• Преподавателю
  • Другое
  • Научно-исследовательская работа по татарскому языку и литературе УТЛЫ СУГЫШ ЧОРЫНДА ХАТЫН-КЫЗ ЯЗМЫШЫ

Научно-исследовательская работа по татарскому языку и литературе УТЛЫ СУГЫШ ЧОРЫНДА ХАТЫН-КЫЗ ЯЗМЫШЫ

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты

Мәгариф идарәсе

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

"Лекарево урта гомуми белем бирү мәктәбе"

укучыларның муниципаль фәнни-гамәли конференциясе

"Эзләнү һәм иҗат"


ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ СЕКЦИЯСЕ


УТЛЫ СУГЫШ ЧОРЫНДА

ХАТЫН-КЫЗ ЯЗМЫШЫ




Башкарды:

МББУ "Лекарево урта гомуми

белем бирү мәктәбе"нең

9 сыйныф укучысы

Садриев Алмаз

Фәнни җитәкче:

МББУ "Лекарево урта гомуми

белем бирү мәктәбе"нең

татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Мөхәмәдҗанова

Лилия Илгиз кызы


Алабуга, 2015

Эчтәлек

I Кереш ............................................................................................................3

II Төп өлеш

  1. Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятына күзәтү...................................6

  2. Үлемнән көчлерәк булу ......................................................................8

  3. Хатын-кызлар трактор бригадасы......................................................10

III Йомгак .......................................................................................................13

Файдаланылган әдәбият ................................................................................14













Кереш

"Утлы сугыш чорында хатын-кыз язмышы" дигән теманы юкка гына сайламадым. Беренчедән, халык хәтере өчен изге көн - Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тула, икенчедән, тормышны әнисез, гомумән, хатын-кызсыз күз алдына китереп булмый. Бөек Ватан сугышы тарихта мәңге җуелмас фаҗигале эз калдырды: уннарча миллион кешенең гомере өзелде, аннан да күбрәге гомерлеккә аяксыз, кулсыз, бер сүз белән әйткәндә, гарип калды. Гөрләп чәчәк атып утырган йөзләрчә, меңнәрчә авыллар, шәһәрләр юкка чыкты. Совет халкы хәерчелекнең соңгы чигенә җитте. Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт, зур михнәтләр китерде, берничә буын кешеләренең бәгырен көйдереп, язмышларын җимереп узды. Бүгенге яшьләр бу сугышны күбрәк кинолар һәм китаплар буенча гына беләләр һәм еш кына аны "катюша"ларның җиңүле залплары, солдатларның массакүләм батырлыклары рәвешендә күз алдына китерәләр. Явыз дошман белән көрәштә үз-үзләрен аямаган сугышчыларыбыз көннән көн кими бара. Алар исән чакта кадерләрен белеп калырга кирәк!

Бу темага тикшеренү эшен башлап җибәрергә Әхәт Мушинскийның "Шейх и Звездочет" дигән әсәре этәргеч булды. Миңа күләмле татар әсәрләрен аңлап уку кыенлык тудыра, шуңа күрә русча язылган романны укуы бик җайлы булды. Бу әсәрдә Әхәт Хәй улы Мушинский сугыштан соң елларда булган Казанны сурәтләсә дә, кат-кат сугышта булган вакыйгаларга әйләнеп кайта. Төп геройларның берсе - Гайнан Фазлыгалләм улы (сугышка кадәр Аширов) - дезертир булып чыга. Шушы ир-ат аркасында ничә хатын-кызның язмышы үзгәрә. Мәсәлән, Гайнан, фронтка бармас өчен төрле ялганнар табып, качып кала, урлаша, ялган документлар белән зур күләмдә икмәк алып, аны сатып байы. Шул гына җитмәгән, хатын-кызларны алдый, сугышта яраланган офицер булып кылана, аларның йомшак күңелле булулары белән файдалана, аннары алдап кача. Ир-ат дип аталган кеше ничә хатын-кызның күңеленә төзәлмәс яра сала. Бу романда хатын-кызның авыр эш эшләү турында ныклап әйтелмәсә дә, яшерен хис-тойгылары, күңел кичерешләре турында сүз бара. Бу әсәрдәге хатын-кызлар шәфкатьле, тиз ышанучан, ярдәм итәргә әзер торалар, язмышларындагы авырлыкларга зарланмыйлар. Шушы романны укыганнан соң, "сугыштан соң язылган әсәрләр белән сугыш чоры әдәбиятында аермалар, уртаклык бармы?" дигән сорау белән бергә, "безнең авыл хатын-кызларының сугыш еллары ничек үткән?" дигән сорау туды, сугыш чорында язылган әсәрләрне укырга кызыксыну уянды. Бу сорауларга җавап алыр өчен китапханәгә, авыл идарәсенә,мәктәп музеена юл тоттым. Укырга дип Мирсәй Әмирнең "Мөстәкыйм карт йокысы", Гадел Кутуйның "Мәрфуга апа" әсәрләрен алдым . Һәр әсәрдәге хатын-кызлар образларына күзәтүне аерып күрсәтәчәкмен. Авыл идарәсендә киләсе мәгълүмат алдым: безнең авыл җирлегеннән 2 хатын-кыз фронтка киткән, икесе дә исән калган, ләкин кире авылга әйләнеп кайтмаган, авылда калган хатын-кызлар урманда, колхоз басуларында хезмәт куйган.

Хәзер дә исән булган тыл хезмәткәрләре белән очрашырга, калган кайберләре турында мәктәп китапханәсеннән белешмә алырга булдым. Эшем ике тармакта барды: беренчесе - әсәрләр уку, геройларга анализ ясау, икенчесе - ветераннар, аларның балалары белән очрашу, хәтирәләрен барлап бару.

Максат: авылдашларның истәлекләрен туплап, алардан ишеткән мәгълүматка таянып, төрле әдәби әсәрләрдә сурәтләнгән хатын-кызларның язмышы турында укып, хатын-кызларның сугыш чорындагы авыр тормышлары турында исбатлау.

Бурычлар:

  • сугыш еллары турында язган татар язучыларының әсәрләрен уку, укылган әсәрдәге хатын-кызлар язмышы белән чагыштырып, безнең авыл хатын-кызларының тормышын күрсәтү;

  • авылдашлар арасында сорашу уздыру, ветераннар белән, аларның балалары белән очрашулар уздыру;

  • фактик материалларга таянып, авылдашларның сугыш чорындагы тормышларын күрсәтү;

  • ветераннарга кулдан килгән ярдәм күрсәтү:

төп бурыч: сугыш елларында үз-үзен кызганмаган кешеләргә авылдашларның игътибарын җәлеп итү.

Тикшеренү эшенең яңалыгы түбәндәгедән гыйбарәт:фронтка киткән, тылда калган хатын-кызлар тормышын, аларның язмышын тирәнтен өйрәнү.

Гипотеза: тылда калган хатын-кызга сугышка киткән хатын-кыз белән чагыштырганда җиңелрәк булганмы?

Төп методлар:

  • материаллар туплау (истәлекләр, фотолар һ.б.)

  • әдәби әсәрләр уку, анализлау, геройларга характеристика бирү һ.б.

  • мәктәп музеендагы материаллар белән танышу.

























Төп өлеш

  1. Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятына күзәтү


Әдәбиятны чорларга бүлеп өйрәнүгә без күнеккәнбез, чөнки өлешләп, билгеле бер тәртипкә салып өйрәнү әдәбият үсешен күз алдына китерә, төрле чорлар арасындагы уртаклыкны, үзгәреш-аермаларны ачыкларга ярдәм итә. Әдәбиятны чорларга бүлү җәмгыятьнең үсеш тизлегенә, халыклар тормышында зур үзгәрешләр, кискен борылышлар китереп чыгарган иҗтимагый вакыйгаларга бәйле. Әдәбият, беренче чиратта, үз чорына, үз укучысына хезмәт итә һәм җәмгыятьтәге үзгәрешләр анда чагылмый калмый. Язучыларның дөньяга карашлары, әдәбият алдына куйган бурычларны аңлаулары, кабул итү-итмәүләре дә зур роль уйный.

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты аеруча үзенчәлекле, чөнки ул сугыш барган вакыт белән тәңгәл килә - 5 ел эчендә формалаша, иҗат ителә. Биш елны мөстәкыйль бер чор дип атап булган бердәнбер очрак бу. Әдәбиятлар тарихында башка мондый мисал юк. Ни өчен бу әдәбиятны аерым алып өйрәнәбез соң? Аңа кадәр дә әдәбият булган, алай гына да түгел, аның ерактан килгән зур тарихы, әллә ничә чоры бар. Сугыштан соң да әдәбият үзенең гомерен дәвам итә, тагын да югарырак сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә. Һәм бүгенге көнгә кадәр сугыш турында, сугыш еллары, шул чор турында әдәби әсәрләр языла тора. Шуңа күрә без сугыш чоры әдәбияты (1941 - 1945 еллар) һәм сугыш турындагы әдәбият (сугыштан соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләр) дин аерып сөйләшәбез. Тема бер үк кебек күренсә дә, куйган проблемалары, нәтиҗә-фикерләре дә төрле. Иң әһәмиятле үзенчәлек шунда - сугыш башлануга барлык язучылар, бөтен халык белән бердәм булып, илне басып алучыларга каршы күтәрелгән, зур көрәшкә килеп кушылган. Әсәрләрдә конфликтның капма-каршы куелган контраст сыйфатлар, күренешләр, карашлар белән бәйле булуы - шулай ук бу чор әдәбиятының үзенчәлеге: яшәү һәм үлү, ирек һәм коллык, батырлык һәм куркаклык, фидакярлек һәм хыянәт төшенчәләре арасында кеше җаны, рухы куелды.

Язучының игътибары нәрсәгә юнәлтелгән, тасвирлау өчен нинди тормыш материалын сайлап алган дип сорау куеп карасак, сугыш чоры прозасының өч мәйданы күздә тотып иҗат ителгәнен күрәбез. Беренче төр әсәрләр сугышның үзе турында, сурәтләү объекты - сугыш вакыйгалары. Икенче төркем әсәрләре - тылдагы тормыш турында. Шул ук тормыш дәвам итә, әмма шул ук та түгел, чөнки Татарстан җирендә үк булмаса да, ил эчендә дәһшәтле сугыш бара, һәркемнең язмышын , алдагы тормышны шул сугышның язмышы хәл итәчәк. Бу хакыйкатьне һәркем аңлый иде, әсәрләрдә дә бу фикер ачык үткәрелде. Өченче төр - чын мәгънәсендә фәлсәфи-мәңгелек проблемалар куеп, шулар турында уйландырып-дулкынландырып торган Әмирхан Еники әсәрләре.





















  1. Үлемнән көчлерәк булу

Әдәбият укучысы күңелендә матурлык, мәрхәмәтлек хисләре уятырга, өмет-ышаныч хисләрен ныгытырга тиеш. Сугыш чорында да әдәбият бу вазыйфасын онытмый, тормышның бернинди сугыш та җиңә алмый торган үз көче бар икәнлеген исбатлап тора. Мирсәй Әмир ягымлы юмор белән, бүгенге укучылар да укып һәм тыңлап туймаслык "Мөстәкыйм карт йокысы" хикәясен яза. Кеше табигатенең, холык-фигыленең мөлаемлеге турында ул әсәр. Фагыйлә - өченче бригаданың башлыгы, бик характерлы, ярсу йөрәкле яшь хатын. "Ирләребез кайтканчы шушы бригаданы аяктан екмый алып бара алсам, бу каһәр суккан Гитлер дөмегеп, сугыш беткән көнгә сөреләсе җирләр сөрелгән, чәчеләсе җирләр чәчелгән, чабыласы җирләр чабылган, урыласы җирләр урылган хәлдә ирләребез кулына тапшыра алсам, башкасы кирәкми", - ди ул һәм, берәүләрне тиргәп, берәүләрне юмалап эшкә куша-куша хуҗалыкны артка калдырмыйча бара. Яшь булуына карамастан, бу кыю, тырыш хатын йөкләнгән вазыйфасына җаваплы карый, барлык кешеләрне дә оештыру өчен таләпчән дә, кырыс та, түземле дә булырга туры килә.

Татар әдәбиятына ялкынлы шагыйрь булып килеп кергән һәм "Тапшырылмаган хатлар" әсәре белән классик булып танылган Гадел Кутуй хикәяләре аерым бер урын алып торалар, аның геройлары портрет итеп ясап, күргәзмәгә куярлык төгәллек белән тасвирланганнар. "Мәрфуга апа" хикәясендәге төп герой - Мәрфуга апа да бик күркәм: өстенә ап-ак халат кигән, кечкенә генә буйлы, елмаеп торган сөйкемле карашлы бер апа. Мәрфуга апа Якупова авылда туган, авылда үскән. Аннары Казанга күчеп килгән һәм тегү фабрикасына эшкә кергән. 1931 елдан бирле партия члены. Югары сыйфатлы яхшы эше өчен, норманы һәрвакыт арттырып үтәве өчен күп тапкыр премияләр һәм рәхмәтләр алып килгән тегүче, күзләре начар күрә башлагач, трампаркка күчә. Шунда ук сугышны да каршы ала. Аның бердәнбер улы сугышка киткәч, Мәрфуга апа, Кызыл Армиягә ярдәм итәргә теләп, госпитальгә эшкә керә. Госпиталь фронтка китәргә булгач, Мәрфуга апаны калырга үгетлиләр. Ләкин Мәрфуга апаның мондый сүзләрне ишетәсе килми. "Минем өчен борчылмагыз, яшем 60 ка җитеп барса да, мин яшь әле. Яралы улларыма тәмле-тәмле ашлар пешерә алам әле мин", - ди госпиталь начальнигына. Аны барысы да апа гына дип йөртәләр, чөнки шундый җитез, шулкадәр эшчән кешене, һич тә әби диясе килми. 60 яшьлек карчыкның мәхәббәте барлык авыруларга да шифа булып тоела, үзләрен терелеп киткәндәй хис итәләр. Гадел Кутуй Мәрфуга апаны тиккә генә ап-ак халатта тасвирламый, халатның аклыгы күңеленең сафлыгын, эшләренең изгелеген аңлата.

Хикәяләрдәге геройлар арасында, тылда я фронтта булуларына карамастан, уртаклык зур, алар илне якларга ант иткән кешеләр, халыкка, илгә ярдәм итүгә барлык көчләрен кызганмыйлар, җиңүгә ышанычларын башкаларга да йоктыралар. Дошманга нәфрәт хисе аларга моңа кадәр булмаган дәрәҗәдә рухи көч бирә. Сугыш та, үлем дә табигатьне, тереклекне җиңә алмый, яшәү көче, чыннан да, үлемнән көчлерәк. Үзе дә үлемсез, мәңгелек булган әдәбият безгә шул турыда сөйләп тора!
















  1. Хатын-кызлар трактор бригадасы


Бөек Ватан сугышы елларының кырыс сынаулары Лекарево авылында яшәүче кешеләрне дә читтә калдырмый. Авылдан фронтка 300 кеше китә, шуларның яртысы әйләнеп кайтмый. Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалардан башка беркем дә калмый. Крестьян тормышының бөтен авырлыклары хатын-кыз җилкәләренә төшә. Мин тракторчы хатын-кызлар турында сөйләп үтәргә булдым, чөнки хәзерге тормышта тракторчы хатын-кызны очратып булмастыр дип уйлыйм. "Советлар хакимияте" колхозында хатын-кызлар трактор бригадасы оештырыла. Бригадада 8 тракторчы хатын эшли: А.Ф. Жабрикова, А.М. Егорова, О.И. Волкова, М.С. Грахова, В.М. Никитина, Н.С. Никитина, А.И. Селиванова, К.Л. Анучина. Селиванова Анна Ивановнаны бригадир итеп билгелиләр. Барлык күрсәткечләр буенча күп еллар дәвамында район беренчелеген алып барган хатыннар трактор бригадасы мактау грамоталарына лаек була, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Ә Анна Ивановна игенчелек Министырлыгы тарафыннан "Бик яхшы бригадир" билгесе белән һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

Анна Фоминична Жабрикова Лекарево мәктәбендә белем ала, 7 сыйныфны тәмамлагач, колхозга эшкә керә. 1943 елда Алабугада МТСта укып тракторга утыра. Аның остазы Анна Михайловна Егорова була. Сугыш беткәч тә әле эшен калдырмый, кая барасың, ир-атларның яртысыннан күбрәге сугыштан әйләнеп кайтмый, кайтканнарның да я аягы, я кулы юк... 1950 елда кияүгә чыга, 4 бала алып кайта. Аннары йорт куяннары, сарык, дуңгыз фермаларында хезмәт итә. Анна Фоминичнаны эш сөючән, оста куллы, халык җырларын белүче һәм бик матур итеп аларны башкаручы дип искә алалар авылдашлары.

Клавдия Лазаревна Анучина 20 яшендә техниканы үзләштерергә ниятли, ләкин укый да, яза да белми, шуңа күрә шул ук елны тракторга утыра алмый. Ул укырга, язарга, мәсьәләләр чишергә өйрәнә. Киләсе кыш көне генә Алабугага МТСка укырга керә. Яз көне тракторга утырып, сөрелгән кара туфракка карап сөенеп туя алмый. Аңа карап ире дә трактористка укый. Ләкин гаиләгә бергә озак эшләргә насыйп булмый - сугыш башлана. Ире фронтка китә,кызганычка каршы, кире әйләнеп кайтмый. Ул вакытта балалар бакчасы юк, яшь балаларын карарга кеше дә юк. Клавдия Лазаревна тракторын калдырырга мәҗбүр була, чөнки җир сөрү эшләре төнлә дә дәвам итә. Колхозчылар аны кыр эшләре бригадиры итеп сайлыйлар. Бригадир эшен 1946 нчы елда сугыштан кайткан авылдашына тапшыра, үзе гомер буе гади колхозчы булып эшли.

Анна Ивановна истәлекләреннән: "Сыек ягулыкны саклап кына тота идек, чөнки керосинны хатын-кызлар я балалар алып киләләр иде. Бензинны двигательны эшләтеп җибәрү өчен генә куллана идек. Эшләребез һәрвакыт шома бармады. Кайчагында тракторны барыбыз бергә кабындырганыбыз да булды бауга тотынып тарта торган идек, берчак бау өзелде, мин бер тешемнән мәхрүм калдым. Тракторларның фарлары юк, төнге эшләр вакытында фонарь белән яктыртып берәрсе алдан бара, я тракторга элә идек. Соңрак төнлә чәчүне тыйдылар. Кыр эшләре тәмамланганнан соң Алабугадагы МТСка җәяү (аякларда чабата) барып тракторларны ремонтлый идек. Керосин фонарь уты астында гына, суык бинада эшләдек. Көненә 800 грамм ипи, шуны төгәл 3кә бүлә иде: иртәнге аш, нөндезге аш, кичке аш. Ә авыр эш көне тәмамлангач (ул бик иртә башлана, төн җиткәч бетә) бригада белән җыелып, соңга калынган кичке ашны ашый, самавардан кишер чәе эчә идек. Шикәрсез булса да бик хуш исле иде шул чәй, әллә мәзәкләр, җырлар булганга", - дип елмая.

Язмышлары никадәр авыр булса да, хатын-кызлар җебеп төшмәгәннәр, ир-ат эшен дә, хатын-кыз эшен дә эшләгәннәр, уфтанмаганнар. Бөек Ватан сугышы елларында халыкның хәле фронтта да, тылда да әйтеп бетергесез авыр була. Бер карасаң, күңел ачарга, җырлап-биеп йөрергә вакыт та калмый, хаҗәте дә юк кебек. Чөнки сугыш кырында көн саен уннарча-йөзләрчә солдатлар яралана, һәлак була. Тылдагы хатын-кызлар, көне-төне эшләп, ачлык-ялангачлыктан интегә, балтырган-кычытканнан, кыш буе кар астында ятып, туңып черегән бәрәңгедән аш пешерә... Трактордагына түгел, сыер җигеп тә җир сөрә, тырмалый, иген үстерә... Әнә шундый коточкыч шартларда яшәвенә дә карамастан, адәм баласы үзенең кешелеген, изге рухи дөньясын саклап кала. Күрәсең, коточкыч киеренке шартларда кешенең рухи хис-кичерешләре алгы планга чыга торгандыр.



























Йомгак


Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булган. Бөек Ватан сугышы елларында халыкның хәле фронтта да, тылда да әйтеп бетергесез кыен булганына инандым. Кая гына булса да һәр кешедән гаятъ зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп ителгән. Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланган. Сугыш кырларында, фронтларга тиң тылда меңләгән кешеләрнең чәчәк кебек яшь гомерләре өзелгән. Явыз дошман белән көрәштә сугышчыларыбыз үз-үзләрен аямаганнар, соңгы сулышларына кадәр изге антларына тугры калганнар. Намусларына тап төшермәгәннәр, Ватаныбыз халкын коллыктан саклап калганнар. Бу олы батырлык, тиңдәшсез хезмәтне бөтен дөнья халкы олылый, алар мәңгелеккә тарих битләренә язылган.

Кире әйләнеп кайтмаган кешеләрнең бу сугышта катнашып, безгә җиңү яулаган якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Урманда, колхоз басуларында хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы шулай ук үлемсез. Күпне кичергән җиребезгә тынычлык һәм азатлык алып килгәннәргә мәңгелек дан!

Җиңү бәйрәме бүген дә Ватаныбыз тарихындагы истәлекле дата гына түгел, чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме булып калуы белән бик тирән мәгънәгә ия. Ул яхшылыкның яманлыкны җиңүен, хаклык һәм гаделлекнең тантана итүен, имин киләчәккә якты өметләрне гәүдәләндерә. Бу бәйрәм сугышта һәм хезмәттә яулап алынган кадерле орден-медаль кебек еллар узу белән тутыкмый һәм картаймый. Ул искерми, шуңа да бүгенге җиңүле май көнен тантаналы төстә үткәрәбез. Кеше күтәрә алмаслык зур михнәтләр кичергән, соңгы көчләрен биреп безнең азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне һәм тормышның үзен яклап һәм саклап калган фидакарьләргә карата, без йөрәкләребездә тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләре йөртәбез.


Кулланылган әдәбият


  1. belem.ru сайты

  2. Бөек Ватан сугышы чоры прозасы. - Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты (ТаРИХ), 2002. - 5-7, 11-14, 327

  3. Мәктәп музеенан алынган материаллар

  4. Утлы еллар кайтавазы: Бөек Ватан сугышы чорында татар халык иҗаты. - Казан: Татар китап нәшрияты, 2005. - 3, 170 б.

  5. Яблони цветут в октябре: Ахат Мушинский . - Казань: Татарское книжное издательство, 2011. - 4-270 б.

14


© 2010-2022