Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнешен кабатлау

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яфизова Л.Р.

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2 сыйныф

Татар теле дәресе

Тема: Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнешен кабатлау

Максат: укучыларның әлеге тема буенча белем һәм күнекмәләрен ныгыту; үзләштергән грамматик калыпларны сөйләмә һәм язма телдә дөрес кулланырга өйрәтү; телгә карата кызыксыну уяту.

Дәрес барышы

  1. Оештыру: яхшы теләк теләү, көтелгән нәтиҗәләрне әйтү.

  2. Өй эшен тикшерү: "Клок баддис" структурасын куллану. Укучылар сәгать уникедәге партнерлары белән очрашалар һәм өй эшен бер-берсенә сөйлиләр ("Тайм пеа шеа" структурасы кулланыла).

  3. Актуальләштерү: Укучыларга сораулар бирелә һәм алар "Тайм пеа шеа" структурасы ярдәмендә сорауларга җавап бирәләр. 1нче номерлы катнашучылар башлый:

  • Кайсы затка нинди кушымча ялгана?

  • Юклык формасы ничек барлыкка килә?

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

"Если ты говоришь с человеком на том языке,

который он понимает ,ты говоришь с его головой.

Если ты говоришь с человеком на его родном языке,

ты говоришь с его сердцем"

"Сорт кардс" структурасы ярдәмендә укучылар төрле затта килгән фигыльләрне классификациялиләр:

Беренче төркем: язам язасың яза язабыз язасыз язалар

укыйм укыйсың укый укыйбыз укыйсыз укыйлар

Икенче төркем: эчәм эчәсең эчә эчәбез эчәсез эчәләр

җырлыйм җырлыйсың җырлый җырлыйбыз җырлыйсыз җырлыйлар

Өченче төркем: барам барасың бара барабыз барасыз баралар

киләм киләсең килә киләбез киләсез киләләр

"Файнд зе фиб" структурасын кулланып, укучылар бирелгән җөмләләр арасыннан хаталы кушымчага ия булган фигыльне табарга тиешләр:



Без бармыйбыз



Мин бармыйбыз



Без язмыйбыз



Сез бармыйсың




Син бармыйсың



Сез язмыйсың



Алар бармыйлар




Ул бармый



Алар язмыйм



Физкультминут. "Тейк оф тач даун" структурасын куллану: әгәр укытучы беренче заттагы фигыльләрне әйтә икән, укучылар торып баса.

"Конэрс" һәрбер укучы үзенә тапшырылган җөмләне рус теленә тәрҗемә итә 1әм туры килгән почмакка баса



җырлыйм




язасың



укыйбыз



ашыйсыз

Я ПОЮ

ТЫ ПИШЕШЬ

МЫ ЧИТАЕМ

ВЫ КУШАЕТЕ

Дәреслек белән эш: 24 бит, 3 күнегү. Күнегү язмача башкара лар, дәфтәрләре белән алмашынылар һәм билге куялар.

  1. Рефлексия: димәк, укучылар, фигыльләргә, эшне башкаручысыны карап, нинди кушымчалар ялгана?

  2. Үзбәя: "Фист ту файв" струтурасын кулланып, укучыларны бармаклары белән билгеләрен атыйлар. Үзбәя өчен критерий бирелә:

"5" - мин материалны камил дәрәҗәдә аңладым һәм теләсә кайсы вакытта сыйныфташларыма әлеге теманы хатасыз аңлата алам;

"4" - мин яхшы эшләдем, теманы аңладым;

"3" - мин яхшы эшләдем, ләкин сыйныфташларымның ярдәменнән баш тартмыйм.

Укучылар, нинди генә билге булмасын, сез барыгыз да әйбәт эшләдегез! Афәрин!

  1. Өй эше: 25 бит, 5 күнегү (диалогтагы сүзләрнең кушымчаларын куеп, күчереп язарга)

"3" легә - 1 диалог

"4"легә - 2 диалог

"5" - әлеге сүзләрне куеп, җөмләләр төзергә.













































© 2010-2022