- Преподавателю
- Другое
- Спорт сөям бит мин, яратам!
Спорт сөям бит мин, яратам!
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Ибрагимова Л.Ф. |
Дата | 05.09.2013 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Спорт сөям бит мин, яратам!
Әти,әни һәм мин спорт сөюче гаилә.
(уртанчылар төркемендә әти,әниләр белән берлектә үткәрелгән күңел ачу кичәсе)
Максат: -уен аша балаларның хәрәкәт эшчәнлеген активлаштыру;
-
Хәрәкәтле уеннарда балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;
-
Балаларда ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү,күңел күтәренкелеге булдыру.
Җиһазлау: кечкенә һәм зур туплар, кыршаулар, кеглилар, гимнастик таяклар.
Кичә барышы.
Тәрбияче:
Бергә җыелганбыз икән
Нигә күңел ачмаска.
Әти-әни,улы,кызы,
Ник бергә ярышмаска?
Балачакка кире кайтып
Туйганчы уйнамаска?
Кадерле балалар,әти-әниләр ,без бүген сезнең белән җитезлектә,көчлелектә,тизлектә сынашырга җыелдык.Әйдәгез,кичәбезне башлыйк.(җиңүчене билгеләр өчен жюри сайлау)
Җыр "Чыныгабыз спортта"
Командалар ярышы.
1."Горизонталь мишень"
Идәнгә салынган кыршауга кечкенә туп атып кертү.
Ераклык:балалар өчен 4 м;әнигә 5 м;әтигә 6 м.
Очколар кыршауга кергән һәм тигән туплар санынча.
2."Футболист" (әтиләр өчен)
Тупка арты белән баса,күз бәйләп 5 адым китә һәм борылып килеп тупка тибә.
Очко:тупка -5,тупка типмәсә-4,читкә китсә-3.
3 .Күз бәйләп кеглилар арасыннан йөрү,(әниләр өчен)
Очко:дөрес эшләсә,егылмаган кегли санынча.
4. Кеглилар арасыннан туп йөртү.(әтиләр өчен)
Очко:вакытка .Кем тизрәк килә.
5. Кыршау әйләндерү (әниләр өчен)
Очколар вакытка карап бирелә.
6. Кулларны артка куеп,идәнгә утырмыйча идәндәге кечкнә тупны кул белән алу.(балалар өчен)
7 .Эстафета."Бәрәңге утырту"
Билгеләнгән арага барып әни бәрәңге "утырта",ул килгәч әти барып җыя;бала барып утырта,әни барып җыя.
8. Әтиләргә таяк тартышу.
9. Эстафета."Пингвиннарча" йөгерү.
Тездән өскә туп кыстырып,билгеле араны йөгереп үтү,сикереп йөрергә ярамый.Очколар алдагы ярышлардагы кебек.
10. Эстафета.Кыршау эчендә йөгерү.
1- Билгеләнгән араны кыршау эчендә әти йөгереп барып килә.
2- Әти кыршау эчендэ әнине алып барып килә.
3- Кыршау эчендә өчесе бергә барып киләләр.
Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгели.Командаларны бүләкләү.Бәйрәм чәй табыны янында тәмамлана.