• Преподавателю
  • Другое
  • Урок по татарской литературе для детей-татар, обучающихся в русской школе в 6 классе по теме «Стихотворение Мусы Жжалиля «Кызыл ромашка»»

Урок по татарской литературе для детей-татар, обучающихся в русской школе в 6 классе по теме «Стихотворение Мусы Жжалиля «Кызыл ромашка»»

"Описание материала: Конспект урока по татарской литературе для детей-татар, обучающихся в русской школе в 6 классе по теме «Стихотворение Мусы Жжалиля «Кызыл ромашка». Тип урока: анализ . применяемый метод -творческий Приемы: беседа, анализ, работа с текстом, выполнение тестовых заданий, работа в группах, работа в парах, самооценка. Оборудование: мультимедиа, текст, компьютеры для учащихся. Конспект урока составлен с применеием сингапурских методик. Цель урока - развитие связной речи учащих...
Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан шәһәре Яңа Савин районының "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 89 нчы урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муса Җәлилнең

"Кызыл ромашка"

шигыре

( рус мәктәбендә 6 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)



Эшләде: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Гәрәева Рида Тәлгать кызы



2013-2014 уку елы

Тема: Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыре.

Максатлар:

  • Укучыларның фикерләвен һәм сөйләм телен баету;

  • Уку күнекмәләрен формалаштыру өстендә эшләү;

  • Эчтәлек буенча анализ ясап нәтиҗә чыгарырга өйрәнү;

  • Шигырьләре һәм тормышы аша укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, патриотик һәм горурлык хисләрен тәрбияләү.

Метод : иҗади

Алымнар: әңгәмә, дәреслек белән эш, тест, шигырьгә анализ.

Дәрес тибы: анализлау

Җиһазлау: мультимедиа, китаплар, дәреслек.

Дәрес барышы:

Актуальләштерү:

Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру:

-Исәнмесез , балалар!

-Кәефләрегегез ничек?

-Менә дигән!(күрсәтәләр)

-Дәрес башында кәеф ничек булса, азагында да шулай булырга тиеш!

Укытучының кереш сүзе.

Дәресебезне М.Җәлилнең

" Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма ..." дигән шигырь юлларыннан башлыйк әле. Әйе, дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар - инглиз шагыйре Джордж Байрон, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм патриот-шагыйрь Муса Җәлил исемнәре бар.

Без үткән дәрестә Муса Җәлилнең биографиясе, тормыш юлы белән танышкан идек. "Чәчәкләр" шигырен укып чыктык. Өйдә сез 47, 49нчы биттәге сорауларга җавап бирергә тиеш идегез.

  1. Өй эшен тикшерү:

1нче төркем укучылары

"Чәчәкләр" шигыре буенча 49 биттәге сорауларга җавап бирәләр

  • Ни өчен шигырь "Чәчәкләр" дип атала?

  • Шагыйрь бу шигырендә балаларны нәрсәләр белән чагыштыра?

  • "Ил өчен барды бу зур көрәш", ди шагыйрь, сүз нинди көрәш турында бара?

  • "Җир-ананың йөрәге яралы" дигәнне ничек аңлыйсыз?

  • "Киселде күп батыр тормышлар,

Янды зур калалр, авыллар, ...дигән юлларны укыгач, сезнең күз алдына нинди күренешләр килә?

Укучыларның уй-фикерләрен тыңлаганнан соң бергәләп нәтиҗә чыгару. Шигырьнең төп темасын билгеләү.

2 төркем укучылары компьютерда Муса Җәлилнең тормыш юлына багышланган биремнәр башкаралар.

"Эш өстәле" ндәге(рабочий стол) "Татар әдәбияты" папкасын ачып, бирелгән тест биремнәрен үтәү (Һәр биремне башкаруга 20 секунд вакыт бирелә).Эшләрен тәмамлагач, бу төркемдәге укучылар да да сөйләшүгә кушылалар.

Тест биремнәре:

  1. М.Җәлилнең туган елын курсәтегез.

а) 1902

б) 1904

в) 1906

2. М.Җәлилнең әтисенең исеме ничек?

а) Мөхәммәтгариф

б) Мостафа

в) Кәрим

3. Беренче шигеренең исеме ничек?

а) "Кызыма"

б) "Бәхет"

в) "Ишек төбендә

4. Муса Җәлилнең кызы кем исемле?

а) Лилия

б) Чулпан

в) Ландыш

5. 1941 нче елда сугышта М.Җ.әлил кем буларак катнаша?

а) хәрби хәбәрче

б) шагыйрь

в) журналист

6. Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә?

а) 1941

б) 1943

в) 1942

7. Шагыйрьнең көрәштәше, язучы кем?

а) Абдулла Алиш

б) Фатих Әмирхан

в) Әмирхан Еники

8. "Тик булса иде ирек" шигыре ничәнче елда иҗат ителгән?

а) 1943

б) 1941

в) 1942

9. Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?

а) Тегель

б) Моабит

в) Шпандау

10. Муса Җәлил белән бергә 11 көрәшченең гомере кайсы төрмәдә өзелә?

а) Моабит

б) Шпандау

в) Плетцензее

( Билгене компьютер куя)

  1. Яңа тема. Бүген исә без "Кызыл ромашка" шигыре белән танышырбыз һәм анализларбыз.

А).Сүзлек өстендә эш.

Назлады - иркәләде, яратты

Чуклары - таҗ яфракчыклары

Чык - иртән үләннәргә кунган тамчылар

Кәефләнеп -шат күңел белән

Моңаеп - күңелсезләнеп

Җай гына - уңай гына.

( Сингапур методикасы буенча ТАЙМД РАУНД РОБИНны кулланам. 1 минутта сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзеп, бер-берсенә җөмләләрне әйтү,1 минуттан соң һәр өстәлдән берәр укучы җөмләне басып әйтә.)

Б). Шигырьне укып чыгу яисә артист язмасын тыңлау.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

В). Тактадагы мәкальләр белән эшләү.

(мәкальләр слайдта язылган)

Изгелек иткән юлда калмас.

Батырлык турында мәкаль - әйтемнәр экранда чыгалар, аларны уку.

(Сингапур методикасы буенча МИКС ПЭА ШЭА алымын кулланам. Укучылар басалар, музыка куям, бииләр. Музыка туктагач, үзләренә пар табалар. Мәкальне укыйм, һәр парда да бер укучы икенче укучыга мәкальнең мәгънәсен аңлата. Аннары һәр пардан берәр укучы мәкальнең мәгънәсен сыйныфка ишетелерлек итеп әйтә.)

Бу мәкальләр нинди кешеләр турында? (батыр, үз илләрен, кешеләрне яратучы, горур һ.б.)

Дөрес. Укучылар, әлеге мәкальләр безнең шигыребезгә туры киләме?

Әйтегез әле, ни өчен автор шигырьне "Кызыл ромашка" дип атаган? (чөнки вакыйга сугыш вакытында бара, ромашканың ни өчен кызылга әверелгәне белән бәйле)

Яхшы , укучылар.Хәзер әйдәгез шигырьнең планын төзеп карыйк.

Г)Төркемләп эшләү. План төзиләр. Язып баралар. Бер-берсенә сөйлиләр. Соңыннан төркемнән берәү басып укый.

План(якынча):

1. Ромашкалар уянды.

2. Алар гаҗәп бер хәл күрделәр.

3. Кызыл ромашка.

4. "Син, сеңелкәй, ник үзгәрдең?"

5. Кызыл ромашканың җавабы.

6. Батыр сугышчы.

7. Кызыл чәчәк нигә моңая?

Д). Ярый, планны төзедек, әлеге план буенча шигырьнең эчтәлеген сөйләп карыйк.

Булдырдыгыз укучылар, план ярдәмендә текстны сөйләп чыгу сезгә авыр булмады.

Кайсы төркемнең планы шигырьнең эчтәлеген тулырак ачарга ярдәм итте?

Эчтәлек буенча анализ ясап нәтиҗә чыгару.

Дөрес, димәк батырлык җирдә ятмый, онытылмый, югалмый. Ромашка да егет белән горурлана, аны сагына,моңая.

Е).Хәзер текстны рольләргә бүлеп укырбыз.

3.Йомгаклау.

  • Әңгәмә. Дәрестә нәрсә өйрәндек, нинди алымнар кулланып эш иттек?

(йомгаклау сүздәре)

Билгеләр кую Дәрестә катнашуыгызга карап үзегезгә билге куегыз!

Укытучы. Дәрес өчен рәхмәт. Барлык максатларга да ирештек. Сез бүген яхшы эшләдегез.

4.Өй эше бирү (укучылар үзләренә охшаган биремне сайлап алалар)

  • 1 бирем: шигырьдәге сынландыруга мисаллар табып дәфтәргә язып килергә.

  • 2 бирем: Муса Җәлил турында өстәмә материаллар табып алып килергә.

  • 3 бирем: "Батырлык" темасына тормыштан бер вакыйга язырга.







© 2010-2022