Туган телем-иркә гөлем! темасына план-конспект (тәрбия сәгате)

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Туган телем - иркә гөлем

Чулпан Гарифуллина

Учитель татарского языка и литературы средней школы №18 г.Казани

Дәрес темасы: "Туган телем - иркә гөлем".

Дәрес төре: тәрбия дәресе.

Максатлар:

1. Фәнни: Тел турында мәгълүмат бирү.

2. Коммуникатив: Коллективта эшләргә өйрәтү, конкурентлык сәләте тәрбияләү.

3. Тәрбияви: Туган телгә карата хөрмәт уяту.

Бурычлар:

- сыйныфны өч командага бүлү;

- командаларга исем һәм девизлар сайлату;

- конкурсларда барлык укучыларны катнаштырырга тырышу.

Принциплар:

  • фәннилек;

  • оптимальлек;

  • укыту-тәрбия берлеге;

  • кешелеклелек;

  • укучыларга индивидуаль якын килү.

Ысуллар:

- репродуктив;

  • өлешчә эзләнү;

  • иҗади уку.

Алымнар:

  • сорау-җавап;

  • әңгәмә;

  • укытучы сөйләме.

Җиһазлау: артына сорау-биремнәр яшерелгән баскыч, "Белем кояшы".

Файдаланылган әдәбият:

Татар халык иҗаты. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. - 271 б.

Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1996. - 191 б.

Дәрес планы

I. Оештыру (1 мин.)

II. Актуальләштерү (5 мин.)

а) тел турында мәгълүмат бирү;

б) сыйныфны командаларга бүлү;

в) командаларга исем һәм девиз сайлау;

г) жюрины билгеләү.

III. Белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабы (34 мин.)

а) укучыларны "Белем кояшы"на илтә торган баскыч белән таныштыру;

б) бирелгән хәрефләргә башланган сүзләрдән торган текст төзү;

в) мәкальләрнең ахырларын язып бетерү;

г) яңгыраган шигырьләрнең исемнәрен атау;

д) табышмакларга җавап табу;

е) тәкъдим ителгән рифмалы сүзләрдән шигырь яздырту;

ж) "Белем кояшы"на менеп җитү;

IV. Йомгаклау (5 мин.)

а) нәтиҗә чыгару;

б) "Туган тел" җырын тыңлату;

в) бүләкләү.



Дәрес барышы

I. Укытучы: Исәнмесез, укучылар, утырышыгыз. Кәефләрегез ничек?

Укучылар: Әйбәт.

Укытучы: Бик яхшы. Бүген барыгыз да бармы?

Укучылар: Әйе.

II. Укытучы: Укучылар, сез нинди бәйрәм якынлашып килүен беләсезме?

Укучылар: Әйе, әйе, туган тел бәйрәме, 21 февраль - туган тел бәйрәме!

Укытучы: Әйе, молодцы, укучылар. Тиздән безнең туган тел бәйрәме җитәчәк, һәм безнең бүгенге класс сәгатебез туган телгә багышланачак. Балалар, ә сез беләсезме соң, ни өчен бу көн халыкара туган тел көне итеп игълан ителгән?

Укучылар: Юк, белмибез.

Укытучы: Халыкара туган тел көне 2000 нче елның 21 нче февраленнән ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән. Бүгенге көндә дөньяда көн саен 50 лэп тел юкка чыга бара. Бу көнне туган тел көне дип игълан итүнең максаты - юкка чыга баручы телләрне саклап калу. ЮНЕСКОның күзәтүләреннән күренгәнчә, дөньядагы 6 мең телнең яртысы якын арада үзенең тел йөртүчеләрен югалтырга мөмкин. 2009 елда ЮНЕСКО Россия территориясендәге 136 телнең юкка чыгу алдында торуы турында игълан итте.

"И туган тел, и матур тел, Әткәм - әнкәмнең теле..." - дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән сугарып кына калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата - бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз - кешенең аерылгысыз юлдашы. Телнең төп материалы - сүз. Ачык, дөрес итеп сөйли белмәсәң, иң ялкынлы хисләр дә кешеләргә барып җитә алмый.

Татар теле - безнең милли телебез. Без шушы телдә сөйләшеп аңлашабыз, белем һәм тәҗрибә туплыйбыз. Шуңа күрә без туган телебезне яратабыз,аны бик яхшы белергә, әдәби телдә сөйләшергә тырышабыз. Сүз байлыгы чикле булса, теләгән фикереңне аңлатып бирүе бик авыр. Шуңа күрә гомуми әдәби телне үзләштерергә - күп укырга, хәтердә калдыра барырга кирәк. Җиләкләрне берәмтекләп сала - сала, савытың тулган кебек, сүз байлыгы да шулай әкренләп туплана.

Тел - халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятне, зыялы һәр кешенең изге бурычы.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, өч командага бүленик әле. Командалар капитаннарын сайларлар, барыгыз бергә командагызга исем һәм девиз уйлап табыгыз, исемнәрегезне өстәлдәге табличкаларга языгыз. Исемнәрегез тел яки әдәбиятка бәйле булсын.(укучылар исем һәм девиз уйлап табалар).

Молодцы, укучылар, исемнәрегез һәм девизларыгыз бик матур һәм бүгенге темабызга бик тә туры килә торган. Ә хәзер, укучылар, жюрины билгелик. (жюри билгеләнә).

III. Укытучы: Укучылар, игътибарыгызны тактага юнәлтегез әле. Биредә сез "Белем баскычы" күрәсез. Ул сезне әкренләп "Белем кояшы"на илтәчәк. Әйдәгез, беренче баскычны атлыйк. (баскычка яшерелгән сорау-бирем ачыла).

Сез беренче баскычта бирелгән хәрефләргә башланган сүзләрдән торган текст төзергә тиеш буласыз. Ә кемгә нинди хәреф эләккәнен хәзер беләчәкбез. Тәкъдим ителгән кәгазьләрне тартып чыгарыгыз. Әйдәгез әле, кемгә нинди хәреф эләкте икән. (стикерлар артына яшерелгән хәрефләр әйтелә, укучыларга текст төзер өчен биш минут вакыт бирелә, бер командага "м" хәрефе, икенче командага "к" хәрефе, өченче командага "т" хәрефе эләккән була, текстлар укыла, жюри бәяләп бара).

Молодцы, укучылар, әлеге биремне бик уңышлы башкардыгыз, әйдәгез икенче баскычка аяк басабыз. Күрәсезме, укучылар, без сезнең белән әкренләп "Белем кояшы"на якынаябыз. (икенче баскычтагы бирем укыла, анда тәкъдим ителгән мәкальләрнең ахырларын язып бетерергә кушыла). Укучылар, хәзер без сезгә мәкальләр бирәбез, сез аларның ахырларын дөрес итеп язырга тиеш. Сезгә әлеге бирем өчен 5 минут вакыт бирәбез. (бирем эшләнә һәм укыла).

Беренче төркемгә:

1. Теле барның ... ... . (иле бар).

2. Теле татлының ... ... . (дусы күп).

3. Сөйли белсәң, ... ... . (тыңлый бел).

4. Үз илем - ... ... . (алтын бишек).

5. Ата-ананы тыңлаган - адәм булган. Тыңламаган ... ... .(әрәм булган).

Икенче төркемгә:

1. Уйнавын уйна ... ... . (эшеңне дә уйла).

2. Белмәү гаеп түгел, ... ... ... . (белергә теләмәү гаеп).

3. Эше барның, ... ... . (ашы бар).

4. Яхшы тел яз кебек, яман тел - ... ... . (көз кебек).

5. Телең озын булса - гомерең ... ... . (кыска булыр).

Өченче төркемгә:

1. Кылыч ярасы бетәр, ... ... бетмәс. (тел ярасы).

2. Күп укыган ... ... . (күп белер).

3. Егет сүзе ... ... . (бер булыр).

4. Бүгенге эшне ... ... . (иртәгәгә калдырма).

5. Теле ныкның ... нык. (иле).

Молодцы, укучылар, хәзер өченче баскычка атлыйбыз. Без сезгә Г. Тукайның шигырьләрен укыйбыз, сез әлеге шигырьләрнең исемнәрен атарга тиеш буласыз. Игътибар белән тыңлагыз. (шигырьләр укыла, исемнәре атала).

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен "тавыклары җырлай" диләр.

Гәрчә анда тугмасам да, мин бераз торган идем;

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

("Шүрәле").

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

("Пар ат").

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.

("Туган авыл").

Барлык күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

("Бәйрәм бүген").

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Булса калдырмак берәү ошбу җиһанда изге ат,

Тир белән тапсын ашарын, итсен әлбәт иҗтиһад.

("Эшкә өндәү").

Кырга ак кардан

Юрган ябылган;

Җир язга чаклы

Уйкуга талган.

Ул тормас, йоклар,

Кышлар үтмичә, -

Кыйбладан кошлар

Кайтып җитмичә.

("Җир йокысы").

Афәрин, укучылар, хәзер дүртенче баскычка аяк басабыз. Биредә табышмакларга җавап табырга кирәк була. Без табышмакларны укыйбыз, урыннан кычкырып түгел, ә кул күтәреп җавап бирелгән очракта гына кабул ителә. (табышмаклар укыла, җаваплар бирелә).

Кулдан-кулга йөри ул,

Бөтен телдә сөйли ул,

Белмәгәне юк аның,

Көзгесе ул дөньяның.

(Китап)

Бик күп телләрне белсә дә,

Сөйләшми бер телдә дә.

Өйрәним дисәң Өйрәтә,

Карышмый бер кемгә дә.

(Сүзлек).

Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,

Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк.

(Тел).

Аягы юк - китәр,

Җибәргән җиргә җитәр,

Кушкан йомышны үтәр.

(Хат).

Күңелсезгә - юаныч,

Күңеллегә - куаныч.

(Җыр).

Җир өстендә күп кешеләр,

Кар өстендә кара-соры чәчәкләр.

(Язу).

Бик яхшы, укучылар, хәзер "Белем кояшы"на иң якын баскычка менеп җиттек, укучылар, әйдәгез, бишенче баскычны ачыйк әле. Монда без шигырь язырга чакырып алабыз, капитаннар тәкъдим ителгән рифмалы сүзләрдән шигырь яздырга тиеш булачаклар. Карап карыйк әле, бәлки, безнең арабызда чын шагыйрьләр дә бардыр. (укучылар стикерларны сайлап алалар, бер укучыга "төнбоек-боек", икенче укучыга "йөрәк-кирәк", өченче укучыга "тел-бел"сүзләрен кертеп, шигырь язырга) (бирем эшләнә, кычкырып укыла).

Афәрин, укучылар! Сез бүген дәрестә бик актив булдыгыз, үзегезне төрле яктан күрсәттегез. Менә шулай әкрен генә биремнәрне үтәп, "Белем кояшы"на да барып җиттек. "Белем кояшы" ул, укучылар, сезнең мәктәптә алган белемнәрегез, кызыксынучанлыгыгыз, белемгә омтылышыгыз. Без сезнең нинди актив булуыгызны күрдек, белемгә омтылуыгызны, телгә хөрмәт хисегезне күрдек. Сез аны беркайчан да югалтмагыз, укучылар. Ә хәзер безгә жюри конкурс нәтиҗәләрен әйтеп китәчәк, игътибар белән тыңлыйбыз. (жюрига сүз бирелә).

IV. Укытучы: Димәк, укучылар, безнең ... команда җиңүче булды, җиңүчеләрне котлыйбыз. Ә хәзер, укучылар, барыбыз да басып, "Туган тел" җырын тыңлыйбыз, җырлый белүчеләрегез булса, кушылыгыз. Молодцы, ә хәзер бездән шушы көннең истәлеге итеп кечкенә генә бүләкләрне кабул итеп алыгыз. (Бүләкләр тапшырыла). Сез бик тырыш укучылар, булдырдыгыз, афәрин, алга таба да гел шулай актив булыгыз, укуыгызда зур уңышлар теләп калабыз, сау булыгыз!


© 2010-2022