• Преподавателю
  • Другое
  • XI сыйныф өчен татар әдәбиятыннан “Гаяз Исхакыйның “Көз” повестенда образлар бирелеше” дигән темага дәрес моделе

XI сыйныф өчен татар әдәбиятыннан “Гаяз Исхакыйның “Көз” повестенда образлар бирелеше” дигән темага дәрес моделе

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


XI сыйныф өчен татар әдәбиятыннан "Гаяз Исхакыйның "Көз" повестенда образлар бирелеше" дигән темага дәрес моделе.



Дәрес темасы. Гаяз Исхакыйның "Көз" повестенда образлар бирелеше.
Максат. Повесть жанрындагы әсәрне образлар системасы аша анализлау; логик фикерләү сәләтен үстерү; дөньяга гуманлы караш тәрбияләү юнәлешендә эшләү.
Материал һәм җиһазлау:

1. Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен / Төз. А.Г. Әхмәдуллин, Н.Г.Юзиев.- Өченче басма. - Казан: Мәгариф, 2011.

2. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. - Тулыл. 2 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2006. - 319 б.;

3. интерактив такта.
Планлаштырылган нәтиҗәләр.
Метапредмет нәтиҗәләр: укучының әйләнә-тирәне мөстәкыйль бәяли белүенә ирешү.
Предмет нәтиҗәләре: Г.Исхакый тормышының төп фактларын белү, әсәрнең образлар системасын билгели, геройларын бәяли алуына ирешү.
Шәхси нәтиҗәләр: дөньяга гуманлы караш тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.
Шәхси: гомер буена күңел сафлыгын саклауга этәргеч бирү, кеше хәленә керә белү сыйфатын ныгыту.

Танып-белү: повестьны аңлап уку һәм кабул итү, эчтәлеген сөйләү, тексттан өзекләр китерә белү, образлар системасын аңлату, бәяләү.
Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә, үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү, үзара килешү, мәгълүматларны таба, куллана алу, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу.
Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау.
Дәрес тибы. Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе.
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру.
Укытучы. Дәресне Галимҗан Ибраһимовның сүзләрен укудан башлыйк: «Әдәби вә шигъри әсәрләргә һичбер төрле тәэсир бирмәгән адәм юк». Сез бу фикер белән килешәсезме?
Көтелгән җавап. Һәр әдәби әсәр укучыга тәэсир итә, геройлар язмышы шатландыра яки борчуга сала, уйланырга мәҗбүр итә, күңелләрне сафландыра яки нәфрәтләндерә.
II. Укучылар эшчәнлеген мотивлаштыру. Укытучы. Бүген өйрәнәчәк "Көз" повестен Г.Исхакый 1923 нче елда Берлинда яза һәм 1938 нче елда шунда ук бастыра. Повестьне өйрәнү өчен, сез үз алдыгызга нинди сораулар куяр идегез?
Көтелгән җаваплар. Г.Исхакый нинди проблема күтәрә, укучыларга җиткерергә теләгән фикере нидән гыйбарәт; язучы иҗат иткән образлар кайсы яклары белән безне җәлеп итә; повестьта тасвирланган мәсьәлә хәзерге вакытта да актуальме һ.б.
Укытучы. Әлеге сорауларга җавап бирсәк, дәреснең максатына ирешербез. (Укучыларга максатның гомуми белем бирү һәм гамәли өлеше җиткерелә, тәрбияви өлеше дәрес ахырында ачыклана.)
III. Яңа материалны үзләштерү.
Алдан әзерләнеп килгән укучылар төркеме, презентация нигезендә, Г.Исхакыйның "Көз" повестенең эчтәлеге белән таныштыра.
Дәреслектәге сорауларга нигезләнеп, әңгәмә үткәрелә.
Укытучы. Әсәрдәге образларны санап чыгыгыз. Автор аларның кайсын үзәккә куеп тасвирлый?
Көтелгән җавап. Нәфисә, Гөлсем, Хәлил, Нәфисәнең әти-әнисе, Гөлсемнең әтисе, тутыкасы, һ.б.

Укытучы. Нәфисәнең Хәлил белән беренче очрашкач, нинди хисләр кичерүе турында сөйләгез.

Көтелгән җавап. Нәфисә театрда Хәлил белән очрашканнан соң, кызда мәхәббәт хисләре кабына. Ул яңадан егет белән очрашу мөмкинлеген эзли.

Укытучы. Нигә ул ачыктан-ачык Хәлил белән очраша алмый? Нәфисә нинди тирәлектә үсә, аны нинди шартлар формалаштыра?

Көтелгән җавап. Иске карашлы ата-ана тарафыннан тәрбияләнә, юаш, дингә бик ышанучан кыз була.

Укытучы. Нәфисә үз бәхете, киләчәк язмышы хәл ителгәндә нинди ныклы адым ясый?

Көтелгән җавап. Үз бәхете өчен көрәшә, әти-әнисенә каршы чыга, бернидән дә курыкмый, хәтта абыстай аша мулланы үзләренә никах укырга өнди.

Укытучы. Нәфисәгә үз дигәненә ирешергә нәрсә ярдәм итә?

Көтелгән җавап. Нәфисәнең тәвәкәллеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итә, Нәфисә беренче булып үзе кыю адым ясарга көч таба.Ул иң авыр, иң хәлиткеч вакытларда Коръәнгә, изге догаларга мөрәҗәгать итә. Бары тик шушы дини тәрбия, дини мохит Нәфисәне бәхетле итә.

Укытучы. Гөлсем студент егет (Паша) белән очрашкач нинди хисләр кичерә?

Көтелгән җавап. Ул да Нәфисә кебек үк егеткә гашыйк була. Ләкин, кызганычка каршы, моңа Гөлсемнең апасы каршы килә, аларны аерыр өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Апасы Гөлсемне акча өчен сатарга тели. Гөлсем бу турыда белә, ләкин апасына әйтә алмый: аның моңа көче җитми. Минемчә, бу Гөлсемнең йомшак күңелле булуын һәм кешеләрне, нинди генә начарлыклар эшләсәләр дә, гафу итә алу сәләтен күрсәтә.

Укытучы. Нәфисәгә караганда шактый ирекле булган Гөлсем нигә үз фикерен әйтә һәм яклый алмый?

Көтелгән җавап. Гөлсемнең үз фикерен әйтә алмавына аның ике мохит, ике милләт арасында буталып калуы сәбәпче була. Ягъни Гөлсемгә кечкенә вакыттан ук берьяклы гына тәрбия бирелмәве менә шушы нәтиҗәгә китерә. Шушы тәрбия, үз гореф-гадәтләреңнән аерыла бару, икенче тәртипләргә һәм мохиткә кереп бетмәү, кызны ныклы характерсыз, ихтыярсыз итеп формалаштыра. Шунлыктан кыз үз бәхете өчен көрәшә дә алмый, апасына да каршы чыкмый. Нәтиҗәдә, сөйгәнен - иң зур мәхәббәтен югалта һәм гомерен хәсрәт-кайгыда уздырырга мәҗбүр була.

Болардан чыгып, шуны әйтергә була: Нәфисә үз бәхете өчен көрәштә кыю атлый, алдындагы киртәләрдән дә курыкмый, рухи көчле. Ә Гөлсем исә әзер бәхет көтә, үзе өчен кемнең дә булса билгеле бер карар кабул итүен тели.

Укытучы. Әйе, рус мохитендә тәрбияләнеп үскән Гөлсем, гәрчә бик тәвәккәл булырга тиеш булса да, аның юлдашы консерватив карашлы мөселман гаиләсендә тәрбияләнгән Нәфисә кебек үз бәхете, үз мәнфәгате өчен көрәшү көченә ия булмаган шәхес итеп бирелә.

Гөлсем һәм Нәфисә мәхәббәтләре төшкән егетне ничек искә алалар? Шул истәлекләрдән чыгып, Хәлилгә характеристика бирегез.

Көтелгән җавап. Хәлил укымышлы, акыллы, татар мохитеннән читтә яшәсә дә татар дөньясында "кайный". Аның өчен гаилә-изге. Хатынын олылый, кадерли белә. Үзенең татарлыгын югалтмаска омтыла.

Укытучы. Әсәрдә геройларның психологик халәтен, уй-хисләрен чагылдыручы көз, яңгыр, Идел, пароход, бакча, төн, утар, юл, пристань кебек образлар да бар. Саналган образларны кеше образларына һәм табигать образларына аерып, интерактив тактада икегә бүлеп урнаштырыйк. Табигать образларының вазифасын ачыклыйк. Дәреслектән көз образы белән бәйле юлларның әсәр башындагысын табып укыгыз әле.

Көтелгән җавап. "Көз иде. Шыбыр-шыбыр ява торган вак ягъмур күзгә төртсәң күренмәс караңгы төнгә тагы караңгылык куша, авыр һавага тагы басынкылык бирә иде. Очы юк юешлек тәнне баса иде, албасты пәрисе баскан кебек изә иде. Ялгыз пароход куе караңгылык эченә батып, шул төпсез-чиксез караңгылыкны ертып алып барырга маташа, ләкин караңгылыкны үтә алмый, никадәр ыңгырашып кычкырса, ялварса да, җавап ала алмый иде".

Укытучы. Укылган өзектәге табигать образлары нәрсәгә бәя бирә?

Көтелгән җавап.

Гөлсем яшәгән пространство караңгылыкка чумган, алай гына да түгел ул төпсез-чиксез, аны ерып чыгу да мөмкин түгел, шул рәвешле бу Гөлсемнең авыр тормыш ситуациясен хәл итеп, аннан чыгу юлын таба алмавын аңлата. Икенче төрле әйткәндә, Гөлсем шушы Иделдәге ялгыз пароход сыман авыр язмыш сукмакларын үтә-үтә, төрле каршылыкларга очрый-очрый, алга таба, билгесезлеккә таба барырга мәҗбүр була дип аңлашыла.

Укытучы. Татар әдәбиятында киң таралган Идел образы турында әсәрдән табып укыгыз әле, ул нәрсәгә ишарә итә?

Көтелгән җавап. "Идел дә, озын Идел дә, бик күп язларны, бик күп көзләрне күргән Идел дә, йомшак нурлы кояшка каршы күп агудан арыган кебек, моңланып, сузылып яткан иде". Идел әлеге әсәрдә кеше гомеренең агышын чагылдыра, ләкин ул аннан аермалы буларак мәңгелеккә ия:

Укытучы. Әсәрдә геройларның психологик халәтен, уй-хисләрен чагылдыручы, пристань образлар да бар, дидек. Шул турыдагы өзекне укып аңлатма бирегез.

Көтелгән җавап. "Пристаньда чыга торган халык агымы эченнән хатынын, балаларын көтә торган доктор һич уйламаганда, көтмәгәндә, Гөлсем берлә кара-каршы килде". Әсәрдә пристань кешеләрне очраштыру урыны буларак бирелә. Биредә Гөлсем белән Паша-Хәлил янәдән очрашалар.

Укытучы. Повестьта мирзалар тормышын сурәтләгән вакытта утар образы күп кулланыла. Утар нинди мәгънәгә ия?

Көтелгән җавап . Биредә утар Гөлсемнең яшьлеген чагылдыру өчен ярдәм итә. Утар бәхетле мизгелләр белән бәйле тормыш итеп күзаллана.

Укытучы. Әсәр башындагы көз герой күңелендә дә шундый ук халәтнең булуын ачыклап торса, әсәрнең ахырында исә бу көз нинди мәгънәдә килә?

Көтелгән җавап . Әсәрнең ахырында көз кеше гомеренең көзе мәгънәсендә килә. Яз - яшьлек, өмет символы булган кебек, көз исә, киресенчә, картаю, бетүне аңлата. "Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз; һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача", - ди Паша-Хәлил. Икенче төрле әйткәндә, көз әсәр геройлары тормыш-язмышлары көзгә керүен символлаштыручы булып тора. Ике гаилә дә тормыш көзенә якынлаша, яшь, кайгы-хәсрәтсез, гамьсез чаклар артта калган. Ә пешкән җимешләр - ул һәр гаиләнең балалары. Гөлсемнеке миләш белән чагыштырыла, чөнки миләш - ачкылт җимеш һәм Гөлсем үзе дә балаларына бик сөенми, өстәвенә, алар эчкече ирдән туган. Ә алма - ул Хәлил белән Нәфисәнең балалары. Алар уртак бәхет җимешләре, теләп алынганнар, татлылар, кадерлеләр. Кыскасы, Нәфисәнең көзе мул һәм тәмле җимешле.

Укытучы. Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз: Гаяз Исхакый «Көз» повестендагы төп героинялары Гөлсем һәм Нәфисә образлары аша ислам дине кануннарына нигезләнгән гаилә тәрбиясенең җәмгыяви тәрбиядән өстенрәк булуын дәлилли. Яшьтән үк дини тәрбия алган Нәфисә нык иманлы, көчле рухлы, аң-белемле,үз бәхете өчен көрәшергә сәләтле шәхес булып формалаша. Ә Гөлсем исә рус даирәсендә тәрбияләнеп, дини тәрбиядән мәхрүм була. Ул үз бәхете өчен көрәшергә сәләтсез. Дини һәм милли тәрбиядән мәхрүм булган Гөлсемнең ачы язмышка дучар булуын сурәтләп, Г.Исхакый ислам диненең татар халкын, аның телен, гореф-гадәтләрен саклап калучы бердәнбер фактор икәнен дәлилли. «Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә», - дигән сүзләренә тугры калып, татар халкын халык итә торган дин, тел, моң, гореф-гадәтләрне саклап калуның зарурилыгын исбатлый. Боларны саклап калуда хатын-кыз, тәрбияче буларак, иң зур роль уйнавын ассызыклый.

IV. Өй эше бирү.

- Өйдә "Кеше үз язмышына үзе хуҗа" дигән темага сочинение язарга тиеш буласыз. Сочинение язганда Нәфисә белән Гөлсемгә чагыштырып биргән характеристикага нигезләнә аласыз. Шулай ук әйтемнәрне куллана, тормыштан мисал китерә аласыз. Киләчәктә үз максатыгызга ирешү өчен ниләр эшли алуыгыз да урын алсын.

V. Билге кую (аңлатып).

VI. Йомгаклау.

- Дәрес тәмам. Барыгызга да актив катнашканыгыз өчен рәхмәт! Исән булыгыз!






















1

© 2010-2022