Урок на тему «Татар теле-дуслык теле»

"Описание материала: «Телләр турында» Закон нигезендә җөмһүриятебездә барлык милләт балаларына да татар телен өйрәтү бурычы куелды. Баксаң, башка милләт вәкилләренә татар теле Болгар дәүләте вакытында ук укытылган икән.Рус хөкүмәтенә тел белүчеләр төрки дәүләтләр белән икътисади элемтәләр урнаштыру өчен кирәк булган. Татар теле дипломатия өлкәсендә дә уңышлы файдаланылган.17 гасырда исә русларга татар телен өйрәтүдә Хәлфиннәр династиясе мәртәбәле урын алып торган.Күренекле мәгърифәтче Каюм На... Тел турында күренекле шәхесләр тарафыннан әйтелгән тирән фикерләр, шагыйрьләр тарафыннан язылган йөзләрчә шигырьләр бар. Тәкъдим ителә торган бу материал- туган телебез-татар теле турында. Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел? “Авыз күрке – тел, тел күрке – сүз, - ди халык. Тел кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. “ И туган тел, и матур тел әткәм - әнкәмнең теле...” – дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен дип уйлыйсың ....? Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Чө... Ул көч – халыкта, туган җирдә, туган телдә... Ул көч –халык көйләрендә, халык моңнарында. Татар җыры ерак тарихлардан Алып килә халык хәтерен. Оялчан да, моңлы, ягымлы да, Үзе салмак, үзе дәртле ул. Тел халыкның рухи байлыгы. Ул милләт белән туа, үсә, камилләшә. Татар теле аралашу өчен иң камил һәм иң җайлы телләрнең берсе. Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел... дип...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Яр Чаллы шәһәре 51 нче урта мәктәбе

Татар теле - дуслык теле

(Әдәби музыкаль кичә)

Салмак кына татар көе яңгырый. Сәхнәгә 2 алып баручы чыга.

1 а.б. - Хәерле көн хөрмәтле килгән кунаклар, укытучылар, укучылар!

"Хәерле" дип бала битен юган,

"Хәерле" дип туйлар уздырган.

Шуңа күрә йөзе иман нурлы

Ә эшләре һәрчак уң булган.

2 а.б.Әби - бабай гадәтләре белән

"Хәерле" дип башлыйк эшләрне.

"Хәерле иртә", "Хәерле көн" телик

"Хәерле" дип башлыйк -

Татар теле - дуслык кичәне.

1а.б. - Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел?

2 а.б. "Авыз күрке - тел, тел күрке - сүз, - ди халык.

1 а.б. Тел кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара.

2 а.б. " И туган тел, и матур тел әткәм - әнкәмнең теле..." - дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен дип уйлыйсың ....?

1 а.б. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Чөнки ул - Ватан, туган җир, ата - ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телгә баланы аның иң газиз,иң якын кешесе - анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә ана теле дип атый, шулаймы ,....?

2 а.б. Әйе, ...... , бик дөрес.

Т.Миңнуллиннның "Тал бишек" җыры яңгырый.

Сәхнәгә татар хатын кызы киеменнән бала тотып 1 укучы кыз чыга. Музыка туктый. Бала тоткан ана урындыкка барып утыра. "Бишек җырын" җырлый.

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Бәү-бәү итеп, күз йомып,

Изрәп кенә китәр бу.

Әлли итәр бу бала,

Бәлли итәр бу бала,

Үз халкына, иленә

Хезмәт итәр бу бала.

Ак озын күлмәктән фәрештәләр (4 кыз) "Тал бишек" көенә биеп чыга. Ана һәм баланы уратып алып бииләр. 1нче фәрештә анадан баланы алып, балага теләк тели һәм икенчесенә бирә.

1ф. Нәсел агачын дәвам итүче бул, улым!

2ф. Сау - сәламәт, миһербанлы, зирәк акыллы бул!

3ф. Әти - әниеңә сөенечләр китереп яшә! Олыны олы ит, кечене кече ит!

4ф. Якты йолдыз булып балкы, туган телеңне яклаучы һәм саклаучы бул, балам!

Анага баланы биреп, ана һәм баланы уратып әкрен генә биеп чыгалар.

Сәхнәгә алып баручылар чыга.

1 а.б. Тел халыкның рухи байлыгы. Ул милләт белән туа, үсә, камилләшә. Татар теле аралашу өчен иң камил һәм иң җайлы телләрнең берсе.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел...

дип яза бит шагыйрь Шәйхи Маннур.

2 а.б. Әйе, элек башка милләтләр белән аралашу теле булып - рус теле санала иде. Ә хәзер безнең дәүләт теле булып - татар һәм рус теле санала. Татарстанда яшәүче барлык милләт балалары татар телен өйрәнәләр. Безнең шәһәребездә дә төрле милләт балалары белем ала. Алар татар телен теләп өйрәнә һәм сөйләшә.

1 а.б. Татар халкы гомер гомергә башка млләт вәкилләре белән дус тату яшәгән.

2 а.б. Әйе, бу Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасында да чагылыш тапкан.Әлмәндәр карт күрше рус карты Евстигней белән дус булып яши.

Сәхнә артыннан : "Альмандар! ай Альмандар! - дип кычкырган Евстигней тавышы ишетелә.

1 а.б. Әнә үзләре дә чыга. Сезнең каршыда Кадер мәктәбе укучылары.

Әлмәндәр. Здич мин, Ястәгнәй.

Евстигней. Син - шайтан, Альмандар. Кая качтың? Бакча чыгам - син юк. Аптыраш. Бригадирга барам, ат бир айтам, Альмандар барам. Начар. Альмандар. Дус качкан, начар. Килям. Ызба керям - юк. Тыңлыйм - гур - гур - гур - син тавыш.

Әлмәндәр. Садис, Ястәгнәй. Малы - малы балакаем. Сын, сноха, дучка Хәмдебану сидим балакаем, хураша. День идет, сулныцы идет.

Сәхнәгә Хәмдебану чыга.

Евстигней. Яхшимисез?

Хәмдебану. Зрастуй, Ястәгнәй дәдәй, зрастуй. Старик ни слушай. Маклашка давай. Один сад ходит, писнә пают.

Әлмәндәр. Сез генә оста инде.

Евстигней. Ничево! Якши, якши, якши, килин. Ну, как кайткан? Мин курыккан.

Хәмдебану. Әйдә әти, әйдә Ястәгнәй дәдәй в дум чәй пит.

Әлмәндәр. Әйдә Ястәгнәй.

Ястигней. Ну айда, айда.

2 а.б. Сәнгатьне яратмаган, җырламаган, биемәгән халык булмый инде ул. Безнең халык элек - электән җырлап, биеп, күңел ачып яшәгән. Әйдәгез 5 нче мәктәп кызлары башкаруында татар халык биюен карап үтик.

Сәхнәгә ана белән кечкенә улы чыга.

Әнисе : " Әйдә инде, улым, тизрәк, садикка соңга калабыз бит.

Улы : Хәзер, әнием.

Әнисе. Тагын ни булды?

Улы : Син дөрес әйтмисең, әнием. Без бит садикка түгел, бакчага соңга калабыз. Дөрес әйт, әнием. Мин бит татар малае.

(Г.Гыйльманов «Татар малае»)

Чатнатып сөйләшәм

Үз ана телемдә.

Башымда - чигүле,

Каюлы түбәтәй.

Догалар укырга өйрәтә дәү әтәй.

Тәүфыйклы булырга

Кирәген беләм мин.

Чын татар малае

Йөрәгем белән мин!

1 а.б. ...... , бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да: " Алар каян

көч алган?"- дип куябыз.

2 а. б. ....... , ул көч - халыкта, туган җирдә, туган телдә...

Ул көч -халык көйләрендә, халык моңнарында.

Татар җыры ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан да, моңлы, ягымлы да,

Үзе салмак, үзе дәртле ул.

Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар татар җырлары, татар моңнары аша безнең күңелләребезгә үтеп керә..

1 а.б. Сезнең каршыда татар гимназиясе укучылары (Җыр)

2 а.б. ......, безнең мәктәпләребез арасында татар -рус телләреннән тыш тагын үз туган телен - чуваш телен өйрәнүче мәктәп тә бар икән.

1 а.б. Шулаймыни, кайсы мәктәп ул?

2 а.б. Әйдә бирегә аларны чакырыйк.

1 а.б. Басыгыз, дуслар, басыгыз

Биегәнне күрсеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара

Безнең кызлар дисеннәр.

2 а.б. Бие әйдә, бие әйдә,

Аякларың талмасын!

Яшь вакытта биеп калыйк

Үкенечкә калмасын, - дип такмаклаган безнең халык.

Әйдә , ...., без дә мәктәп кызларының биюен карап китик.

1 а.б. Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияты, тарихы көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен барыбыз да армый - талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Бары тик шул очракта гына без телебезне саклап кала алачакбыз.

2 а.б. Хөрмәтле килгән кунаклар,кадерле укытучыларыбыз һәм укучылар! Безнең "Татар теле - дуслык теле" дип исемләнгән кичәбез ахырына да якынлашты. Кичәне шундый шигъри юллар белән тәмамлыйсы килә :

Тел ачылгач әйтә алсаң : "Әни!" - дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң : "Әти!" - дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң : "Әни!" - дип,

Соң минутта әйтә алсаң : "Әти!" - дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр...

Кичә Г.Тукайның "Туган тел" тел җыры белән тәмамлана. Барлык катнашкан укучылар сәхнәгә чыга.


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Рәсимә Шәйхетдин кызы


© 2010-2022