Рус төркемнәре өчен татар теленнән контроль эшләр

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5 сыйныф рус төркемендә укучылар өчен татар теленнән контроль эш.

1. Түбәндәге сүзләрдә ничә тартык, ничә сузык аваз бар?

  1. аваз-

  2. кәгазь -

  3. язмыш-

  4. дөнья-

  5. елга-

2. Түбәндәге сүзләрдәге калын сузыклар астына бер сызык, нечкә сузыклар астына ике сызык сызыгыз.

Дөнья, язмыш, йөзек, аю, егет, китап

3. Нокталар урынына О яки Ы хәрефләренең тиешлесен куегыз.

Т.рмыш, й.лдыз, с.лы, б.лыт, бор.н, орл.к, оз.н, т.рна, кол.н

4. Нокталар урынына Е яки Ө хәрефләренең тиешлесен куегыз.

Т.ркем, т.лке, к.чле, сөлг. , дөр.с, й.зек, көзг. , к.лке

5. [къ] авазы булган сүзләрнең астына сызыгыз.

Дуслык, теләк, ерак, Казан, кеше, атаклы. Китап, акыллы, киңәш, аккош, көчле.

6. [гъ] авазы булган сүзләрнең астына сызыгыз.

Шагыйръ, сәнгать, Җәйге, тугыз, агач, гөмбә, күгәрчен, сигез, газета

7. [W] авазы булган сүзләрнең астына сызыгыз.

Вак, авыл, врач, витамин, җавап, тәвә, авыз, вакыт, тавыш

8. Нокталар урынына Н яки Ң хәрефләренең тиешлесен куегыз.

Тә. әфес, ча. гы, зә. гәр, урма. , я. гыр, үлә. , суга. , бәрә. ге, ча. на

9. Һәр сүзнең транскрипциясен языгыз, асларына сызылган сүзләр белән җөмләләр төзегез.

Сәнгать-

кояш-

йолдыз

бабай-

вакыт-

көзге-

10. Татарчага тәрҗемә итегез.

Моя комната-

Мой друг-

Мои друзья-

Твои глаза-

Его уши-

Твое платье-

Ее волосы

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5 сыйныф рус төркемендә укучылар өчен татар теленнән контроль эш.

1. Напиши глаголы с соответствующими местоимениями

... яздым, ... яздылар, ...язды, ...яздың

2.Допеши предложения:

а) Олег - яхшы укучы, чөнки ул ... .

б) Петя өй эшен эшләми, шуңа күрә ... .

3.Переведите

- Дома нельзя прыгать-

- На уроке не шуми -

4. Выбирите правильное оканчание.

Компьютер каршында көне буе утыр... ярамый,күзең бозыл... мөмкин.

1) - ергә, 2) - ырга, 3) - ярга.

5.Изменяя порядок слов,составьте предлжение.

Башланды, уку елы , мәктәпләрдә, яңа, сентябрьдә

Женяның бер көне




Минем көнем бик иртә башлана. Мин иртән сәгать җидедә торам. Юынам, киенәм, кайвакыт зарядка ясыйм. Гадәттә, сигезенче яртыда иртәнге аш ашыйм, аннан соң мәктәпкә барам. Дәрес­ләр сәгать сигездә башлана, сәгать бердә бетә.Өйгә көндезге икенче яртыда кайтам. Бераз ял итәм дә дәресләр әзерләргә утырам. Аннан соң дусларым белән авиомодель түгәрәгенә барам. Аннан сәгать биштә кайтам. Бер сәгать саф һавада йөрим. Кичен гаиләм белән я телевизор карыйм, я китап укыйм. Кичке сәгать унда йокларга ятам.

А1Минем көнем соң башлана.

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А2

Женя һәрвакыт зарядка ясый.

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А3

Ул икенче сменада укый.

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А4Женя түгәрәккә йөрми.

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А5Ул түгәрәктән сәгать биштә кайта.

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А6Саф һавада бер сәгать була.

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А7Ул әтисе белән шахмат уйный.

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А8Женя унынчы яртыда йокларга ята .

1)текстка туры килә 2 )текстка туры килми 3) текстта әйтелми


© 2010-2022