Урок татарского языка в 1 классе «Баш хәрефтән языла торган сүзләр»

1 нче сыйныфның татар төркеме өчен төзелгән дәрес планы. Дәреснең темасы «Баш хәрефтән языла торган сүзләр». Дидактик максат: укучыларны сүзнең мәгънә төсмерен аера белергә өйрәтү, ялгызлык исемнәрнең баш хәрефтән язылуына төшендерү. Үстерү максаты: материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру; төркемнәрдә эшләүне үстерү. Тәрбияви максат: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү. Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү. Чынаклар: дәреслек, эш дәфтәрләре, Г.Ф. Саттаров «Кеше исемнәре сүзлеге...
Раздел Другое
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Баш хәрефтән языла торган сүзләр

1.Дидактик максат: укучыларны сүзнең мәгънә төсмерен аера белергә өйрәтү; ялгызлык исемнәрнең баш хәрефтән язылуына төшендерү.

2.Үстерү максаты: материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру; төркемнәрдә эшләүне үстерү.

3. Тәрбияви максат: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү

Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү.

Чыганаклар: дәреслек, эш дәфтәрләре, Г.Ф.Саттаров "Кеше исемнәре сүзлеге".

Дәрес барышы

  1. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.


  1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

  2. Уңай психологик халәт тудыру

Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлап, матур сүзләр әйтик

Көтелгән җавап.

Хәерле көн! Көннәр имин булсын!

-Иртә таңнан балкып чыккан язгы кояш та сезгә бары шатлык китерсен, йөзегездәге елмаюлар беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен.Менә шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

3.Белемнәрне тигезләү

Төркемнәрдә киңәшеп, түбәндәге сорауларга җавап бирегез.

а) Нәрсә ул алфавит?

б) Рус алфавиты белән татар алфавиты аерыламы?

в)Татар алфавитына гына хас хәрефләрне сайлап алыгыз .

Көтелгән җавап

-Алфавитта хәрефләр билгеле бер тәртиптә урнаштырылалар.

-Әйе, аерыла. Татар алфавитында 39 хәреф, ә рус алфавитында 33.

- Ә, җ,ң,ө,ү,һ.

-Бик яхшы балалар.Ә безнең бүгенге дәресебез бигрәк тә үзенчәлекле .Ул без өйрәнгән хәрефләрнең төрле очракларда ничек язылышына кагыла.

II. Уку мәсьәләсе кую ситуациясе.

Балалар, киңәшегез әле , бу сүзләрдән сезгә нәрсә дә булса аңлашыламы?

Языла, баш,торган,хәрефтән, сүзләр.

Көтелгән җавап

-Сүзләрне тиешле урынга куйсаң, "Баш хәрефтән языла торган сүзләр"дигән җөмлә килеп чыга.


III. Уку мәсьәләсен чишү этабы

1 нче бирем. Эш дәфтәрендәге 1 нче күнегү(19 нчы бит) шигырен сәнгатьле итеп укыйлар.Укучылар баш хәрефтән бирелгән сүзләрне күчереп язалар,баш хәрефнең астына сызалар.Аннары түбәндәге сорауга җавап бирәләр:

-Ни өчен бу сүзләр баш хәрефтән язылган?

Көтелгән җавап

Кеше исемнәре баш хәрефтән языла дигән нәтиҗә ясыйлар

-

Укытучы балаларга кеше исемнәре турында берникадәр мәгълүмат бирә: һәр гаилдә бала тугач , аңа исем бирү йоласы бар.Балага исем бирүгә әти-әниләр зур җаваплылык белән карый, чөнки һәр исемнең үз мәгънәсе була.Мәсәлән, Дилә-күңел, йөрәк дигән мәгънәне аңлата, Зилә-миһербанлылык дигән сүз.Укытучы балалардан сорый:

-Ә сез үз исемегезнең мәгънәсен беләсезме?

Берничә җавап тыңлана.

-Укучылар, үз исемегезнең мәгънәсен белмәсәгез,борчылмагыз, чөнки махсус сүзлек бар. Ул "Кеше исемнәре сүзлеге"дип атала.Аны галим Г.Ф.Саттаров төзегән.Сез бу сүзлектән карап үзегезнең, әти-әниләрегезнең, әби-бабаларыгызның исемнәре нәрсә аңлатканын белә аласыз. Берничә исемнең мәгънәсе карала.

2 нче бирем. Эш дәфтәрендәге 2 нче күнегү (19 нчы бит)эшләнә.

Көтелгән җавап

Кеше фамилияләренең дә баш хәрефтән язылуы турында нәтиҗә ясала.

3 нче бирем. Эш дәфтәрендәге 3 нче күнегү (19 нчы бит)тәрҗемә күнекмәләрен үстерә.Укучылар җөмләләрне укыйлар һәм тәрҗемә итәләр, бирелгән җөмләләрне текст эчтәлегенә туры китереп, тулыландырып язалар.

Көтелгән җавап

Хайван кушаматлары да баш хәрефтән языла дигән нәтиҗә ясыйлар

4 нче бирем. Дәреслектәге 30 нчы күнегү эшләнә.Балалар текстны укыйлар.Баш хәрефтән язылган һәр сүзнең мәгънәсен һәм ни өчен баш хәрефтән язылганын аңлаталар, аннары аларны күчереп язалар. Соңыннан дәфтәрләрен алмашып, бер-берсенең хаталарын тикшерәләр.

Көтелгән җавап

Дәреслектәге кагыйдәне укып, шулай ук дәүләт, республика, шәһәр, район, авыл, елга, тау исемнәре дә баш хәрефтән языла дигән нәтиҗә ясыйлар



IV. Ял итү.

Хәзер бераз ял итик, (торып басалар)

Тәнебезгә көч кертик. (киереләләр)

Бер урында таптаныйк, (сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясала)

Сикергәләп тә алыйк

Уңга, сулга күз салыйк.

Муеннарны боргалыйк,

Кулларны алга сузыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Бер чүгәлик, бер басыйк-

Урыннарга утырыйк!


V. Рефлексия

-Нәрсә эшләргә тиеш идек? (Уку мәсьәләсе искә төшерелә.)

Баш хәрефтән языла торган сүзләрне (ялгызлык исемнәрне) аерып ала белергә кирәк иде.

Ничек эшләдек? (Чишү юллары искә төшерелә.)

Төрле типтагы күнегүләр эшләү нәтиҗәсендә баш хәрефтән языла торган сүзләрне (ялгызлык исемнәрне) табарга өйрәндек.

Нинди нәтиҗә ясадык?

Модель төзү.


Урок татарского языка в 1 классе « Баш хәрефтән языла торган сүзләр»

Авыл,шәһәр исемнәре

Хайван

кушаматлары

Дәүләт, республика

исемнәреУрок татарского языка в 1 классе « Баш хәрефтән языла торган сүзләр»Урок татарского языка в 1 классе « Баш хәрефтән языла торган сүзләр»

Елга, тау исемнәреУрок татарского языка в 1 классе « Баш хәрефтән языла торган сүзләр»Урок татарского языка в 1 классе « Баш хәрефтән языла торган сүзләр»Урок татарского языка в 1 классе « Баш хәрефтән языла торган сүзләр»Урок татарского языка в 1 классе « Баш хәрефтән языла торган сүзләр»Урок татарского языка в 1 классе « Баш хәрефтән языла торган сүзләр»Урок татарского языка в 1 классе « Баш хәрефтән языла торган сүзләр»Урок татарского языка в 1 классе « Баш хәрефтән языла торган сүзләр»Урок татарского языка в 1 классе « Баш хәрефтән языла торган сүзләр»

VI. Уңыш баскычы.

VII. Өй эше бирелми.



© 2010-2022