Җиңү этәргеч булды (мәктәп берләшмәсе турында мәкалә)

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Җиңү этәргеч тудыра

Билгеле булганча, соңгы вакытларда республикабызда бик күп яңа проектлар һәм идеяләр тормышка ашырыла. Татарстанлылар Россия күләмендә уза торган күп бәйгеләрдә әледән-әле беренчелекне яулыйлар. Мондый җинүләр булып торсын өчен, республикабызда балалар хәрәкәте бер урында тормаска, үсәргә дә үсәргә тиеш. Нәкъ менә бала чактан ук өйрәнеп килгән кеше генә, үсеп җиткәч ниндидер максатларга ирешә ала. Шуны күздә тотып, безнең Мөслим урта мәктәбе, бу хәрәкәттә актив катнашып, балаларны җәмәгатъ эшенә тартуда, аларның активлыгын үстерүдә сизелерлек уңышларга ирешә.

Мәктәбебезнең "Таң" балалар иҗтимагый оешмасы инде ничә дистә еллар дәвамында бик күп конкурсларда җиңүләр яулады, уң флангтагы дружина исемен йөртте . "Таң" берләшмәсенең үз максатлары бар: мәктәп тормышын кызыклы һәм мавыктыргыч итү, мөстәкыйль һәм сәләтле шәхесләр тәрбияләү. Мондый максатларга ирешүдә эзлекле эшләргә омтылабыз,очрашу-киңәшүләрдә безнең оешманың һәрбер әгъзасы үзенең эшлекле уй- фикерләрен тәкъдим итә. Башлангыч класслар укучылары белән тәрбияви уенмы, кызыклы шәхесләр белән очрашумы, үзешчәннең мастер классын караумы яки укучылар белән экскурсиягә барумы - һәр идея кыска гына вакыт эчендә чынга аша. Ә бу эшләрдә без ялгыз түгел, ул - мәктәбебезнең өлкән класс укучыларыннан тупланган укучылар үзидарәсе. Алар үрнәгендә без эшне оештырырга өйрәнәбез, креатив идеяләргә бай тәкъдимнәрне үрнәк итеп алабыз, лидерлык сыйфатларына өйрәнәбез. Күптән түгел генә мәктәбебездә яшь варислар атналыгы булып узды. Мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Мирзаяновна Галиева укучыларга мәктәбебездәге элеккеге комсомол - пионер хәрәкәте турында сөйләп узды. Мәктэпнең педагог-оештыручысы Мәүлиева Гөлшан Факилевна инициативасы белән 5, 6, 7 сыйныф укучылары арасында Татарстан Варислар Берлеге тарихы буенча викторина уздырылды.

Балалар хәрәкәте аның һәрбер әгъзасына уникаль мөмкинлекләр бирә. Татарстан Республикасында барлык балалар оешмаларын (берләшмәләрен) берләштерүче оешма эшләп килә - Совет Детских Организаций республики Татарстан (Татарстан Республикасының Балалар оешмасы советы). СДОның максатлары - 8 яшьтән 18 яшькә кадәр булган балаларга хыялларын, идеяларын чынга ашыруда булышу; балалар оешмаларына киңәш бирү, проектларын тормышка ашыруда ярдәм итү; балаларда лидерлык сыйфатын үстерү. Республикада балалар хәрәкәтен камилләштерү өчен, СДО, квартал саен һәрбер районнан бер совет әгъзасын һәм бер активистны "Волга" яшьләр үзәгенә чакыра. Бу елның сентябрендә миңа да СДОның беренче сменасына бару мөмкинлеге туды. Барганда әлеге сәяхәтнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен күз алдына да китерә алмаган булсам, кайтканда исә андагы атмосферадан, шундый энергияле һәм позитив кешеләрдән аерыласым килмәгәнемне аңладым. Мин 29 ноябрьдән 2 декабрьга кадәр СДОның чираттагы сменасында булып кайттым. Анда булган саен, мин Татарстанның төрле почмакларында яшәүче яңа дуслар белән танышам, бүтәннәрнең фикерләрен тыңлап, үз фикеремне әйтергә өйрәнәм. Без килүгә уку-өйрәнү көннәренә төрле танылган уңышлы кешеләр белән очрашулар, мастер-класслар, кызыклы һәм файдалы уеннар, кирәкле проектларга темалар әзерләп куелган була. Анда без балалар хәрәкәте эшчәнлегенә өстисе, үзгәртәсе килгән проблемалар белән уртаклашып, яңа, эшлекле фикерләр тәкъдим иттек. СДО 2009нчы елдан башлап хәзерге вакытка кадәр бик күп файдалы проектлар ясаган. Шундый проектларның берсе - укучыларның сәламәтлеге белән бәйлесе - иртән дәресләргә кадәр зарядка ясау. Белгәнебезчә, хәзерге вакытта районыбызнын барлык мәктәпләрендә дә иртәнге зарядкалар ясала. Бу системалы рәвештә булганга күрә, үсеп җиткәч, бар кеше дә төз гәүдәле, сәламәт һәм спорт сөюче кешеләр булачак, дип ышанам. СДОның тагын бер, яңарак кына кузгалып киткән проекты - Детская Общественная Приемная. ДОП - республикабыз территориясендә яшәүче балаларның һәм үсмерләрнең хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм гамәлгә ашыру юнәлешендә ярдәм итү өчен төзелгән проект. Әлеге проектның бурычы: балаларны дөрес фикерли белергә, һәр нәрсәгә карата үз фикерләрен булдыруга, киләчәккә үз максатларын куя белергә, үз үрнәкләрендә шушы юнәлештә киләчәккә варислар тәрбияләүгә өйрәтүдән гыйбарәт.

СДО активы укулары кысаларында "Киләчәккә курс - 2015" интеллектуаль уенда катнаштым хәм 1 урынны яуладым. Бу минем өчен көтмәгән хәл булды. Моны киләчәктә тагын да фантазияне кулланып эшләргә стимул, этәргеч, дип кабул иттем.

Хөрмәтле яшь дустым! Көнең файдалы вакыйгаларга никадәр бай булса, син шулкадәр кызу ритмда эш итәчәксең. Иң мөҺиме, үтеп баручы көнеңнең бер генә минутын да заяга уздырма, куйган максатларыңа таба атла!

Зилә Биккинина,

Мөслим урта мәктәбенең 7Б сыйныф укучысы,

"Таң" балалар иҗтимагый оешмасы рәисе.



© 2010-2022