“Хуш, сөекле бакчабыз“

Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән. Акрын гына көй яңгырый.Кем генә үзенең балачагын сагынмый икән? Безнең балаларның сабый чаклары бик матур, истәлекле. Бакчада үткәргән көннәре, шулай ук бүгенге бәйрәм көне дә аларның хәтерләрендә мәңге саклансын. Буратино Исәнмесез, балалар! Сез кая барырга җыендыгыз? Мин мәктәпкә барам. Миндә белем ачкычы бар, күрсәтимме? ( Сумкасын ача, анда ачкыч юк , бик борчыла, елый)  Алып баручы Елама әле, Буратино, тынычлан. Аңлатып сөйлә әле , нәрсә булды? Буратино Миңа Ташбак...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән. Акрын гына көй яңгырый.

Алып баручы. Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр кеше тор- мышының кайсы чорында күбрәк очрый икән ? Мөгаен , чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән ,әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы -борчуларсыз балачактыр. Кем генә үзенең балачагын сагынмый икән? Безнең балаларның сабый чаклары бик матур, истәлекле. Бакчада үткәргән көннәре, шулай ук бүгенге бәйрәм көне дә аларның хәтерләрендә мәңге саклансын.

Балачакта калыйк, яшел болыннарда,

Яшьтәш булыйк һәрчак уйнак колыннарга.

Әй балалар, әй сез, минем матурларым,

Уңган- булганнарым, сезнең белән калыйм.

" Вальс " биеп бүлмәгә балалар керә.

Рәфис Олы бәйрәм бүген бездә

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз

Бүген соңгы көнебез.

Динар Тик елыйсым килә минем

Инде ни хәл итәсе?

Бакчадан , дуслар яныннан

Бердә килми китәсе.

Рәфис Күңелле дә , күңелсез дә ...

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем , зур балалар

Бакчага йөрмиләр шул.

Динар Гел карап торырмын инде

Шушы бакча ягына.

Нигә укытмыйлар икән

Шушы бакчада гына?

Люзия Сагындырыр , сагындырыр

Бакчабызның һәр көне.

Туган йорттай якын булган

Һәр бүлмәсе , һәр төше.

Чулпан Без җилдә чыныгып ,

Кояшта янганбыз.

Зур булып үскәнне

Күрми дә калганбыз.

Дилүс Алда мәктәп , кулда чәчәк,

Куанабыз барчабыз.

Барыгызга рәхмәт әйтеп

Без мәктәпкә барабыз.

Алып баручы. Кадерле , балалар, хөрмәтле әти- әниләр! Без сезнең белән ел бергә булдык. Шатлыкларыбыз да , борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә еладык, бергә уйнадык, шаярдык. Инде менә аерылышу көннәре дә килеп җитте. Сезне чын күңелдән зурлар булып, мәктәпкә китүегез белән котлыйбыз. Мәктәптә тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз. Без сезне бик сагынырбыз.

Җыр " Мәктәп ул- ямьле "

Шул вакыт залга , куанычыннан сикерә ,сикерә Буратино керә. Мин мәктәпкә барам траля-ля , траля-ля , дип җырлап залны берничә әйләнә дә балаларны күреп туктап кала.

Буратино Исәнмесез, балалар! Сез кая барырга җыендыгыз? Мин мәктәпкә барам. Миндә белем ачкычы бар, күрсәтимме?

( Сумкасын ача, анда ачкыч юк , бик борчыла, елый)

Алып баручы Елама әле, Буратино, тынычлан. Аңлатып сөйлә әле , нәрсә булды?

Буратино Миңа Ташбака ачкыч биргән иде. Мин шатланып бара идем, каршыма Песи белән Төлке очрады. Алар кызыктырып мине үзләре белән Белмәмешләр иленә алып киттеләр. Карасам , ачкыч юк. Ул бит белем иленең ачкычы иде. Хәзер минем аркада балалар укырга да керә алмас инде. (елый)

Алып баручы Елама әле Буратино, кайгырма. Без сиңа булышырбыз. Бергәләп Белем иленә барырбыз.

Буратино Рәхмәт. Минем портфелем дә бар. Мин мәктәпкә нәрсәләр алып барырга кирәклегендә беләм. ( берәм-берәм чыгара)

Менә бу - кадак. Ул партага язарга кирәк.

Бу - рогатка, ул кошларга , балаларга атарга кирәк.

Бу- пистолет .Ул- сугыш, сугыш уйнарга кирәк. Менә монда машина , туп. Алар дәрестә уйнап утырырга кирәк. Монда әйбер күп әле. Менә ипи, алма . Мин бит дәрестә ач утырмам бит инде?

Алып баручы Балалар, Буратино мәктәпкә барырга әзерме? Ул сумкасына мәтәпкә кирәкле әйберләрне тутырганмы?

Балалар Юк. Аларны мәктәпкә алып барырга ярамый.

Алып баручы . Без ел дәвамында мәктәп белән тыгыз элемтәдә тордык. Мәктәп белән таныштык, экскурсияләргә бардык. Мәктәп китапханәсендә, музейда, класс бүлмәләрендә булдык.Башлангыч класс укытучылары , укучылар , уку өчен кирәкле әсбаплар белән таныштык. Мәктәптә үткәрелгә кичә- бәйрәмнәрдә катнаштык ( "Белем бәйрәме", "Яңа елны каршылау", "Әлифба бәйрәме"), үзебез дә башлангыч класс укучыларын һәм укытучы апаларны кунакка чакырдык ( "Уңыш бәйрәме" , "Ветераннар белән очрашу" ," Нәүрүз бәйрәме" , " Мәңге яши Тукай безнең күңел- ләрдә" -ачык дәрес ) . Мәктәп белән танышуыбызны дәвам итеп занятиеләр һәм әңгәмәләр үткәрдек. Без инде зур үстек.

Әйдәгез балалар, мәктәпкә кирәкле уку әсбаплары турында Буратинога да аңлатыйк әле.

Бу нинди китап?

Бу - " Әлифба"

Әлифба китабы ни өчен кирәк?

Хәрефләр өйрәнергә, хәрефләрдән сүзләр җыярга, сүзләрдән җөмләләр төзергә өйрәнергә кирәк.

Дәфтәр. Ул язарга өйрәнергә кирәк.

Пенал. Аңа карандаш, ручка, бозгыч, линейка салырга кирәк.

Без әле Әлифба турында бик матур шигырьләр дә өйрәндек.

Люзия Җир йөзендә төрле- төрле

Никадәр китап бар.

Бик калын да, бик олы да

Кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы.

Дилүс Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап.

Аңа тиңдәш нинди китап бар тагы?

Беләсезме ул нинди китап?

Ул - Әлифба китабы.

Чулпан Сумкага салып аны мин мәктәпкә барырмын

Дөрес итеп сүзләрне тезеп укый алырмын.

Күп нәрсәләр белермен туган илем турында

Мин бит инде зур булдым Әлифбам бар кулымда.

Рәфис Ачып карагач аны

Мин шатландым тагында.

Андагы хәрефләрнең

Өйрәнермен барында.

Динар Рәсеме дә күп икән

Шундый кызык карарга.

Саклап кына тотармын

Яңа торыр һаманда.

Зилә Әлифба, әлифба

Син минем юл башым.

Син белем илендә

Иң якты кояшым.

Өйрәтерсең син миңа

Хәрефләр тезәргә.

Тылсымлы хәрефләр

Әйләнер сүзләргә.

Җыр " Әлифба" А.Хайретдинова муз., З. Туфайлова сүз.

Алып баручы Менә Буратино, мәктәпкә нәрсәләр алып барырга кирәк икән.

Син хәзер аңладыңмы?

Буратино Аңладым,аңладым.

Уен: " Кем тизрәк Мәктәпкә җыена? "

Биратино Мин дә уйныйм әле.

Алып баручы Син дөрес тутырмадың бит Буратино, менә карап тор , безнең балалар сине өйрәтерләр.

Буратино Аңладым инде хәзер . Рәхмәт сезгә.

Балалар бакчасына йөреп безнең балалар бик күп һөнәрләргә өйрәнделәр .

Җыр " Өйрәтәләр бакчаларда"


  1. 1 дән 10 га кадәр санау.

  2. Кирегә санау.

  3. 11 дән 20 гә кадәр санау.

  4. Кирегә санау

  5. Хәрефләрдә сүзләр төзү , уку.

Курчаклар белән бию

Мин табышмаклар укыйм, алар уку әсбаплары турында . Сез җавапларын табыгыз.

1. Күрешергә кулы юк, сөйләшергә теле юк.

Аның белән күрешмәгән, Киңәшмәгән кеше юк. Ул нәрсә?

Буратино Мин әйтәм,мин әйтәм. Ул-җил.

2. Үзе укый белмәсә дә

Гомере буе яза. Ул нәрсә?

3 . Бер тартмада бик күп дус

Төрлесендә төрле төс.

Ләкин алар барысыда

Башкаралар бер үк эш.

Җыр "Без инде хәзер зурлар " З.Нури сүз., М.Минһаҗев көе.

Алып баручы Һәр елны көз ае җиткәч, 1 сентябрьдә мәктәптә укулар башлана. Мәктәп ул - белем бирә торган йорт. Менә сезгә дә мәктәпкә барыр вакыт җитте. Сез мәктәптә укырга, язарга ,төрле телләрдә сөйләшергә өйрәнерсез. Бик күп , бик күп кызыклы нәрсәләр белерсез. Мәктәп ул - серле сандык !

Дилүс Туган илдән безгә бүләк

Яңа мәктәп салынды.

Тирә якка нурлар сибеп

Якты уты кабынды.

Динар Яңа мәктәпкә барабыз

Хәерле сәгатьләрдә

И, мәктәбем , өйрәт безне

Иң матур гадәтләргә.

Чулпан Мин кечкенә, портфелем зур

Күтәрәм көчкә генә.

Беренче класска барам

Укырмын бишкә генә.

Рәфис Дәресләрдә бөтенесен

Кирәк белеп калырга.

Тапкырларга да бүләргә

Кушарга да ,алырга.

Зилә Күнегүләр эшлисе бар,

Мәсьәләләр , мисаллар.

Ә мисаллар кайчагында

Чишелмиләр , усаллар.

Җыр " Өйрәтәләр мәктәпләрдә " М. Пляцковский сүз. Р. Гыйлемханов тәрҗ.,

В. Шаинский көе.

Татар халык биюе.

Балалар , безнең бакчага сезне тәрбияләгән барлык апалар да килгән.Алар сезне үз балаларыдай якын итүче, һәрвакыт чисталык булдырып, сезне һәрвакыт тәмле ризыклар белән сыйлап торучы апалар. Әйдәгез, аларга үзебезнең рәхмәтләре-

безне җиткерик.

Люзия Өйрәттегез безне бакчаларда

Хәреф танып сүзләр язарга.

Кечеләрне һәрчак яратырга

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Дилүс Баш иябез бүген сезнең алда

Бурычлыбыз Сезгә гомергә.

Өйрәттегез: " Дус һәм тату булып

Яшәгез, " - дип, шулай, гел бергә.

Динар Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз.

Бакчадагы дуслар, апалар белән

Без бүген хушлашабыз.

Зилә Күзләрегез көлеп торсын гел,

Юлыгызга яусын алсу гөл.

Җырыбыз булсын сезгә бүләк

Тәрбияче апалар , ЗУР РӘХМӘТ !

Җыр " Хуш , сөекле бакчабыз " Ә. Бикчәнтәева сүз. Н. Лотфуллин көе.

Балаларны котлау өчен сүз бакча мөдире Гөлия Рәшит кызына бирелә.

Балаларны мәктәп директоры Рәмизә Рәисовна, әти-әниләр котлый.


© 2010-2022