План урока по татарскому языку Фразеологизмы, 1 курс

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урта һөнәри белем бирүче

дәүләт бюджет мәгариф учреждениясе

"Казан төзелеш көллияте"




Социаль-гуманитар фәннәр

комиссиясе утырышында каралды

ЦК рәисе______________________

Методик совет утырышында расланды

МС рәисе_____________________







В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән

татар теленнән "Фразеологизмнар"темасыны

дәрес конспекты.









Төзүче: татар теле укытучысы

Тимереева Әлфия Валерий кызы.



Казан - 2015

Дәреснең план-конспекты.

Укытучы: Тимереева Әлфия Валерий кызы.

Предмет: Татар теле.

Бүлек: №4 Лексикология.

Дәреснең темасы: Тема 4.4. "Фразеология: барлыкка килүе һәм сөйләмдә кулланышы".

Дата: 2015 елның 6 апреле; төркем: С-9-12 төркемнең татар төркемчәсе.

Вакыт: 1 сәгать 30 минут.

Дәрес төре: катнаш.

Җиһазлау: компьютер, кулланма материаллар, презентация, интерактив такта.

Метод: аңлату, өлешчә эзләнү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, әңгәмә, язмача эш, дәреслек белән эш.

Дәреслек: Адуллина,Р.С. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 10 нчы с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ Р.С.Абдуллина, Г.М.Шәйхиева.- Казан: Татар.кит.нәшр.,2012.- 158б.

Максатлар:

  1. Фразеологик әйтелмәләр турында мәгълүмат бирү. Фразеологизмнар турында белемнәрне актуальләштерү, аларның кулланылу үзенчәлекләре турында төшенчә формалаштыру.

  2. Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәсе формалаштыру.

  3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру. Халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләр аша әхлаклылык тәрбияләү.

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I . Оештыру моменты:

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

− Хәерле иртә, студентлар!

− Кәефләрегез әйбәтме? "Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр", - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап, елмаеп, яңа көн белән котлыйк.

-Студентлар, без сезнең белән фразеологизмнарның төрләрен карарбыз, аларның сөйләмдә дөрес кулланышын өйрәнербез. Канатлы сүзләрне сөйләмдә куллану кайчак кыенлыклар тудыра, чөнки аларның мәгънәләренә төшенү авыр булырга мөмкин. Бүгенге дәрестә без шул очракларны карап үтәрбез.

-Хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз. Бүген - алтынчы апрель. Безнең тема: "Фразеологизмнар".

Бүгенге дәрестә без командаларга бүленеп эшләрбез. Ярышып эшләгәндә эш процессы тиз бара, нәтиҗә дә уңышлы була.

II. Өй эшен тикшерү:

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.

Алымнар:

1. Өй эшен карап чыгу

2. Хаталарны ачыклау, төзәтү

3. Дөрес итеп уку

Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, өй эшен тикшерик әле. Сезгә фразеологизмнар турында язып килергә кушылган иде. (2-3 студент укый)

-Шулай ук алда үткән темаларны да искә алыйк әле.

-Синонимнарга билгеләмә бирегез (якын мәгънәле яки мәгънәдәш сүзләр синонимнар дип атала).

-Мисаллар китерегез (Туган ил - Ватан, матур-гүзәл, чибәр).

-Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәбез? (капма-каршы мәгънәле сүзләр антоним дип атала; мисаллар: яхшы -начар, көн-төн).

-Омонимнар нәрсә ул? ( Мәгънәләре төрле, әмма әйтелешләре яки язылышлары белән охшаш булган сүзләр. Мисал: йөз- сто, бит, плыви; ат - имя, лошадь, кидай).

-Яхшы, афәрин, булдырдыгыз. Үткән темаларга йомгак итеп шуны әйтәсе килә: безнең татар телебез - матур сүзләргә бай тел, камил тел. Бу матур сүзләрне сөйләмдә еш дөрес итеп куллана белергә кирәк.

III. Яңа теманы аңлату

Яңа тема аңлатуга максат:

Укытучы өчен максат: фразеологизмнарның төрләрен аңлату, сөйләмдә кулланышы белән таныштыру;

Укучылар өчен максат: фразеологизмнарның төрләрен аңлап, куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү;

Без бүген дәрестә фразеологик әйтелмәләр белән танышырбыз. Аларның туры мәгънәле сүзләрдән аермасын карарбыз. Фразеологизмнарның төрләрен билгеләрбез.

1.Теманы кабатлау, дәфтәрләргә язу.

2. Яңа теманы аңлату өчен компьютер презентациясе күрсәтү.

Башта дәресебезнең максаты белән танышыйк (слайд №2).

Хәзер мисаллар ярдәмендә без сезнең белән бергәләп фразеологик әйтелмәләргә билгеләмә бирербез. Слайдта сул якта бирелгән мисалларны укыгыз. Аерып күрсәтелгән сүзләрнең мәгънәсен аңлатып карагыз. (Көтелгән җавап: бу сүзләр туры мәгънәдә кулланыла). Уң якта бирелгән җөмләдә нәрсә күзәтелә? (Җавап: күчерелмә мәгънәдә кулланыла). Слайд №3.

-Әйдәгез бергәләп нәтиҗә чыгарыйк: күчерелмә мәгънәле таркалмый торган сүзтезмә - фразеологик әйтелмә дип атала. (Слайд №4)

Мисаллар карап үтик әле (слайд № 5-9). -Студентлар, игътибар итегез әле: безнең сүзтезмәләр ничә сүздән тора (җавап: ике яки берничә сүздән). Слайд №10.

Һәрбер фразеологик әйтелмәнең мәгънәсен бер яки берничә сүз белән аңлатырга мөмкин, мәсәлән: слайд № 11. Нәтиҗә - сдайд № 12.

Төрле телләрдә фразеологизмнар күп очракта охшаш булалар (слайд № 13).

-Соңгы слайд ярдәмендә без алган яңа белмнәрне тикшерербез (слайд № 14).

-Фразеологизмнарны төркемләүдә төрле принциплар яши. Шулай да күпчелек галимнәр, мәсәлән, В.Виноградов, 3 төргә бүләргә тәкъдим итә:

1) фразеологик ныгымалар, ягъни аеруча нык бердәмлекләр, аларда сүзнең мөстәкыйль мәгънәсе бөтенләй югалган (чәчләр үрә тору , трай тибү , ләчтит сату, кәкре каенга терәтү );

2) фразеологик берәмлекләр. Монда да сүзнең мәгънәсе мөстәкыйль үк түгел, бөтеннең мәгънәсен бергә бирәләр, әмма компонентлар арасындагы бәйләнеш йомшара (һавадан алып сөйләү, ике агач арасында адашу);

3) фразеологик тезмәләр. Алар ирекле сүзтезмәләргә якын торалар, бер сүз туры, икенчесе күчерелмә мәгънәдә килә ( юл уңу, башка чыгу, авыр хәл). Слайд №15.

-Яңа темага кагылышлы материал шуның белән тәмам. Хәзер теманы ныгытуга керешәбез.

IV. Ныгыту.

Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү

Метод:

Сорауларга җавап бирү.

Дилог төзү

Ситуатив күнегүләр.

Карточкалар белән эш.

Карточка №1 белән эш. Бу этапта ял минуты ясап алабыз. Ике төркемгә дә карточкалар бирелә. Төркемнән бер студент бирелгән фразеологизмнарны "күрсәтә", ә калганнары күрсәтелгән сүз кайсы әйтелмәгә туры килгәнен әйтергә тиеш. Туры килгән һәрбер җавап бәяләнә. Эшне вакытка эәлибез. Һәр группага 1 минут вакыт бирелә.

Карточка № 2 белән эш. Татар фразеологизмнарына туры килгән рус телендәге эквивалентын табарга.

Карточка № 3 белән эш. Карточкада бирелгән фразеологизмнар белән җөмләләр төзергә.

Карточка № 4 белән эш. Карточкада бирелгән фразеологизмнарны тәрҗемә итәргә.

Карточка № 5 белән эш. Бирелгән җөмләләрдән фразеологизмнар табарга, мәгънәсен аңлатырга.

V. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү.

Укучылар өчен максат: алган белемнәрне мөстәкыйль куллана, аера белү

Өй эше бирү: дәреслекнең 100 бите, 159 нчы күнегү. Фразеологизмнар катнашында әкият яки хикәя языгыз.

Бәяләү. Дәрестә актив катнашкан, сорауларга җавап биргән студентларга баллар кую.

Йомгаклау.

1.Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдек?

2.Дәрес сезгә ошадымы?

3.Нәрсә аңлашылмады?

4.Нинди авырлыклар туды?

Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә кулланырсыз дип ышанып калам.

Дәрес ахырында фразеологизмнар кулланып язылган шигырь укып китәсе килә.(Г.Әхтәмова "Мин ничек көнне үткәрдем").

Сау булыгыз!



© 2010-2022