Җөмләнең тиңдәш кисәкләре буенча тест

Раздел Другое
Класс -
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


1 нче вариант.

I. Нинди җөмлә кисәкләренә тиңдәш кисәкләр дип әйтәләр?

1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

2. Бер үк сорауга җавап биреп, бер үк сүзгә ияреп килүче кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала.

3. Аныклагыч һәм тәмамлык җөмләнең тиңдәш кисәкләр дип атала.

II. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?

1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

2. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

3. Җөмләнең барлык кисәкләре дә - ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч-лар тиңдәшләнеп килә ала.

III. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди бәйләүче чаралар була?

1) ияртүче теркәгечләр;

2) тезүче теркәгечләр, санау һәм каршы кую интонациясе;

3) санау һәм каршы кую интонациясе, көттерү паузасы.

IV. Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

1. Тиңдәш кисәкләр арасына бары тик өтер генә куела.

2. Тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куела.

3. Тиңдәш кисәкләрне үзара ияртүче теркәгечләр бәйләсә, алар арасына өтер куела.

V. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгесе куела?

1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар арасына ике нокта һәм сызык куела.

2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.

3. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдын-нан ике нокта куела.

2 нче вариант.

I. Нинди җөмлә кисәкләренә тиңдәш кисәкләр дип әйтәләр?

1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

2. Бер үк сорауга җавап биреп, бер үк сүзгә ияреп килүче кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала.

3. Аныклагыч һәм тәмамлык җөмләнең тиңдәш кисәкләр дип атала.

4. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

II. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?

1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

2. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

3. Җөмләнең хәлләре тиңдәшләнеп килә ала.

4. Җөмләнең барлык кисәкләре дә - ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагычлар тиңдәшләнеп килә ала.

III. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди бәйләүче чаралар була?

1) ияртүче теркәгечләр;

2) тезүче теркәгечләр, санау һәм каршы кую интонациясе;

3) санау һәм каршы кую интонациясе;

4) көттерү паузасы.

IV. Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

1. Тиңдәш кисәкләр арасына бары тик өтер генә куела.

2. Тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куела.

3. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгечләр бәйләсә, алар арасына нокталы өтер куела.

4. Тиңдәш кисәкләрне үзара ияртүче теркәгечләр бәйләсә, алар арасына өтер куела.

V. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгеләре куела?

1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар арасына ике нокта һәм сызык куела.

2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.

3. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдын-нан ике нокта куела.

4. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң сызык куела.

3 нче вариант.

I. Нинди җөмлә кисәкләренә тиңдәш кисәкләр дип әйтәләр?

1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

2. Бер үк сорауга җавап биреп, бер үк сүзгә ияреп килүче кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала.

3. Аныклагыч һәм тәмамлык җөмләнең тиңдәш кисәкләр дип атала.

4. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

II. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?

1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

2. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

3. Җөмләнең хәлләре тиңдәшләнеп килә ала.

4. Җөмләнең барлык кисәкләре дә - ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагычлар тиңдәшләнеп килә ала.

5. Җөмләнең аергычлары тиңдәшләнеп килә ала.

6. Җөмләнең тәмамлыклары тиңдәшләнеп килә ала.

7. Җөмләнең аергычлары һәм тәмамлыклары тиңдәшләнеп килә ала.

III. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди бәйләүче чаралар булырга мөмкин?

1) ияртүче теркәгечләр;

2) тезүче теркәгечләр;

3) каршы куючы теркәгечләр;

4) санау интонациясе;

5) бүлүче теркәгечләр;

6) җыючы теркәгечләр;

7) каршы кую интонациясе;

8) көттерү паузасы.

IV. Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

1. Тиңдәш кисәкләр арасына бары тик өтер генә куела.

2. Тиңдәш кисәкләрне үзара бәйләүче чара санау интонациясе булса, алар арасына өтер куела.

3. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, аларның үз эчендә өтерләр була икән, бәйләүче чара санау интонациясе булганда, алар арасына нокталы өтер куела.

4. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгечләр бәйләсә, алар арасына нокталы өтер куела.

5. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгеч бәйләп, ул теркәгеч кабатланмаса, тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела.

6. Тиңдәш кисәкләрне үзара ияртүче теркәгечләр бәйләсә, алар арасына өтер куела.

7. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгеч бәйләп, ул теркәгеч кабатланмаса, тиңдәш кисәкләр арасына өтер куелмый.

8. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгеч бәйләп, ул теркәгеч кабатланса, тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела.

9. Тиңдәш кисәкләрне үзара каршы куючы интонация бәйләсә яки алар үзара сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә торсалар, алар арасына нокталы өтер куела.

10. Тиңдәш кисәкләрне үзара каршы куючы интонация бәйләсә, алар арасына сызык куела.

11. Тиңдәш кисәкләр үзара сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә торсалар, алар арасына сызык куела.

V. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгесе куела?

1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, гомумиләштерүче сүз алдын-нан нокталы өтер куела.

2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.

3. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң ике нокта куела

4. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң сызык куела.

5. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдын-нан сызык куела.

6. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдын-нан ике нокта куела.


VI. Ял минуты. Күзләрне ял иттерү өчен күнегүләр.


VII. Сәнгатьле уку: 240 нчы күнегү.

- Шигырьне сәнгатьле итеп уку өчен нәрсәләргә игътибар итәргә ки-рәк?

  • Тиңдәш кисәкләрне табыгыз, алар нинди җөмлә кисәкләре булып килгәннәр?

VIII. Өй эше: "4"легә - 235 яки 237 нче күнегүләр;

"5"легә - 238 нче күнегү.


IX. Өстәмә материал. Карточкалар белән эшләү. Биремнәр дифференцацияләнгән.

1 нче вариант.

Тыныш билгеләренең куелышы кайсы вариантта дөрес?


  1. Алар - бөек математик: акыл иясе.

  2. Алар - бөек математик - акыл иясе.

  3. Алар - бөек математик, акыл иясе.

  4. Алар - бөек математик; акыл иясе.

  5. Алар - бөек математик акыл иясе. (Мөхәммәт Мәһдиев.)

2 нче вариант.

Тыныш билгеләренең куелышы кайсы вариантта дөрес?


  1. Санарга санлы булсын; сыйфатка затлы булсын.

  2. Санарга санлы булсын, сыйфатка затлы булсын.

  3. Санарга санлы булсын - сыйфатка затлы булсын.

  4. Санарга санлы булсын: сыйфатка затлы булсын.

  5. Санарга санлы булсын сыйфатка затлы булсын. (Мәкаль)

3 нче вариант.

Тыныш билгеләренең куелышы кайсы вариантта дөрес?


  1. Ике булганчы бер булсын да, берәгәйле булсын.

  2. Ике булганчы бер булсын, да берәгәйле булсын.

  3. Ике булганчы бер булсын да берәгәйле булсын.

  4. Ике булганчы бер булсын да; берәгәйле булсын.

  5. Ике булганчы бер булсын да - берәгәйле булсын. (Мәкаль)

4 нче вариант.

Тыныш билгеләренең куелышы кайсы вариантта дөрес?


  1. Галиҗәнап вакыт шәрифләренең кайбер исемнәрне, сөенечле йә көенечле вакыйгаларны хәтердән сызып ташлый торган миһербансыз гадәте бар.

  2. Галиҗәнап вакыт шәрифләренең кайбер исемнәрне: сөенечле йә көенечле вакыйгаларны хәтердән сызып ташлый торган миһербансыз гадәте бар.

  3. Галиҗәнап вакыт шәрифләренең кайбер исемнәрне, сөенечле, йә көенечле вакыйгаларны хәтердән сызып ташлый торган миһербансыз гадәте бар.

  4. Галиҗәнап вакыт шәрифләренең кайбер исемнәрне; сөенечле йә көенечле вакыйгаларны хәтердән сызып ташлый торган миһербансыз гадәте бар.

  5. Галиҗәнап вакыт шәрифләренең кайбер исемнәрне - сөенечле йә көенечле вакыйгаларны хәтердән сызып ташлый торган миһербансыз гадәте бар.

(Тәлгать Галиуллин)

5 нче вариант.

Тыныш билгеләренең куелышы кайсы вариантта дөрес?


  1. Шагыйрь булганны искәртә. Әйтте: бетте.

  2. Шагыйрь булганны искәртә. Әйтте, бетте.

  3. Шагыйрь булганны искәртә. Әйтте - бетте.

  4. Шагыйрь булганны искәртә. Әйтте бетте.

  5. Шагыйрь булганны искәртә. Әйтте; бетте. (Тәлгать Галиуллин)

X. Йомгаклау, билгеләр кую.







© 2010-2022