• Преподавателю
  • Другое
  • Рабочая программа по литературному татарскому чтению (русская группа 3 класс). Автор учебника - И. Л. Литвинов

Рабочая программа по литературному татарскому чтению (русская группа 3 класс). Автор учебника - И. Л. Литвинов

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы

3 А сыйныфы


Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде: "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы 29.12.2012 № 273-ФЗ, "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән К.С.Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрованың Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1 - 11 нче сыйныфлар. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2011, мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елына Укыту планы.

Дәреслек: Татар теле һәм уку китабы = Татарский язык и литературное чтение: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / И.Л. Литвинов, Э.Р. Садыйкова, Л.И. Гарипова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2013.

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул - башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул - укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

Мәктәптә әдәби укуга өйрәтүнең төп максатлары:

1) гамәли үзләштергән белемнәрне әдәби әсәрләр уку аша ныгыту һәм сөйләмдә куллануга ирешү;

2) укучыларның татар телендә аралашу осталыкларын камилләштерү;

3) татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында мәгълүматларны киңәйтү;

4) әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү;

5) татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби уку тәҗрибәсен үстерү һәм әдәби зәвык тәрбияләү;

6) әсәрднең төп герое характерын, гамәлләрен һәм гамәл кылырга этәргән сәбәпләрне, геройның эмоциональ һәм әхлакый кичерешләрен аңлап, геройга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү;

7) халык әкиятләрен һәм кече фольклор жанрларын, автор әкиятләрен хикәя, шигырь, мәсәлләрне әдәби жанр буларак кабул итү күнекмәсен үстерү;

8) укучыларда әхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисләре тәрбияләү.

3 нче сыйныфта әдәби уку дәресләренең төп эчтәлеге

Әдәби һәм фәнни-популяр текстлар.

Татар халык авыз иҗаты әсәрләре (табышмаклар, санамышлар, мәкальләр, тизәйткечләр, татар һәм рус халык әкиятләре).

Татар балалар әдәбиятының күренекле язучылары әсәрләре:

Г. Тукай. "Кырлар буш кала", "Җир йокысы", "Кояш", "Бала белән күбәләк";

М. Җәлил. "Көз җитте", "Күке";

А. Алиш. "Чукмар белән Тукмар";

Б. Рәхмәт. "Аш вакыты", "Кошлар киткәндә", "Китаплар";

Ә. Бикчәнтәева. "Әтием белән бергә", "Карлар ява", "Колын";

Җ. Тәрҗеманов. "Кояш чыкты";

З. Туфайлова. "Туган ил";

М. Фәйзуллина. "Гөлнар мәктәпкә бара";

Д. Аппакова. "Тагын урамга", "Март башы";

Ш. Галиев. "Рус казлары: га-га-га", "Рәхмәт";

Р. Миңнуллин. "Гаҗәп кунак", "Үзем белән үзем", "Сабантуй бүген бездә";

Р. Вәлиева. "Иң матур җир", "Туган көндә".

Рус балалар язучыларының тәрҗемә әсәрләре: Н. Носов. "Эшләпә"; Л. Толстой. "Көймә".

3нче сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

1. Лексик минимум.

1. Белем бәйрәме.

Дәрес, дәреслек, сүзлек, көндәлек, бетергеч, сызгыч, уку, язу, хата, дөрес, рәсем ясарга, буяу, җилем, өй эше, бирем, эш дәфтәре, кайчы, кәгазь, карандаш очлагыч

2. Сәламәт булыгыз!

Сәламәт, дару, даруханә, дәваланырга, терелергә, сызларга, тамак, салкын тияргә, чыныгырга, онытырга, таза, ябык, симез, файдалы, дару үләннәре, мәтрүшкә, гөлҗимеш, кычыткан

3. Спорт уеннары

Кышын, җәен, уен, кызыклы, кәшәкә, тимераяк, шугалак, тау, шуарга, шаярырга, шаян, рәхәт, дуслык, оста, шахматчы, буенча, беренчелек

4. Ашханәдә

Аш, ашханә, иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш, кәбестә ашы, токмачлы аш, пылау, пилмән, ботка, дөге, солы, карабодай, тавык ите, алма пирогы, кесәл, ач, тук, әдәпле

5. Базарда

Кавын, карбыз, әфлисун, чикләвек, өрек, йөзем, борыч, сарымсак, чөгендер, шалкан, кабак, чәчәк бәйләме, роза чәчәге, лалә, энҗе чәчәк, ак чәчәк

6. Без театрга барабыз

Тамаша, тамаша залы, тамашачы, көй, башкаручы, башкарырга, ошарга, оста, осталык, сәхнә, пәрдә ачыла, ябыла, рәхмәтле булырга

7. Бәйрәмнәр

Тантана, кичә, халыкара, милли, дини, Нәүрүз бәйрәме, карга боткасы, бәйрәм итәргә, табышмак, башваткыч, тизәйткеч, берничә, үткәрергә.

8. Һөнәрләр белән танышабыз

Һөнәр, танышырга, төзүче, тегүче, балыкчы, рәссам, язучы, шагыйрь, тәрбияче, китапханәче, пешекче, нефтьче, машина йөртүче, хат ташучы, урманчы, эшләргә, булып

9. Татарстан - безнең Ватаныбыз

Ватан, тарих, дәүләт, ил башлыгы, көнчыгыш, көнбатыш,

көньяк, төньяк, күрше, халык, күпчелек, авыл хуҗалыгы, чикләшергә, бәйләнеш, тыгыз, чит, җитештерергә, кара алтын табыла, горурланырга

10. Әти- әниләргә булышабыз

Хуҗа, хуҗабикә, булышырга, кер юу машинасы, тегү машинасы, тегәргә, бәйләргә, чигәргә, пычак, чүкеч, кисәргә, кадак кагарга, такта, пычкы, балта, утын ярырга

11. Без сәяхәткә чыгабыз

Сәяхәт, сәяхәт итәргә, сәяхәтче, юлдаш, башка, чит ил, җыенырга, саен, һәр, диңгез, тау башында, күл буенда, күл төбендә, урман буйлап, чишмә, җәяү, учак ягарга, иң, теге



Сөйләм эшчәнлегенең төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

- сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;

- укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар кую һәм җавап бирү;

- лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 5 тән ким булмаска тиеш);

- сөйләм ситуациясе яки рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 6 дан ким булмаска тиеш);

- хикәянең ахырын уйлап бетерү һәм сөйләү;

- укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Тыңлап аңлау

- аралашу барышында сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау һәм җавап кайтару;

- укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап бару;

- 0,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку

- төрле жанрлардагы текстларны эчтән яки кычкырып уку һәм төп эчтәлегенә төшенү;

- укылган тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлау;

- татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен (мәкальләр, санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар) яттан әйтү;

- шигырьләрне яттан сөйләү.

Язу

- актив үзләштерелгән сүзләрне яттан язу;

- лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя язу;

- укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

- бәйрәм белән котлау язу.

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

әдәби уку

1

Белем бәйрәме белән, дуслар!

11

2

Әти-әниләргә булышабыз

8

3

Спорт уеннары

10

4

Һөнәрләр

7

5

Ашханәдә

8

6

Базарда

7

7

Бәйрәмнәр

9

8

Без театрга барабыз

9

9

Без сәяхәткә чыгабыз

10

10

Сәламәтлек - зур байлык

12

Барлыгы

102

Мәктәпнең Укыту планында әдәби укуга елына 102 сәгать, атнасына 3 сәгать бирелә.

Сыйныфка характеристика

3-а сыйныфының рус төркемендә 27 укучы укый. 2014-2015 нче уку елы нәтиҗәләре буенча өлгереш - 100 %, сыйфаты - 93 %. Укучылар укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирәләр, рәсем буенча җөмләләр төзиләр. Шуларның кайберләренең - Хисамиева Диана, Романова Каринаның белем дәрәҗәләре башка укучыларга караганда югарырак, ә Муравьев Данил, Ерохина Регина, Михайлова Аняга уку авыррак бирелә. Дәрестә төрле метод һәм алымнар, индивидуаль эш каралган. Бу алымнар укучыларга татар теленә хөрмәт, ярату, татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллап, аларны тиешенчә куллана белеп, сүз байлыгын арттыруга ярдәм итәр дигән максат белән кулланыла. Региональ компонент кулланып, туган якны, туган нигезне, төбәкне, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбыз һөнәрләрен, иҗатын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, шәхес итеп тәрбияләү максаты куела.

Өстәмә материал:

  1. Учебное пособие и фонохрестоматия «Лингва» для ускоренного изучения татарского языка. Набережные Челны, 1999.

  2. Мультимедийная обучающая программа «Татар Телле заман».

  3. Р.З. Хәйдәрова, Р. Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися.

  4. Укытучылар өчен методик кулланма. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру. Яр Чаллы, 2010.

Әдәби укудан календарь-тематик план (102 сәг.)


Дәрес №

Дәрес темасы

Дәреснең төп эчтәлеге

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

предмет

метапредмет

шәхескә кагылышлы

план

факт


Белем бәйрәме белән, дуслар! - 11 сәг.

1

М. Фәйзуллина. "Гөлнар мәктәпкә бара" исемле шигырь

Яңа сүзләрне өйрәнү, аудирование, шигырьне өлешләп уку, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Шигырьнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Иҗади сәләтләрен үстерү

Укырга теләк тәрбияләү

01.09


2

Г. Тукай. "Кырлар буш кала"

Сүзлек өстендә эш, әңгәмә, уку, эчтәлеге буенча эш

Шигырьне ятлау

Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Табигатьтәге үзгәрешләргә игътибарлы булу

03.09


3

"Авылда кунакта!" исемле текст

Текст белән танышу, сүзлек өстендә эш

Текстның эчтәлеген аңлап укуга ирешү

Сүзлекне куллана белү

Кызыксынучанлык тәрбияләү

04.09


4

"Авылда кунакта!" тексты

Сәнгатьле уку, әңгәмә, сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү

Яңа сүзләрне актив сөйләмгә кертү

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү.

Олыларны хөрмәт итү, ярдәмчел булу сыйфатларын тәрбияләү

08.09


5

Б. Рәхмәт. "Кошлар киткәндә"

Б. Рәхмәтнең иҗаты белән танышу, сүзлек өстендә эш, уку, шигырь эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануга ирешү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Табигатьтә күзәтүчәнлек сыйфатын тәрбияләү

10.09


6

Б.Рәхмәт. "Китаплар" шигыре

Сүзлек өстендә эш, тыңлау, уку, шигырь эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Шигырьнең эчтәлеген аңлап уку

Сүз байлыгын үстерү

Укучыларда китапка карата кызыксыну уяту

11.09


7

Б.Рәхмәт. "Мәктәпкә!"

Эчтән уку, сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Сорауларга

тулы җаваплар

бирү, шигырьнең эчтәлеген сөйли алу

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.

Укырга теләк тәрбияләү

15.09


8

"Безнең өйдә бәйрәм!" исемле текст

Эчтән уку, сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Текстны дөрес

тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру

Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү

Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү

17.09


9

"Безнең өйдә бәйрәм!" тексты

(дәвамы)

Әңгәмә, сүзләрне кабатлау, план төзү, өлешләп сөйләү

Текстны 3 нче зат

исеменнән сөйли белү

Укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана белү

Тәрбияле бала булу теләген уяту

18.09


10


Ш. Галиев. "Кунаклар" шигыре

Сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, эчтәлеге буенча әңгәмә, татар халык ашлары белән танышу

Сорауларга тулы җавап бирү

Милли татар халык ашларын белү

Кунакчыллык сыйфатларын тәрбияләү

22.09


11

БСҮ "Мәктәптә"

Аудирование, дәреслек белән эш, сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр

Лексик тема буенча сөйләшү үткәрә белү

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Татарча яхшы сөйләшә белү теләген тәрбияләү

24.09



Әти-әниләргә булышабыз - 8 сәг.

12

М. Газизов. "Р" хәрефе" исемле шигырь

Фонетик күнегү, сәнгатьле уку, әңгәмә.

Сорауларга

тулы җаваплар

бирү

Татар исемнәрен дөрес әйтә белү

Кызыксынучанлык, күп белергә теләк тәрбияләү

25.09


13

Г. Әхтәмова. "Дәрестә"

Әңгәмә, сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, шигырь эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Сорауларга

тулы җаваплар

бирә белү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Дәрестә, мәктәптә үзен дөрес тоту кагыйдәләрен мәҗбүрилеген аңлау

29.09


14

Ә. Бикчәнтәева.

"Әтием белән бергә"

Уку, сүзлек эше, текстны

язмада тыңлау, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга дөрес җавап бирә белү.

Текстны аңлап укый белү.

Әтиләргә карата ярдәмчел булу сыйфатын тәрбияләү

01.10


15

"Әниләр кунакта" исемле текст

Уку, сүзлек эше, текстны

язмада тыңлау

Текстны аңлап уку, эчтәлеге буенча сорауларга дөрес җавап бирә белү.

Уңай сыйфатларны билгели алу

Эшчән булу теләк тәрбияләү

02.10


16

"Әниләр кунакта"

текстның дәвамы

Әңгәмә, сүзлек өстендә эш, сорауларга җаваплар бирү, эчтәлек сөйләргә өйрәнү.

Үзеңнең эшләрең турында сөйли белү

Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштыра белү.

Ярдәмчеллек, эшчән булу сыйфатларын тәрбияләү

06.10


17

БСҮ "Без эшчән балалар".

Аудирование, дәреслек белән эш, сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр

Лексик тема буенча сөйләшү үткәрә белү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Игътибарлы, ярдәмчел булу сыйфатларын тәрбияләү

08.10


18

М. Җәлил. "Көз җитте"

Рәсем буенча җөмләләр төзү, сүзлек өстендә эш, шигырьне тыңлау, уку, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Йөгерек, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Балаларга язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату

М. Җәлил иҗаты белән кызыксыну уяту

09.10


19

М. Җәлил. "Күке"

Сүзлек эше, сәнгатьле

уку, әңгәмә, сорауларга җавап бирү

Эчтәлеген аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Күке образына сыйфатнамә бирү

Дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру

13.10



Спорт уеннары - 10 сәг.

20

Д. Аппакова.

"Тагын урамга"

Сүзлек белән эш, танып белү активлыгын үстерү

Рәсем буенча үз фикереңне белдерә алу

Хикәя жанрын аера белү

Дәрестә активлык тәрбияләү

15.10


21

Д. Аппакованың

"Тагын урамга" хикәясендәге геройларга характеристика

Хикәя эчтәлеге буенча биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү

Сорау-җавап формасында әңгәмә кора белү

Геройларга бәя бирү

Иптәшләрнең фикерен игътибар белән тыңлый белү

16.10


22

Н. Мадьяров. "Шуабыз" шигыре

Сүзлек эше, сәнгатьле

уку, әңгәмә.

Сорауларга

тулы җаваплар

бирү

Сүз байлыгын үстерү

Спорт уеннары белән кызыксыну, шөгыльләнергә теләк тәрбяләү

20.10


23

А. Алиш. "Кем көчле?" әкияте

Әңгәмә, дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Татар телендә үз фикерләреңне белдерә ала белү

Логик фикерләүне үстерү

А. Алиш иҗатына кызыксыну уяту

22.10


24

А. Алиш. "Кем көчле?" әкиятендә образлар

Сүзләрне тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү, план төзү

Эчтәлеген сөйли алу

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.

23.10


25

С. Гыйльфан. "Уф, ардык!"

Әңгәмә үткәрү, шигырьне уку, тәрҗемә итү, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Яңа сүзләрне актив сөйләмгә кертү.

Балаларның сүзлек запасын баету

Хислелек тәрбияләү

27.10


26

"Спорт бәйрәме"

әкияте

Уку, текстны тыңлау,

сүзлек эше.

Текстны аңлап укый белү.

Йөгерек, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру

Спортка карата уңай мөнәсәбәт булдыру

29.10


27

"Спорт бәйрәме" әкияте өйрәнүне йомгаклау.

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, план төзү, эчтәлекне өлешләп сөйләү.

Укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга дөрес җавап бирә белү.

Үз фикереңне белдерә алу

Аралашучанлык тәрбияләү

30.10


28

Р. Миңнуллин. "Улы белән әнисе"

Нокталар урынына -рак/-рәк кушымчаларын өстәп, шигырьне уку, сорауларга җавап бирү

Сүзлек белән эшли алу

Танылган шагыйрь иҗаты белән кызыксыну

Әнигә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү

10.11


29

Р. Миңнуллин. "Үзем белән үзем"

Сүзлек өстендә эш, шигырьне уку, сорауларга җавап бирү

Шигырьнең эчтәлеген аңлап, йөгерек уку

Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Дөрес үзбәя бирә белү

12.11



Һөнәрләр - 7 сәг.

30

М. Садри "Мин балыкчы."

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Укылган текстның эчтәлеге буенча фикер алышу

Гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү

Һөнәр кешеләренә карата ихтирам тәрбияләү

13.11


31

Ш. Галиев.

"Рәхмәт"

Сүзлек белән эш, уку, тәрҗемә итү

Сорау-җавап формасында әңгәмә кора белү

Укылганнан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Әдәплелек сыйфатларын тәрбияләү

17.11


32

М. Фәйзуллина "Тәти кул"

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Эчтәлеген аңлап уку

Сүз байлыгын үстерү

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү

19.11


33

Х. Гарданов "Безнең урам."

Аудирование, дәреслек, сүзлек белән эш, сөйләм күнегүләре, тәрҗемә итү

Һөнәрне белдерә торган сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

Укылганнан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.

Күзәтүчәнлек сыйфатын тәрбияләү

20.11


34

Ш. Галиев

"Җирдә миңа ни кирәк?"

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү

Сорау-җавап формасында әңгәмә кора белү

Мөһим мәгълүматны аерып

ала белү.

Әти-әнигә, туган өйгә карата ярату хисләре тәрбияләү

24.11


35

А.Алиш. "Чукмар

белән Тукмар" әкияте.

Аудирование, дәреслек, сүзлек белән эш, сөйләм күнегүләре, коммуникатив бирем

Текстны аңлап укый белү.

Укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга дөрес җавап бирә белү

Дөрес бәя бирә белү

26.11


36

А.Алиш "Чукмар

белән Тукмар" әкиятен сәхнәләштерү

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Иҗади сәләтләрен үстерү

Дус, тату яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

27.11



Ашханәдә - 8 сәг.

37

К. Булатова

"Әниемнең кызы юк бит"

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Рәсем буенча үз фикерләрен белдерә алу

Сорау-җавап формасында әңгәмә кора белү

Ярдәмчел, эшчән булу сыйфатларын тәрбияләү

01.12


38

Г. Тукай. "Җир йокысы"

Рәсем буенча сорауларга җавап бирү, сүзлек өстендә эш, җөмләләр төзү, уку

Шигырьнең эчтәлеген аңлап сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Эстетик зәвык тәрбияләү

Табигатьтәге күренешләрне күзәтә белү

03.12


39

Ә. Бикчәнтәева. "Карлар ява"

Сүзлек өстендә эш, уку, сорауларга җавап бирү

Шигырьнең эчтәлеген сөйли алу

Укыган әсәрне көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Табигатьнең матурлыгына соклану хисе тәрбияләү

04.12


40

"Аш бүлмәсе" исемле текст.

Текстны аңлап укый белү. Укылган текстның эчтәлеген сөйләп бирә белү.

Сорауларга

тулы җаваплар

бирү

Үрнәк буенча сөйли белү

Татарча дөрес сөйли белү теләген булдыру

08.12


41

"Песи, песи, пескәем уены"

Уеннарны искә төшерү, яңаны өйрәнү, сүзлек өстендә эш, тәрҗемә итү

Уенны өйрәнү

Татар халык авыз иҗатының бай мирасын өйрәнү

Кызыксынучанлык тәрбияләү

10.12


42

Бармак уены

Яңа уенны өйрәнү, сүзлек өстендә эш, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Бармак уенын өйрәнү, уйнап күрсәтү

Рус уены белән чагыштырып өйрәнү

Татар халык иҗатына карата игътибар тәрбияләү

11.12


43

Б. Рәхмәт. "Аш вакыты" исемле шигырь

Сүзлек өстендә эш, уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Шигырьнең эчтәлеген аңлап сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Әхлак һәм эстетик тәрбия бирү

Әдәп кагыйдәләрен белү

15.12


44

Р. Корбан. "Атна"

Сүзлек өстендә эш, уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Йөгерек, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау

Хислелек тәрбияләү

17.12



Базарда - 10 сәг.

45

Ш. Галиев. "Витамин эзли"

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Рәсем буеча үз фикерләрен белдерә алу

Сорау-җавап формасында әңгәмә кора белү

Сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү

18.12


46

Р. Батулла. "Аю Әппәс" исемле әкият

Сүзлек өстендә эш, әкиятне өлешләп уку, рольләргә бүленеп уку

Әкиятнең эчтәлеген аңлап укуга ирешү

Татар һәм рус әкиятләрен чагыштырып өйрәнү.

Эшчән булу сыйфатын тәрбияләү

22.12


47

Р. Батулла. "Аю Әппәс" әкиятендәге геройларга характеристика

Сорауларга җавап бирү, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү, әкиятне өлешләргә бүлү

Рольне башкара алу

Төп геройга бәя бирү

Юмартлык сыйфатларын тәрбияләү

24.12


48

Ш. Галиев. "Витаминлы хәрефләр"

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү

Балаларның сүзлек запасын баету.

Яңа сүзләрне актив сөйләмгә кертү.

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү

25.12


49

Санамышлар

Өйрәнгән санамышларны искә төшерү, яңаны өйрәнү

Татар авазларын дөрес әйтә белү

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү

Кызыксынучанлык, күп белергә теләк тәрбияләү

12.01


50

Н.Носов. "Эшләпә"хикәясе

Сүзлек белән эш, эчтәлеге буенча сораулар төзү

Рәсем буеча үз фикерләрен белдерә алу

Сүзлек белән эшли алу

Тырышлык, ихтыяр көчен тәрбияләү

14.01


51

Н.Носов. "Эшләпә"хикәясен өйрәнүне йомгаклау

Сүзләрне кабатлау, өлешләп уку, план төзү

Текстның эчтәлеген сөйли белү

Сорау-җавап формасында әңгәмә кора белү

Куркусыз, тәвәккәл булу сыйфатларын тәрбияләү

15.01


52

"Базарда" тексты

Уку, текстны тыңлау,

сүзлек эше.

Текстны дөрес

тәрҗемә итү

Танып белү активлыгын үстерү

Тыңлаучанлык, тәртипле булу сыйфатларын тәрбияләү

19.01


53

"Базарда" текстын

өйрәнүне йомгаклау

Әңгәмә, сорауларга җаваплар бирү, биремнәр эшләү

Текстның ахырын уйлау

Укылганнан нәтиҗә ясап, тормыш белән бәйләү

Балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.

21.01


54

"Шалкан" рус халык әкиятен татарча сөйләү

Аудирование, сорауларга җаваплар бирү, сүзлекне кабатлау, рольләрне бүлешү

Әкиятне сәхнәләштерү

Рус телендәге әкият белән чагыштыру

Төркемдә, командада эшли белү

22.01



Бәйрәмнәр - 11 сәг.

55

Р. Вәлиева. "Туган көндә" шигыре

Сүзлек белән эш,танып белү активлыгын үстерү, сораулар төзү, сәнгатьле уку

Шигырьнең эчтәлеген сөйли белү

Сүзлек белән эшли алу

Хислелек тәрбияләү

26.01


56

Р. Вәлиева. "Иң матур җир" шигыре

Шигырьне тыңлау, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү.

Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү

28.01


57

Р.Миңнуллин.

"Гаҗәп кунак" шигыре

Сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Балаларның сүзлек запасын баету. Яңа сүзләрне актив сөйләмгә кертү.

Татар шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнүне дәвам итү

Кызыксынучанлык тәрбияләү

29.01


58

Р.Миңнуллин

"Сабантуй бүген бездә"

Сүзлек белән эш, танып белү активлыгын үстерү

Яңа сүзләрне актив сөйләмгә кертү.

Татар халкының милли бәйрәмнәрен белү

Татар халкының тарихына, милли бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү

02.02


59

"Каз өмәсе" тексты белән танышу

Әңгәмә, видео карау, сорауларга җавап бирү, сөйләргә өйрәнү.

Бирелгән текстларны тиз һәм төгәл тәрҗемә итә белү

Сүзлек белән эшли алу

Татар халкының милли йолаларына карата кызыксыну уяту

04.02


60

"Каз өмәсе" текстын өйрәнүне йомгаклау

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Сораулар төзи, текстның эчтәлеген сөйли белү

Татар халкының милли йолаларын белү

Татар халкының милли йолаларына ихтирам тәрбияләү

05.02


61

"Нәүрүз" исемле текст

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү

Бирелгән текстларны тиз һәм төгәл тәрҗемә итә белү

Танып белү активлыгын үстерү

Кызыксынучанлык, күп белергә теләк тәрбияләү

09.02


62

Мәкальләр

Уку, сүзлек эше,

сорауларга җавап бирү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

Әдәпле, тәртипле бала сыйфатларын тәрбияләү

11.02


63

"Карга боткасы" тексты белән танышу.

Дәреслек белән эш, текстны уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Сүзлек белән эшли алу

Татар халкының милли бәйрәмнәре турында белемнәрне киңәйтү

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү

12.02


64

"Карга боткасы" текстын өйрәнүне йомгаклау

Дәреслек, сүзлек белән эш, ситуатив биремнәр эшләү, диалог сөйләшү

Текстка план төзү, эчтәлеген сөйли белү

Танып белү активлыгын үстерү

Аралашучанлык сыйфатын тәрбияләү

16.02


65

"Бәйрәмнәр" бүлеген гомумиләштереп кабатлау

Дәреслек, җөмләләр төзү, төрле дәрәҗәдәге биремнәр эшләү

Бәйрәмнәр турында сөйли белү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Татар халкының милли бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү

18.02



Без театрга барабыз- 5 сәг.

66

Э. Мөэминова. "Туган телем" шигыре

Шигырьне тыңлау, фонетик күнегү, сүзлек өстендә эш

Шигырьнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Халыкара туган тел бәйрәме турында мәгълүмат белү

Телләрне өйрәнү теләген булдыру

19.02


67

"Татарстан - театрлар иле" " тексты белән танышу

Презентация карау, эчтәлеге буенча әңгәмә, дәреслек, сүзлек белән эш

Бирелгән текстны тиз һәм төгәл тәрҗемә итә белү

Танып белү активлыгын үстерү

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү

23.02


68

Казан театрлары

Дәреслек, сүзлек белән эш, сорауларга җавап бирү

Сүзлек белән эшли алу, текстның эчтәлеген сөйли белү

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү

Театр сәнгатенә карата кызыксыну уяту.

25.02


69

Р. Мингалим. "Крокодил күрдек"

Дәреслек, сүзлек белән эш, шигырь эчтәлеге буенча сораулар төзү, җаваплар бирү

Сүзлек белән эшли алу, эчтәлеген сөйли белү

Укыган әсәрне көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү

Кино/театрда үзеңне тоту кагыйдәләрен белү

26.02


70

"Курчак тетрына"

сәяхәт

Видеоэкскурсия, сорауларга җавап бирү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Иҗади сәләтләрен үстерү

Матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

01.03



Без сәяхәткә чыгабыз - 17 сәг.

71

Д.Аппакова. "Март башы"

Аудирование, табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләшү, хикәя, сүзлек өстендә эш

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, "Март башы" әсәрен өйрәнү

Нәтиҗә ясый белү.

Табигатьнең матурлыгына соклана белү

03.03


72

Д.Аппакова. "Март башы"

Сәнгатьле уку, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Иҗади сәләтләрен үстерү

Балаларда күзәтүчәнлек сыйфатын тәрбияләү

04.03


73

З.Туфайлова. "Туган ил"

Рәсем буеча үз фикерләреңне белдерү, сәнгатьле уку, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Сорау-җавап формасында әңгәмә кора белү

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү.

Туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

08.03


74

Җ.Тәрҗемәнов. "Кояш чыкты"

Тыңлау, тәрҗемә итү, сәнгатьле уку, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Эчтәлеген аңлап укуга ирешү

Укучыларга экологик тәрбия бирү

Бәхетнең кадерен белеп яшәү хисләрен тәрбияләү.

10.03


75

В.Хәйруллина. "Хәерле көн" шигыре

Дәреслек, сүзлек өстендә эш, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү

Сүзлек белән эшли алу, эчтәлеген сөйли белү

Танып белү активлыгын үстерү

Әдәплелек сыйфатларын тәрбияләү

11.03


76

Ә.Бикчәнтәева. "Колын"

Сүзлек өйстендә эш

Сораулар төзи белү, эчтәлеген сөйләү

Сүзлек белән эшли алу

Хайваннарга карата

15.03


77

Ш.Галиев.

"Рус казлары га-га-га"

Текст өстендә эш, сорауларга җавап бирү, сораулар төзү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Рус һәм татар телендәге аваз ияртемнәрен чагыштыру

Кызыксынучанлык, юмор хисе тәрбияләү

17.03


78

Җ. Дәрзаман. "Саный беләм"

Шигырьне тыңлау, уку, сүзлек өстендә эш, тәрҗемә итү

Сорау-җавап формасында әңгәмә кора белү

Төп эчтәлеген аңлау

Кызыксынучанлык тәрбияләү

18.03


79

Л.Толстой. "Көймә" хикәясе

Сүзлек белән эш, өлешләп уку, сораулар төзү

Эчтәлекне үзләштерү, сюжет элементларын өйрәнү

Фикерләрне белдерә алу

Укырга теләк тәрбияләү

31.03


80

Л.Толстой "Көймә" хикәясен өйрәнүне йомгаклау

Сәнгатьле уку, сорауларга җаваплар бирү

Яңа сүзләрне диалогларда куллану.

Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану

Үз эшеңә бәя бирә белү

01.04


81

Татарстан шәһәрләре.

Шәһәр исемнәрен кабатлау, фонетик күнегү, сорауларга җавап бирү

Татарстан картасы буенча сөйли белү

Хәтерне, игътибарлыкны үстерү

Укучыларның күзаллауларын үстерү

05.04


82

"Ватаным Татарстан" тексты

Ситуатив биремнәр эшләү, сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү

Яңа сүзләрне өйрәнү

Сүзлек белән эшли алу

Туга як турында күп белергә теләк тәрбияләү

07.04


83

"Ватаным Татарстан" текстын өйрәнүне йомгаклау

Текст эчтәлеге өстендә эш, биремнәр эшләү

Сораулар төзи, текстның эчтәлеген сөйли белү

Мәгълүматны истә калдыру

Горурлану хисләрен тәрбияләү

08.04


84

Р. Рәкыйпов. "Мин яратам сине, Татарстан"

Җыр тыңлау, шигырьне уку, сүзлек өстендә эш, тәрҗемә итү, җырлау

Җырларга өйрәнү

Әдәби әсәр аша туган илнең кадерен төшендерү

Туган илеңә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү

12.04


85

Н. Исәнбәт. "Татарстан - туган җирем" шигыре

Н. Исәнбәт турында биографик белешмә бирү, шигырьне уку, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Н. Исәнбәт турында биографик белешмә бирү, шигырен уку

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү

Туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләү

14.04


86

БСҮ "Татарстан - туган җирем"

Дәреслек, сүзлек белән эш, туган шәһәр турында сөйләшү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Татарстанның байлыклары турында белем туплау

Күп белергә теләк тәрбияләү

15.04


87

"Без сәяхәткә чыгабыз" темасын гомумиләштереп кабатлау

Өйрәнелгән материалны гомумиләштереп кабатлау, укучыларның белемнәрен тикшерү.

Сөйләм телен үстерү.

Гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү

19.04



Сәламәтлек - зур байлык - 15 сәг.

88

Г.Тукай. "Кояш" шигыре

Г. Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итү, шигырьне уку, эчтәлеге буенча рәсем ясау

Укылган шигырьнең эчтәлеге буенча фикер алышуда катнашу

Иҗади сәләтләрен үстерү

Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү

21.04


89

Г.Тукай. "Бала белән күбәләк" шигыре

Мультфильм карау, сәнгатьле уку, эчтәлеге буенча биремнәр эшләү

Г.Тукай. "Бала белән күбәләк" шигырен сәхнәләштерү

Иҗади сәләтләрен үстерү

Мәрхәмәтлелек, изгелек сыйфатларын тәрбияләү

22.04


90

Г. Тукай туган көн

Шигырьләр уку, аудиоязмалар тыңлау, презентация карау, Г. Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильм карау

Тукай турында белемнәрен ныгыту

Гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү

Балаларда Г.Тукайның балачагына, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту

26.04


91

Дару үләннәре.

Темага бәйле сүзләрне өйрәнү. Татарчадан русчага тәрҗемә итә белү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Табигать белеме фәненә кызыксыну уяту.

Белемгә омтылыш тәрбияләү

28.04


92

В. Монасыйпов. "Шифалы табиблар"

Сүзлек, текст өстендә эш, рольләргә бүленеп уку, сорауларга җавап бирү

Текстның эчтәлеген аңлап, йөгерек уку күнекмәләрен булдыру

Сәламәтлекне кайгырта, саклый белү

Юмор хисе тәрбияләү

29.04


93

В. Монасыйпов. "Шифалы табиблар"

Текстның эчтәлеге буенча сөйләшү, бер-берсенә сораулар бирү, җавап әйтү

Текстны сәхнәләштерү

Кара каршы сөйләшүне оештыра алу

Яхшылык эшләргә өндәү.

01.05


94

Р. Миңнуллин. "Санарга өйрәнәбез" шигыре

Фонетик күнегү, ишетеп аңлау, тәрҗемә итү күнегүләре, ситуатив биремнәр эшләү

Шигырьдәге сорауга җавап бирә алу

Алган белемнәрне куллана белү

Иптәшләргә карата игътибарлы булу

05.05


95

Х.Халиков. "Без ничәү?" шигыре

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, шигырьне уку, сорауга җавап табу

Сорау-җавап формасында әңгәмә кора белү

Танып белү активлыгын үстерү

Белем алуга омтылыш тәрбияләү

06.05


96

"Роза чәчәге һәм кычыткан" әкияте

Әкиятне тыңлау, сүзлек өстендә эш, уку, тәрҗемә итү

Укылган текстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнашу.

Уңай, тискәре сыйфатларны күрә белү

Ярдәмчел булу сыйфатларын тәрбияләү

10.05


97

"Роза чәчәге һәм кычыткан" өйрәнүне йомгаклау

Сүзләрне кабатлау, сорауларга җавап бирү, әкиятне өлешләргә бүлү, сөйләү

Әкиятнең эчтәлеген сөйли алу

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Тырышлык тәрбияләү, үзбәяләү бирә белү

12.05


98

Табышмаклар

Уку, сүзлек эше, табышмак әйтү, сорауларга җавап бирү

Сораулар бирә

белү

Укучыларның логик фикерләүне үстерү

Кызыксынучанлык тәрбияләү

13.05


99

Ә. Фәйзи. "Чәй эчәбез бал белән"

Фонетик күнегү, ситуатив биремнәр эшләү, шигырьне уку

Шигырьнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле уку

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару

17.05


100

БСҮ "Сәламәтлек - зур байлык"

Дәреслек, сүзлек белән эш, мәкальләрне өйрәнү, рус теленнән тәрҗемә итү

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Сәламәтлекне сакларга өйрәнү

Аралашучанлык, активлык тәрбияләү

19.05


101

Тизәйткечләр

Уку, сүзлек эше, фонетик күнегү

Тизәйткечләр өйрәнү

Куйган максатка ирешү

Тырышлык сыйфатын тәрбияләү

20.05


102

Халык авыз иҗаты үрнәкләре.

Уку, сүзлек эше, бишек җырларын тыңлау,

сорауларга җавап бирү

Бишек җырларын өйрәнү

Эстетик тәрбия бирү

Татар халык авыз иҗатына кызыксыну булдыру

24.05




© 2010-2022