10нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус группасы)

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

10нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус группасы)

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение

«Сокольская средняя общеобразовательная школа»

Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

Рассмотрено Согласовано Утверждаю

на заседании ШМО Заместитель директора Директор МБОУ

Руководитель ШМО школы по УР «Сокольская СОШ»

__________________ _________________ ________________

А.Ф.Садыкова Л.Н.Хабибуллина Н.Ю.Тихонова

Протокол №1 от Приказ №72 от

«24» августа 2015 г. «01» сентября 2015 г.



Рабочая программа

по татарскому языку

для 10 класса

учителя татарского языка и литературы

Галиевой Гузель Газинуровны



Рассмотрено и принято на

заседании педагогического совета

протокол №1 от «26»августа 2015 г.



2015г.



Аңлатма язуы

Гомуми белем бирү өчен программа - дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән.

Тематик план 2015-2016 нче уку елына МБОУ "Сокольская СОШ" укыту планы буенча төзелгән.

Мәктәпнең укыту планы буенча 10 сыйныфта татар теленә һәм әдәби уку дәресләренә 105 сәгать бирелә. Шуларның 70 сәг. татар теленә, 35 сәг. - әдәби уку.

Дәреслек:

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше - системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент - нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни, рус телле балаларга татар теле укыту системасыныңбарлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. - бар да бер максатка - нәтиҗәгә хезмәт итә.







10 нчысыйныф (35 сәг.)

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Белем һәм тормыш. ( 11 сәг.)

Киләчәккә сайлаган юл. Теләк һәм мөмкинлекләр. Казандагы югары уку йортлары. Төрле телләр өйрәнү кирәклеге.

Киләчәккә сайлаган юлың, теләк һәм мөмкинлекләрең, киләчәккә ничек әзерләнүең турында сөйли белү. Казандагы югары уку йортлары, Казан дәүләт университеты Н.И.Лобачевский исемендәге китапханәсе турында сөйли белү.

"Телләр белгән - илләр гизгән" проблемасы буенча әңгәмә кора белү. "Бүгенге тормышта конкурент шәхес нинди була?" проблемасы буенча сөйләшә белү.

Дустың булмаса эзлә, тапсаң сакла. ( 12 сәг.)

Дустым, аның уңай һәм тискәре сыйфатлары, яхшы һәм начар гадәтләре, дус була белү, дуслар белән аралашу серләре.

Дустым, аның уңай һәм тискәре сыйфатлары, яхшы һәм начар гадәтләре, дус була белү өчен кирәкле сыйфатлар турында сөйләшә белү. Дусларның тәнкыйтенә, исәп-хисапка корылган дуслыкка үз карашыңны әйтә белү. Дуслыкны саклый белү, дуслар белән аралашу серләре турында әңгәмә кора белү. Дуслар белән бәйрәмнәр уздыру турында сөйли белү.

Саф хисләр, беренче хисләр... ( 11 сәг.) Кызлар-егетләр дуслыгы, үзара аралашу әдәбе. Саф хисләр, беренче хисләр, аларга сак караш.

Кызлар-егетләр дуслыгы, бергә ял итү, үзара аралашу әдәбе турында сөйләшү.

Саф хисләр, беренче хисләр, аларга сак караш турындаәңгәмә кора белү.



Сөйләм эшчәнлегенең төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

- аралашканда, төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап сорау, тәкъдим итү, риза булу һ.б.) урынлы файдалану;

- әңгәмәдәшнең социаль хәлен исәпкә алып, сөйләшү оештыру;

- аралашу барышында фикерне төгәл җиткерү;

- киңәйтелгән репликалар кулланып, сөйләшү үткәрү;

- укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашу, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү;

- укылган әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору.

- төрле җөмлә калыпларын урынлы кулланып, дөнья яңалыклары турында хәбәр итү һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңнебелдерү;

- татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйләү;

- тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 12дән ким булмаска тиеш).

- сөйләм нормаларына нигезләнеп, эзлекле һәм аңлаешлы, грамматик яктан дөрес сөйләм булдыру (җөмләләр саны 14тән ким булмаска тиеш);

- укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген аңлап, авторның позициясен аңлату һәм анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

Тыңлап аңлау

- 2 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеге турында үз фикерләренңне белдерү;




-җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, күмәк сөйләшүдә катнашу;

- тыңланган мәгълүматны аңлатып бирү.

- лексик темаларга караган яңалыкларны тыңлап аңлау һәм аларның эчтәлеген башкаларга җиткерү.

Уку

-уку төрләреннән файдаланып, тексттан кирәкле мәгълүматны табу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерү;

- текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу;

- шигъри текстларны яттан сөйләү;

- татар һәм рус телләрендәге әдәби әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяләү.

Язу

-аралашу ситуациясенә карата фикерләрне язмача белдерү;

- сөйләм ситуацияләренә бәйле репликаларны татарча яза белү;

- өйрәнелгән темага яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение язу;

- төрле чыганаклардан файдаланып, тәкъдим ителгән темага реферат язу.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

  • татар сөйләмен фонетик яктан дөрес оештыру;

  • лексик темаларга караган сүзләрдә басымны дөрес кую;

  • кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес әйтү;

  • сөйләмдә иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тоту: кук - күге, кунак - кунагы, тап - таба, тек эле - тегэле.

  • хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтү.

Сөйләмнең лексик ягы

  • актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне, шул исәптән кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес куллану;

  • антоним, синоним, омонимнарны сөйләмдәурынлы куллану;

  • лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләрен, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен белү.

Сөйләмнең грамматик ягы

- өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

- тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләрне кулланып, бәйләнешле текст төзү.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татарстан Республикасының халыкара мөнәсәбәтләре, китапханәләре, тарихи һәм истәлекле урыннары , татар халкының күренекле шәхесләре, милли традицияләре турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән, белешмә материаллардан, мультимедиа әсбапларыннан, татар сайтларыннан файдалану; сүзлекчә алып бару.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә.

Татарстан Республикасының халыкара мөнәсәбәтләре (6 сәгать).

Чит илләрдәге татарлар (6 сәгать).

Телләр белгән - илләр белгән (6 сәгать).

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе(6 сәгать).

Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары (5 сәгать).

Халыкка багышланган гомер (6 сәгать).

Тел материалы

Лексика.Аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне рецептив һәм продуктив рәвештә үзләштерү. Тотрыклы сөйләм гыйбарәләре; сөйләм әдәбе берәмлекләре. Актив үзләштерелгән сүзләрнең синонимнары, антонимнары. Фразеологик берәмлекләр. Күп мәгънәле сүзләр.

Грамматика. Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәве: татар телендә исемнең род категориясе булмавы һәм аның лексик берәмлекләр белән бирелеше; татар телендә исемнең тартым категориясе булуы һәм аның рус телендә бирелеше; татар телендә хикәя фигыльнең заман формаларына хас мәгънәви үзенчәлекләр; татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы һәм аның аналитик формалар белән бирелеше; татар телендә сыйфатның сыйфатланмыш белән ярашмавы; бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе; татар сөйләмендә кисәкчәләрнең препозитив (иң,үтә, тома, шыр, әллә) һәм постпозитив (түгел, бит, инде, әле,гына/генә, кына/кенә, ук/үк) булуы; татар телендә саннарның һәм сыйфатларның исем янында төрләнмәве (өчмалайда- утрех мальчиков; бишенче сыйныфта - в пятом классе; җиде баланың - усеми детей, матур бинада - в красивом здании); микъдар саны белән янәшә килгәндә, исемнәрнең сан белән төрләнмәве; затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрнең үзенчәлекләре.








Татар теленнән эш программасы

Сәгать саны

Тема

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План

Факт

1

1

Туры сөйләм. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

2.09



2

1

Р.Фәхреддин. "Китап һәм уку" әсәрендәге лексик-грамматик материал.

9.09



3

1

Хикәя фигыль

16.09



4

1

Кереш контроль эш

23.09



5

1

Ясалышы буенча исемнәр

30.09



6

1

Сан төркемчәләре

7.10



7

1

Сыйфат фигыль

14.10



8

1

Җөмлә кисәкләре. Җыйнак һәм җәенке җөмлә.

21.10



9

1

Контроль эш № 1

28.10



10

1

Исем фигыль

11.11


11

1

Инфинитив

18.11



12

1

Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше.

25.11



13

1

Исем фигыльгә тартым кушымчалары ялгану

2.12



14

1

"Зарарлы гадәтләрдән саклан" темасы буенча кабатлау дәресе

9.12



15

1

Язма эш

16.12



16

1

Төзелеше ягыннан фигыльләр

23.12



17

1

Предикатив сүзләр. "Тугрылыклы дуслык" мәсәлендәге лексик-грамматик материал

13.01



18

1

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

!!!20.01



19

1

Тезмә фигыль

27.01



20

1

Тәмамланган үткән заман хикәя фигыль

3.02



21

1

Хәл фигыль формалары

10.02



22

1

Гади һәм кушма җөмлә синтаксисы

17.02



23

1

Хат язу үрнәге

24.02



24

1

Тезмә кушма җөмлә

3.03



25

1

Контроль эш №3

9.03



26

1

Иярчен хәл җөмлә төрләре

16.03



27

1

Иярчен җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре

6.04



28

1

Иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик иөрләрен аера белү

13.04



29

1

Ә.Еники. "Кем җырлады?" әсәрендәге лексик-грамматик материал.

20.04



30

1

Шәйхи Маннур. "Әсирлектә туган дуслык" әсәрендәгн лексик-грамматик материал

27.04



31

1

Г Ахуновның "Шагыйрьнең каһарманлыгы" әсәрендәге лексик-грамматик материал

4.05



32

1

Г.Әпсәләмовның "Батырлык"әсәрендәге лексик-грамматик материал.

11.05



33

1

Еллык контроль эш

18.05



34

1

М.Мәхдиев "Бәхилләшү" әсәрендәге лексик-грамматик материал.

25.05



35


Резерв дәрес




Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

10 нчы сыйныф


Эш төрләре

Сыйныф

10

1.

Тыңлап аңлау

1,5-2,0 минут

2.

Диалогик сөйләм

11-12 реплика

3.

Монологик сөйләм

10-12 фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

5

5.

Уку

95-100 сүз

6.

Язу:


Сүзлек диктанты

25-27 сүз

Сочинение

12-15 җөмлә







ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ҺӘМ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

Сыйныф

10


1.

Тыңлап аңлау(минутларда)

2

2.

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

12

3.

Монологик сөйләм (фразалар саны)

14

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хаталы монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3 орфоэпик хата булганда, «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.

Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, укучыларның орфографик һәм пунктуацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

Сыйныфлар

Сүзләр


X

28-33 сүз






Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»лекуела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, төрле биремнәр кулланыла: сорауларга язмача җавап бирү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение); шәхси хат язу һ. б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе - грамоталы язуга.

Изложениеләрне бәяләү

Укылган яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып, нәтиҗәләр ясый белүләренә, сүз байлыгыннан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына төп игътибар бирелә.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган һәм эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Сочинениеләрне бәяләү

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм грамматик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма.

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистик фәнекоординатив типтагы (ана телендә, өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралаша), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Безнең социолингвистик ситуациядә программа авторлары татар теленә өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.

Чит телләр укыту методикасында балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында "аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә" төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга "4", "5"ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга "3", "2"ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса - "3"ле, 0,8-0,9 булса - "4"ле, 0,9 - 1 булса - "5"ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Ку = а : р, кайда Ку - үзләштерү коэффициенты, а - дөрес үтәлгән биремнәр саны, р - барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 сүздә хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5= 75 %. Ул "4"ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8=80% була. Ул "4"ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.

13


© 2010-2022