Урок по татарскому языку для 10 класса «Ачык дәрес»

"Описание материала: Конспект урока по татарскому языку для 10 класса «Ачык дәрес» Тема: Җөмлә кисәкләре Максат: 1. Үткән дәрес темасын ныгыту (сыйфат фигыль); 2. Җөмлә кисәкләрен искә төшерү; җөмләләр төзү, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү; 3. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү; 4. Драматург, журналист, шигырьләр һәм проза әсәрләре авторы – Галиәсгар Камал иҗатына кызыксыну уяту. Җиһазлау: проектор, презентация, дәреслек, сүзлек, таратма материал, Г. Камал портреты, рәсемнәр. "Выдержка из материала: Дәрес (10сыйныф, рус төркеме) Тема: Җөмлә кисәкләре Максат: 1. Үткән дәрес темасын ныгыту (сыйфат фигыль); 2. Җөмлә кисәкләрен искә төшерү; җөмләләр төзү, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү; 3. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү; 4. Драматург, журналист, шигырьләр һәм проза әсәрләре авторы Галиәсгар Камал иҗатына кызыксыну уяту. Җиһазлау: проектор, пре...
Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес № ( 10сыйныф, рус төркеме)

Тема: Җөмлә кисәкләре

Максат: 1. Үткән дәрес темасын ныгыту (сыйфат фигыль);

2. Җөмлә кисәкләрен искә төшерү; җөмләләр төзү, җөмлә

кисәкләре ягыннан тикшерү;

3. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерүне дәвам

итү;

4. Драматург, журналист, шигырьләр һәм проза әсәрләре

авторы - Галиәсгар Камал иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: проектор, презентация, дәреслек, сүзлек, таратма материал, Г. Камал портреты, рәсемнәр.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты. Исәнләшү. Дежур укучы белән әңгәмә.

У. Дәрес темасы, дәрес максаты белән таныштыра.

- Аудирование : (кулланма, 14 бит)

II.Актуальләштерү. Үткән дәрес темасы: Сыйфат фигыль (Презентация)

а) - (билгеләмәсен искә төшерү: ( Сыйфат, фигыль мәгънәсенә ия)

б) - (заманнарын искә төшерү: (3 заманы )

Х.з с.ф.(-учы/-үче; -а/-ә+торган; -ый/-и+ торган

Үт. з.с. ф.(-ган/-гән; -кан/-кән)

Кил. з. с. ф.(-ыр/-ер, -ар/-әр,-р; -асы/-әсе, -ыйсы/-исе; -ачак/-әчәк,-ячак/-ячәк-)

Өй эшен тикшерү (29 б., 5 бир.)

а)Сыйфатларны җөмләдә табарга, тәрҗемә итәргә:

1. (ябык-худенькая,уртача-среднего, зәңгәрсу-голубоватые, куе сары - светлые);

2.(кара-черные, озын-длинные, бик чибәр -очень красивая);

3.(озын -длинное, ал-розовое)

4. (бик матур - очень красивая , кечкенә- маленькая)

б) Диалог төзү: (дәфтәрдә)

1. - Лиза нинди кыз?

- Ул - ябык кына гәүдәле, уртача буйлы, зәңгәрсу күзле, куе сары чәчле кыз.

2.- Хәят нинди кыз?

- Ул - кара чәчле, озын керфекле, бик чибәр кыз.

3. - Өстенә кигән озын ал күлмәге Хәяткә килешәме?

- Өстенә кигән озын ал күлмәге аңа бик килешә.

4. - Хәят башына нәрсә киеп куйды?

- Хәят башына матур кечкенә калфагын киеп куйды.

в) Диалогик сөйләм (яңа төзелгән диалогларны сөйләмдә кулланалар)

III. Яңа дәрес. Тема: Җөмлә кисәкләре (презентация, биремнәр)

а) Сүзлек эше.(сүзлек дәфтәрләренә транскрипция билгеләре белән язалар)

Гафифә - женское имя

Вәли - мужское имя

яңадан - снова

ватмаган - не разбил

юып - намывая

башлана - начинается

яшел - зеленый

У.: Укучылар без татар әдәбияты классикларының әсәрләрен өйрәнүне дәвам итәрбез. Киләсе дәрестә драматург,журналист,шигырьләр һәм прозалар авторы

Г. Камалның "Беренче театр" комедиясе белән танышачакбыз. (Экранда портреты, комедиядән күренешләр)

Бүгенге дәрестә алган белемнәрегез бу әсәр турында үз фикерегезне дөрес җөмләләр белән әйтергә ярдәм итәр. Бу дәрес - үткәннәрне искә төшерү,кабатлау дәресе дә.

б)Сезгә презентация ярдәм итәр.( "Җөмлә кисәкләре")

1. -Җөмләнең баш кисәкләрен әйтегез әле.(Ия, хәбәр)

-Җөмләнең нинди иярчен кисәкләре була?(аергыч, хәл, тәмамлык)

-Тәмамлыкка билгеләмә бирегез әле(Б.к. кала, башка килеш сорауларына җавап бирә, предметны белдерә; мисаллар өстендә күрсәтелә)

- Аергычка билгеләмә бирегез әле.(нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә, предметның билгесен белдерә)

Хәлгә билгеләмә бирегез әле.(Җөмләнең ф-ль, сый-т, рәвеш, хәбәрлек сүз б/н бирелгән кисәгенә ияреп, эшнең , билгенең билгесен, эшнең үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, сәбәбен,максатын, шартын, күләм дәрәҗәсен белдерә торган кисәкләр хәл дип йөртеләләр).

IV. Физкультминут. (Басабыз, күзләрне йомабыз, башны уңга борабыз, башны сулга борабыз, башны артка ташлыйбыз, башны алга иябез,туры торабыз, күзләрне ачабыз.(2 кат); җилкәләрне күмәк күтәрәбез (2 кат), җилкәләрне чиратлаштырып күтәрәбез (2 кат), кулларны "биетәбез").

в) Биремнәр. 3 эш төре:

1. Сүзләрдән җөмлә төзәргә;

2. җөмләне тәрҗемә итәргә;

3. җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

  • Искә төшереп китик әле, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен нинди сызыклар белән билгелибез? Ия - бер сызык; хәбәр - ике сызык; тәмамлык - пунктир; хәл-пунктир, нокта; аергыч- дулкынлы сызык белән.

  • Биремнәрне кем үтәде? (Биремдәге эш төрләре тактада тикшерелә)

г)Диалоглар төзү.

  • Ә хәзер , укучылар, үз җөмләгезне кертеп, диалог төзегез, сөйләмгә әзерләгез.

  • а) - Театрга кеше күп килгәнме? б)- Гафифә театрга барамы?

_ Театрга кеше бик күп килгән. - Юк. Гафифә театрга барырга ояла.

в) - Мин кичә театрга билет алып кайттым. г) - Сез театрга еш йөрисезме?

-Яхшы булган. Ничәнче рәт? -Без театрга бик еш йөрибез.

- 12 рәт, 10 урын.

д) Диалогик сөйләм. ("Чылбырлы" сөйләм)

V. Йомгаклау. Укучылар без бүген нәрсәләр өйрәндек?

- Җөмлә кисәкләрен искә төшердек.

- Биремнәр үтәдек. Дөрес итеп җөмлә төзәргә өйрәндек.

- Диалоглар төзедек.

- Диалогик сөйләмдә катнаштык.

Өй эше. 34 б., 2 бир. (2, 4 җөмләләрне җөмлә кисәге ягыннан тикшерергә)








© 2010-2022