Исследовательская работа: Наби Давли

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциясе



Фәнни-тикшеренү эше

Әдәбиятта Бөек Ватан сугышы темасының чагылышы.


Тема: Нәби Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" повестендә патриотлык.



Эшләде: Г.Гали исемендәге Иске Тинчәле

урта гомуми белем мәктәбенең

11 нче сыйныф укучысы

Абулханова Ландыш Рамиль кызы

Фәнни җитәкче: Сәлимҗанова Зөлфия Загит кызы



Иске Тинчәле 2015


Эчтәлек.


I. Кереш. Илебезгә килгән авыр сугыш еллары.

II. Төп өлеш.

1. Нәби Дәүлинең тормышы һәм иҗаты.

2. Аерым сүзләргә аңлатмалар (Ватанпәрвәрлек яки патриотлык )

3 Нәби Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" повестендә патриотлык.

4. Авторның әйтергә теләгән фикере

III. Йомгаклау.

IV. Кулланылган әдәбият.


















\

Кереш.

Илебезгә килгән авыр сугыш еллары.

Күзалдымда басу кыры. Янәшәдә генә урман. Урылмаган игеннәрнең башлары аска иелгән. Алар шулай илебезгә хәсрәт килгәнен тыңлап торалар төсле. Окоплар, зур-зур базлар, самолет, танк, зенитка көпшәләре аунап ята. Монда сугыш әле генә атлап, бар тереклекне юк иткән. Янган агачлар күңелгә авыр моң сала. Шомлы бу күренешләр. Тормыш яңадан кайта алмас төсле.

Сугыш. Бу сүздән никадәр борчу-хәсрәт, күз яшьләренең ачылыгы бөркелә сыман.

Илебез өстенә кара кайгы 1941 нче елның 22 июнендә ябырыла. Тыныч тормышның бөтен яме югала. Япь- яшь егет-кызлар, кулларына автоматлар тотып, илебезнең тынычлыгын саклау өчен сугышка китә. Күпме гаиләләр ата назыннан мәхрүм кала. Аналар бөркеттәй улларын фронтка озата. Никадәр гаиләләр төзелми кала. Әле ярый, өчпочмаклы хатлар ике араны юаныч җепләре белән бәйләп тора. Ләкин кайгы җиле- "Геройларча һәлак булды"- дигән хәбәрләр дә китерә. Ничек түзмәк кирәк?

Сугыш темасына нигезләнеп, әсәрләр языла фильмнар төшерелә. Шуларны укыганнан соң, гитлерчыларның нинди вәхши җаннар икәнлегенә инанам. Шәһәр- авылларны, завод-фабрикаларны җимереп, кешеләрне талап, җәзалап көн күргәннәр алар. Яшь аналарны, балаларны бикләп, тереләй яндырулары- немец солдатының кансыз икәнлеген күрсәтә. Хәтта хайваннар да мондый мәрхәмәтсез була алмый бит? Кайдан килгән мондый җәбер-золым?

Нәби Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" повесте аркылы без сугыш темасы белән күзгә-күз очрашабыз. Язучы үз башыннан кичергән вакыйгаларны түкми-чәчми образлы сүрәтләү чараларын кулланып, безгә җиткергән. Бу әсәрне мин йотлыгып укыдым дисәм дә ялгышмам. Повесть аркылы сугыш дигән кара кайгы белән мин тагын да якынрак таныштым. Барысын да йөрәгем аша үткәрдем.

Төп өлеш.

1. Нәби Дәүлинең тормышы һәм иҗаты

Шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәби Дәүли 1910 елның 1 июнендә Татарстан Республикасының Әлки районының Иске Камка авылында Хәсән Миндубаев исемле игенче гаиләсендә туа. Сабый чакта ук тормышның бөтен ачысын татып үсә. Дүрт яшендә чагында әтисе авырып үлә, ә әнисе, Төньяк Кавказ якларында төрле көнлекче эшләрдә тамак ялы өчен бил бөгеп йөргән Хәйрулла Дәүләтшин дигән кешегә кияүгә чыгып, өч баласы белән Ставрополь шәһәренә күченеп китә. Берникадәр вакыттан соң үги әти белән әни кеше, авылдагы йорт-җирне сатып килү нияте белән, яңадан туган авылларына кайталар. Шунда Нәбиулланың әнисе дә кинәт вафат була, ә үги әти Кавказда калган ятим балалар янына кире әйләнеп килми. Шулай итеп Нәбиулла чит-ят җирдә япа-ялгыз торып кала.
1921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендәге балалар йортына килеп эләгә. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлап, фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә укуын дәвам итә, аннары Донбасс якларына юл алып, Донецк шәһәрендәге металл эшкәртү заводы тимерчелегендә эшли. 1928 елда Н.Дәүли Әстерхан шәһәренә барып, совет хезмәткәрләрен әзерләү мәктәбендә укый башлый. Ләкин, курсантларны баш күтәргән игенчеләр фетнәсен бастырырга җибәрү сәбәпле укуы бүленеп, яңадан Донбасска кайта һәм мартен цехында шлакчы булып эшли. Шушы елларда ул Донбасста татар телендә чыга торган «Пролетар» исемле газетага языша башлый - хәбәрләр, шигырьләр, очерклар бастыра. 1930 елда үзе дә шушы газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә керә һәм анда гаскәри хезмәткә алынганчы эшли. 1933--1935 елларда Украинадагы Винница шәһәрендә хәрби мәктәпне тәмамлап, старшина чинында Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
Хәрби хезмәт мөддәтен тутырганнан соң Н.Дәүли Казанга килә. 1937-1941 еллар арасында аның дүрт шигъри җыентыгы басылып чыга («Бәхет», «Ал чәчәк», «Уйлар», «Кырык шигырь»). Үзенең лирик шигырьләрендә шагыйрь, шул чор поэзиясенә хас романтик пафос белән, яшь буынның туган илгә һәм тормышка мәхәббәтен, күтәренке рухын һәм иҗади хезмәт шатлыгын гәүдәләндерергә омтыла.
Сугышның беренче көннәрендә үк, 1941 елның 25 июнендә, Нәби Дәүли фронтка китә. Ләкин аңа фронтта озак булырга туры килми, шул ук елның август аенда, Орша шәһәре янында барган авыр бәрелешләрдә чолганышка эләгеп, алманнарга әсир төшә. 1942 елның яз башында аны бүтән әсирләр белән бергә Алманиягә озаталар. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы үлем лагерьларында газап чигә. Алманиянең тар-мар ителүе генә аны үлемнән коткарып кала.
1945 елның декабрендә Н.Дәүли Казанга кайта, әмма аңа, хәрби әсирлекне кичергән кеше буларак, әдәбият, матбугат өлкәсендә эшләргә рөхсәт ителми, шуңа күрә 1956 елга кадәр Казанның төрле оешмаларында кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче кебек әдәбияттан ерак торган хезмәт вазифаларын башкарырга туры килә. Шулай да, язганнары басылмаса да, ул иҗат эшчәнлеген туктатмый: шигъри әсәрләр язуын дәвам иттерү белән бергә, проза һәм драматургия жанрларында да үзенең иҗади көчен сынап карый. Ниһаять, Сталин культы фаш ителеп, Хрущев вакытында берникадәр хөр тәртипләр урнаша башлагач, Нәби Дәүлигә дә язган әсәрләрен бастыру мөмкинлеге туа. 1955-1965 елларда, ягъни ун ел эчендә, аның шигъри һәм проза әсәрләре тупланган унике китабы басылып чыга.
Гомумән, Нәби Дәүлинең сугыштан соңгы чор әдәби иҗаты жанр төрлелеге һәм заманга аваздаш темаларны яктыртуы белән аерылып тора. Җир һәм шәхес язмышы, кешелекнең киләчәге өчен борчылу, халыкларның азатлык өчен көрәше, шул юлда корбан булганнарга дан җырлау, хезмәт кешесенең бөеклеген һәм акылын биеккә күтәрү, тормышта очраган һәртөрле гаделсезлекләргә карата килешмәүчәнлек һ.б. - менә шундый, әйтергә мөмкин, глобаль масштабтагы мәсьәләләр әдип иҗатының төп тематик эчтәлеген тәшкил итәләр. Бу темалар аның күпсанлы лирик, сәяси-публицистик, сатирик шигырьләрендә, балладаларында, мәсәлләрендә, дүртьюллык шигъри парчаларында, «Берлинда окоп» (1955), «Авыл дәфтәре» (1954-1967) кебек күләмле поэмаларында һәм прозасында чагылыш таба.
Әдипнең проза әсәрләреннән «Яшәү белән үлем арасында» (1958) дигән повесте һәм «Җимерелгән бастион» (1965) исемле романы укучылар арасында аеруча популярлык казана. Автобиографик материалга һәм әсирлек чорындагы шәхси кичерешләргә нигезләнеп язылган бу документаль әсәрләр конкрет тормыш вакыйгалары җирлегендә фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белән әһәмиятлеләр.
Н.Дәүли курчак театры өчен пьесалар, тормышның төрле мәсьәләләрен яктырткан публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре, кечкенә күләмле проза әсәрләре - хикәя, нәсер, юмореска, фельетон, сәяхәтнамә, юлъязмалар авторы буларак та билгеле. Гомеренең соңгы елларында ул бик бирелеп тормыш юлының төрле этапларын сурәтләгән автобиографик әсәрләр өстендә эшли. Сиксәненче елларда матбугатка чыккан «Язмышка юл», «Кояшка йөз белән», «Сталинга хат» повестьлары әнә шундыйлардан.
Ул 1989 елның 18 маенда Казанда вафат була.
Н.Дәүли - 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Нәби Дәүли исемен мәңгеләштерү максатыннан, күптән түгел Казандагы бер урамны Нәби Дәүли исеме белән атадылар. Глактионов урамында әдип яшәгән йортка мемориаль такта куелачак. 2010 елда "Яшәү белән үлем арасында" китабын тагын бер кат бастырып чыгарылды. Бу китапның русча Брайль системасындагы вариантын да эшләгәннәр. Базарлы Матак авылы гимназиясе Нәби Дәүли исемен йөртә.

2. Аерым сүзләргә аңлатмалар.

Ватанпәрвәрлек яки патриотлык (лат. patria - ватан) - туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, үзеңнең эш-патриотлык белән ватаныңның һәм халкыңның мәнфәгатьләренә намуслы хезмәт итү принцибы. Ватанпәрвәрлек - кешелек тарихында элек-электән яшәп килүче принцип. Кешеләргә үз коллективларына бирелгәнлек хас. Борынгы кабиләләрнең башка кабиләләр, читтән басып алучы көчләр белән мөнәсәбәтләре дә бу турыда сөйли. Алар үзләре биләгән җирне, корган хуҗалыкларын, бигрәк тә кабилә кешеләрен яклау, аларның иминлеген саклау вазифаларын үтәргә тырышып яшәгәннәр.

Кешелек тарихы меңләгән сугышларны белә. Аларда катнашкан сугышчылар бер-берсен юк итәргә омтылсалар да, каршы якларның берсе, кагыйдә буларак, гадел сугыш алып бара торган булган. Үз халкыңның иминлеге, иреге өчен сугышка керү - җинаять түгел, патриотлык ул. Ә менә чит җирләрне басып алуга, аларның халыкларын буйсындыруга, юк итәргә омтылу - чын мәгънәсендә җинаять.

3. Нәби Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" повесте.

«Миңа пуля тимәде, ләкин минем йөрәгем яраланды. Ул яра мәңге төзәлмәс. Фашизм минем яшь гомеремне алып калды. Ләкин туган илемә булган мәхәббәтемнең бер генә тамчысын да, фашизм минем йөрәгемнән саркыта алмады. Мин тоткынлыкта туган илемне тагын да ныграк сөяргә өйрәндем. Минем күкрәгем дошманга нәфрәт белән тулды. Мин шул нәфрәттән фашизмга, аның токымнарына утлы уклар ясап атармын. Мин сугыштан соң да фашизм белән көрәштә солдат булып кайтам» - дип яза ул.

Нәби Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" (1957) исемле повесте татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алды.Әсәр 1957 елда "Совет әдәбияты" журналында (№ 6, 7, 8) чыккан басмасында "Тормыш белән үлем арасында" дип аталган. Ә инде 1958 елда автор бу әсәрен аерым китап итеп бастырып чыгарганда аны яңа исем "Яшәү белән үлем арасында" дип атый. Повесть кырыс реализмга нигезләнеп язылган. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки авторның үзенә әсирлек газабын татырга туры килә. Сугышның беренче көннәрендә үк үзенең ничек итеп әсирлеккә төшүен, әсирлектә үткәргән мәшхәр көннәрен, җир йөзендә бер генә ерткыч хайван да эшли алмаган явызлыкны фашистларның эшли алуын үз күзләре белән күреп, үз язмышында татыган Н.Дәүли киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле вакыйгаларны бәян итеп калдыра. Әсәрне укуы кыен, күңелдә авыр тойгы уяна. Язучы Нәби Дәүли китабының кереш сүзендә болай ди: " Яшь кеше! Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам. Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың.Синең күз алдыңнан бик еракта калган гасырлар узып китәр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда! Ниһаять, син шулай тарих битләрен берәмләп ача-ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм син анда "фашист" дигән сүзне күрерсең. Кем иде соң ул фашист? Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим. Фашизмны онытырга ярамый!" Бу сүзләр язучы Нәби Дәүлинең бүгенге яшь кешегә үтенече булып яңгырый.

"1941 елның җәе, тыныч иртә. Балалар матур төшләр күреп йоклыйлар. Кинәт офык чигендә ниндидер алсу, кан төсле яктылык күренде. Аннан соң җирне калтыратып гөрелдәгән тавыш яңгырап китте. Шушы тыныч иртәдә безнең җир өстендә фашист бомбасының беренче кат шартлавы иде бу. Сугыш башланды. Чик баганаларын аударып, дошман безнең туган җиребезгә аяк басты. Ил кузгалды, халык күтәрелде. Ватан үзенең улларын һәм кызларын көрәш сафларына чакырды." Тарих сәхифәләреннән мәгълүм булганча, дошманның бәреп керүе безнең ил өчен көтмәгәндә була. Шуңа күрә, тиз арада, бернигә карамыйча барлык көчләрне сугышка каршы берләштерергә кирәклеге килеп баса. Сугышның беренче көннәрендә үк язучы Нәби Дәүли дә башка бик күпләр кебек фронтка китә. Сугыш башланганда көчләр тигез булмый, чөнки сугыш башланганчы бер ел гына элек Россия белән Германия арасында ике илнең бер-берсенә карата сугыш ачмаска тиешлекләре турында килешү төзелә. Россиянең дәүләт җитәкчеләре, фашистик Германиянең бу ялган килешүенә ышаналар, бөтен европа илләрен басып алган дошманга каршы бик нык уйланып, җитди әзерлек алып барырга кирәклеген исәпкә алып бетермиләр. Нәтиҗәдә ил зур югалтуларга тап була. Әле кичә генә станок артында басып торган, я булмаса, сука тоткан ир-егетләрнең күбесе утлы җәһәннәмгә килеп кергәч, көчләрнең тигез түгеллеге ачыклана. Шуңа күрә сугышның беренче көннәрендә үк чит-ят җирләрдә үлеп калучыларның да , әсирлекә төшүчеләрнең дә саны бихисап була. Гади солдат Нәби Дәүли дә меңләгән иптәшләре белән Белоруссия кырларында дошман чолганышында кала. Әле сугышның нәрсә икәнлеген дә тоеп өлгермәгән , кичә генә илгә тугры булу турында ант тоткан солдат , бүген инде дошман өнендә, әсирлектә. Автор әсәрдә, бер яктан, язмышның әчелегенә, хаксызлыкка солдатның күңеле рәнҗүен күрсәтсә, икенче яктан, фашизмның кешелек өстеннән кылган явызлыкларын үз күзләре белән күргән әсир солдат күңелендә дошманга карата көчле нәфрәт ялкыны уянуын тасвирлый. Бөтен тирә-якта шомлы күренеш. Кичәге сугышчыларның үле гәүдәләре, сугыш кораллары, җимерек окоплар. Шулар өстеннән меңләгән әсирләр үтәргә мәҗбүр. Үзләрен җиңүче санаган шат йөзле немецларның мыскыллы көлешеп, әсирләр өстенә әллә нинди карбыз кабыклары, тәмәке төпчекләре ташлаулары, "Русски, капут-капут!" дип кычкырулары үзәкне өзә. Солдат өчен барсы да авыр, үкенечле. Ләкин болар башы гына икән әле. Мыскыллауларның, газаплауларның тимер чыбык эченә кертеп бикләгәч яңа төрләре башлана. Шуның өстенә ачлык, салкыннан туңып үлү куркынычы. Фашизм әсирлегендә солдатны үлем һәр адым сагалап тора. Ачлыктан үлү, салкыннан туңып үлү, начар авырулардан үлү, фашист пулясыннан, я аның кулыннан үлү. Башны кая гына борып карасаң да, исән калуга бер өмет тә юк. Моны әсирлеккә төшкән геройлар аңлыйлар. Ләкин шартлар нинди генә кыен булмасын, адәм баласы яшәргә омтыла. Фашизм тоткынлыгында яшәүче солдатларда да, Нәби Дәүли сүзләре белән әйткәндә " йөрәкләрен ташка әйләндереп" булса да, һәр туасы көннән ниндидер уңай яңалык көтеп, бу мәшхәрдән котылып калу өмете яши. Шулай итеп, чәнечкеле тимер чыбык белән урап алынган йортта яшәү өчен көрәш үзенең беренче адымнарын атлый. Тыныч тормышта бу кешеләр һәрберсе ниндидер һөнәр башкарганнар. Һәм озак та үтми парикмахерлар, тимер чыбыктан энә ясаучылар, ут чыгарыр өчен чакма таш ясаучылар, анда-монда аунап ятучы түбә калайларыннан котелок һәм кружка ясаучылар да табыла. Кышкы суыклар башланганнан соң немецлар, лагерьга ике олау салам китереп бушаткач, әсир солдат анысыннан да файдалану юлын таба. Саламнан чабата ясап кияләр, алай гына да түгел, мондый салкыннарга әзер булмаган немецлар үзләре дә тоткыннардан чабата үрдереп алалар. Автор бу сату -алу эшенең "түләү" юлы белән алып барылуын кызганыч бер елмаю белән тасвирлый. Әнә шулай итеп үлем кочагына төшкән кешеләрдә дә яшәүгә омтылыш уяна. Ләкин яшәү шартлары адәм баласы түзәрлек түгел. Шуңа күрә озак та үтми әсирләр арасында тиф авыруы башлана. Немецлар лагерны бикләп, андагылар белән аралашуны бөтенләй туктаталар.Хәтта ашыйсы "баланда"ны да хайваннарга биргән кебек зур тагаракларга салалар да, койма астыннан гына этеп куялар иде"- ди автор. Фашизм үзе курка, шул "тимер чыбыклы койма астыннан ниндидер бер кул сузылыр да аны тотып алыр, буып ташлар кебек тоела аңа". Чөнки фашист үзенең җинаятен үзе күреп тора. Ә җинаятьчене җир үз өстендә озак йөртми. Фашист безнең каршыбызда әле тере булса да , гаделлек алдында ул инде үлек. Тарих аңа шушы соңгы хөкемен чыгарган. Кыш бетә, яз җитә.Үлем күпмедер чигенә. Әсирләр арасыннан күп меңләгән кешенең гомерләре вакытсыз өзелә. " Иң кызганычы,- ди автор, - яшь кешенең вакытсыз үлеме. Мин әсирләр арасыннан яшь инженерларны, врачларны , агрономнарны очраттым. Аларга, беренче чәчәкләргә, әле ачылып җитмичә үк сугыш утында көяргә туры килде. Минемчә, сугышта кешелек дөньясының мәңге кире кайтарып ала алмаслык югалткан нәрсәсе - әнә шул яшьләр. Бу - кешелекнең иң гүзәл җәүһәре. Ул югалтуны бары йөрәкнең тирән сызлануы белән генә үлчәргә мөмкин…" Ә мондый вакытсыз корбаннар герой күз алдыннан күп үтә, аның үзен дә һәр даим үлем сагалап йөри. Дошман өнендә башка нәрсәгә өмет итү мөмкин дә түгел. Үлем. әсирләрнең төп юлдашына әйләнә. Тереләре үлгәннәрнең - дусмы ул, билгесез солдатмы, күпме үле гәүдәләрен үз җилкәләренә күтәреп ташыйлар? Ләкин кеше өчен иң авыры - билгесезлек. Ачлыкка да, юклыкка да, җәбер-золымга да түзә алган адәм баласын билгесезлек кешелектән чыгарырга, өметен сүндерергә мөмкин. Ләкин хәбәрләр "тимер чыбыкларны да үтеп керәләр иде", - ди автор. Нәби Дәүли шундый авыр шартларда да солдатларның бер-берсенә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калуларын тасвирлый. Мәсәлән, хәрби врач Василий Петрович бик күп авыру солдатларга ярдәм итә. Качу мөмкинлеге булса да, "мин авыруларны ташлый алмыйм" дип, бу мөмкинлектән баш тарта. Я булмаса, яшь кенә егет Гриша соңгы байлыгын - сәгатен шинельгә алыштырып, геройның үзен салкыннан туңып үлү куркынычыннан коткарып кала. Әсирлектә вакытта Нәби Дәүли тагын бер нәрсәгә төшенә, барлык немецлар да фашистлар түгел икән бит! Мәсәлән, тимер чыбыклар белән уралган баракларда тентү вакытында ( ә мондый тентүләрне фашистлар еш оештыралар) бер солдатның куеныннан баласының фотографиясе килеп чыга, немец офицеры аны утка алып сала. Бу миһербансызлыкны, гаделсезлекне тойган табигать, әйтерсең лә, палач каршында кечкенә генә гаделлек урнаштырырга тели. Җил чыга, рәсем читкә очып китә. Карт кына немец солдаты рәсемгә аягы белән басып, аны саклап кала һәм икенче көнне, үз гомерен куркыныч астына куеп, рәсемне тоткынга китереп тапшыра. Я булмаса, гади немец карчыгының, үз авызыннан өзеп, соңгы ризыгы - 3-4 конфетын, рус солдатына бирүе күренеше. Әсәрдә җирле немец халкының тоткыннарга төрле ризыклар, кирәк-яраклар юнәтеп, шуны тапшырырга тырышулары һәм башка күп кенә очраклар, төгәл мисаллар өстендә дәлилләп бәян ителәләр. Әсәрдә тагын немецларның "бер ишесе Гитлерның барлык немецлар да бертигез бай яшәячәк" дигән сүзләренә алданып сугыш утына керүе бәян ителсә, икенчеләре - болары "немец капиталистларының балалары сугышның" ничек һәм кая баруын да белмәүләре аңлатып үтелә. "Алар гади немецлар кебек сугышка кермиләр, алар үзләренең әтиләре янында, барысы да чисталар, барысының да өсте-башы пөхтә, аякларында ялтыравык итекләр, өсләреннән хушбуй исе аңкып тора"- ди автор.

4. Авторның әйтергә теләгән фикере.

"Яшәү белән үлем арасында" повестында яктыртылган әһәмиятле фикер - немецларның үз араларында сугышка карата карашларның төрле, берәүләр сугышка каршы булып, төрле юллар белән фашизмга каршы көрәшәләр, хәтта безнең солдатларга, әсирләргә булдыралган кадәр ярдәм итәргә тырышалар. Язучы Н.Дәүли үзенең күргәннәренә нигезләнеп киләчәк буыннарга, әсирлек тормышының газапларын, әрнүләрен, төрле яктан кимсетелүле хурлыкларын гыйбрәт итеп язып калдыра. Һәм шуның белән гади солдат Нәби Дәүли Ватаны һәм халкы алдында, һәм язучы, һәм кеше буларак, үзенең гражданлык бурычын үти.




Йомгаклау.

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

Нәби Дәүлинең юлын күздән кичергәч, фашистлар әсирлегендә ничек рухы сынмаган, үлем тырнагыннан ничекләр котылып кала алды икән соң дигән сорау алга килеп баса.

Сугыш илебезне 1418 көн дәвамында ут эчендә тота. Җирдә тынычлык булсын өчен, миллионнарча кеше һәлак була.

Еллар аша сугыш дөреслеге халыкка, туган илгә әйләнеп кайта. рәхмәтле булырга тиешбез. Кадерле укучы! Без бәхетле буын. Чөнки безгә сугыш дигән явызлыкны күрергә туры килмәде һәм килмәсен дә. Ләкин без сугышның нинди яман чир икәнлеген белергә, аны тудырырга тырышучыларга киртә булырга тиешбез. Фашизм алып килгән бәхетсезлекләрне, кайгы - хәсрәтләрне тарих битләреннән, әдипләребез язып калдырган әсәрләрдән укып төшенергә, әби-бабаларыбызның дошманга каршы көрәштә күрсәткән данын сакларга, ничә йөз еллар үтсә дә, Кеше - җир йөзенә яшәү өчен туган башка кешеләргә карата намуслы, олы йөрәкле, кече күңелле булып калырга тиешбез. Фашизм дигән яман чир үз артыннан бер дистә елга җитәрлек кенә газаплар калдырмады, шуңа күрә дә безнең ул алып бәхетсезлекләрне, кайгы -хәсрәтләрне, күз яшьләрен, вакытсыз өзелгән гомерләрне, яндырылган авыл-шәһәрләрне, исәпсез-сансыз башка газапларны онытырга хакыбыз юк! Сугыш аяусыз һәм мәкерле. Ул барлык яшәеш кануннарына каршы оештырылган куркыныч күренеш. Сугыш тереклек дөньясына газаплар, әрнүләр, кайгы- хәсрәт алып килә. Кешелек дөньясы сугышларны күп күргән, җиңелгән, җиңгән. Ләкин кешелекнең рухи дөньясы беркайчан да кол булмаган. Бер генә халык та үзен басып алучыларга дус итеп карый алмаган, еш кына нәфрәт буыннан-буынга күчкән. Моны тарих белә. Тереклек сугышларда кемнәрнеңдер явызлыгы аркасында вакытсыз корбан булыр өчен дөньяга килмәгән. Ул яшәр өчен туган. Ләкин явызлык моны аңламый һәм аңларга да теләми. Явызлыкның үз законнары, үз кануннары. Нәфес дигән яман нәрсә күзләрне томанландыра, акылны какшата. Кешелек моны белә, моны аңлый, ләкин сугышлар, кемнәрнеңдер тырышлыгы белән әле анда, әле монда кабынып торалар. Илебез мондый сугышларны күп күрде. Безнең әби-бабаларыбыз сугыш юлларын күп урадылар. Алар безнең бәхет, безнең киләчәк өчен көрәштеләр, бу юлда үз исәнлекләрен, үз гомерләрен кызганмадылар. Һәм барлык милләт халыклары бердәм булып фашизмга каршы көрәшкә күтәрелделәр. Кайгы уртак, хәсрәт бер иде, моны аңлаган һәр намуслы гражданин Ватан каршында үз бурычын тирәнтен аңлап, бер йодрыкка үз көчен туплады. Сугышта әсирлеккә төшеп тә, һәр минуты-сәгате саен үлем белән очрашкан солдатның фашизмга каршы көрәше сокландыргыч

Без бу батырлар алдында баш иябез. Ачы хәсрәт китергән дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларын беркем дә онытырга тиеш түгел. Илебездә һәрвакыт тыныч- имин тормыш хөкем сөрсен! Дөньялар тыныч булсын иде. "Сугыш" дигән сүзне минем ишетәсем килми!




Кулланылган әдәбият.

1.Дәүли Нәби. Яшәү белән үлем арасында. Повесть.Җимерелгән бастион. Роман.- Казан: Татар. Кит. Нәшр.-1990.-446 бит.

2. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. Казан. Татар кит нәшр.1979.

3 Нури З. Тормыштан һәм тормышчан // Казан утлары. - 1969. - № 5. - 143-151 .

4. Маннапов Ш. Кайтмый еллар, кайталар җырлар // Казан утлары. - 2000. - № 6. - 180-185 б.

5. Интернет ресурслар. Википедия. Ирекле энциклопедия.

6. Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе.

7. Совет Татарстаны язучылары" Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986





Тезис.

Нәби Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" повестендә патриотлык.

Буа муниципаль районы Г.Гали исемндәге Иске Тинчәле урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Абулханова Ландыш Җитәкче: Сәлимҗанова Зөлфия Заһит кызы

Нәби Дәүлинең юлын күздән кичергәч, фашистлар әсирлегендә ничек рухы сынмаган, үлем тырнагыннан ничекләр котылып кала алды икән соң дигән сорау алга килеп баса.

Сугыш илебезне 1418 көн дәвамында ут эчендә тота. Җирдә тынычлык булсын өчен, миллионнарча кеше һәлак була.

Еллар аша сугыш дөреслеге халыкка, туган илгә әйләнеп кайта. рәхмәтле булырга тиешбез. Кадерле укучы! Без бәхетле буын. Чөнки безгә сугыш дигән явызлыкны күрергә туры килмәде һәм килмәсен дә. Ләкин без сугышның нинди яман чир икәнлеген белергә, аны тудырырга тырышучыларга киртә булырга тиешбез. Фашизм алып килгән бәхетсезлекләрне, кайгы - хәсрәтләрне тарих битләреннән, әдипләребез язып калдырган әсәрләрдән укып төшенергә, әби-бабаларыбызның дошманга каршы көрәштә күрсәткән данын сакларга, ничә йөз еллар үтсә дә, Кеше - җир йөзенә яшәү өчен туган башка кешеләргә карата намуслы, олы йөрәкле, кече күңелле булып калырга тиешбез. Фашизм дигән яман чир үз артыннан бер дистә елга җитәрлек кенә газаплар калдырмады, шуңа күрә дә безнең ул алып бәхетсезлекләрне, кайгы -хәсрәтләрне, күз яшьләрен, вакытсыз өзелгән гомерләрне, яндырылган авыл-шәһәрләрне, исәпсез-сансыз башка газапларны онытырга хакыбыз юк! Сугыш аяусыз һәм мәкерле. Ул барлык яшәеш кануннарына каршы оештырылган куркыныч күренеш. Сугыш тереклек дөньясына газаплар, әрнүләр, кайгы- хәсрәт алып килә. Кешелек дөньясы сугышларны күп күргән, җиңелгән, җиңгән. Ләкин кешелекнең рухи дөньясы беркайчан да кол булмаган. Бер генә халык та үзен басып алучыларга дус итеп карый алмаган, еш кына нәфрәт буыннан-буынга күчкән. Моны тарих белә. Тереклек сугышларда кемнәрнеңдер явызлыгы аркасында вакытсыз корбан булыр өчен дөньяга килмәгән. Ул яшәр өчен туган. Ләкин явызлык моны аңламый һәм аңларга да теләми. Явызлыкның үз законнары, үз кануннары. Нәфес дигән яман нәрсә күзләрне томанландыра, акылны какшата. Кешелек моны белә, моны аңлый, ләкин сугышлар, кемнәрнеңдер тырышлыгы белән әле анда, әле монда кабынып торалар. Илебез мондый сугышларны күп күрде. Безнең әби-бабаларыбыз сугыш юлларын күп урадылар. Алар безнең бәхет, безнең киләчәк өчен көрәштеләр, бу юлда үз исәнлекләрен, үз гомерләрен кызганмадылар. Һәм барлык милләт халыклары бердәм булып фашизмга каршы көрәшкә күтәрелделәр. Кайгы уртак, хәсрәт бер иде, моны аңлаган һәр намуслы гражданин Ватан каршында үз бурычын тирәнтен аңлап, бер йодрыкка үз көчен туплады. Без бу батырлар алдында баш иябез. Ачы хәсрәт китергән дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларын беркем дә онытырга тиеш түгел. Илебездә һәрвакыт тыныч- имин тормыш хөкем сөрсен! Дөньялар тыныч булсын иде. "Сугыш" дигән сүзне минем ишетәсем килми!

© 2010-2022