Открытый урок Светофор сакта тора

Открытый урок для 6 кл. по татарскому языку для русскоязычной группы "Светофор сакта тора".Цели урока: 1. “Светофор” шигыре белән танышу һәм тәрҗемә итү, эчтәлеген аңлау, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү. 2. Укучыларда искә төшерү сәләтен, уйлау дәрәҗәсен, мөстәкыйльлекне, җитезлекне, күзаллауны үстерү.3. Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белү.Словарная работа:Уяу була – бывает бдительнымКыен – трудныйБерни тормый – ничего не стоитСакта тора – стоит на стражеЧыдарга – терпетьЧат – перекрестокТыела...
Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

6б сыйныфында (рус төркеме)


Татар теленнән ачык дәрес планы






Тема: Светофор сакта тора








Укытучы: Хуҗәхмәтова Г.Р

Әгерҗе, 4нче мәктәп







2015

Тема: Светофор сакта тора.

Максат: 1. "Светофор" шигыре белән танышу һәм тәрҗемә итү, эчтәлеген аңлау, сорауларга җавап бирү, күнегүләр эшләү.

2. Укучыларда искә төшерү сәләтен, уйлау дәрәҗәсен, мөстәкыйльлекне, җитезлекне, күзаллауны үстерү.

3. Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белү.

Җиһазлау: дәреслек, светофор рәсеме, юл билгеләре белән рәсемнәр, карточкалар, шигырь яздырылган диск.

Дәрестә кулланылган метод һәм алымнар: сүзлек белән эш, презентация, әңгәмә, сорау ларга җавап бирү, карточкалар белән эшләү һ.б.

Дәреснең төре:яңа материалны өйрәтү дәресе.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Утырыгыз. Бүгенге татар теле дәресен башлыйбыз.

  • Бүген сыйныфта кем кизү?

  • Бүген ничәсе?

  • Атнаның нинди көне?

  • Сыйныфта кемнәр юк?

  • Урамда көн нинди?


  1. Өй эшен тикшерү.

  • Укучылар, сезгә өй эше нинди иде әле? Кем әйтә?

  • Әйе дөрес. Сезгә өй эше 21нче күнегү (41 бит) иде.

  • Биреме нинди?

  • Күп нокталар урынына тиешле саннарны куеп язарга.

  • Әйе, бик дөрес.

  • Өй эшен тикшерәбез. (бер укучы укый, дәфтәрләрен карап чыгу).


  • Укучылар, яңа тема башланганчы, әйдәгез әле, фонетик зарядка ясап алабыз.

  • Бу нинди хәреф? "Ә" сузыкмы, тартыкмы? Калын сузыкмы, нечкәме? Мисаллар китерәбез һәм шул мисаллар белән җөмләләр төзибез.

  • Укучылар, ә бу хәреф рус телендә бармы? (Юк).

  • Әйе, бу хәреф татар теленә генә хас.


  1. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

  1. Хәзер монда карыйбыз. А сейчас смотрим сюда. Без бүген сезнең белән "Светофор" шигыре белән танышырбыз, рус теленә тәрҗемә итәрбез һәм юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерербез. Сегодня мы с вами прочитаем стихотворение "Светофор", переведем на русский язык и вспомним правила дорожного движения.

  2. Давайте вспомним, сколько светов у светофора. Три, какие? (зеленый, желтый, красный) и что они означают?

Зеленый - можно

Красный - стой

Желтый - приготовится

А сейчас попробуйте сказать по-татарский:

Зеленый - яшел - ярый

Красный - кызыл - кузгалма

Желтый - сары - әзерлән


  • Әйе, дөрес, молодцы!

  • Ә хәзер шигырьне укыганчы, шигырьдә очраячак яңа сүзләр белән танышабыз. (Давайте познакомимся новыми словами, которые нам встретяться на уроке.)

Уяу була - бывает бдительным

Кыен - трудный

Берни тормый - ничего не стоит

Сакта тора - стоит на страже

Чыдарга - терпеть

Чат - перекресток

Тыела - запрещается

Хор белән уку, дәфтәрләргә язып кую.

Физ-ка (күзләргә)


  1. Дәреслекләрне ачтык (открываем учебники) стр. 43.

- Давайте, сейчас послушаем как правильно мы должны прочитать это стихотворение. (тыңлыйбыз, слушаем диск).

- Укучылар, аңладыгызмы? Поняли стихотворение?

- Укучылар, шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

- Светофор турында.

Укыйлар (про себя).

  • Әйдәгез, тәрҗемә итәбез. (переведем на русский язык)

Кычкырып укыйлар (4-5 укучы)


  • Сезгә шигырь ошадымы?

  • Безнең шәһәрдә светофор бармы?

  • Әйе.

  • Ә сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? (Какие правила дорожного движения вы знаете?)

Стр. 38 (12нче күнегүне ятларга)

- Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны язабыз.


  1. Контроль һәм үзконтроль.

Карточкалар белән эш. Работаем с карточками. Я каждому раздаю карточки, каждый делает свое задание.(тикшерү).

  1. 46 бит ,20 күнегү (татарча-русча парлап язарга).

  2. 38 бит,10 күнегү (җөмләнең ахырын табарга, найти конец предложения)

Меняем тетрадями, проверяем друг у друга.

  1. 43 бит 7 күнегү (телдән тәрҗемә итү)

  2. Хәзер мин сезгә юл билгеләрен күрсәтәм, я показываю вам дорожные знаки, а вы попробуйте отгадать

светофорное регулирование - светофор белән идарә итү

опасные повороты - куркыныч борылышлар

движения пешеходов запрещена - җәяүлеләргә йөрү тыела

пешеходный переход - җәяүлеләр юлы

Подземный пешеходный переход - җәяүлеләргә җир астыннан үтү юлы

Движение мотоциклов запрещено- велосипедта йөрү тыела

Главная дорога - төп юл

Вакыт калса, вариантлап эш. Килеш белән төрләндерү.

I вариант - шәһәр, юл

II вариант - урам, светофор


  1. Йомгаклау.

  • Без бүген дәрестә нинди шигырь белән таныштык?

  • Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

  • Светофорның ничә төсе бар? Алар нәрсә аңлаталар?

Кызыл - кузгалма

Яшел - әзерлән

Сары - барырга я


  1. Өй эше.

  1. Күнегү 18 (атарчадан ручага тәрҗемә итәргә)-1нче төркемгә.

  2. 3 юл билгесе ясарга. (Нарисовать 3 дорожых знака, которые вы знаете)-2нче төркемгә.

Билгеләр кую. Саубуллашу.

Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.






© 2010-2022