Габдулла Тукай - бөек шагыйрь

Икенче сыйныфта рус төркемендә  әдәби  уку дәресенә "Габдулла Тукай - бөек шагыйрь" темасына технологик карталы дәрес планы. Дәреснең максаты: Г.Тукай турында алган белемнәрен ныгыту; укучыларның зиһеннәрен баету, фикерләү сәләтләрен үстерү, Тукай шигырьләре, әкиятләре нигезендә кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Җиһаз: Габдулла Тукай портреты, төрле авырлыктагы карточкалар, җөмләләр төзү өчен карточкалар, озын чәчле курчак - Су анасы, мультиме...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

тема: Габдулла Тукай-

бөек шагыйрь.

(2 нче сыйныфта уку дәресе.)



Дәресне әзерләде:

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы

Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбенең

I категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Хөсәенова Венера Рөстәм кызы

2014



Максат: Г.Тукай турында алган белемнәрне ныгыту;

укчыларның зиһеннәрен баету, фикерләү сәләтләрен үстерү;

Тукай шигырьләре, әкиятләре нигезендә кешелеклелек,

миһербанлылык сыфатлары тәрбияләү.

Җиһаз: Р.З.Хәйдәрова,Татар теле. 2 класс. Г.Тукай портреты, төрле авырлыктагы карточкалар, җөмләләр төзү өчен карточкалар, озын чәчле курчак- Су анасы, мультимедиа проекторы.







Дәрес барышы

Тактада Г.Тукай портреты эленеп тора.

1. Оештыру. Слайд 2

- Иәнмесез, балалар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көн, балалар!

- Хәерле көн!

- Безнең девиз: Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

- Бүген сыйныфта кем дежур тора?

- Бүген 22 нче апрель. Җомга. Сыйныфта мин дежур торам.

- Бүген сыйныфта кемнәр юк?

- Бүген сыйныфта барысы да бар.

- Яхшы, Анюта. Анюта, бүген көн нинди?

- Бүген көн кояшлы, җылы . Җил юк.

- Бүгенге һава торышы сиңа ошыймы?

- Әйе. Бүген көн бик матур.

- Өй эше нинди иде?

- Өйдә Габдулла Тукайның "Бала белән Күбәләк "шигырен матур итеп укырга.

(Ишек шакыган тавыш ишетелә. Сыйныфка озын чәчле курчак- Су анасы керә.)

- Исәнмесез, Венера Рустамовна, саулармысыз, балалар?! Керергә ярыймы? Соңга калдым бугай. Минем дә укыйсым килә. Сезнең нишләгәнне карап утырырга рөхсәт итмәссезме?

- Кертәбезме,балалар? Су анасы, беләсеңме, ә бит без бүгенге дәрестә Г.Тукайның әкиятләре, шигырьләре турында да сөйләшергә җыенган идек.

- Кертәбез, кертәбез!!!

2. Өй эшен тикшерү Слайд 3

Әйдәгез, балалар, өй эшен тикшереп алабыз. Кем укырга тели? Ә кем карточкалар буенча эшләргә тели? Валера, Цыганова Карина, Гадел карточкалар буенча эшлиләр . Рушан белән Карина Гасс шигырьне укыйлар , ә калганнар бик игътибар белн тыңлап утыра, чөнки алар - укытучылар. Хаталарны төзәтергә кирәк булачак. Аңладыгызмы, балалар.

(Алар шигырь укыганда 3 укучы карточкалар буенча эшлиләр)

- Балалар. карточкаларны үзегез сайлап аласыз. "5"ле аласыгыз киләме, "4"ле аласыгыз киләме, әллә "3"злелек кенә беләсезме? Теләгәнеңне сайлап ал.

"5"лелек эш:

Измени слова. Отвечая на вопрос нишләде?

Киеп карый, сайлый, ошый, түли, сатып ала, бүләк итә, котлый, шатлана, китә, каршылый.

"4"лелек эш:

Вместо точек подбери подходящие слова.

Арзан ..., озын ...., кыйбат ..., җылы ..., кыска ..., кара ...., матур ...., кызыл ...., ак ..., яшел ... .

"3"лелек эш:

Бу нинди сүзләр?

Т...з, т...з, б...з, б...з, я...а, я...а.

- Су анасы кайсы пар шигырҗне матур итеп укыды?

- Барлык балалар да бик матур итеп укый бит. Гаҗәп. Үзләре кечкенә генә, ә үзләре шундый матур итеп уыйлар.

- Рәхмәт, Су анасы.

3. Фонетик күнегү Слайд 4

Игътибар белән тыңлагыз! Әгәр сүз нечкә әйтелешле икән - бер тапкыр шакылда. Әгәр калын әйтелешле икән - ике тапкыр шакылда.

Игътибар белән тыңла. Кабатла, шакылда.

Габдулла Тукай - бөек шагыйрьГабдулла Тукай - бөек шагыйрь

Габдулла Тукай - бөек шагыйрьГабдулла Тукай - бөек шагыйрь

Габдулла Тукай - бөек шагыйрьГабдулла Тукай - бөек шагыйрь

- Балалар, бу геройлар каян алынган? Слайд 5

- Әкиятләрдән һәм шигырьләрдән.

- Әйе. Бик дөрес әйттегез,балалар. Болар әкият геройлары , шигырь ләрдән алынган геройлар. Алар турында кем язган соң., балалар?

- Алар турында Габдулла Тукай язган.

- Бик дөрес әйттегез, балалар.

4. Ишетеп аңлауларын тикшерү. ( һәр җөмлә икешәр кат укыла).

Ә хәзер тыңлагыз һәм әйтегез инде, икенче җөмләгә нинди сүз өстәлгән.

а) Мин шигырьләр укыйм.

Мин китаптан шигырьләр укыйм.

б) Безгә шагыйрь килде.

Кичә безгә шагыйрь килде.

в) Г.Тукай - бөек шагыйрь.

Г.Тукай, А.С.Пушкин - бөек шагыйрьләр.

5. Дәреслек буенча эш.

1) 204 нче битне ачтык. 1 нче күнегү.

Сүзләрне кабатлыйбыз: бөек, биек, шагыйрь, шигырь, сөйли, сөйләшә.

Слайд 6

Габдулла Тукай - бөек шагыйрьГабдулла Тукай - бөек шагыйрь

биек бөек

Габдулла Тукай - бөек шагыйрьГабдулла Тукай - бөек шагыйрь

шагыйрь шигырь

Габдулла Тукай - бөек шагыйрьГабдулла Тукай - бөек шагыйрь

сөйли сөйләшә

6. Үткән дәрес материалын ныгыту: Слайд7

2 нче күнегү - сорауларга җавап бир. Беребез сорау бирә һәм кем җавап бирәчәген әйтә.

- Ришат, Г.Тукай кем?

- Г.Тукай шагыйрь. Карина Гасс, ул нәрсәләр язган?

- Ришат, син белмисеңме әллә, ул бит шигырьләр, әкиятләр язган . Анюта, ул нинди шагыйрь?

- Карина, Г.Тукай- бөек шагыйрь . Рушан, шагыйрьнең туган көне кайчан?

- Карина , Г.Тукайның туган көне 26 нчы апрель.

- Бик дөрес җавап бирдегез,балалар, рәхмәт.

7. Ә хәзер 4 нче күнегүне телдән эшлибез. Паша, биремне укы әле.

- Әйе, нокталар урынына тиешле сүзләрне куярга кирәк . (Магнитлы тактага җөмләнең сүзләре беркетелгән сөйли, сөйләшә сүзләренең кирәклесен сайлап алырга кирәк.)

1) Динә бәйрәмдә шигырь … . 2) Юра Саша белән … . 3) Галия татарча яхшы…. .

Ял минуты. Слайд 8 "Күрсәт әле үскәнем" җырын башкару. [к] һәм [къ] авазлары өстендә эш.

Күрсәт әле, үскәнем (малайлар сорыйлар)

Кая синең күзләрең?

Менә икән, менә икән, (кызлар җавап бирәләр)

Менә икән күзләрем.

Күрсәт әле,үскәнем (кызлар сорыйлар)

Кая синең кашларың? (керфегең, колагың, кулларың, кая икән күршең?)

Менә икән, менә икән, (малайлар җавап бирәләр)

Менә икән кашларым. (керфегем, колагым, кулларым, менә икән күршем.)

- Бик матур җырладыгыз, балалар, рәхмәт .

8. 1) Ә хәзер төркемләп эшлибез. Гадел Узбеков, Паша, Карина Гасс, Ришат - беренче төркем, ә Анюта, Карина Цыганова, Гадел. Рушан , Валера - икенче төркем.

Карточкаларга язылып сүзләр бирелгән. Бирелгән сүзләр белән җөмлә уйлагыз.

1) Бөек, шигырь, шагыйрь, сөйли. (Бөек шагыйрь шигырь сөйли.)

2) Биек, үсә, мәктәп, агачлар, бакча. (Мәктәп бакчасында биек агачлар үсә.)

(Һәр төркемнең җавабын тыңлау, тәрҗемә иттерү)

Балалар, әйдәгез хәзер шушы җөмләләргә сорау җөмләләр төзибез.

Беренче төркемгә -икенче җөмлә, икенче төркемгә - беренче җөмлә.

2 нче төркем:

- Нинди шагыйрь шигырь сөйли? - Бөек шагыйрь шигырь сөйли.

- Сез ризамы? - Риза.

- Кем шигырь сөйли? - Бөек шагыйрь шигырь сөйли.

- Балалар, дөрес әйттеме? - Бик дөрес әйтте

- Бөек шагыйрь нәрсә сөйли? - Бөек шагыйрь шигырь сөйли.

- Бөек шагыйрь нишли? - Бөек шагыйрь шигырь сөйли.

  1. нче төркем. Мәктәп бакчасында биек агачлар үсә.

Кайда биек агачлар үсә? - Мәктәп бакчасында биек агачлар үсә.

-Дөрес әйттеме? - Дөрес

- Мәктәп бакчасында нинди агачлар үсә?

- Мәктәп бакчасында биек агачлар үсә

- Мәктәп бакчасында биек нәрсәләр үсә?

- Мәктәп бакчасын биек агачлар үсә.

- Мәктәп бакчасында биек агачлар нишли?

- Мәктәп бакчасында биек агачлар үсә.

9. Слайд 9 Хәзер, балалар, әйдәгез уйнап алыйк. Җиләккә барабыз. Сез ризамы? Җиләкләр гади түгел, ә серле. Алар арасыннан нәрсә ?соравына җавап булганнарын гына җыярга кирәк.

Сүзләр: Кәҗә, әткәй, Сарык, әнкәй, Шүрәле, мин, куян, апай, бүре, әби, бабай, песи, Су анасы.

Дөрес җаваплар: Кәҗә, Сарык. Шүрәле, куян, Бүре, песи, Су анасы.

- Балалар, бу геройлар кемнеке?

- Алар турында Г.Тукай язган.

- Бик дөрес.

Слайд 10

10. Ә хәзер, балалар, белемнәрне тикшереп алырбыз. Мин сезгә тестлар таратам.

Дөрес дип уйлаганын билгеләп куегыз.

Тест

  1. Габдулла Тукай кайчан туган?

а) 1901 елда ә) 1891елда б) 1886 елда

2. Тукай кайда туган?

а) Кырлайда ә) Өчиледә б) Кушлавычта

3. Әтисенең исеме

а) Мөхәммәтгариф ә) Мөхәммәт б) Мөхәммәтвәли

4. Әнисенең исеме

а) Мәмдүдә ә) Мәфтуха б) Газизә

5. Г.Тукай кайсы айда туган?

а) мартта ә) апрельдә б) майда

6. Тукайның туган көне

а) 26 ә) 16 б) 6

Слайд 11. Җавапларның дөреслеген тикшерү.

11. Йомгаклау. Менә, Су анасы, җавапларны тыңлагач нинди фикер килде инде башыңа?

Бүген без кем геройлары белән эшләдек?

Алар кайсы әсәрләрдән ?

Ул шигырь һәм әкиятләрне кем язган?

Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Тукай әкиятләре, шигырьләре безне нәрсәгә өйрәтә? (Балаларның фикерләрен тыңлау.)

- Кечкенәдән тырыш булырга, кеше әйберсен рөхсәтсез алмаска, туган җирне, туган телне яратырга, курыкмаска, табигатьне сакларга, кошларны куркытмаска, күбәләккә тимәскә!

- Бик дөрес, балалар. Су анасы, син нәрсә әйтерсең?

-Тукай абый өйрәткәнне исләрендә тотсыннар иде балалар.

- Су анасы, әйдә балаларга өй эше бирик һәм бәяләр куйыйк инде.

12. Өй эше. Слайд 12

Г.Тукайның "Бала белән Күбәләк" шигырен ятларга.

13. Билгеләр кую.



© 2010-2022