Әдәбият дәресе Сугышта кеше -бер алмаз бөртеге (5 класс)

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының

"Лениногорск шәһәре 3нче урта мәктәбе"

муниципаль белем бирү учреждениесе



"Сугышта кеше - бер алмаз бөртеге"

(5 нче сыйныфта Ә.Еникинең Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләре буенча класстан тыш уку дәресе)




Үткәрде: Мөхетдинова Резеда Фәвис кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы











Дәреснең темасы: Сугышта кеше - бер алмаз бөртеге.

(Әмирхан Еники иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы)

Дәреснең максатлары:

  1. Бөек Ватан сугышы темасының язучы Ә.Еники иҗатында ничек чагылуын өйрәнү;

  2. Сугышта кеше сыйфатларының алмаз бөртегенә әйләнүен, катылык һәм нурлар бөркелүен әдәби образларда табарга өйрәнү;

  3. Укучыларда шәфкатьлелек, изгелек,намуслылык кебек сыйфатларны тәрбияләү, авыр вакытларда да матурлык төшенчәсе саклый белергә өйрәтү.

Җиһазлау: компьютер,мультимедиа проекторы, музыкаль центр, аудиоязмалар, язучының портреты, китаплары күргәзмәсе, дисктагы язма.

Дәрес барышы:

Без бүгенге дәресебезне Әмирхан Еники иҗатында сугыш темасының ничек чагылуына багышлыйбыз. Бу дәрес май аенда булачак Җиңүнең 64 еллыгына һәм шушы елның 2 мартында

Ә.Еникигә 100 ел тулу уңаена безнең белемнәребезне арттыруга ярдәм итәчәк.

Дәресебезнең темасы: "Сугышта кеше - бер алмаз бөртеге" дип атала, ни өчен шулай атала, дәрес ахырында сез бу сорауга җавап бирерсез дип ышанам (алмаз бөртеге сүзенең мәгънәсе аңлатыла).

(Тактада Ә Еники рәсеме, аста " күңел карурманнарының тургае" дигән язу.)

Әйдәгез,бергәләп менә шушы сүзләрне укыйк әле( укучыларга карурман, күңел, тургай сүзләренең мәгънәләре аңлатыла). Ә сез беләсезме тургай сайравының сере нәрсәдә? Хәзер мин сезгә бер өзек укыйм, игътибар белән тыңлагыз әле:

" Иң элек, җир өстенә җиңелчә моңсулык, бер тынлык җәелә. Әйтерсең, бар дөнья бары аны гына тыңлый, аны тыңлап сөенечле, ләззәтле бер рәхәткә чума. Бу - беренче сихере. Икенче сихере: дөнья искиткеч җәелеп, киңәеп,яктырып киткәндәй була.".

Бу өзек Ә Еникинең "Матурлык" хикәясеннән, тургай турындагы сүзләр.

-Тургай турында нәрсә әйтелде?

- Ул матур итеп сайрый, кешеләр аның җырлаганын яраталар.

Илдар Юзеев үзенең Ә.Еники турындагы истәлегендә Ә.Еникине тургай белән чагыштыра.Һәм аны күнел карурманнарының тургае дип атый. Чөнки ул бик оста итеп кешеләрнең күңел кичерешләрен, серләрен сурәтли.Чыннан да, аның әсәрләрен укыганда сөенечле, ләззәтле бер рәхәткә чумасың, дөнья киңәеп, яктырып киткәндәй була. Без сезнең белән Ә.Еникинең әсәрләрен укып моңа ышандык. Аның берсеннән -берсе матур мәрҗәннәр кебек кешеләрне уйландыра торган әсәрләре бик күп.

Узган дәрестә без сезнең белән Ә.Еники иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләшкән идек һәм сезгә өй эше итеп язучының иҗаты һәм тормыш юлы турындагы сорауларга җавап бирергә әзерләнеп килергә бирелгән иде. Әйдәгез, ничек әзерләнүегезне тикшерик.( компьютер экранында сораулар чыгып бара,бер укучы кычкырып укый, калган укучылар җавап бирәләр).

  1. Ә Еники ничәнче елда һәм кайда туган? (1909 елның 2 мартында Башкортстан АССРның Благовар районы Каргалы авылында).

  2. Ә.Еники гаиләдә ничәнче бала булып туган? (10)

  3. Ә Еники ничәнче елдан язучы булып киткән?(1953 елдан).

  4. Күп еллар буена матур әсәрләр язуы өчен Ә.Еники нинди бүләкләргә лаек булды? (Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык язучысы исеме һәм Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты).

  5. Ә.Еники сугышта катнашканмы?

  • Сез сугышны ничек күз алдына китерәсез?

  • Бомбалар шартлый , кешеләр елый, бөтен җирдә җимерекләр, танклар йөри һ.б.

  • Ә хәзер әйдәгез сугышның нинди булуын рәсемншрдән карыйк.

(Экранда сугышның төрле эпизодлары күрсәтелә)

Укытучы:

Әйе, аның тормыш юлы башка язучылардан аерылмый - авылда туган, шәһәрдә укыган, сугышта булган, солдат булып, үз халкы белән бергә чигенү, һөҗүм итү,җиңү шатлыгын йөрәге аша кичергән:һәм дәреснең эпиграфы булган менә шушы шигъри юлларны язып калдырган:

(тактада) Күпме газап, күпме әрнүләр

Без кичердек авыр елларда

Без җиңүгә ышандык

Тик ул булды безнең уйларда

(Ә.Еники)

Ә Еники кеше күңелендәге сынаулар, кичерешләр, үлемгә нәфрәт, яшәүгә мәхәббәтне сурәтли.Минем кулымда Ә Еникинең өченче томы, аны ул сугыш темасы белән башлый, беренче хикәясен "Бала" дип атый.

Кулына каен җиләге бөртеге тоткан кыз чыга.Малай (солдат фуражкасы, я киеменнән)

М. - Тирә-якта сугыш,һавада самолетлар,син адаштыңмы?

К. - Без әнием белән немецлардан качып барабыз

М. - Әтиең дә, әниең дә бармы?

К. - Бар,безнең әле тагы кәҗәбез дә бар,бәтиләре ап-ак

М. - Шулаймыни?Бәтиләре ап-ак икән.Әтиең кайда соң?

К. - Китте

М. - Кая китте?

К. - Белмисеңмени? Фронтка.

(утыралар)

Укучы сөйли:

Бу хәл сугыш вакытында була.Лейтенант.Һавада самолетлар,сугышчылар агачлар арасына яшеренәләр, тик 3-4 яшьлек кыз гына Зариф алдында басып тора,аның битендә яшь эзләре озак елаганын күрсәтә, кулында бер бөртек каен җиләге.Зариф баланы күтәреп ала, шикәр кисәге бирә, кыз аңа үзенең әти-әнисе турында сөйли. Зариф аны күтәреп станциягә таба китә, ут астында берүзен калдырып китә алмый бит.Кинәт "Балам" дигән тавыш ишетә, кешеләр вагоннарга утырганнар, Зариф тимер юл буйлап йөгерә, чөнки аның эшелоны китеп бара, баланы әнисенә бирә һәм иптәшләрен куып җитә.

Укытучы - укучы:

-Хикәяне укыгач сездә нинди уй-фикерләр туды? Бу кайсы вакыт?

- Бу сугыш вакыты. Бездә баланы кызгану, Зарифка соклану хисләре туды.

-Зариф кем ул? Безнең күңелгә нинди сыйфатлары белән кереп калды?

- Зариф чын мәгънәсендә олы йөрәкле, шәфкатьле кеше. Аның күңеле матурлык һәм яхшылык белән тулган.

- Бу сыйфатларны командиры күрә беләме?

- Белә. Миһербансыз кеше булса, командиры аны дезертир дип атар, сатлыкҗан дип җәза бирер иде.Ул Зарифның изгелек эшләгәнен аңлый,аңа рәхмәт белдерә.

- Бу хәлләрнең сәбәпчесе - бала - 3-4 яшьлек кыз турында сөйләшик әле.Зариф аны каян таба.Ни өчен бала куркынган йөзле?

- Чөнки ул әнисен югалткан,чит-ят җир һәм кеше янында калган.

- Әти-әнисе бармы? Тагын ниләр әйтеп була?

- Әтисе -фронтта, ә әнисен ул югалткан. Әнисе белән әбиләренә кунакка бара торган булганнар.

- Баланың кулында нәрсә бар?Җиләк тәлгәше белән бала язмышы арасында бәйләнеш юкмы икән, ничек уйлыйсыз?

- Минемчә, бар. Җиләк туган туфрагыннан, дулары яныннан өзеп алынган кебек,бала да туганнарыннан,әти-әнисеннән аерылган.Аның киләчәге нинди булыр,безне шул борчый.

Укытучы:

  • Ә.Еники бу әсәрен 1941 нче елда язган.Җиңүдән соң берникадәр вакыт үткәч, Берлинда совет солдатына һәйкәл куела.

Анда солдат, нәкъ Зариф күтәреп, матур итеп сөйләшеп барганча, бала күтәреп төшкән. Димәк, татар әдәбиятының халык язучысы тыйнак кына итеп, шундый һәйкәлне сугыш башлангач ук иҗат иткән икән. Зариф нинди яхшылык эшләгән?Андый кешеләрне без нинди кешеләр дибез? Изге күңелле кеше. Әйе, язучы монда кеше күңелендәге изгелек хисләрен, шәфкатьлелекне бирә.

Язучыбыз әсәренең дә исемен "Бала" дип куйган. Без әле яшибез, безнең киләчәгебез бар дип әйтергә тели ул.

Ә.Еники "Бала" хикәясендә тыйнак,сабыр, гади генә бер солдат - Зарифка дан җырлый, матур сәүләр тезмәсеннән һәйкәл куя. Дөньяда сугыш-тынычлык, матурлык- ямьсезлек, батырлык кебек төшенчәләрнең барлыгына безне тагын бер тапкыр инандыра. Менә шулай гап-гади эшләр эшләргә,кешеләргә ярдәм итәргә тырышыгыз, балалар.

Ә хәзер дәресебезнең иң кадерле кунагы "Мәк чәчәген" чакырабыз.( "Мәк чәчәге" көе яңгырый).

Укучы- мәк чәчәге сөйли:

Мин тирән бомба чокырында ялгыз гына үсеп утырам.Минем тирәмдә коры ком гына. Мин тирә-юньдә ниләр үскәнен, кемнәр үткәнен күрмим.Мине назлап иркә күбәләкләр генә очып үтә. Ләкин бик сирәк.Кайчандыр бу урында кечкенә генә дача-авыл иде, дошман әлеге урынга бомба ташлады. Күз ачып йомганчы бар дөнья җимерелде,ләкин чәчәкләр нәселен корыта алмады. Узгынчы солдат мине күрде, яныма төште, минем матурлыгыма сокланып, алдымда баш иде.

Укытучы: Әйдәгез бергәләп эчтәлеген искә төшерик әле.Нәрсә турында сүз бара?Хикәя кем исеменнән сөйләнә?

-балалар, бу әсәрдә язучы нәрсә әйтергә теләгән икән? Кешенең нинди сыйфатын әйтеп бирергә теләгән ул? Әйе, дошман кешеләрнең генә түгел,чәчәкләрнең дә нәселен корыта алмый. Әсәрдә матурлык җиңә, солдат матурлыкны күрми кала алмый. Сугыш дип әйтәбез икән,димәк,самолетлар оча, туплар гөрелди, танклар ата.Ә менә Ә.Еники әсәрләрендә сугыш вакыйгалары да, хәрби операцияләр дә юк, бары геройларның эчке дөньясы: шатлыгы,кайгысы, нәфрәте.

Укытучы: Без укыган 3нче әсәр "Кем җырлады" дип атала.Эчтәлеген искә төшерик әле.

Бу әсәрдән өзекне мин сезгә үзем укыйм.Ул " Кем җырлады" хикәясе. Хикәядә җырның,моңның кеше күңеленә тәэсире турында сөйләнә:

-кечкенә станцияләрнең берсенә поезд килеп туктый. Егетнең хәле авыр,уң аягы тездән югары киселгән, ул әле йоклый,әле уяна, шул чакта каршыда туктаган поезддан җыр ишетелә. Ул "Сарман"көе.("Сарман" көе тыңлана).Егетнең күз алдына әнисе, өстәлдә яңа кайнап чыккан самовар, яраткан кызы Таһирә килеп баса. Һәм егет җыр тәэсирендә елмаеп үлә.Җыр аның үлемен җиңеләйтә. Нарат төбендәге кабер өстенә егетнең җирдә калган, үлмәгән якты хыялларын яктырып кояш карады.

Бу җыр егетне туган җиренә,өенә кайтаручы хисләр тудыра.

Укытучы:

- Язучы әсәрдә сугыш фаҗигасен ничек тасвирлый?

-Яралы лейтенантның хәлен тасвирлагыз

-Соңгы минутларда җыр, татар җыры яралы егеткә ничек тәэсир итә?

- Язучы нәрсә әйтергә тели?

-Ә.Еники җир йөзендә сугышлар булмасын, кешеләр үлмәсеннәр,яшәсеннәр, шатлансыннар дип әйтергә тели.

Укытучы:

- Укучылар , әйдәгез, тыңлаган әсәрләр буенча нәтиҗә ясыйк,сез нинди фикерләр әйтә аласыз?

  • Зариф адашкан баланы әнисенә илтеп тапшыра, изгелек эшли;

  • Солдат матурлыкка омтыла, чәчәккә баш ия;

  • Җыр егет үлемен җиңеләйтә;

  • Сугыш кирәкми, кешеләр җирдә үзләренең якты хыялларын тормышка ашырып яшәсеннәр иде диясе килә.

  • Кайсы әсәр сезгә ныграк ошады?Ни өчен?

Укытучы:

Ә Еники геройлары сугышта алмаз бөртеге кебек кечкенә, ләкин олы алмазның катылык һәм нурлар чыгару сыйфатларына ияләр. Кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш , әйдәгез саныйк.

Игелеклелек,изгелекле

Мәрхәмәтлелек

Акыллылык

Намуслылык

(тактага язып, иман сүзен аерып куярга)

"Иман" дигән төшенчә ислам динендә билгеле бер дога укуны белдерә. Димәк, Ә.Еники геройлары сугышта да "иманлы" булып кала беләләр.

Ә хәзер инде бүген дәрестә сез нәрсәләр белә алдыгыз икән, шуны тикшереп карыйк әле.

Бу өзекләр кайсы әсәрләрдән?

а) Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон эченә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде. ("Кем җырлады?")

б) Һавада самолетлар, сугышчылар, агачлар арасына яшеренәләр,тик өч-дүрт яшьлек кыз гына Зариф алдында басып тора,аның битендә яшь эзләре озак елаганың күрсәтә, кулында бер бөртек каен җиләге. ("Бала")

в) Кайчандыр бу урында кечкенә генә дача- авыл иде, дошман әлеге урынга бомба ташлады.Күз ачып йомганчы бар дөнья җимерелде, ләкин чәчәкләр нәселен дошман корыта алмады.Узгынчы солдат мине күрде, яныма төште, минем матурлыгыма сокланып, алдымда баш иде.("Мәк чәчәге")

Укучыларга билгеләр куела

-Хәзер көндәлекләргә өй эшен язып куябыз:

(3 рәткә 3 әсәр бирелә) Әсәрләргә сораулар әзерләп килергә.

- Диск язмасында "Бер генә сәгатькә" хикәясеннән өзек тыңлана.Укучыларга өйдә укырга тәкъдим ителә.

© 2010-2022