Сценарий по татарской народной сказке Заяц-слуга

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

Муниципаль белем бирү учреждениесе

"10нчы гомуми урта белем мәктәбе"











Сценарий по татарской народной сказке Заяц-слуга



(татар халык әкиятен сәхнәләштерү)









әкиятне әзерләде:

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гайфуллина Альбина Хәниф кызы






Сәхнәдә ике өй күренеше. Бер якта - гади өй, икенче якта - бай өе. Еракта урман күренеше.

Сәхнәгә алып баручы Әкиятче чыга. Проектр аша Татарстан турында әзерләнгән материал күрсәтелә, Әкиятче әкрен генә сөйли башлый. Әкиятче: Без Рәсәйдә яшибез. Рәсәй байрагы өч төсле - ак, зәңгәр һәм кызыл. Башкалабыз Мәскәү - Мәскәү исемле елгада тора, бу елга буенча Идел елгасына күчеп була. Идел буенда Татарстан башкаласы - Казан урнашакан. Борынгы заманда татарлар болгар дип аталганннар, ә шәһәр белән Кабанбәк исемле хан идарә иткән. Бер вакыт шәһәргә яу белән Тимерхан килгән, ләкин шәһәрне ала алмаган. Болгар шәһәре күл төбенә төшеп киткән, дип сөйләнә риваятьләрдә.

Бу күл хәзер дә сакланган. Әгәр кояшлы, җилсез көнне күл уртасына йөзеп чыксаң, аның төбендә бай хәзинә күреп була, ә шәһәрнең баш манарасыннан азан итшетеп була, диләр.

Татарларда матур әкиятләр бик күп. Бүген без сезгә шуларның бесрен күрсәтәбез. Ул "Хезмәтче Куян" дип атала. Ә хәзер без әкиятебезне башлыйбыз.

Бер авылда яшәгәннәр Хәким белән Фатыйма. Бай булмасалар да, бик яхшы күңелле кешеләр булганнар. Фатыйма өй эшләрен караган, Хәким иген үстергән. Буш вакытларында Хәким гармун уйнаган, ә Фатыма җырлаган. Менә шулай тату гына яшәп ятканнар.

Менә бер көнне...

(Фатыйма өстәл әзерли, Хәким чыгып утыра, моңсу, уйчан)

Фатыйма: Нәрсә булды, Хәким? Нигә син бик күңелсез?

Хәким: Менә нәрсә Фатыйма. Беләсең бит, узган елда уңыш начар булды, икмәкне аз җыеп алдык. Кыш үтте, яз җитте, ә безнең чәчәргә орлыгыбыз юк.

Фатыйма: Нәрсә эшләргә инде?

Хәким: Мин болай дип уйладым, хатын. Күршебез Хәмзә байга барып, орлык сорап торам әле.

Фатыйма: Белмим, бирер микән? Ул бит бик саран кеше.

Хәким: Алай димә син, Фатыйма. Хәмзә бай күршебез, ә күрше күршене авыр чакта ташлый мени? Әгәр кирәк булса, без булышмас идек мени?

Фатыйма: Без булышыр идек тә, ә менә Хәмзә бай? Белмим шул. Ярар, барып кара.

Хәким: Мин киттем.

(Хәким белән Фатыйма чыгып китәләр.)

Әкиятче: Шул ук авылда, икенче бер урамда, авылның иң бай кешесе - Хәмзә бай һәм аның хатыны Гөлчәчәк яшәгәннәр. Үзләре кунакка яратып йөргәннәр, ә үзләренә кеше чакырмаганнар.

(Сәхнәнең икенче ягында Хәмзә бай белән хатыны чыгып утыралар, чәй эчәләр)

(Хәким килеп чыга)

Хәким: Өйдә кеше бармы? Керергә ярыймы?

Гөлчәчәк: Өйдә, өйдә.

Хәмзә бай: Кер. Кем бар анда?

Хәким: Исәнме, Хәмзә бай. Мин идем әле бу - Хәким.

Хәмзә бай: Исән. Ни кирәк?

Хәким: Хәмзә бай, мин сиңа бер йомыш белән килгән идем. Беләсең бит, узган елда уңыш начар булды, икмәкне аз җыеп алдык. Кыш үтте, яз җитте, ә безнең чәчәргә орлыгыбыз юк.

Хәмзә бай: Я, шуннан?

Хәким: Биреп тор әле миңа бурычка орлык. Яңа уңыш үскәч, мин аны сиңа артыгы белән кайтарырмын.

Хәмзә бай: Орлык?

Хәким: Әйе.

Хәмзә бай: Сиңа?

Хәким: Әйе.

Хәмзә бай: Бурычка?

Хәким: Әйе.

Хәмзә бай: Артыгы белән кайтарам дисеңме?

Хәким: Әйе.

Хәмзә бай: Алай икән. Ярар. Мин сиңа орлык биреп торырмын.

(Сәхнә артына кереп китә. Чыга)

Хәмзә бай: Менә сиңа бер орлык. Яхшылыгымны онытма.

Хәмзә: Син, Хәмзә бай, миннән әллә көләсең инде? Нәрсә эшлим мин бу бер орлык белән?

Хәмзә бай: Ә син аны җиргә утырт...

Гөлчәчәк: Су сибәргә онытма!

Хәмзә бай: Аннан үсеп чыгар бер башак, аның эчендә булыр ун орлык.

Гөлчәчәк: Әйе. Ун орлык!

Хәмзә бай: Син аларны җиргә утырт.

Гөлчәчәк: Су сибәргә онытма!

Хәмзә бай: Аннан үсеп чыгар бик күп башак, ә аларның эчендә бик-бик күп орлык. Шулай итеп, бер йөз илле елдан баерсың!

(Хәмзә бай белән Гөлчәчәк көләләр, сәхнә артына кереп китәләр)

Хәким: Ярар, Хәмзә бай, мин синең яхшылыгыңны онытмам!

(Өенә айтып китә)

Хәким: Фатыйма! Фатыйма! Чык әле монда.

Фатыйма: Нәрсә кирәк, картым?

Хәким: Син миңа бер озын бау китер әле.

Фатыйма: Нәрсә эшлисең ул бау белән?

Хәким: Урманга барам....

Фатыйма: Абау, Хәким, әллә авырып киттеңме? Нигә кирәк сиңа урманда бау?

Хәким: Анысын соңыннан белерсең. Тагын миңа бер зур капчык бир.

(Фатыйма сораганнарны китерә, Хәким урманга китә, агачлар арасына кереп югала)

Фатыйма: Я, Ходаем, нәрсә эшләргә уйлады инде минем Хәким?

Әкиятче: Хәким урманнан икенче көнне генә кайтып кергән.

Хәким: Фатыйма! Кил бире. Менә мин ике куян тоттым. (Капчыгын күрсәтә) Син хәзер бәйрәм өстәле ясарсың

Фатыйма: Куян итеннәнме?

Хәким: Юк,менә берсен бу бүлмәгә бикләп куябыз, ә икенчесен үзем белән алам. Син күршеләрдән бар кирәкләрне алып тор. Мин Хәмзә байны кунакка чакырам.

Фатыйма: Нинди кунакка инде ул? Хәким, үз акылыңдамы соң син?

Хәким: Хатын, син әйткәнне эшлә, аннары барысын да аңларсың. Хәзер ныклап тыңла. Син өстәл әзерлә. Мин Хәмзә байны чакырам, без килгәч: "Нигә соңга калдыгыз? Безнең хезмәтче әллә кайчан инде кайтып җитте, син кушканны әйтте. Мин көтә-көтә арып беттем", диярсең. Без чәй эчәргә утыргач, күрше бүлмәгә кер дә, гармун уйна. Мин "Әй, Хәмзә бай!" дип кычкыргач, әкрен генә чыгып китәрсеңю Аңладыңмы?

Фатыйма: Аңлавын аңладым. Нигә кирәк соң болар, Хәким?

Хәким: Соңыннан аңларсың.

(Хәким чыгып китә. Фатыма өстәл әзерли. Бу вакытта үз ягында Хәмзә бай чыгып утыра, китап укый.)

Хәким: Исәнме, Хәмзә бай! Керергә ярыймы?

Хәмзә бай: Кер. Ни йомыш?

Хәким: Мин сине кунакка чакырырга килдем.

Хәмзә бай: Син мине кунакка? Көлдермә мине, Хәким.

Хәким: Әйе. Әйдә, күрше, бергәләп чәй эчик. Менә хәзер хезмәтчене өйгә җибәрәм, хатынга өстәл әзерләргә кушам.

Хәмзә бай: Нинди хезмәтче ул?

Хәким: Менә ул. (капчыгыннан бер куян чыгара)

Куянкай, бар минем өемә кайт, хатынга әйт, бәйрәм өстәле әзерләсен, безгә кунакка Хәмзә бай килә, диген. (Куянны үз ягына җибәрә)

Хәмзә бай: И, аңгыра! Куяның качты бит! Куян хезмәтче була ала мени?

Хәким: Әйдә миңа кунакка, үзең күрерсең.

(Икесе дә чыгып китәләр, бераздан Хәким өенә килеп җитәләр)

Фатыйма: Нигә соңга калдыгыз? Безнең хезмәтче әллә кайчан инде кайтып җитте, син кушканны әйтте. Мин көтә-көтә арып беттем.

Хәмзә бай: Абау! Гомеремдә мондый хезмәтче күргәнем юк иде!

Хәким: Әйдә, Хәмзә бай, түрдән уз, кунак бул!

(Утыралар, чәй эчәләр. Фатыйма икенче бүлмәгә чыгып китә. Гармун тавышы яңгырый)

Хәмзә бай: Кем уйный ул гармунда?

Хәким: Хезмәтче куян. Ул ял иткәндә шулай гармун уйнарга ярата, ләкин саграк сөйләшик. Хезмәтчем каты тавышны, орышканны, кычкырганны яратмый, шунда ук урманага кача.

Хәмзә бай: Хәким, миңа сат әле бу хезмәтчеңне, мин сиңа бер алтын бирәм.

Хәким: Юк, Хәмзә бай, мин аны бер алтынга сатмыйм.

Хәмзә бай: Мин сиңа биш алтын бирәм!

Хәким: Юк, сатмыйм.

Хәмзә бай: Ун алтын!

Хәким: Юк.

Хәмзә бай: Ярар, мин сиңа бер капчык алтын бирәм!

Хәким: Әй, Хәмзә бай! (гармун тавышы тына, Фатыйма әкрен генә чыгып киткәне күренә)

Синеңчә булсын! Сатам. (күрше бүлмәдән куян алып чыга) Мә, сиңа булсын. (алмашалар)

Хәмзә бай: (куянны селки-селки кычкыра) Хәзер син минем хезмәтчем! Аңладыңмы?! Бар! Өемә кайт! Хатын бәйрәм өстәле әзерләсен. Хәмзә бай кунак белән кайта диген! (куянны үз ягына тотып ата)

Әйдә, Хәким, миңа кунакка!

(Икесе дә чыгып китәләр, Хәмзә байнын өенә барып җитәләр. Гөлчәчәк чигү чигеп утыра.)

Хәмзә бай: Хатын, бәйрәм өстәле әзерме? Без килдек.

Гөлчәчәк: Нинди бәйрәм өстәле? Мин синең кунак белән кайтасыңны кайдан белим?

Хәмзә бай: Ә хезмәтче куян? Кайтмады мени?

Гөлчәчәк: Нинди хезмәтче куян? Син акылыңнан шаштыңмы әллә?

Хәмзә бай: Хәким! Син мине алдадың!!!

Хәким: Мин? Юк, син үзем гаепле. Син өең кайда икәнен әйтмәдең, ә ул аны кайдан белсен? Мин бит сиңа әйттем - куян кычкырганны яратмый, авыр сүз күтәрә алмый, ә син аны селкедең, кычкырдың. Барысына син үзең гаепле!

(Хәмзә бай аптырап башын кашый. Хатыны белән кереп китәләр)

Хәким: Менә шулай, Хәмзә бай! Кешедән көләргә ярамый.

(Татар көе яңгырый. Әкият тәмам.)


© 2010-2022