Эссе на тему Минем педагогик осталыгым

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

ЛЕНИНОГОРСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ

4 ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ




МИНЕМ ПЕДАГОГИК ОСТАЛЫГЫМ

(эссе)






Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мортазина Әлфирә Фатих кызының

эш тәҗрибәсеннән








МИНЕМ ПЕДАГОГИК ОСТАЛЫГЫМ


Һәркем үз һөнәрен мактый диләр

Хезмәтемне чиксез сөям мин:

Көләч йөзле нәни дусларымны

Барыннан да якын күрәм мин.

Хезмәтем минем - мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул - бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.

Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, хәзер инде хәтермәмим дә. Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы булачакмын. Бигрәк тә әнием укытучы булуымны тели иде. Аның өчен укытучылар иң изге кешеләр булып саналалган. Шушы карарым мине Алабуга педагогия институтына китерде дә. Менә ике дистә елдан артык бар булмышымны үз укучыларыма багышлыйм.

Укытучы көз көне, төгәлрәк әйтсәк, сентябрь аенда туган. Алтын көздә ул, игенчедән аермалы буларак,туфракка бәрәкәтле орлыклар чәчә. Игенче орлыкны җиргә чәчсә, мөгаллимә балалар күңеленә сала. Игелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, изгелек орлыклары алар.

Иртәнге салкынча һава. Сентябрь ае. Мин сукмак буйлап мәктәбемә ашыгам. Каршыма эшкә ашыгучы кешеләр очрый, асфальт юлдан төрле машиналар сызгырып уза. Менә бер төркем укучыларым исәнләшеп узды. Бар да каядыр ашыга. Алар арасында инде тормышта аякларында нык басып торучылар да, урыннарын табып, югалтучылары да, киләчәккә зур өметләр баглаучылары да бар...

Менә мәктәбем ишеге. Ике яклап тезелеп киткән тирәк агачлары бүген дә мине каршы ала. Бүген яфракларыгыз коела башлаган. Әнә берсе бөтерелеп, агач төбенә төшеп ятты, ә икенчесен шаян көз җиле ераккарак алып китте.

Минем укучыларым да, шул агач яфраклары кебек, төрлесе төрле якка таралачак. Агач- мәктәп, ә яфраклар - укучыларым.

Менә сыйныф ишеген ачам. Минем күзләремә ничә караш төбәлгән. Берсе күзләрен яшерә - дәрескә әзер түгел, икенчесе туры карый - өметле укучы, өченчесе мәктәп киеменнән түгел, димәк, әбисендә кунган - гаиләдә четереклелек. Ә бит һәрберсеннән бердәм таләп.

Ничек итеп бала күңелен яраламаска?! Ә уйлап баксаң, һәрберсенең эчендә яшерен талант яши. Талантсыз кешеләр булмый, ачылмаган талантлар күп. Бу сорауларны мин үз-үземә бик еш бирәм. Укучыларым исә дәресләрдә мине генә тыңлап утыра, яз, дисәм, яза, укы, дисәм, укый, ә үзе фикер йөртергә, башлап сүз әйтергә өйрәнми. Дәрестә аңа кызык та түгел, чөнки гел бер торышта, кымшанырга да куркып утыра. Мондый очракта иҗатка урын калмый билгеле.

Бүгенге көн таләпләре катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да чагылыш тапсын. Мин дә шушы эш дәверендә укучыларга дәрес бирүнең нинди генә ысулларын, методларын кулланып карамадым. Бер сыйныф балаларына яраган ысул икенче сыйныф балаларына туры килмәвен дә, балаларны якын итеп, яратып эшләсәң алар да сиңа шуның белән җавап бирүләрен дә үз башымнан кичердем, үз җилкәмдә татыдым. Беренче елны укытканда я дәрестә вакыт җитми, я әзерләп кергән материал җитмичә аптырап калган вакытларым да булды. Дәресләремдә укучылар кызыксынып тыңласалар да, икенче көнне килеп, аңламауларын әйткәч, кайгыруларым да, укучыларымның күзләрендә дәресемне аңлаган чакларындагы чаткыларны күреп шатланган чакларым да күп булды минем, ләкин күңел гел нәрсәдәндер риза түгел иде. Гел газапланып нәрсәдер эзләде. Еллар үза торды. Бигрәк тә бу кыенлыклар рус төркемнәрендә дәресләр биргәндә үзен сиздерде.Рус төркемендә белем алучы балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту аерым әзерлек сорый торган фән шул. Алар өчен чит булган телгә ничек итеп кызыксыну уятырга, ничек итеп фәнгә мәхәббәт тәрбияләргә? Әлеге проблемаларны чишү өчен мөгаллимәнең үз эшенең чын остасы, һәр дәрескә заман сулышы өрүче,яңалыкка омтылучы шәхес булуы мөһим. Эзләнүләрем, казынуларым, ялгышларым, табышларым мине Роза Зәки кызы Хәйдәрованың коммуникатив алымнар кулланып укыту технологиясенә алып килде.

Бу технология бөтенләй башка төрле. Диалогик сөйләм үрнәкләре белән эшләү, сөйләм үрнәген тыңлау һәм дөрес итеп кабатлау, бирелгән ситуация эчендә сөйләмгә үзгәрешләр кертеп сөйләү, диалогик сөйләм үрнәге нигезендә аралашу.Монологик сөйләмгә өйрәткәндә, рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү, төрле предметларны, табигать күренешләрен тасвирлау кебек эшләрдән файдалану мөһим. Татар теленең матурлыгын, байлыгын, аһәңен балаларга күрсәтү- дәресләрнең төп максаты булып тора.

Шулай ук әлеге технологиядә мине кызыксындырган моментларның берсе: үз - үзеңне бәяләү принцибы. Бу технология буенча бала ничә бирем үтәсә, үз - үзенә ул шулкадәр билге куя, үз - үзенә карашы да уңай якка үзгәрә, ләкин шул ук вакытта иптәшләре ягыннан контрольдә дә тора әле ул. Бу мөстәкыйльлелек, гаделлек тәрбияли. Сөйләм телен үстерү максатыннан, мин, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда ситуатив-тематик күнегүләр тәгъдим итәм. Бу - аралашу өчен стимул .Ә коммуникатив алымнар технологиясен кулланып дәресләр уздыру үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә дә башлады. Мәсәлән, дәрес вакытында укучыларым берсеннән - берсе оялмыйча, уңайлы психологик халәттә утырып, курыкмыйча җавап бирәләр, бер - берсенең ярдәмен тоялар, үзләренә ныграк ышана, иптәшләре белән күбрәк аралаша башладылар. Җавап бирергә кыенсынган, оялучан укучыларга дәресләрдә ярдәм оештыру сәбәпле, укучыларым арасында дуслык көчәйде, миһербанлылык үсте, укучыларымның эчке дөньялары да көннән- көн матурая барды.

Яшьләрнең тәрбиялелеге-бүген иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Укучыларда иҗади сәләт формалаштыру һәм аларга иҗади эш күнекмәсе бирү - кичә, бүген, иртәгәге көн арасында күпер генә түгел, ә бәлки үткәнне киләчәк белән бәйләүче, үткәнне киләчәккә юнәлдерүче бөек көч.

Безнең киләчәгебез бабаларыбыз гореф-гадәтләрен, йолаларын ни дәрәҗәдә саклый алуыбызга бәйле. Безне алга чыгарачак яңа буын бүген мәктәптә формалаша.Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, төп тәрбияви мәсьәләләр үткән, бүгенге, киләчәк буын укытучыларын борчыган темаларның берсе булып кала.

Бүгенге мәктәпкә зур үзгәрешләр заманының яңа буыны килде. Кем булуыңа карамастан, телисеңме-теләмисеңме, син заман агымына иярергә мәҗбүр. Нинди идеаллар белән яши бүгенге көн укучысы? Шундый катлаулы сораулар алдында калды мәктәп мөгаллимәсе. Заман мәктәбендә укыту-тәрбия эшләренең эчтәлеген, төп юнәлешен билгеләүдә һәр коллективның, һәрбер укытучының иҗади якын килүе сорала. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда да үзгәрешләр сизелә. Яңа ысуллар, алымнар гамәлгә керә, укытуда төрле-төрле чаралар кулланыла. Мәсәлән, бүгенге көндә Сингапур иленнән кергән системаны үзләштерү һәм дәресләрдә файдалану, ФГОС таләпләренә җавап бирерлек дәресләр бирү һ.б. Заман укытучысы алар белән һәрдаим танышып барырга, аларны үз практикасында кулланырга тиеш. Әмма һәр яңалыкның нәтиҗәле булуы мөһим.

Әдәбият дәресләрен яңа төрләр:дәрес-кичә, дәрес-семинар, әдәби кунакханә, дәрес-әдәби түгәрәк утырышы формасында уздыру да уңай нәтиҗәләр бирә. Шундыйларның берсе, мәсәлән, Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәренә багышлана. Укучыларны уйландырырлык, күңелләрендә якыннарына карата җылы хисләр уятырлык сораулар бирелә. Дәрес-утырыш тәмамлана. Аннан алган тәэсир яшь буын күңелендә сакланырмы икән? Бүген калкып килгән буын киләчәк гасырга нинди сыйфатлар белән аяк басар? Укытучы шул турыда уйлана. Аның һәр дәресне тәрбияви чара итеп күрәсе килә. Ул эзләнүләр, иҗат юлында.

Әдәбият-тормыш дәресләре балаларны мәктәпне тәмамлап чыккач та, һәр нәрсәгә карата үз фикерен, үз карашын, мөнәсәбәтен булдырырга, аны исбатлый һәм яклый алырга күнектерә. Заман татар теле мөгаллимәсе каршында әхлак тәрбиясе бирү, туган якка, телгә, илгә мәхәббәт тәрбияләү, буыннан -буынга килгән гореф-гадәтләрне саклу, торгызу бурычы да куя бит. Шушы бурычларны үтәү өчен яшь, чиста, саф күңелгә шифалы орлыклар чәчәргә, ул орлыкларның шытып чыгуларын, үсүләрен, өлгерүләрен сабыр гына көтәргә кирәк. Милләтебезнең киләчәге безнең-татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәләре һәм бүгенге буын кулында. Шушы буыннар чылбыры өзелмәсә, татар милләтенең, татар теленең киләчәге булыр.

© 2010-2022