына китереп, эчтәлекне үзгәртеп сөйләргә өйрәнергә. Кем тели: эчтәлек буенча диалог төзергә.

-Укучылар, сезнең өстәлләрдә стикерлар бар. Әгәр сезгә дәрес ошаган икән, "во" диеп күрсәтәсез. Ә кайберләргә, бәлки, авырлыклар тугандыр... алар киресен күрсәтәләр.

-Рәхмәт, укучылар, сезгә дәрес ошаган икән. Мин дә бик шат. Миңа да сезнең белән эшләү бик ошады.

Сау булыгыз. (5 мин)






© 2010-2022