Гомере аның моңлы бер җыр иде

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гомере аның моңлы бер җыр иде...

( рус мәктәбенең рус төркемендә әдәбият дәресе. 5 нче класс, 25.01.16)

Дәрес темы: Муса Җәлил. Соңгы җыр.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  1. Метапредмет - балаларга Муса Җәлилнең патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын тарих белән бәйләп аңлату.

  2. Предмет - Муса Җәлилнең "Соңгы җыр" шигырен өйрәнү.

  3. Шәхескә кагылышлы - Туган ил азатлыгы өчен башларын салган батырларга хөрмәт, алар белән горурлану, ихтирам тәрбияләүне дәвам итү.

Дәрес тибы: яңа белем үзләштерү дәресе.

Материал:

Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова; [ Диләрә Нәүрүзова]. - Казан : "Мәгариф - Вакыт" нәшр., 2014. - 19-20нче битләр, эш дәфтәре (21 бит), Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар

Җиһазлау: Муса Җәлил әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсе, портреты; компьютер, проектор, экран, презентация.

УУГ формалаштыру

Шәхси УУГ: шәхескә хас әхлакый - рухи сыйфатларны аңлый, үзеңә күчереп карый белү.

Танып белү УУГ: укыганны, тыңлаганны аңлап әйтеп бирү.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне җиткерә белү.

Регулятив УУГ: үз фикереңне раслау өчен, дәлилләр сайлый белү.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I.Яңа белем үзләштерүгә омтылыш булдыру

1. Оештыру.

Максат: укучыларның фикерен дәрескә туплау

Эшчәнлекне мотивлаштыру

Дәрес шагыйрьнең сүзләре белән башлана:

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Укучылар игътибар белән тыңлый, фикер туплый.

2. Өй эшенең үтәлешен контрольгә алу.

Эш дәфтәрендәге 1,4,6 нчы биремнәр.

Язучы һәм ул иҗат иткән әсәрләрне, дөреслеккә туры китереп укыйлар.

II. Актуальләштерү

Максат: белгәннәрдән чыгып, белмәгәнне ачыклау

"Ватан, партизан, батырлык" төшенчәләрен ничек аңлауларын тикшерү "ФО БОКС СИНЕКТИКС" структурасын куллану

"Ватан, партизан, батырлык" төшенчәләрен ничек аңлауларына җаваплар алына.

1нче төркемдәге укучылар "Нәрсә ул Ватан?", 2нче төркемдәге укучылар "Нәрсә ул батырлык?", 3нче төркемдәге укучылар " партизан " сүзенең аңлатмасын язалар.

"Ватан, партизан, батырлык" төшенчәләрен "ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН" структурасын кулланып аңлаталар

III. Уку мәсьәләсен кую

Максат:чишәсе проблеманы ачыклау

Муса Җәлил турында кыскача мәгълүмат бирү (презентация карау)

Бөек Ватан сугышы елларында (пленга эләккәч) шагыйрь үзенең туган илен, гаиләсен яратуын һәм чын патриот булуын ничек раслый алган?

Презентация карыйлар , дәреслектәге белешмәне укыйлар һәм сорауларга җавап бирәләр

IV. Уку мәсьәләсен чишү

Максат: проблеманы чишү буенча эш

"Сагыну" шигырен аудиоязмада тыңлау, дәреслектән уку.

Башта сүзлек белән эш үткәрелә, экранда китерелгән сорауларга җаваплар алына, аннары аудиоязмада тыңлана. Алга таба дәреслектән укыла.

"Сагыну" шигырен аудиоязмада тыңлыйлар, дәреслектән укыйлар.

Шигырьне анализлау

- Әсәр ни өчен "Сагыну" дип аталган?

- "Сагыну" сүзен ничек аңлыйсыз?

- Шигырьгә икенче исем куеп буламы?

- Сез нинди исем куяр идегез?

- Шигырь кем исеменнән язылган?

-" Гөл чәчәкләрне юлларыңа тезәм мин", - дигән җөмләне ничек аңлыйсыз?

- Нигә таң атканда кайтсаң?- дип язылган?

- "Таң ату - яңа көн туу" - дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз. Дәлилләгез.

- Шигырьгә көйне кем язган?

- Җыр моңлымы?

-"Моң" сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

- Заһит Хәбибуллин турында нәрсәләр беләсез?

"Сагыну" шигырен укып анализлыйлар. Авторның ни өчен борчылуын, лирик геройның сагынуы турында шигырь юллары белән дәлиллиләр.

Тормыш юлы

Эш дәфтәрләрендәге биремнәрне эшләү. М.Җәлилнең тормыш юлына бәйле хронологик таблицаны тутыру.

Таблицаны "МОДЕЛЬ ФРЕЙР" структурасын кулланып тутыралар.

М.Җәлилнең тормыш юлына бәйле хронологик таблицаны "МОДЕЛЬ ФРЕЙР" структурасын кулланып тутыралар һәм "КОНТИНИУС РАУНД РОБИН" структурасы белән тикшерәләр.

Чагыштырулар

"Сагыну " шигырендә нинди чагыштырулар бар?

Бер укучы укый, калганнары кул күтәреп җавап бирәләр.

V. Рефлекция.

Максат: сорауларга җавап биреп, үз эшчәнлекләренә бәя бирү.

Дәрескә йомгак.

1. Укытучы, сораулар биреп, укучылар белән әңгәмә оештыра.

2. Җөмләләрне язып бетерергә.

1.- Сезнең гаиләгездән башка ерак җирләрдә булганыгыз бармы?

- Лирик герой кемне сагына?

2.Слайдка карап, укытучы тараткан кәгазьбитләренә әлеге дәрес турында фикерләр языла.

Мин бүген дәрестә ... өйрәндем.

Кызыклы булды:

Кыен булды:

Мин ... аңладым.

Мине ... гаҗәпләндерде.

Мин ... телим.

Мин ... билгесенә лаек.

Үз хезмәтен бәяли

VI. Өйгә эш.

Максат: үз мөмкинлекләреннән чыгып, биремнәрне сайлап алу.

Өч төрле бирем бирү

1.Шигырьне сәнгатьле укырга, М.Җәлилнең биографиясен өйрәнергә.

2. М.Җәлил турында өстәмә мәгълүмат яисә презентация әзерләргә.

3. Шигырьне иҗади тәрҗемә итәргә яки әдәби тәрҗемәләрен табарга.

Үз мөмкинлекләреннән чыгып, биремнәрне сайлап алалар.

VI. Алдагы дәрескә проблема кую.

Укытучы дәресне йомгаклап, сораулар бирә

Шагыйрь әсирлектә нәрсәләр турында шигырьләр яза?



© 2010-2022