Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау

Дәрес барышы: I. Оештыру. II. Актуальләштерү. III. Хикәя фигыль турындагы белемнәрен искә төшерү. Хикәя фигыль дигән сүз килеп чыкты. Димәк, без сезнең белән бүген хикәя фигыль турында сөйләшербез. - Хикәя фигыль ничек тәрҗемә ителә? -Глагол изъявительного наклонения - Нинди заман формалары бар? - Хәзерге заман, үткән заман, киләчәк заман. IV. “Снежный ком” уены. V. Алган белемнәрне ныгыту. VI. Физкульминутка. VII. Өй эше бирү. VIII. Алган белемнәрне тикшерү. Тест сораулары: 1. Хикәя фигыльнең ничә заманы бар? а) 2 б) 3 в) 5 2. Көтми фигыле нинди заманда? а) хәзерге заман б) үткән заман в) киләчәк заман 3. Көткәнмен фигыле ничәнче затта? а) беренче б) икенче в) өченче 4. Китмәдек фигыле а) барлыкта б) юклыкта 5. 2 зат, күплек сандагы фигыль а) баласыз б) аласыз в) балагыз 6. бар фигыленә нинди кушымча ялгана? а) -гән б) -ган в) –кан 7. бир сүзенә нинди кушымча ялгана? а) -ачак б) -әчәк в) –ячәк IX. Йомгаклау. X. Билге кую.
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Хикәя фигыльнең заман формаларын кабатлау

Максат: Хикәя фигыль турындагы белемнәрне ныгыту;

Хикәя фигыльне актив сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру;

Тел, милләт төшенчәләренә игътибар иттерү

Җиһазлау: өй эшен тикшерү өчен сүзләр язылшан карточкалар, хикәя фигыльнең заман формаларына багышланган слайдлар, кроссворд, тест

Дәрес барышы

  1. Оештыру

-Исәнләшү

Исәнмесез! Хәерле көн!

Һәммәбезгә: сезгә, безгә.

Сәламәтлек һәм иминлек

Булсын һәрчак илебездә

  • дежур укучы рапорты:

  • Бүген 28 нче ноябрь, атнаның пәнҗешәмбе көне. Сыйныфта барысы да бар.

  1. Актуальләштерү

Өй эшен тикшерү

Өй эше 41 нче биттәге 5 нче күнегү, синоним парларын табарга иде. Әйдәгез тикшереп үтик. Мин сезгә шундый кроссворд алып килдем. Әйдәгез өй эшендәге сүзләрне шушында тутырыйк, әгәр дә дөрес язсагыз вертикаль баганада бүгенге дәреснең темасын укырсыз.

Бәләкәй нечкә

Ауды булышты

Нәзек чандыр

Ябык яхшы

Әйбәт күренекле

Атаклы егылды

Ярдәм итте кечкенә

Ләлә иркә

Уй киң

Назлы тюльпан

Иркен фикер

яХшы

Иркә

кечКенә

нӘзек

Ябык

Фикер

кИң

еГылды

булЫшты

күренекЛе

тюлЬпан

- Бик яхшы укучылар. Нинди сүз килеп чыкты?

ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ

III. Хикәя фигыль турындагы белемнәрен искә төшерү

Хикәя фигыль дигән сүз килеп чыкты. Димәк, без сезнең белән бүген хикәя фигыль турында сөйләшербез.

- Хикәя фигыль ничек тәрҗемә ителә?

-Глагол изъявительного наклонения

- Нинди заман формалары бар?

-Хәзерге заман, үткән заман, киләчәк заман.

- Әйдәгез хәзер слайдларны карап үткәннәрне искә төшереп үтик.

Хәзерге заман

  • Нинди сорауларга җавап бирә?

  • Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

  • Нинди мисаллар китерә аласыз?

  • Слайдларда нинди мисаллар китерелгән?

(шушы тәртиптә барлык заманнар да тикшерелеп чыга)

Билгеле үткән заман

Билгесез үткән заман

Билгеле киләчәк заман

Билгесез киләчәк заман

  • Бик яхшы укучылар. Әйдәгез шушы китерелгән мисаллар белән

җөмләләр төзеп карыйк.


  1. "Снежный ком" уены

Укый- Кем укый? Ничек? Кайда? Кайчан? Кем белән? һ.башка сораулар бирелә.

Китте

Кайткан

Җырлаячак

Барыр

(Һәрбер сүзгә шулай сорау куела)

V. Алган белемнәрне ныгыту

- Әйдәгез хәзер дәреслекләрне ачабыз. 46 нчы бит, 3 нче күнегү. Биремне укыйбыз. Җөмләдәге фигыльләрне билгесез үткән заманга куеп укыгыз. (телдән)

- 5 нче күнегү. Җөмләләргә тиешле фигыльләрне өстәп языгыз (язмача)

- башта мөстәкыйль эшлиләр аннары тикшерелә.

VI. Физкульминутка.

Бирелгән схема буенча күзләрне ял иттереп алу.

Тикшерү

1 җөмлә. Син ничә тел ... , шуның кадәр әйбәтрәк кеше буласың.

- Нинди сүз куясыз?

- Ни өчен?

- син килешәсеңме?

- Дөрес язылганмы?

Ә сез ничә тел беләсез?

( берничә укучыдан сорыйм)

2 җөмлә.

3 җөмлә. Немец милләте дөньяга Гетены, Шиллерны, бетховенны ... .

  • Нинди сүз туры килә?

  • Дөресме?

  • Ә рус милләте кемнәрне таныткан?

  • Татар милләте?

(сорауларга җавап бирәләр)

7 нче күнегү. Җөмләләрдән ия белән хәбәрне табыгыз, сораулар куегыз. (телдән)

VII. Өй эше бирү. 8 нче күнегү. Бирем укыла. Нокталар урынына тиешле сүзләрне языгыз, җөмләләрнең иясен һәм хәбәрен билгеләсез.

Мәсәлән, ... бүген мәктәпкә бара алмадым. Алмадым (мин) Җөмләнең иясе мин, хәбәре алмадым. Иягә бер сызык, хәбәргә ике сызык сызабыз. Аңлашылдымы?

VIII. Алган белемнәрне тикшерү.

  • Ә хәзер укучылар, дәреслекләрне, дәфтәрләрне ябабыз. Һәм бүгенге дәрестә нәрсәләр исегездә калды микән, шуларны тикшереп үтәбез. Мин сезгә тестлар таратам. Сез сорауларын игътибар белән укугыз һәм җавап бирегез.

Тест сораулары

  1. Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?

а) 2

б) 3

в) 5

2. Көтми фигыле нинди заманда?

а) хәзерге заман

б) үткән заман

в) киләчәк заман

3. Көткәнмен фигыле ничәнче затта?

а) беренче

б) икенче

в) өченче

4. Китмәдек фигыле

а) барлыкта

б) юклыкта

5. 2 зат, күплек сандагы фигыль

а) баласыз

б) аласыз

в) балагыз

6. бар фигыленә нинди кушымча ялгана?

а) -гән

б) -ган

в) -кан

7. бир сүзенә нинди кушымча ялгана?

а) -ачак

б) -әчәк

в) -ячәк

8. Укы сүзенә нинди кушымча ялгана?

а) -ачак

б) -ячәк

в) -ячак

(тест эшләнә һәм җыеп алына)

IX. Йомгаклау.

  • Димәк без укучылар бүгенге дәрестә нинди фигыль сөйләштек?

  • Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?

  • Ул зат-сан белән төрләнәме?

  • Сезгә дәрес ошадымы?

X. Билге кую

Укучыларның дәрестә катнашуларына карап билгеләр куела.

© 2010-2022