«Тамчы – шоу» - интеллектуаль күңел ачу бәйгесе

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Тамчы – шоу» - интеллектуаль күңел ачу бәйгесе



«Тамчы - шоу» - интеллектуаль күңел ачу бәйгесе


Максат: Г.Тукай турындагы белемнәрне ныгыту. Укучыларның белем дәрәҗәләрен сынау, күзаллауларын киңәйтү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, шагыйрь иҗатына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.


«Тамчы – шоу» - интеллектуаль күңел ачу бәйгесе

(1нче слайд - 20011 ел - Тукай елы. 2 нче слайд - Тамчы- шоу, тема-Без Тукай оныклары)

Бәйгедә "Кечкенә Апуш" һәм "Шүрәле" командалары катнаша. Уен Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышлана.

Уенның барышы:

I. Кереш. Алып баручы тамашачыларны һәм жюри әгъзалары белән таныштыра. Уен 4 турда үткәрелә.

Командаларның сәламнәре.

II. Алып баручы: -Уенның беренче туры Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча теоретик сорауларга багышлана. Кем җитезрәк җавап бирә - җиңү шул команда ягында була.

I тур. Шагыйрьнең иҗатына, тормышына кагылышлы сораулар

  1. "Шүрәле" әкиятенең авторы? (Габдулла Тукай)

  2. Габдулла Тукайның туган елы? (1886 нчы ел)

  3. Шагыйрь кем гаиләсендә дөньяга килә? (мулла)

  4. Әтисенең исеме? (Мөхәммәтгариф)

  5. Әдип нинди авылда туа? (Кушлавыч)

  6. Усал карчыкның исеме ничек? (Шәрифә карчык)

  7. Өчиле авылында Габдулла кем гаиләсендә яши? (Зиннәтулла бабасы)

  8. Казанда баланы асрамага кем ала? (Мөхәммәтвәли абзый, Газизә апа)

  9. Әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә)

  10. -Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә... юллары нинди шигырьдән? ("Кызыклы шәкерт")

  1. "Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл-Кырлай диләр

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр" юллары нинди әкияттән? ("Шүрәле")

  1. "Китте болар. Бара, һаман бара, бара

Күренмидер күзләренә ак һәм кара,

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба".... ("Кәҗә белән Сарык")

  1. -Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер... ("Сабыйга")

  1. Әнисе кайсы авыл мулласына кияүгә чыга? (Сасна)

  2. Әнисе үлгәндә, Габдуллага ничә яшь була? (4 яшь)

  3. Шагыйрьнең "Бала белән күбәләк" шигырендәге геройларны әйтегез? (Бала, Күбәләк )

  4. Габдулла Тукайның туган көне? (26 нчы апрель)

  5. "Кызыклы шәкерт" тәге маэмайның исеме ничек? (Акбай)

  6. Беренче сабантуйны кайда күрә? (Кырлайда)

  7. Шүрәлене кем җиңә? (Былтыр)

II тур. Иллюстрацияләр күрсәтү. Командалар аерым-аерым экрандагы эпизодлар буенча бирелгән сорауларга дөрес җаваплар бирергә тиеш.

  1. "Кечкенә Тукай" рәсемендә Габдулланың уң кулында нәрсә? (кашык)

  2. Картинада кызның күлмәге нинди төстә? (яшел)

  3. Рәсемдә ничә кош? (1)

  4. "Кечкенә Апуш һәм Сәгъди абзый" картинасында Сәгъди абзый нәрсә тоткан? (чалгы)

  5. Су анасын ничә эт куа? (3 эт)

  6. Рәсемдә тәүлекнең кайсы вакыты сурәтләнгән? (төн)

(5 нче слайдтан - 16 нчы слайдка кадәр - иллюстрацияләр)

( Жюри I һәм II турга йомгак ясый, балларны билгели.)

III тур. Кем күп сүз таба.

Слайдта САБАНТУЙ сүзе.

«Тамчы – шоу» - интеллектуаль күңел ачу бәйгесеКомандалар, сез САБАНТУЙ сүзеннән исемнәр уйлыйсыз. ККайсы команда күбрәк сүз таба? (ручка һәм кәгазьләр бирелә).

Биремгә сезгә 1 минут вакыт бирелә.

САБАНТУЙ - туй, уй, тай, ай, бай, таба, сабан (плуг), саба (җиле - легкий утренний ветерок), ант, атна, ана, сан, тана, буй, бант, су, бу (пар), тун, табан, ата һ.б.

IV тур. Капитаннар бәйгесе.

"Кечкенә Апуш" командасы капитанына:

  1. "Шүрәле" әкияте нинди сүзләр белән тәмамлана?

  2. Шагыйрь ничә тел белгән? (5 - татар,рус,гарәп,фарсы,төрек)

  3. Габдулла Тукай кайсы авылда яшәгәндә укырга йөри башлаган? (Кырлай)

  4. Кәҗәнең капчыгында ничә бүре башы? (12)

  5. Эш беткәч, ... (уйнарга ярый)

  6. "Шүрәле" балетының авторы кем? (Фәрит Яруллин)

  7. Габдулла Тукайның алтын тарагы кемдә? (Су анасында)

"Шүрәле" командасы капитанына:

  1. "Су анасы" әкияте нинди сүзләр белән башлана?

  2. Шагыйрьнең автобиографик әсәре? (Исемдә калганнар)

  3. Габдулланы кечкенә чагында нинди кушамат белән йөрткәннәр? (Апуш)

  4. Тукай Шүрәлене тагын ничек атый? (Урман сарыгы)

  5. Кем эшләми, ... (шул ашамый)

  6. Тукай - бу шагыйрьнең псевдонимы әллә фамилиясеме? (фамилиясе)

  7. Тукай маршының авторы кем? (Заһидулла Яруллин)

( Жюри III һәм IV турга йомгак ясый, балларны билгели.)

Уенның гомуми баллары кушыла, җиңүче команда билгеләнә.

Яр Чаллы шәһәре 37 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мортазина Фәния Кирам кызы


© 2010-2022