Контрольные работы по татарскому языку в 5 классе (татарская группа)

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5-cыйныф (татар төркеме)

8-дәрес

Диктант.

Һәркемнең үз эше.

Әхәт иртән торды һәм тышка йөгереп чыкты. Аларның бозаулары Акбаш капка янында мөгрәп тора иде. Әхәт Акбашны урамга чыгарды. Бозау ашлык басуы ягына борылмакчы иде. Ләкин Әхәт аны чишмә буендагы ямь-яшел чирәмлеккә алып китте.

Наҗия дә йокыдан уянды. Каз бәбкәләрен әле беркем дә ашатмаган иде. Наҗия иске табада җим болгатты да бәбкәләр алдына китереп утыртты.

Балалар көн саен әти-әниләренә шулай булышалар. (61 сүз)







5-cыйныф (татар төркеме)

17-дәрес

Диктант.

Шагыйрьнең туган авылында.

Менә без шагыйрьнең туган авылы Кушлавычта! Тукай әйткәнчә, авыл тау башына салынган. Төз һәм матур йортлары белән ул күңелне үзенә тартып тора. Элекке замандагы салам түбәле иске өйләр урынында калкып чыккан бу мәһабәт йортлар! Авылның хезмәт сөючән кешеләре Тукайны тирән хөрмәт белән искә алалар. Аның үлемсезлеге белән горурланалар.

Китапханә каршында сөекле шагыйребезнең мәрмәр һәйкәле бар. Без аңа карап, озак уйланып утырдык.(61 сүз)

Бирем. Сөекле һәм сүзләренә фонетик анализ ясарга.







5-cыйныф (татар төркеме)

30-дәрес

Изложение

Серле үлән



Бер ана үзенең бердәнбер улын сугышка озаткан.

- Туган илебезне фашистлардан азат ит. Батыр бул. Бер нәрсәдән дә курыкма. Мин сиңа бер үлән бирәм. Серле үлән у.~ үлем куркынычы янаганда иснәрсең. Иснәгәч, бөтен көчең кире| кайтыр, дошман җиңә алмас үзеңне, - дип әйткән ана улына. Ап- ак кулъяулыкка төреп, бер төп мәтрүшкә үләне биргән, ди.

Бервакыт сугышта авыр яраланган егет, хәлсезләнеп калган. Ул күкрәк кесәсеннән мәтрүшкә үләнен алган да иснәгән. Мәтрүшкә исеннән газиз туган яклары, сөекле әнисе күз алдына килгән. Егеткә көч кергән. Ул автоматын үрелеп алган да дошманга ут яудырырга тотынган. Дошман җиңелгән.

Егет туган җиренә батыр исеме алып кайткан, ди. Әнисе дә исән, ди. Алар сөекле улы белән озак гомер иткәннәр, ди. Ә аларның өе янындагы яшел болында әле һаман да хуш исле мәтрүшкәләр үсә, ди. (117 сүз)

(Р.Вәлиевадан)







5-cыйныф (татар төркеме)

36-дәрес

Изложение

Кечкенә тургайның сәяхәте

Бер бик матур авылның бик күп чәчәкле болынында яшәгән, ди, тургайлар гаиләсе. Бу гаиләдә тургай әти, тургай әни, тургай абый, тургай сеңел бик тату яшиләр икән. Бик матур сайрыйлар, ди, алар. Беркөнне тургай сеңел: «Минем авылда сайрыйсым килми. Шәһәргә барып сайрыйсым килә», - ди икән. «Тургайлар шәһәрдә сайрамый, аларны анда сайрасалар да ишетмиләр», - дип әйтә икән тургай әти-әни. Тургай абый гына: «Ярый, барып сайрап карасын инде», - дип әйткән, ди.

Шәһәргә таң белән килеп төшеп, сайрый башлаган тургай. Тик аны беркем дә ишетмәгән. Шәһәр кешеләре әле йоклыйлар икән. Кешеләр уянгач, «Менә мин сезгә хәзер сайрап күрсәтәм», - дип и сайрый, и сайрый икән тургай. Ләкин аның җыры машиналар, троллейбуслар тавышыннан ишетелми икән.

Авылына кайткан тургай сеңел. Әти-әнисе, абыйсы күптән уянып, җырлыйлар икән. Шатлыгыннан тургай шундый итеп сайрап җибәргән, бу авазга игеннәр дә чайкалып куйган, имеш. (131 сүз)

(З.Гыйльметдиновадан)







5-cыйныф (татар төркеме)

40-дәрес

Диктант

Кошлар

Кошлар суыкка чыдам була. Аларның каурыйлары һәм мамыклары искиткеч җылы. Каннары бик кайнар, шуңа күрә кошларга суык куркыныч түгел. Кошлар өчен иң кыены- кыш көне азык табу. Кайберәүләр чыпчык, чәүкә генә безнең якларда кышлый дип уйлый. Алай түгел шул.

Күп кошлар безнең якларда кышларга кала. Кышын алар күбрәк кешеләр тирәсендә булалар. Кеше яшәгән җирдә азык табу ансатрак.. (58сүз.) (Габделхәй Сабитов)









5-cыйныф (татар төркеме)

50-дәрес

Аңлатмалы диктант

Татарстан.

Без Татарстанда яшибез. Татарстан бик зур һәм бай. Анда Казан, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Җәлил, Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләр бар.

Татарстанда зур елгалар ага. Татарстанны Идел, Кама, Агыйдел, Зәй, Ык, Мишә, Зөя, Нократ, Казансу елгалары бизи. Ул шулай ук яшел тугайларга, куе урманнарга, түгәрәк күлләргә бай.

Казан - Татарстанның башкаласы. Казанга бер мең яшь тулды. (56 сүз.)

Бирем. Баш хәрефләрнең язылышын аңлатырга. Уртаклык исемнәрне табарга, сораулар куярга.











© 2010-2022