• Преподавателю
  • Другое
  • Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы. Белем бәйрәме. (Татар теле дәресе Е. И. Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә)

Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы. Белем бәйрәме. (Татар теле дәресе Е. И. Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә)

"Выдержка из материала: Белем –бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы. Белем бәйрәме.(Татар теле дәресе Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә). Беренче сентябрь-Белем бәйрәме. Мәктәпләрдә уку елы башлана.Укучылар мәктәпкә баралар. Укытучы аларны каршылый һәм бәйрәм белән котлый.Балалар рәхмәт әйтәләр.Алар укытучыга чәчәкләр бүләк итәләр.Балалар да,укытучы да шатланалар.Мәктәптә бик күңелле. Скажите что: - сегодня 1 сентября;  - сегодня день знаний; - сегодня дети идут в школу; -...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Лениногорск шәһәре

6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вилданова Лилия Задит кызы.

Белем -бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы. Белем бәйрәме.

(Татар теле дәресе Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә).

Беренче сентябрь-Белем бәйрәме.Мәктәпләрдә уку елы башлана.Укучылар мәктәпкә баралар.Укытучы аларны каршылый һәм бәйрәм белән котлый.Балалар рәхмәт әйтәләр.Алар укытучыга чәчәкләр бүләк итәләр.Балалар да,укытучы да шатланалар.Мәктәптә бик күңелле.

Бу текстны өйрәнү өчен циклда 3 сәгать бирелгән:

1 нче дәрес - ЛКФ

2 нче дәрес - ЛГКК

3 нче дәрес - Д/М сөйләм дәресе

Лексик күнекмәләр формалаштыру (ЛКФ) дәресенең

үрнәк планы

Тема: "Беренче сентябрь-Белем бәйрәме" текстындагы яңа лексика.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары: (Укытучы өчен)

1) "1 нче сентябрь бәйрәме"текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру; исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә төрләнүен кабатлау;

2) чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.

Укучы өчен:

Беренче сентябрь турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә, үзеңә сорап ала белү.

Җиһазлау: Ф.С.Сафиуллина.,К.С.Фәтхуллова" Татар теле", (5-7 нче битләр); дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова, "Татарский язык в таблицах";диск;интерактив материал.

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

3) укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

II. Өй эше тикшерү.

1. Беренче уку бурычын хәл итү. Слайдлар аша уку-язу предметлары . исемнәрен искә төшерү; аларны үзеңә сорап ала белү; барлыгын, юклыгын дустыңнан сорау күнекмәләрен камилләштерү. Укучылар такта алдындагы зкранда бирелгән биремнәрне үтиләр.

- Митя, попроси себе книгу.

Митя тулы җөмләне әйтә һәм экрандагы китап сүзенә басып, үзенең җавабын тикшерә.

Укучыларның җавапларының дөреслеге билгеләнә бара.

2. Шул ук тәртиптә уку - язу әсбапларының кирәклеге турында сорый белү күнекмәләре камилләштерелә.

- Саша, спроси у Виталика нужна ли ему книга.

  • Миңа китап бир әле.

Саша тулы җөмләне әйтә һәм экрандагы китап сүзенә басып, үзенең җавабын тикшерә.

3. Бу күнекмәләрне ныгыту өчен 3 нче слайд белән эш оештырыла. Укучылар бер -берләренә сорау - җавап бирәләр.

Актив катнашкан укучыларның җаваплары бәяләнә.

III. Яңа сүзләр белән таныштыру.

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

Каршылый Белем бәйрәме

яңа - [йа̊ңа́]

котлый - [қŏтлŏ́й]

күңелле - [күң̆элл̆э́]

бүләк итәләр

1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).

2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- сүзне кабатлау;

- сүзтезмә әйтү: яңа уку елы, укытучыны котлый һ.б.;

- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү.

3.Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү:

Скажите что:

- сегодня 1 сентября;

- сегодня день знаний;

- сегодня дети идут в школу;

- школа новая;

- сегодня начинается новый учебный год.

3. Яңа сүзләрнең язылышы өстендә эш:

- хаталар профилактикасы үткәрү;

- хәтер диктанты язу.

4. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу; метапредмет нәтиҗәләрен үстерү йөзеннән, берничә сүзне татарча-русча сүзлектән карау.

IV. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

1. "Тәрҗемәче" уены. Балалар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.

2. Сүзләрнең антоним парларын табу.

каршылый - ... күңелле- ...

котлый - ... башлана - ...

ел - ... әйтәләр - ...

3. Презентацион материал белән эш. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Матур день знаний

Котлый вручают подарок

Күңелле поздравляет

башлана красивый

чәчәкләр веселый

Бүген цветы

Бүләк итәләр начинается

Белем бәйрәме сегодня

4. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.

1. Прослушайте и укажите слова со звуком [ғ] : көн, кул, кояш, гаҗәп, чәчәк, яңгыр, кием, киенгән, укытучыларга.

2. Прослушайте и скажите что добавлено ко второму предложению каждой пары:

1) Бүген көн матур. - Бүген көн гаҗәп матур.

2) Яңгыр яуды. - Бүген яңгыр яуды.

3) Мәктәптә музыка уйный. - Мәктәптә күңелле музыка уйный.

3. Чагыштырма грамматик таблица аша исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә төрләнүен кабатлау. Р.З. Хәйдәрова "Татарский язык в таблицах", 12 бит.

4. Презентацион материал белән эш. Рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне табу.

5. "Иң матур сөйләүче" конкурсы. Тактада язылган текстны укучылар укыйлар, парларда бер-берсенә сөйлиләр. Аннан соң такта алдына чыгып сөйләү оештырыла.

Текст.

Көн гаҗәп матур. Көн җылы, кояшлы. Без матур киемнәр кидек һәм мәктәпкә киттек. Мәктәптә безне укытучылар көтә.

6. Ситуатив күнегүләр белән эшләү өчен, - мы/-ме сорау кисәкчәләрен искә төшерү.

7. Ситуатив күнегүләр белән эш.

Спроси у друга:сегодня ли 1 сентября?дети ли идут в школу?учителя ли поздравляют учеников?

8. Презентацион материал белән эш. Репликаларны дөрес урнаштырып, диалог төзү.

9. Диалогларны парларда сөйләшү.

10. Диалогны дәфтәргә язу.

11.Иң яхшы диалог сөйләүче парга конкурс.

V. Өй эше.

а)Дәреслек, 8нче күнегүне язмача эшләү. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп уку, дәфтәрләргә язу.(Уртача һәм авыр үзләштерүче балалар өчен).

б) Дәфтәрдәге диалог үрнәгендә яңа диалог төзү.


© 2010-2022