Тамчы-шоу. Халыкара Туган тел көненә багышланган әдәби мәҗлес

Тәтеш муниципаль районы Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Ландыш Ринат кызы. Халыкара Туган тел көненә багышланган әдәби мәҗлес. Максат 1)Туган телебезне зурлау, өйрәнү;татар телебез өчен горурлык хисе тәрбияләү; 2)Бер-беребез белән матур итеп аралашуны булдыру; 3)Үзебезнең фикерләрне аңлаешлы,төгәл,аһәңле итеп әйтә белергә өйрәнү;татар әдәбияты буенча белемнәрне бәяләү.   Мәҗлесне татар теле һәм әдәбияты укытучысы алып бар...
Раздел Другое
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тәтеш муниципаль районы Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Ландыш Ринат кызы. Халыкара Туган тел көненә багышланган әдәби мәҗлес.

Максат

1)Туган телебезне зурлау, өйрәнү;татар телебез өчен горурлык хисе тәрбияләү;

2)Бер-беребез белән матур итеп аралашуны булдыру;

3)Үзебезнең фикерләрне аңлаешлы,төгәл,аһәңле итеп әйтә белергә өйрәнү;татар әдәбияты буенча белемнәрне бәяләү.

Мәҗлесне татар теле һәм әдәбияты укытучысы алып бара,11 нче сыйныфлар кереш өлешендә сүз ала.

1 нче укучы

Синдәдер ул -япан дала киңлекләре, дисәм,

Шул далаң күкрәгеннән җилле атларда җилдерә алырмынмы,

Газиз Ана теле?!

Синдәдер ул -кара урман ешлыклары , дисәм,

Шул урманың ешлыкларында адашып кала алырмынмы,

Газиз Ана теле?!

Синдәдер ул-чиксез диңгез тирәнлекләре ,дисәм,

Шул диңгезең дулкыннарын колачлап йөзә алырмынмы,

Газиз Ана теле?!

Синдәдер ул- кыя таулар мәңгелеге ,дисәм,

Шул кыяларың биеклегеннән торып,Күк бәгыренә кушыла алырмынмы, Газиз Ана теле?!

2 нче укучы

Менә мин уй җитмәс олылыгың каршында гади бер улың булып, гали бер колың булып сәҗдә кылам; үткәннәрдә калыр,киләчәккә барыр юлыңа мәңге тугры булырга ант итеп баш иям.

Бар тәнемә, каныма, җаныма галибанә моңын иңдергән куәт-ул синдәдер, мәһабәт тармаклы тел галәме!

Тамыры кыйтгалар тирәнлегенә юл ярган, ябалдашы кыйтгалар киңлеген колачлаган иң борынгы төрки тел кодрәтенә тиңнәр бармы?!

Шушы туфани телнең сулыш-аһәңен, куәт-мөмкинлеген, бәһасез җәүһәрләрен саклаган һәм баеткан иң саллы тармак- ул синдер, мәгърур Татар теле!

3 нче укучы

Җир йөзендә тереклек яратылганнан бирле туплана килгән искиткеч мирас: халыкның зиһен байлыгын,күңел тибрәнеше, холык кайнарлыгы,тапкыр табышы, гомер агышы. Халкымның язмышы- төрле дәверләрдә баш июе дә,баш чөюе дә,әрнүле ярасы да, бәхетле күз карасы да, чая матурлыгы да, аяусыз батырлыгы да- ана телебездә чагыла!

4 нче укучы

Мәгърур Тел Илаһы!

Син күк катларыннан иелеп, күзгә күренмәс мәрхәмәтле ана назы биреп үстерәсең дә, җаннарыбызны зәмзәм сүзләр тылсымы белән коендырып чыныктырасың да... безне Җир йөзенә таратып җибәрәсең. Туган илем, туган халкым дигән иң мөкатдәс төшенчәләрне талисман итеп күңелләргә уйсаң да, ни кызганыч,күпмеләребез,вакытлы данга,вакытлы малга кызыгып,чит телләр диңгезендә батып кала.

5 нче укучы

Шушы мәңгелек күк астында Ана теленнән мәхрүм калган ятимме син -гарьлегеңнән капланып бер ела!

Шушы мәңгелек күк астында Ана телеңә ия булган гаярь затмы син - бөтен буеңа басып, бәхетеңне дөньяга яңгырат!

Бишектән башланган тормыш дастанына тәүге авазлар әнкәң сөте белән сирпелгән икән, Ходай катында бу дастанга соңгы ноктаны да ана телендә куя алсаң гына - вөҗданың аклыгы, яшәвең хаклыгы расланыр...

6 нчы укучы

Газиз Ана теле!

Алла, ата, ана дигән иң изге сүзләрнең галәми түгәрәк, кояшлы балдак хасил иткән камил яңгырашы- ул синдәдер, синдә генә...

Бөек телләр арасында үз бөеклегеңне кылыч чыңы белән түгел, тыныч җырың белән раслый алу инсафлыгы- ул синдәдер, синдә генә...

Уелып язылган борынгы таш китапларны,утлы гасырлар аша исән китереп, дөнья хәтеренә куша алу олпатлыгы- ул синдәдер, синдә генә...

Изге Тел Иясе! Илгә сан булалган күпме инсан, иманлы инанып,олылыгың каршында рәхмәтле хисләрдән баш ия бүген. Туган телгә тугрылар тәкъдиренә - гомерлек тел ачкычлары, мәңгелек тел баскычлары!

7 нче укучы

Минем өчен шушы телдә -кояш чыга, җир әйләнә, йолдыз калка. Минем өчен шушы телдә-кошлар сайрый, җилләр исә, дөнья гүли.Минем өчен шушы телдә- Идел ага,иген үсә,илем ныгый.

Минем өчен шушы телдә-тормыш гаме, бәхет тәме, дөнья яме.

Кылычтан кыелмаган ул,упкынга убылмаган, ялкыннан ялманмаган ул, алтынга алданмаган- менә шундый үлемсез тел бит ул -ходай кодрәте белән иңдерелгән Газиз Ана теле!

Укытучы

Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, туган телебезне яраткан балалар! Халыкара Туган тел көненә багышланган бәйрәмебезне башлап җибәрәбез.

("Туган тел" җырын гимн итеп башкару)

21 нче февраль-Халыкара туган телләр көне

(тарихи мәгълүмат белән таныштыру,слайт)

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конферен -циясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән сон? Эш шунда: 1952 нче елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерел-гән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.
ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкла-рының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, бию-ләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара.
Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тара-фыннан кулланыла торганы - кытай теле, бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә, инглиз телендә - 478 млн, хинди телендә - 437 млн, испанда - 392 млн, рус телендә - 284 млн, гарәптә - 225 млн, португалда - 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.
Таралыш тыгызлыгы ягыннан мондый саннарны китерергә мөмкин: 6000 телнең яртысы Азия-Тын Океан регионында кулланыла. Яңа Гвинея төбәгеннән исә 1000 тел чыккан дип санала.
Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә. Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел юкка чыга дигән фикер бар.

Юнеско генераль директорының өндәмәсе (Слайт)

Туган телләр була бер генә -

Туган телнең кадрен бел генә .

Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

Ана теле бер булыр

Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.

Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.

Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.

Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.

"Тамчы-шоу" интеллектуаль уены 9-10 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Бәйгенең хөкемдарлары белән таныштыру. 11 нче сыйныф укучылары бәйрәмдә катнашучыларга мәктәптә өйрәнелә торган татар, рус, инглиз телләрендә бәйрәм сәламе җиткерәләр. Алып баручы укытучы уенның шарты белән таныштыра.

  1. Өй эшләренә күзәтү ясау ( 2-3 минутлык презентацияләр буенча чыгыш ) Тема - "Халыкара Туган тел көне"

  2. 5 төрле юнәлештә укучыларның белемнәрен бәяләү.

"Мин кайсы әсәрдән?"(геройларның исемнәре буенча әсәрне һәм авторын әйтергә) Баллар 6,5,4,3,2,1 белән бәяләнә,һәр команда үзе теләгән сан буенча сорауны сайлап ала;

6балл

Шәмче Гали, Миңлебай, Карәхмәт (Җавап Г.Тукай "Печән базары,яхуд яңа Кисекбаш"

5 балл

Сәйрин, Марсель Ялчинский, Майнагашев (Җавап Миргазиян Юныс "Шәмдәлләрдә генә утлар яна")

4 балл

Дамир,Адилә,Ибраһим (Җавап. Аяз Гыйләҗев "Язгы кәрваннар")

3 балл

Хәвадис,Әдрән,Сирин(Җавап.Хәсән Сарьян 2Бер ананың биш улы")

2 балл

Гаяз,Зоя,Күчәрбай (Җавап.Мирсәй Әмир "Агыйдел")

1 балл

Миңлебай бабай,Суфиян,Геннадий (Җавап.Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять")

"Мин кем?"(тормышына бәйле фразалар буенча татар язучысының исемен әйтергә) (автор турында белешмә)

6 балл

Мулла гаиләсендә дөньяга килә.Кырыс ата.Шахтада,балык промыселларында,тимер юл төзелешендә эшли. "Хаҗи әфәнде өйләнә" исемле комедиясе бар. (Җавап.Шәриф Камал)

5 балл

Чиста өязендә туган.Казан, Петербург, Париж, Берлин, Варшава, Япония, Кытай,Истамбул,Анкара.(Җавап Гаяз Исхакый)

4 балл

Драматург.Шәхес культы корбаны.Башта хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза.1922 нче елда Татар дәүләт театрын оештыра.(Җавап Кәрим Тинчурин)

3балл

Кыргыз халкының иң күренекле вәкиле.Ленин премиясенә ия язучы.Татар балаларына Дүшән,Алтынай образлары аша якынайган шәхес (Җавап Чынгыз Айтматов)

2 балл

Спас өязе Көек авылында туган.Үзен әкиятче итеп таныта, җыйнак хикәяләрендә балалар тормышын сурәтли. Аның исемен әйтүгә үк 2куян кызы" әкияте искә төшә. (Җавап Абдулла Алиш)

1 балл

Тамбов губернасы, Спас өязе, Сыркыды авылы.Пешлә мәдрәсәсе."Тәүфыйклы песи","Караборынның дусты", "Киләчәккә хатлар" (Җавап Һади Такташ)

"Мәкальләрдә - халык акылы" (мәкальнең ярты өлешен укытучы әйтә,калган өлешен укучылар белергә тиеш)

6балл

Тел дигән дәрья бар,дәрья төбендә мәрҗән бар,

(Белгәннәр чумып алыр,белмәгән коры калыр).

5 балл

Ана баланы ике кат тудыра:

(Бер кат-тән биреп,икенче кат-тел биреп).

4 балл

Тел -ананың терәге,

(Тел- ананың баласына иң кадерле бүләге).

3 балл

Бик татлы булма,кабып йотарлар,

(Бик ачы булма, төкереп атарлар.)

2 балл

Телең белән узма,(белем белән уз).

1балл

Иң татлы тел- туган тел,(анаң сөйләп торган тел

"Бу юллар кайсы әсәрдән?"(өйрәнелгән әсәрләрдән өзек)

6 балл

"...Әтидән без биш малай калдык:зурыбызга 17,кечебезгә 7 яшь иде.Бишебез бергә ашарга утырсак,5 минут эчендә олы бер түгәрәк ипидән валчыгы да калмас иде.Зур абый ? (Раббани) беренче мобилизациягә үк эләкте,42 нче елның көзендә Мирза абыйны да сугышка алдылар..."

Җавап.Хәсән Сарьян "Бер ананың биш улы"

5 балл

"Без,малайлар,арба артыннан ияреп йөрибез.Алманың исен иснәгән өчен акча сорамыйлар,алманың үзен алырга акчабыз юк,арба артыннан ияреп йөрмәгәч,безгә ни кала?"

Җавап .Фатих Хөсни "Йөзек кашы"

4 балл

"...Мин горур атлыйм.Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел,җиңүче булып йөрим.миңа һәр өйнең ишеге ачык.Ләкин берсенә дә керәсем килми минем.Мин ата-баба корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм,шунда тизрәк кайтып керер өчен,берлинга ашыгам..."

3 балл

"...Җәй буе укып,хәзерләнеп,бүген ул менә тагын экзаменга бара.Муенынакызыл галстугын бәйләде.Бусаганы уң аягы белән атлап чыгып,өйалды баскычыннан төште.Урамга чыкты.Бу юлы ул:"Казык башына киптерергә элгән чүлмәк күрсәм,экзаменымны бирә алам,"-дип юрап куйды."

Җавап .Ибраһим Гази "әүлия нигә көлде?"

2 балл

"...Кыз тагын калтыранып куйды.Бу юлы "кунак бабайдан" куркып түгел,йомышының артык җаваплулуыннан,әтисенең урманга шундый зур сер алып барырга кушуыннан куркып калтыранды ул."

Җавап .Гариф Гобәй "Маякчы кызы"

1 балл

"...Кырымнан Казанга китерде тәкъдирем,

Казанның яшь ханы булды ирем.»

Җавап."Сөембикә бәете"

"Шигырь яздым утырып" (шигырьнең исемен , авторын әйт)

6 балл

Тәгәрәп-уйнап буй үскән туган илем,исән бул!

Чәч кузгатып,җай искән таңгы җилем,исән бул!

Җавап. Дәрдемәнд "Видагъ"

5балл

Җыелыр алар Җәлил тирәсенә-

Безнең кешеләр,безнең илнеке...

Бер һәйкәлгә урын сайлый заман,

Ә күңелемдә минем- унике.

Җавап. С.Хәким "Һәйкәл урынында уйланулар."

4 балл

Мин беләм:бик татлы да яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,бу җырым- соңгысы!

Җавап.Муса Җәлил "Соңгы җыр"

3 балл

Малай алдан йөри,мин артыннан,

Үзем йөрим,үзем сагалыйм,

Минем атны суга-нитә калса,

Тотып яңакларга чамалыйм.

Җавап.Һади Такташ "Киләчәккә хатлар"

2балл

Әни, ул улый иде, ул шулай елый иде,

Ул чынлап елый иде, ул ныклап елый иде.

Үзем ишеттем,әни,шуңа кичектем,әни.

Җавап.Роберт Миннуллин "Әни,мин көчек күрдем"

1 балл

Гомумән,малай кечкенә буйлы,

Бу Әхтәм иде - партизан улы.

Җавап .Фатих Кәрим "Үлем уены"

3.Капитаннар ярышы "Мин белгәнне син бел" (ике капитан бер-берсенә әдәбият һәм татар теленә кагылган сораулар бирә,сораулар алдан әзерләнми)

4.Командалар арасында иң күп сүз уйлау бәйгесе."Халыкара" сүзе буенча эш

5.Слайтта әзерләнгә рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү

6.Йомгаклау.Бәйгегә нәтиҗә ясау. Катнашкан укучыларны әдәби китаплар белән бүләкләү.

" Татар укучысы!Бел!

Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буена чарланып , иң камил телләр дәрәҗәсенә күтәрелгән.Синең телеңдә катлаулы фәнни хезмәтләр дә,илаһи төшенчәләр дә,гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган.Аны хөрмәт ит,сакла һәм үстер."

"Татарның әхлакый кодексы"ннан

Кулланылган әдәбият

1)5,6,7,8 нче сыйныфлар өчен әдәбият дәреслекләре;

2)Марсель Галиев "Илһамым- мәхәббәтем"

3)"Татарның әхлакый кодексы"

4)Газета-журнал мәгълүматлары

5)Нәкый Исәнбәт "Отканга мәкаль.Тапкырга табышмак»

Тамчы -шоу өчен әзерләнгән биремнәр

"Бу юллар кайсы әсәрдән?"

6 балл

"...Әтидән без биш малай калдык:зурыбызга 17,кечебезгә 7 яшь иде.Бишебез бергә ашарга утырсак,5 минут эчендә олы бер түгәрәк ипидән валчыгы да калмас иде.Зур абый ? (Раббани) беренче мобилизациягә үк эләкте,42 нче елның көзендә Мирза абыйны да сугышка алдылар..."

Җавап.Хәсән Сарьян "Бер ананың биш улы"

5 балл

"Без,малайлар,арба артыннан ияреп йөрибез.Алманың исен иснәгән өчен акча сорамыйлар,алманың үзен алырга акчабыз юк,арба артыннан ияреп йөрмәгәч,безгә ни кала?"

Җавап .Фатих Хөсни "Йөзек кашы"

4 балл

"...Мин горур атлыйм.Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел,җиңүче булып йөрим.миңа һәр өйнең ишеге ачык.Ләкин берсенә дә керәсем килми минем.Мин ата-баба корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм,шунда тизрәк кайтып керер өчен,берлинга ашыгам..."

3 балл

"...Җәй буе укып,хәзерләнеп,бүген ул менә тагын экзаменга бара.Муенынакызыл галстугын бәйләде.Бусаганы уң аягы белән атлап чыгып,өйалды баскычыннан төште.Урамга чыкты.Бу юлы ул:"Казык башына киптерергә элгән чүлмәк күрсәм,экзаменымны бирә алам,"-дип юрап куйды."

Җавап .Ибраһим Гази "әүлия нигә көлде?"

2 балл

"...Кыз тагын калтыранып куйды.Бу юлы "кунак бабайдан" куркып түгел,йомышының артык җаваплулуыннан,әтисенең урманга шундый зур сер алып барырга кушуыннан куркып калтыранды ул."

Җавап .Гариф Гобәй "Маякчы кызы"

1 балл

"...Кырымнан Казанга китерде тәкъдирем,

Казанның яшь ханы булды ирем.»

Җавап."Сөембикә бәете"

"Шигырь яздым утырып»

6 балл

Тәгәрәп-уйнап буй үскән туган илем,исән бул!

Чәч кузгатып,җай искән таңгы җилем,исән бул!

Җавап. Дәрдемәнд "Видагъ"

5балл

Җыелыр алар Җәлил тирәсенә-

Безнең кешеләр,безнең илнеке...

Бер һәйкәлгә урын сайлый заман,

Ә күңелемдә минем- унике.

Җавап. С.Хәким "Һәйкәл урынында уйланулар."

4 балл

Мин беләм:бик татлы да яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,бу җырым- соңгысы!

Җавап.Муса Җәлил "Соңгы җыр"

3 балл

Малай алдан йөри,мин артыннан,

Үзем йөрим,үзем сагалыйм,

Минем атны суга-нитә калса,

Тотып яңакларга чамалыйм.

Җавап.Һади Такташ "Киләчәккә хатлар"

2балл

Әни, ул улый иде, ул шулай елый иде,

Ул чынлап елый иде, ул ныклап елый иде.

Үзем ишеттем,әни,шуңа кичектем,әни.

Җавап.Роберт Миннуллин "Әни,мин көчек күрдем"

1 балл

Гомумән,малай кечкенә буйлы,

Бу Әхтәм иде - партизан улы.

Җавап .Фатих Кәрим "Үлем уены"

"Мин кайсы әсәрдән?"

6балл

Шәмче Гали, Миңлебай, Карәхмәт (Җавап Г.Тукай "Печән базары,яхуд яңа Кисекбаш"

5 балл

Сәйрин, Марсель Ялчинский, Майнагашев (Җавап Миргазиян Юныс "Шәмдәлләрдә генә утлар яна")

4 балл

Дамир,Адилә,Ибраһим (Җавап. Аяз Гыйләҗев "Язгы кәрваннар")

3 балл

Хәвадис,Әдрән,Сирин(Җавап.Хәсән Сарьян 2Бер ананың биш улы")

2 балл

Гаяз,Зоя,Күчәрбай (Җавап.Мирсәй Әмир "Агыйдел")

1 балл

Миңлебай бабай,Суфиян,Геннадий (Җавап.Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять")

"Мин кем?"(автор турында белешмә)

6 балл

Мулла гаиләсендә дөньяга килә.Кырыс ата.Шахтада,балык промыселларында,тимер юл төзелешендә эшли. "Хаҗи әфәнде өйләнә" исемле комедиясе бар. (Җавап.Шәриф Камал)

5 балл

Чиста өязендә туган.Казан, Петербург, Париж, Берлин, Варшава, Япония, Кытай,Истамбул,Анкара.(Җавап Гаяз Исхакый)

4 балл

Драматург.Шәхес культы корбаны.Башта хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза.1922 нче елда Татар дәүләт театрын оештыра.(Җавап Кәрим Тинчурин)

3балл

Кыргыз халкының иң күренекле вәкиле.Ленин премиясенә ия язучы.Татар балаларына Дүшән,Алтынай образлары аша якынайган шәхес (Җавап Чынгыз Айтматов)

2 балл

Спас өязе Көек авылында туган.Үзен әкиятче итеп таныта, җыйнак хикәяләрендә балалар тормышын сурәтли. Аның исемен әйтүгә үк 2куян кызы" әкияте искә төшә. (Җавап Абдулла Алиш)

1 балл

Тамбов губернасы, Спас өязе, Сыркыды авылы.Пешлә мәдрәсәсе."Тәүфыйклы песи","Караборынның дусты", "Киләчәккә хатлар" (Җавап Һади Такташ)

Мәкальләрдә халык акылы

6балл

Тел дигән дәрья бар,дәрья төбендә мәрҗән бар,

(Белгәннәр чумып алыр,белмәгән коры калыр).

5 балл

Ана баланы ике кат тудыра:

(Бер кат-тән биреп,икенче кат-тел биреп).

4 балл

Тел -ананың терәге,

(Тел- ананың баласына иң кадерле бүләге).

3 балл

Бик татлы булма,кабып йотарлар,

(Бик ачы булма, төкереп атарлар.)

2 балл

Телең белән узма,(белем белән уз).

1балл

Иң татлы тел- туган тел,(анаң сөйләп торган тел).

© 2010-2022