Внеклассное мероприятие по татарскому языку и литературе

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Туган телем- иркә гөлем

Максат: Укучыларда туган телгә карата ихтирам, мәхәббәт, горурлану уяту.

Бурычлар: Мөстәкыйль рәвештә логик фикерләргә өйрәтү; Программада карал­ган белемнәрнең үзләштерүен тикшерү; Катнашучыларны уенны уздыру турында­гы катгый күрсәтмәләр (инструкцияләр) шартларында эш итәргә өйрәтү.

Жиһаз: Бүлмә уртасында уенчылар өчен 2 өстәл һәм урындыклар куела. Шулай ук алып баручыга һәм уенчыларга урыннар көйләнә. Кирәкле карточкалар һәм уен өчен сораулар. «Лото» уены бочкалары.

- Кадерле укучылар! Татар халык мәкале бар: «Теле барның - иле бар!» - ди. Телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез саклансын өчен безгә үзебезнең тарихыбызны белергә, хөрмәт итәргә кирәк. Бәйгебез зирәк укучыларыбызны билгеләргә ярдәм итәр. Уңышлар телим!

Исәнмесез, газиз кунаклар!

Бәйгегә сез рәхим итегез!

Татар телебез - тере тарих,

Тарих түрләренә үтегез! Бәйгедә ике команда катнаша:

«Сөембикә оныклары» командасы:

Уңышлар, сәлам юллыйбыз

«Тукай варисларына!

Ышанабыз, бирешмичә,

Җиңү яулауларына.

«Тукай варислары» командасы:

«Сөембикә оныклары»

Сезгә иң изге теләк:

«Тукай варислары» кала

Кыюлык, җиңү теләп.

Укытучы: Бәйгене башлыйбыз.




1 нче гейм: Разминка.

«Сөембикә оныклары».

  1. Татарларның милли бәйрәме? (Сабантуй)

  2. Санда, хәрефтә. (0)

  3. Үлән ашый, май ташый. (Сыер)

  4. Хәрефләрнең рәт белән тезелүе. (Алфавит)

  1. Кышын да, җәен дә бер төстә. (Чыршы)

  2. М. Җәлилнең туган елы. (15 Фев­раль, 1906)

  3. М.Җәлилнең «Бакчачы» шигырен­дәге картка ничә яшь? (90)

  4. М.Җәлилнең әтисе кем исемле? (Мостафа)

9.Республика флагында нинди төсләр бар? (Яшел, ак,зәңгәр)

  1. «Шүрәле»нең авторы кем? (Г.Тукай)

  2. Атнада ничә көн бар? (7)

  1. Сыер, сарык, дуңгыз - болар нәрсәләр? (Йорт хайваннары)

  2. М.Җәлил пленда чакта язылган шигырьләр җыентыгы ничек атала? (Моабит дәфтәре)

«Тукай варислары»

1.Мөселман календаре буенча яңа ел ничек атала? («Нәүрүз»)

  1. Республикабызның башкаласы. (Уфа)

  2. Район гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (Ат)

  3. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)

  4. Ашны нәрсә белән ашыйлар? (Кашык)

  5. Г.Тукай кайчан туган? (26 апрель, 1886)

  6. Г.Тукай нинди авылда туган? (Куш­лавыч)

  7. Атнаның беренче көне. (Дүшәмбе)

  8. «Су анасы» ның авторы? (Г.Тукай)

10.Башкортстанның президенты кем?(Р.Хәмитов)

11 .Төлке, аю, бүре - болар нәрсәләр? (Кыргый хайваннар)

12.Г.Тукайның әтисе кем булган? (Мулла)

13.«Шүрәле» әкиятендә сурәтләнгән авылның исеме? (Кырлай)

2нче гейм. Син миңа, мин сиңа.


«Сөембикә оныклары»

  1. Бәләбәй шәһәре кайсы ягы белән данлыклы? («Автонормаль» заводы белән)

  2. Татар теленең үзенә генә хас авазлар һәм алар белдерә торган хәрефләр. (6)

«Тукай варислары»

  1. М.Җәлил исемен йөрткән театр ничек атала? (Опера һәм балет театры)

  2. Сүзләрне юлдан-юлга ничек күчерергә ярый? (Иҗекләп)

3 нче гейм. Капитаннар ярышы.


«Сөембикә оныклары» капитанына:
Г.Тукайның ничә баласы булган? (Булмаган)

«Тукай варислары» капи­танына:

Г.Тукай ничә ел яшәгән? (27)

4нче гейм. Криптограмма чишәргә
(ике командага да бирелә, кем тизрәк чишә). 3 7 15 2 5 7 38 1 17-

3 7 22 27 7 7 5 1 22,

3 7 15 7 16 7 3 25 15 5 1 7-

16 7 18 17 7 7 5 1 22

(Беләге юан - берне егар,

Белеме булган - меңне егар).

5нче гейм. Караңгы ат.

(ике коман­дага да)

- Г.Тукай әсәрләре балаларны нинди булырга өнди? (Эш сөяргә, телебезне яратырга, зурларны хөрмәт итәргә)





6нчы гейм. Алга, алга.

1 минут вакыт бирелә, шул вакытта кем күбрәк сорауларга җавап бирә.

«Сөембикә оныклары»

  1. Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)

  2. О, Ө хәрефләре сүзнең кайсы иҗегендә генә языла? (Беренче)

  3. Кеше исемнәре ничек языла? (Зур хәрефтән)

  4. Фигыль нәрсәне белдерә? (Пред­метның эшен)

  5. -ка, -кә, -га, -гә кайсы килеш ку­шымчалары? (Юнәлеш килеше)

  6. Мәктәп сүзендә ничә тартык аваз бар? (4)

  7. Казан уртасында нәрсә бар? («з» хәрефе)

  8. «Шүрәле»нең авторы кем? (Г.Тукай)

  9. Бер күл - күл, ике күл -... (Күлләр)

  1. Татарларның җәйге бәйрәме? (Сабантуй)

  2. Кыштан соң ... (Яз)

  3. Безнең район? (Ярмәкәй)

  4. Ул Шүрәленең бармагын кыскан. (Былтыр)

  5. Кем ул аксакал? (Хөрмәткә лаек өлкән кеше)

15.Нәрсә ул никах? (Туй йоласы)

«Тукай варислары»

1.Татар теленең үзенә генә хас ничә аваз бар? (6)

  1. Бер иҗектә ничә сузык була? (1)

  2. Авыл, шәһәр, урам исемнәре ничек языла? (Баш хәрефтән)

  3. -дан, -дән, -нан, -нән кайсы килеш кушымчалары? (Чыгыш килеше)

  1. Яшелчәләр сүзендә ничә иҗек бар? (4)

  2. Исем нәрсәне белдерә? (Пред­метны)

  3. Башкортстанда иң зур елгаларны атагыз. (Агыйдел,Дим)

  1. «Шүрәле» әсәрендә автор кайсы авылны искә ала? (Кырлай)

  2. Г.Тукайның әкиятләрендәге уй­дырма геройлар? (Су анасы, Шүрәле)

  1. Тарихи байлыклар саклана торган урын. (Музей)

  2. Иң озын каникул? (Җәй)

12.Җиде кат үлчә ... (бер кат кис).
13.Малайның Су анасының урлаган әйбере? (Тарак)

14. Җиде катлы манара. (Сөембикә)

15. Кәләш өчен түләнүче калым? (Мәһәр)

Жюри нәтиҗә ясый, урын­нар билгели.

-Кадерле кунаклар, үзебезнең бәйгене минем түбәндәге сүзләр белән тәмамлыйсым килә:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.






1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Ё

Ж

Җ

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

З

И

Й

К

Л

М

Н

Ң

О

Ө

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

П

Р

С

Т

У

Ү

Ф

Х

Һ

Ц

31

32

33

34

35

36

37

38

39


Ч

Ш

Щ

Ъ

Ы

Ь

Э

Ю

Я




© 2010-2022