Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан үткәрелгән әдәби чара язмасы

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Язучы һәм мәгърифәтче"

(Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан әдәби әңгәмә)

Максат.

1. Күренекле мәгърифәтче-галимнең күпкырлы эшчәнлегенә бәя бирү;

2. Китап укучыларның К.Насыйриның төрле өлкәләргә караган хезмәтләре турында белемнәрен киңәйтү

3. Милли үзаң тәрбияләү, язучы ижатына хөрмәт булдыру, әхлак тәрбиясе бирү.

Барышы.

Китапханәче.

Бөтен гомере буе үз халкына фидакарьләрчә хезмэт кылган, милләт мэнфэгатен узенен яшэу кыйбласы иткэн кешелэр бар: Утыз Имәни, Мәржани, Риза Фэхретдин, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимжан Ибрагимов, Мэжит Гафури h.б. Мондыйлар арасында ин мохтэрэм урыннарнын берсен Каюм Насыйри алып тора.

77 яшендэ вафат булган бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичэ миллэткэ хезмэт иткэн. Каюм Насыйри татар, гарэп, фарсы, рус, торек теллэрен камил белгэн, фэннэрнен торле тармакларыннан хэбэрдар булган.

Без К.Насыйри журналист-энциклопедист, тарихчы, галим, тел белгече,фольклорчы, язучы, тэрбияче, магърифэтче икэнлеген белэбез. Эйдэгез, алдагы дэреслэрдэ алган белемнэрегезгэ, остэмэ укыганлыгыгызга, эзлэнгэнлегегезгэ игътибар итик эле. Эшебезне компьютердагы тестларга жаваплар эзләүдән башлыйк әле (укучылар компьютердагы тестларга интернет ресурслар аша җаваплар табалар)

Тестлар белэн танышу.

1.К.Насыйринын туган тобэге:

а) Казан; б) Яшел Үзән районы Югары Шырдан авылы; в) Оренбург төбәге.

2. Нинди гаиләдә туган? а) мулла; б) укытучы; в) крестьян.

3. Анын беренче басылып чыккан эсэре:

a) "Кыскача Нәху китабы"; б) "Кырык вэзир кыйссасы"; в) "Әбугалисина" кыйссасы.

4. Ул газета чыгару хакында хыяллаган. Анын исеме:

а) Тэржеман; б) Чынлык; в) Тан йолдызы.

5. К.Насыйри музее урнашкан урын

а) музей юк; б) Казан; в) Арча.

Ә хәзер презентация ярдәмендә К.Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге белән танышыйк.

1. Каюм Насыйри - мэгрифэтче. (Балалар укыта, китаплар яза, аларны узе ук бастырып тарата, календарьлар чыгара).

2. Халык авыз ижатына буенча эшчәнлеге. (Борынгы кабер ташларындагы язуларны укый, авыл тарихларын язып ала, гореф-гадэтлэрен йолаларын ойрэнэ, жырлар, бәетлэр, әкиятлэр җыя. Тарихнын Болгар тарихына бэйле булуын ачыклый).

3. Фэнни эшчәнлеге. (Ш.Мэржани, Г.Ильяси кебек укымышлылар белэн Казан университеты каршындагы Археология, тарих, этнография, жэмгыяте утырышына йори, докладлар ясый. Дэреслеклэр, китаплар яза. Гаризалар язып бирэ, тэржемэ итэ, китаплар сата).

4. Физик эше. (Дэреслеклэренэ карталар сыза, басылган китапларны топли, рэсемнэр тошерэ, агачтан торле эйберлэр ясарга ярата).

5. Халык медицинасына монэсэбэте. (Торле улэннэр белэн дэваланган, физик хезмэт белэн шогыльлэнгэн. Ятып авырмаган. Гомеренен сонгы елларында аякларын жинелчэ паралич суга. Үзен-үзе электр белэн дэвалый, аяклары языла, йорерлек хэлгэ килэ).

1 укучы (журналист-энциклопедист) сөйли.

- Каюм Насыйри - торле фэн нигезлэре белэн татар халкын ана телендэ таныштыручы. Математика фэне буенча "Хисаплык", геометрия буенча "Гыйльме пэндэсэ" дэреслеклэре яза. Зур кулэмле география китабын эзерли. Шулай ук игенчелек, ботаника буенча китаплар чыгара, узе сызган карталарын календаренда бастыра .

2 укучы (тарихчы) сөйли.

Тарих фэне буенча торле мэкалэлэре, махсус китаплары бар. Казан тарихы хакындагы язмалары кызыклы. Шулай ук куп кенэ татар авылларынын тарихы хакында да мэкалэлэр яза. Ул буш вакытында халык телендэге материалларны, каберташ язмаларын, торле шәҗәрәләрне, кулъязма hэм басма китапларны ныклып өйрэнэ.

3 укучы (галим) сөйли.

К.Насыйри узенен гыйльми эшчэнлеген мэдрэсэдэ уку елларында ук башлап жибэрэ. Анын узе исэн вакытта ук татар hэм рус теллэрендэ торле зурлыктагы 40 лап китабы донья күрә.

Презентациядән күрсәтелә һәм шуны китапханәче сөйли.

1. "Нэху китабы" (татар теле синтаксисы). Русча тозелгэн. Бу татар телен ойрэнуче руслар очен.

2. "Буш вакыт". Анатомия, табигать белеменнэн кыскача мэглуматлар белэн таныштыра.

3. "Һавагыйде китабы" (язу кагыйдәлэре).

4. "Энмузэж китабы".

5. Татар теленең аңлатмалы сузлеге ("Лэhжэи татари". Бу - татар теленен фэнни грамматикасына нигез салучы икэнлеген курсэтэ)

6. Элек гарэпчэ булганнары урынына Каюм Насыйри керткэн терминнар: сан, бүлү, калдык.

7. "Кыйрэте рус", "Нәмунә яки Әнмузәж" (рус теле грамматикасы, русча-татарча сүзлеклэр).

4 укучы (тел белгече) сөйли.

Ул татар теленен эдэбият hэм фэн теле була алуын hэм шуна хаклы икэнлеген исбат итэ. К.Насыйри татар теле гыйлемен устерудэ hэм сузлеклэр тозудэ эhэмиятле эшлэр башкара. Татар теленен анлатмалы сузлеген този, русча-татарча, татарча-русча сузлеклэр бастырып чыгара. Математика, география, грамматика фэннэреннэн кин массага анлаешлы терминнар булдыру очен тырыша. Татар теленен фэнни-терминологик эшенэ куп хезмэт куя. Ул татар теленен уз жирлегенэ нигезлэнгэн терминнарны булдыру белэн беррэттэн, халыкара гомуми терминнарны русча кулланылганча алу ягында була.

Китапханәче.

Телебездэ булган бэетлэр, шигырьлэр, мэкальлэр,табышмаклар, башваткычлар гаять тозек ритмлы hэм рифмалы итеп тозелгэннэр;мэгънэне тулы hэм матур бирудэ башка теллэрдэн hич тэ ким тугел. К.Насыйри: "Без-татарлар , телебез - татар теле, мөстәкыйль hэм тозек кагыйдэле камил тел ул", - дигэн.

Ул интернационалист рухлы кеше: туган илнен патриоты булырга онди, татар hэм рус халыкларынын дуслыгын яклый. Рус телен узлэштеруне эhэмиятле эш дип исэплэвен кат-кат эйтэ.

5 укучы (тэрбияче) сөйли.

"Китаб-әт-тэрбия". Биредэ 113 тэрбия бирелгэн.

16 нчы тэрбия: Локман хэкимнэн сорадылар : "Син эдэпкэ кемнэн урнэк алдын ?" диделэр Ул: "Эдэпсезлэрне куреп, эдэпле булдым",- диде.

42 нче тэрбия: "hэрбер серенне дустына эйтмэ, дошманына зарар итмэ".

46 нчы тэрбия: Халыкка икмэк-тоз курсэтмэгэн кешенен улгэч тэ исемен телгэ алмаслар.

52 нче тэрбия: Берэугэ бер яхшылыгын тисэ - сойлэп йормэ, берэудэн яхшылык курсэн -фаш кыйл, онытма.

64 нче тэрбия: Адэмнен жанына тия торган суз эйтмэ.

113 нчы тәрбия: Әй, угыл, берэу азгыннарга иярсэ, ул кешенен дене ботен булмас. Эгэр берэу бер эшэке кешене мактаса, халык арасында уз кыйммэте бетэдер.

Нинди олы фикерлэр болар!

Китапханәче.

К.Насыйринын хыялы нинди булган ? (Татар халкын белемле, тэрбияле иту, татарны татар итеп тыныту)

6 укучы (фольклорчы) сөйли.

Унтугызынчы йоздэ К.Насыйрины фольклорчы галим, телче-галим буларак, Н.Исэнбэткэ тинлэргэ момкин.

1. "Кырык бакча" эйтемнэр тупланган. (296 мэкаль-эйтем, 116 жыр, бэетлэр, экият-табышмаклар).

2. "Фэвакиhел - жолэса фил эдэбият". (Эдэбият турындагы мэжлеслэрнен жимешлэре). Хрестоматия. 27 табышмак китерелэ. Халык жылары. Бэет, 309 мэкаль, әйтем бар.

3. "Казан татарларынын ышанулары hэм гореф-гадэтлэре". (Ин борынгы ышануларын, мифларын, мифик образларын, экиятлэрен бастырган).

4. "Казан татарларынын экиятлэре". Татарча hэм русча 11 экият басылган.

Укытучы: Татар мифологиясендэге су анасы, шурэле турында эдэбияттэ беренче булып кулланган кеше - Каюм Насыйри.

7 укучы (язучы) сөйли:

1. "Кырык вэзир кыйссасы" "Мен дэ бер кичэ" жыентыгына барып тоташа.(1886)

2. "Эбугалисина кыйссасы"- ин куренекле hэм кин таралган эсэрлэреннэн берсе

3. 1884 нче елда донья кургэн зур кулэмле (609 бит) "Фэвэкиhел - жолэса фил эдэбият" (эдэбият турындагы мэжлеслэрнен жимешлэре ) исемле китапта 27 табышмак, 309 макэль hэм эйтем, йоздэн артык дуртъюллык жыр, берничэ бэет белэн очрашабыз.

4. Татар эдэбиятын гыйльми яктан ойрэнуче дэ куп кенэ ядкэрлэр, татар язучылары (Утыз Имэни, Г.Кандалый) хакында факт-мэгълүматлар китерэ, моhим генэ кузэтулэр ясый. "Фэвакиhел жолэса …" китабында, мэсэлэн, Кандалыйнын берничэ шигырен бастыра hэм аларнын яхшы икэнлеген искэртэ.

Китапханәче.

Сез беләсезме?.

1. "Кырык вэзир кыйссасы " турында эйтегез. (Торек язучысы Шэехзэдэ Эхмэт Мисрыйнын "Кырык вэзир"ен тэржемэ итэ).

2. Кем ул Әбугалисина ? (Бу төрекчэдэн тэржемэ. Эбугалисина (Ибне Си-на) тажик галиме. Торле фэннэрне яхшы белэ, могжизалар тудыру сэлэте бар. Эсэр фантастик нигездэ ижат ителгэн).

3. "Кырык бакча" ничэ бүлектэн тора hэм кешенен нинди яклары турында суз бара? (40 булектэн тора. Кешенен яхшы hэм яман яклары турында суз бара. Бу - "Фэвакиhел жолэса" дигэн жыентыкнын кыскартылган варианты).

"Әсәрләрне беләсезме?" уены.

1."Әбугалисина" әсәрендә Хәлвәфруш белэн патша кызы бергә калалармы? (Әйе, әсәр ахырында бергә булалар)

2. "Кая барсаң да үз күләгәң үзеңнән калмый" дигән әйтем кайсы хикәяткэ туры килә? ("Бала белэн кулэгэ").

3. "Хәйлә - акыллы кешеләр кулында көчле корал" дигән әйтем кайсы хикәяткә туры килә? ("Хәйлә hәм тапкырлык")

4. "Аты югалгач, абзарын бикләгән" дигән әйтем кайсы хикәяткә туры килә? ("Аңгыралык бәласе")

Китапханәче.

Бүгенге сөйләшүебезгә йомгак ясыйк.

1. К. Насыйри - зур галим hэм эдип.

2. К.Насыйри дәресләре - зур тормыш, тәжрибә дәресләре. Безгә белем hәм тәрбия бирә. Туган телебезне яратырга, татар булуыбыз белән горурланырга ойрәтә.

Файдаланылган әдәбият

1. К.Насыйри.Сайланма әсәрләр.Ике томда. Казан, 1974, 1 т., 55-57 б.

2. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Казан, 1985, 2т., 258-273 б.

3. Ә. Кәримуллин."Казан утлары", 1975, №2. 157-162 б.

4. А.Асадуллин. "Совет мәктәбе", 1965, №2. 15-16 б.

5. Я. Ханбиков. "Совет мәктәбе",1975.№2.29-32 б.

6. Р. Рахмани." Мәдәни җомга", 2000 ел 11 февраль." Мәгърифәт мәгарәсенең хуҗасы".

7. Р. Хөснетдинова."Ватаным Татарстан", 1997 ел 21 ноябрь." Каюм бабай ядкаре".


© 2010-2022