Внеклассная работа Әнием-күз нурым

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әни-җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?

Көннең яктылыгы-кояшта,

Күкнең матурлыгы-йолдызларда,

Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.

Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез.Кадерлик без әниләрне,олылыйк!Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен!Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!

Кем дөньяга кеше бүләк итә?

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар

Эретерлек гранит кыяны

Кемнең күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы,ягымлы.

Шатлыкларын башкаларга бүлә

Кайгыларга түзем,сабырлы

Кем елмая җәйге таң аткандай

балкып китә шунда ук тирә-як

Нәфислеге гөлләр сокланырлык

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Кемнең куллары өйне,җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз

Ул әлбәттә яшәү чыганагы,

Тормыш яме-әни,әнкәем!

Бүген кадерле әниләребезнең якты,илаһи зур бәйрәме.Җир йөзендә әнидән дә якын,әнидән дә рәхимле,мәхәббәтле,әнидән дә олы җанлы зат юктыр.

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче елмаюыгыз белән безне иркәләүче,җылы карашларыгыз белән назлаучы,акыллы фикер белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әниләребез.

Бүген-әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләр бәйрәменә,

Куана шулай алар

Әнкәйләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар

Син,әнием, минем өчен

Бу дөньда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Әни!Күпме наз бар бу сүздә."Әннә" диеп телебез ачыла.Беренче адымнарыбызны күреп газиз әниләребез сөенә.Безнең иң якын киңәшчебез,сердәшчебез ул!

-Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле,сүзчән,нәфис,хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы,четерекле вазифаны-бала тәрбияләүне йөкләгән.Хатын-кыз иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул.

Ана бөек исем

Нәрсә җитә ана булуга

Хатын кызның бөтен матурлыгы

Бөтен күрке ана булуда.

Аналарның күңелләре балаларда

Бала күңеле диләр далада

Тик онытмыйк шуны:ике килми

хезмәт итү ата-анага.

Ана!

Йөрәгемнең иң кадерле хисе,

Күңелемнең ул иң - иң түрендә;

Ул-салкында җылытучың синең,

Юанычың авыр көнеңдә.

Сокланып карап торырлык-

Күзне ала алмыйбыз.

Әнкәйләрнең бөеклеген

Яши-яши аңлыйбыз.

Айдан,кояштан кадерле

Син ул әнием!

Иң ягымлы,иң сөйкемле

Син ул әнием!

Таңнар да нурлырак,

Көннәр дә җылырак,

Күңел дә җылырак,

Янда син барында.

-Ана!Әни!Инәкәй!Нинди бөек исем1Дөньяда әниләрдән дә газиз,изге зат юктыр.Күпме наз,күпме җылылык бар бу сүздә.Сабый дөньяга килгән сәгатеннән ук әнисенең йомшак кулларын сизеп,ягымлы карашын тоеп яши.Ана өчен бала җир йөзендә бер нәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк парәсе.Еллар үтеп,чәчләргә чал керсә дә,газиз әниләребез өчен без һәрвакыт бала булып калабыз.Һәм без әниләр бәйрәменә менә ничек әзерләндек.

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче әни.Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып , җан җимешем, балам, дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.Әни булмаса, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

Гомерем буена

Бурычлы мин аңа

Көчле син, изге син

Бөек син, әй-ана!

Егылып еласам

Абынып тормасам

Кулыңны сузучы

Син генә әнием!

"Әни" дип ачыла безнең тел,

Әнкәйне хөрмәт ит шуны бел

Әни өйдә булса бик рәхәт

Әйтәбез сиңа: мең рәхмәт!

Әниләрегезнең кулына күз салганыгыз бармы сезнең? Җыерчыкланып, авыр эштән сөялләнеп, китап битенә төшкән язу юллары кебек сызгаланып беткән алар. Ә шулай да, сине иркәләгәндә, башыңны сыйпаганда, ул куллардан да йомшаграк ,җылырак, шифалырак куллар юктыр дөньяда!Әниләребез кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсәң,юл итеп сузсаң,аны узарга бер гомер кирәк булыр иде.Ул гомер-чын хезмәт юлы.

Гел шулай нур сибеп

Яшә син,әнием!

Исәнлек -саулык сорап,

Дога кылам:

Әниемнән аермасын

Берүк ходам!

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Я кояштан һәйкәл салырлык

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Синнән дә яктырак

Синнән дә яхшырак

Матуррак кеше юк

Бөтен җир шарында

Китсәм дә читләргә

Әнием шикләнмә

Талпынып яныңа

Кайтырмын ерактан

Ни генә булса да

Мин сине елатмам

Синең күзләреңне

Яшьләргә чылатмам.

Көннәр якты булсын өчен Әни кирәк!

Йокы татлы булсын өчен Әни кирәк!

Җил-яңгырдан яклар өчен Әни кирәк!

Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен Әни кирәк!

Көннәр якты булсын өчен Әни кирәк!

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә

Нигә кояш көлеп карый

Беләбез һәммәбез дә

Әни!Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен

Җил-давылдан саклап үстергән ул

Кызганмыйча бөтен гомерен

Аның киңәшләре көч-дәрт өсти

Илһам бирә миңа яшәргә

Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын

"Әни"диеп аңа дәшәргә.

Хөрмәтле әниләребез!Сез-тыйнак та,сөйкемле дә,

Сез-эшчән дә,түземле дә,сез-иманлы да,дәрманлы да.Сез өйләребезнең яме,ашларыбызның тәме.Дөнья йөген сез күтәргәнсез,гаилә учагын сүндермичә,сүрелдермичә,сез дөрләтеп торасыз.

Тормыш булгач,давыллары да була

барын җиңеп,алга барыгыз

Сау сәламәт,һәрчак киң күңелле

бик бәхетле булып калыгыз

Иң-иң изге теләкләрне әниләргә әйтәбез

Һәркөн өчен гел сөенеп,

яшәгез сез дөньяда

Безгә яшәү бик-бик рәхәт

Сез янәшә булганда

Аналарга рәхмәт укыйк,

Түр башында гына тотыйк

Авыр сүзләр әйткәндә дә,

Каршы килми эчкә йотыйк.

Кадерлик әниләрне!

Барсы,барсы,барсы өчен

Рәхмәт сезгә әниләр!

Ана һәм бала!Алар бербөтен,аерылгысыз.

Кадерле әниләр!Бу бербөтенлек,бергәлек

балагыз үскән саен тагын да ныгысын,бер-берегезне бер сүздән,бер караштан аңлап,бәхет ,сәгадәттә яшәргә язсын.

Бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз!

© 2010-2022