2нче класс өчен әдәби укудан эш программасы

Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы

Эш программасы педагогик киңәшмә утырышында кабул ителгән Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының "Азнакай шәһәре 4 нче лицее" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең төп укыту программасы (23.08.2013елның 1нче беркетмәсе, 28.08.2013 нче елның 191 нче приказы),Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төзелгән укыту планы ( Федераль дәүләт белем стандартларына туры килүче башлангыч гомуми белем һәм төп гомуми белем программаларын гамәлгә куючы Татарстан Республикасы мәктәпләренең 1-9 нчы класслары өчен укыту планнары турындагы 23.06.2012 елгы 7699 /12 приказы) һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятын укытуның үрнәк программасы"на (1-11нче сыйныфлар Казан"Татарстан китап нәшрияты" 2011) нигезләнеп төзелде.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына дистә еллар дәвамында туган тел һәм әдәбият бергә укытылып килде. "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында"гы Закон кабул ителгәннән соң, тел һәм әдәбият аерым өйрәнелә башлады, сәгатьләр саны рус теле һәм әдәбиятын өйрәнү күләменә якынайтылды. Бу үз чиратында әдәбият укытуның түбәндәге максат һәм бурычларын билгели:

*матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;

*уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

*матур әдәбият әсәрләрен укуга, китапка кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;

*татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтә белү;

*дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү.

Татар халкының бай әдәби мирасын үзләштерү, халыкның тарихын һәм мәдәни үткәнен белү яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирә, аларның милли үзаңын үстерүдә мөһим роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать һәм кеше, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Шактый текст фольклордан алына. Эчтәлеге укучыларга якын булган әкиятләр, татар халкының мәзәкләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклар һәм тел шомарткычлар укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.

Әдәби укудан эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән төзелә. Барлыгы 70 сәгать.

2 нче сыйныф укучыларының укудан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә дөрес һәм гадел бәя бирү - шактый катлаулы мәсьәлә. Башлангыч сыйныф укучыларының өйрәнгән материалны үзләштерү дәрәҗәсе ике юнәлештә тикшерелә: тел буенча мәгълүматлылык ( татар телендәге авазлар һәм иҗек калыплары, сүз һәм сүз төзелеше, сүз ясалышы, исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, кисәкчәләр, җөмләнең баш кисәкләре, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, эндәш сүзләр һ.б.); мәдәни мәгълүматлылык ( татар сөйләм этикеты, тормыш - көнкүрешкә караган әйбер исемнәре, йолалар, милли уеннар, халык авыз иҗаты, сынлы сәнгать һ.б.)

Телдән җавап бирүне бәяләү

Башлангыч сыйныф укучыларының татарча сөйләм дәрәҗәсе төрлечә була: кайбер балалар өйдә ана телендә аралаша, икенчеләре аерым очракларда гына татарча сөйләшә, ә кайберләре татарча бөтенләй белми. Шуңа да телдән әзерлек чорында ситуатив - тематик принцип буенча татарча аралашу күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү, тыңлап аңлау һәм сөйләүне камилләштерә башлау бурычы куела, аралашу һәм язу өчен кирәк булган сүзләр белән тулыландырыла, еш кулланыла торган грамматик формалар активлаштырыла. Бу исә бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдырырга ярдәм итә. Балаларның тыңлап аәлау һәм сөйләү күнекмәләре даими рәвештә тикшерелеп, бәяләнеп барырга тиеш. Бу вакытта милли рухны чагылдырган әсәрләргә, милли уеннарга, гореф - гадәтләргә, халык авыз иҗатына һәм сөйләм этикетына аеруча зур игътибар бирелә.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү өч төрле була:

  1. "тулаем аңлады";

  2. "өлешчә аңлады";

  3. "аңламады".

  4. Укучының монологик сөйләмен бәяләү

Бирелгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, "5"ле куела.

2 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 7 - 8 җөмлә тәшкил итә.

Аерым паузалар, 1 - 2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1 - 2 ачыклаучы сорау бирелсә, "4" ле куела.

Теманың төп эчтәлеген ачса, 4 - 6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, "3" ле куела.

Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм граммтик хата ясаса, "2" ле куела.


Диалогик сөйләмне бәяләү

Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларынатулы җавап кайтарса, "5" ле куела.

Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтапса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2 - 3 сөйләм хатасы җибәрсә, "4"ле куела.

Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, "3"ле куела.

Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче лән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә,"2"ле куела.




Укуның күләме һәм аны бәяләү

Уку дәресләренең төп вазифасы - укучыларда дөрес, йөгерек, сәнгатьле итеп, текстның эчтәлеген аңлап уку күнекмәләре булдыру һәм үстерү, аларны китап белән эшләргә өйрәтү. Уку техникасы сыйныфтан сыйныфка камилләшә барырга тиеш.

Баланың уку сәләтен бәяләгәндә, текстның эчтәлеген аңлап, тиешле тизлектә, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, интонацияне саклап, башкалар ишетелерлек һәм аңларлык итеп уку мөһим. Кычкырып укыганда, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар ителә.

Кычкырып уку белән бергә, баланың эчтән уку мөмкинлекләрен камилләштерү турында да онытмаска кирәк. Эчтән уку тизлеге дә гомуми таләпләргә туры килергә тиеш. Әмма 1 нче сыйныфтан эчтән укырга өйрәтү бурычы куелмый (мәҗбүри түгел).

Укуны билгеләү өчен, укучыга 2 - 3 минутлык тоташ текст бирелә. Шуннан соң 1 минутка ничә сүз укуын табарга мөмкин.

Сыйныфлар

Хәрефләр саны

Сүзләр саны

Кычкырып уку

Эчтән уку

Кычкырып уку

Эчтән уку

2

95 - 140

140 - 290

25 - 35

40 - 70

Уку күнекмәләрен бәяләү

Программа таләпләрен үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп укыса), укытучы сорауларына җавап бирә алса, текстның эчтәлеген аңлап үзләштерсә, "5"ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса да, 2 - 3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза һәм интонация белән бәйле төгәлсезлекләр булса да, эчтәлекне аңлап, укытучының сорауларына җавап бирә алса, "4"ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә, сәнгатьле итеп укымаса, логик басымны дөрес куймаса, 3 - 4 әйтелеш хатасы җибәрсә, текстны өзеп - өзеп укыса, укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр китсә"3"ле куела.

Уку тизлеге бик акрын булса, барлык сүзләрне дә иҗекләп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6 дан артык тупас бозып әйтү булса, "2"ле куела.

Уку - укыту методик комплекты

1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар әдәбиятын укыту программасы: 1-11нче сыйныфлар/[төзүче авторлары:Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина ,Х.Г.Фәрдиева].- Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.

2.Уку китабы: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен д-лек(татар балалары өчен)/Р.Х.Ягъфәрова;[рәссамнары: Т.Г.Хаҗиәхмәтов, Р.Р.Биктаһирова].-Казан: Татар.кит.нәшр., 2013.





Программаның эчтәлеге

Бүлекләрнең темасы

Сәгать саны

Теоретик материал

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Класстан тыш уку

1

Кояш җирне яктырта, уку-мине.

10 сәг.

9

1


2

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта

6сәг

5

1


3

Әткәй, әнкәй һәм туганнарым

10 сәг.

9

1

1

4

Ак чәчәкләр ява

10 сәг.

9

1

2

5

Үзе яхшының эше дә яхшы.

7 сәг.

6

1


6

Туган җир, туган ил.

4 сәг.

3

1


7

Яз җыры .

5 сәг.

3

2


8

Борын- борын заманда...

9 сәг.

9

-

1

9

Саумы, җәй

9 сәг.

8

1


барлыгы

70 сәг.

57

9

4

Ятлау өчен әсәрләр

Габдулла Тукай. Туган тел. Җир йокысы..Кояш.

Бари Рәхмәт. Кошлар киткәндә.

Муса Җәлил. Көз җитте.

Гасыйм Лотфи. Сыерчык.

Зәкия Туфайлова. Туган ил.

Роберт Миңнуллин. Әни

Сөйләшү тематикасы

И туган тел, и матур тел!

Күркәм, әдәпле сүзләр.

Яшел чыршы янында.

Әниләр бәйрәме.

Без Татарстанда яшибез.

Яшелчәләр кибетендә.

Без әкиятләр яратабыз.


Т/С

Бүлекләр һәм

темалар

Сәг.

саны

Уку - укыту эшчәнлегенең төрләре

Предметара нәтиҗәләр һәм укучыларның унверсаль уку гамәлләре (УУГ)

Үткәрү вакыты

танып белү УУГ

регулятив УУГ

коммуникатив УУГ

план


факт


1.Кояш җирне яктырта, уку-мине -10 сәгать

1.

Б.с.ү.№1. И туган тел, и матур тел!

1

Туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү. Аны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Аңлап уку; тиешле мәгълү-матны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булды-ру; объектларны чагыштыру; классификация-ләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчән-лек процессында контроль һәм бәя бирү.




Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү



Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.





















-.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.

02.09.

2.

Г. Тукай. Туган тел.

1

Балаларга татар халкы-ның бөек шагыйре турында мәгълүмат бирү. Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Шигырьне игътибар белән тыңлау һәм мәгънәсен аңлата белү.

04.09.

3.

Г. Тукай. Иртә.

Х.Туфан.Ял көнендә кырлар-болыннардан...

1

Г.Тукай турында белемнәрен тирәнәйтү. Г.Тукайның бөек татар шагыйре икәнен әйтә белү. Г.Тукайның биографиясен сөйли белү.

09.09.

4.

Г. Тукай. Ташбака илә Куян.

1

Йөгерек,аңлап уку, укыганны сөйли белү.

Мәсәлнең үзенчәлеге, аның үткен эчтәлеге, җанлы формасын саклап сөйли белү.

11.09.

5.

А.Алиш. Мин дәү, син кечкенә.

1

Сәнгатьле укырга өйрә-нү. Эчтәлекне аңлап ана-лиз ясау, нәтиҗә чы-гара белү.Иптәшләреңне хөрмәт итә белү.

16.09.

6.

М.Гафури.Ана белән кызы.

Р.Низамова.Мәктәпкә барабыз

1

Ананың баласына, бала-ның анасына булган хис-ләре ачыклау. Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

18.09.

7.

Ә. Бикчәнтәева.

Үрдәк беренчелекне алган.

1

Йөгерек, аңлап уку, укыганны сөйли белү.

Әкиятнең үзенчәлеге, үт-кен эчтәлеге, җанлы фор-масын саклап сөйли белү.

23.09.

8.

Ә Бикчәнтәева.

Язарга өйрәнгәндә.

А.Нигъмәтуллин.Рөстәм төгәл исәпли.

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация белән сән-гатьле укырга өйрәнү. Мәктәп тормышын ях-шырак аңлау, өй эшлә-рен дөрес, сыйфатлы итеп башкаруның мөһимлеген белү

25.09.

9.

И.Туктар.Тырышкан табар.

Г.Хөсәенов. Белү-белмәү

1

Белем алу юлларына тө-шенү, өй эшләрен дөрес, сыйфатлы итеп башка-руның мөһимлеген белү.

30.09.

10.

З.Нури. Көн дә мең дә бер сорау.

1

Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнү. Мәктәп тормышын яхшырак аң-лау, өй эшләрен дөрес, сыйфатлы итеп башка-руның мөһимлеген белү

02.10.

2.Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта-6 сәгать


11.

Г. Тукай. Көз.

Н.Сладков.Көз.

1

Көзге табигать, аның үзенчәлекле билгеләрен күрә һәм табигатьне күзәтә белү. Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау.

Фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы

проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализ-лау, объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

07.10.

12.

М.Җәлил.Көз җитте.

Б.Рәхмәт.Кошлар киткәндә

1

М.Җәлилнең тормыш юлы белән кыскача таныштыру.Укучыларның сәнг.сөйләм, укуларын камилләштерү. Укучы-ларны кышлаучы кошлар белән таныштыру,алар турында кайгырта белү.

09.10.

13.

Г.Мөхәммәтшин.Бәрәңге алганда

1

Текстны сәнг.итеп уку,сорауларга җавап бирү. Уку күнекмәләрен формалаштыру,эчтәлек буенча анализ ясап нәтиҗә чыгара белү.

14.10.

14.

Г.Афзал.Көз көне.

М.Әхмәтҗанов.Көз.

1

Көзге табигать, аның үзенчәлекле билгелә-рен күрә һәм таби-гатьне күзәтә белү. Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау.

16.10.

15.

Г.Галиев.Айлар алышынганда

1

Текстны сәнг.итеп уку,сорауларга җавап бирү. эчтәлек буенча анализ ясап нәтиҗә чыгара белү.

21.10.

16.

Б.С.Ү.№2.Яшелчә кибетендә

1

Яшелчә исемнәрен дөрес итеп әйтә белү. Кибеткә барырга куша, нинди яшелчәләр ки-рәклеген әйтә, сорый, сатып ала белү.

23.10.

Әткәй, әнкәй һәм туганнарым-10 сәгать

17.

З. Туфайлова. "Әни" сүзе.

А.Алиш.Әни ялга киткәч

1

Әни сүзенең бөеклеген аңлау ,әниләргә хас сый-фатларны барлау.Ши-гырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү.Иҗади фикер йөртергә,әниләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү

Аңлап уку; тиешле мәгълү-матны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы бил-геләү, аларны чи-шү өчен алгоритм булдыру; объект-ларны чагыштыру; классификация-ләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчән-лек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

28.10.

18.

Ә.Бикчәнтәева.Әтием белән бергә

1

Шигырьдә сурәтләнгән әтинең тәрбия бирү алымнарын ачыклау. Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү.

30.10.

19

Р.Вәлиева.Дәү әни.

Х.Халиков.Дәү әти.

1

Иҗади фикер йөртер-гә,дәү әни һәм дәү әтигә хөрмәт хисе тәрбияләү. Хикәядән файдаланып, дәү әниең һәм дәү әтиең турында сөйләү

11.11.

20

Б.С.Ү.№3.Дәү әнием һәм дәү әтием.

1

Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү һәм дөрес итеп фикерләрең-не әйтә белү.,дәү әниең һәм дәү әтиең турында сөйли белү.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү:эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;билгелән-гән критерий-ларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

13.11.

21

Корея әкияте.Тату туганнар.

1

Әсәрдә халык әкиятенең үзенчәлеге, аның үткен эчтәлеге, җанлы формасы саклану

18.11.

22

Өйрәтү характерындагы сочинение №1 Безнең гаилә

1

Бирелгән тема буенча 7-8 җөмләдән торган текст белән сөйли һәм язып бирә белү

20.11.

23.

Ә. Фәйзи. Чәй эчәбез бал белән.

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү,

Текстка телдән рәсем ясау

25.11.

24.

Г.Мөхәммәтшин. Әйдәгез,танышабыз: мин гап- гади Инсаф

1

Әдәби текстны сәнг.итеп укый һәм анализлый белү

27.11.

25.

Р.Миңнуллин.Әни.

Т.Хаҗиәхмәтов.Г.Тукайның "Бишек җыры" шигыренә иллюстрация

1

Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү һәм дөрес итеп фикерләреңне әйтә белү.

02.12.

26.

Класстан тыш уку №1.Р.Миңнуллин шигырьләре

1

Татар классик язучы-ларының балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре белән танышу,аңлап уку, мәгънәсен аңлату,

төп фикерне билгеләү.

04.12.

Ак чәчәкләр ява-10 сәгать

27.

Г. Тукай. Җир йокысы.

Кыш.

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнг. укырга өйрәнү, ятларга әзерлек.Текстны сәнг. итеп уку,сорауларга җавап бирү

Фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы

проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализ-лау, объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.


09.12.

28.

З.Нури. Карга.

Ә. Бикчәнтәева. Карлар ява.

В.Монасыйпов.Кем белән кем

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнг. укырга өйрәнү; текстны уку,сүзлек өстендә эш.

11.12.

29.

Р. Батулла. Куян баласы Нуяк.

1

Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау. Эч-тәлек буенча план төзү.

16.12.

30.

Класстан тыш уку № 2. Р.Батулла әкиятләре.

1

Сөйләм телләрен үстерү һәм дөрес итеп фикерләрен әйтү.

18.12

31.

З. Нури. Кар яуган.

Н.Дәүли.Календарьның соңгы бите

1

Кышкы табигатьнең үзенчәлекләрен күзәтә һәм сөйли белү

23.12.

32.

И. Туктар. Җем-җем!.. Чвик!..

1

Текст буенча сорауларга җавап бирергә хәзерлек

25.12.

33.

С. Урайский. Чыршы.Г.Зәйнашева.Тукран белән сөйләшү

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укый белү.

34.

Б.с.ү.№4 Яшел чыршы янында

Сөйләм телләрен үстерү һәм дөрес итеп фикерләрен әйтү.

13.01.

35.

Д. Аппакова. Тагын урамга.

Р.Корбанов.Урак өсте

1

Сөйләм телләрен үстерү һәм дөрес итеп фикерләрен әйтергә өйрәтү.

15.01.

36.

Класстан тыш уку № 3.

Д. Аппакова хикәяләре.

1

Татар классик язучы-ларының балалар өчен иҗат ителгән әсәрләре белән танышу,аңлап уку, мәгънәсен аңлату,

төп фикерне билгеләү.

20.01.

Үзе яхшының эше дә яхшы- 7 сәгать

37.

И. Туктар. Рәхмәт һәркем өчен рәхәт.

Р. Корбанов. Уйнап.

1

Текстны уку, сораулар өстендә эш.Кешеләргә игелекле булганда, иң элек үзеңә күңел рәхәтлеге килүен ачыклау.

Аңлап уку; тиешле мәгълү-матны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы бил-геләү, аларны чи-шү өчен алгоритм булдыру; объект-ларны чагыштыру; классификация-ләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчән-лек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү;укыту-чы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

22.01.

38.

Р. Вәлиева. Кыңгырау чәчәк.

1

Дуслык кадерен бе-лүнең бик кирәкле сыйфат булуын ачыклау. Әдәби текст-ны сәнгатьле итеп уку, анализлау. Эчтәлек буенча план төзү.

27.01.

39.

И.Туктар.Борын.

1

Мактануның начар сыйфат булуын ачыклау, аңлап уку, мәгънәсен аңлату,

төп фикерне билгеләү.

29.01.

40.

И. Туктар. Ялкау өчен ботка суынган.

1

Текстны уку, сораулар өстендә эш.Сөйләм телләрен үстерү һәм дөрес итеп фикереңне әйтә белү.

05.02.

41.

Т. Миңнуллин. Үзем белән үзем.

1

Хезмәт сөючәнлек тәрбияләү. Рольләргә бүлеп уку.

10.02.

42.

М. Хәсәнов. Оялчан Хаҗи.

1

Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау. Эч-тәлек буенча план төзү.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

12.02.

43.

Б.С.Ү.№5.Күркәм , әдәпле сүзләр

1

Тылсымлы сүзләрне сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру. Хикәя белән танышу. Аңлы уку күнекмәләре өстендә эш.

17.02.

Туган җир, туган ил- 4 сәгать

44.

Р. Вәлиева. Иң матур җир.

Т.Миңнуллин."Ватан" сүзе...

1

Туган ил нәрсә ул дигән со-рауга җавап бирү. Ши-гырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү.

Аңлап уку; тиешле мәгълүматны сай-лап алу; төп мәгъ-лүматны аеру; эзләнү характе-рындагы пробле-маны билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; классификация-ләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчән-лек процессында контроль һәм бәя бирү.

Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытуты ярдә-ме белән мак-сат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билг.критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

19.02.

45.

З.Туфайлова.Туган ил .

"Безнең туган илебез..." ("Татарстан тарихыннан хикәяләр" китабыннан)

1

Татарстан турында белем-нәрне тулыландыру.Хикәя белән танышу.Аңлы уку күнекмәләре булдыру

24.02.

46.

Б.С.Ү.№ 6.Без Татарстанда яшибез.

Туган җирне ярату һәм аны саклау турында әңгәмә кору.

26.02.

47.

К. Әмири. Безнең авыл.

Ике мең ел элек."Салават күпере" журналыннан

1

Татарстан турында белемнәрне тулылан-дыру.Хикәя белән танышу.Аңлы уку күнекмәләре булдыру

03.03.

Яз җыры-5 сәгать

48.

Н. Измайлова. Менә нинди икән яз.

Гарәфи Хәсәнов.Кояш бүген матур карады

1

Яз айларының матурлыгын билгеләү.Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү.Текстны уку,сүзлек өстендә эш.

Фикерләрне логик чылбырга салу;иҗади һәм эзләнү характерындагы

проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализ-лау, объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

05.03.

49.

Зыя Мансур. Әниләр көнендә.

Б.С.Ү.№7.Әниләр бәйрәме

1

Иҗади фикер йөртергә, әниләргә хөрмәт хисе тәрбияләү.

10.03.

50.

Д. Аппакова. Март башы.

Г.Лотфи.Сыерчык

М. Җәлил. Күке.

1

Текстны уку сүзлек өстендә эш. План буенча өлешләрне табып уку. Күчмә кошларның исемнәрен хәтердә калдыру, белемнәрне ныгыту. Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү, ятларга әзерлек.

12.03.

51.

Э. Касыймов. Боз кузгалды.

Г.Лотфи.Яз җыры

1

Текстны уку сүзлек өстендә эш. Укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм катлаулы җөмләләрдән файдалана алу.Яз билгеләрен барлау.Шиг.сәнг.укырга өйрәнү

17.03.

52.

Л. Толстой. Көймә.

Б.С.Ү.№8.Л.Фәттахов."Әни күрмәгән чакта" картинасы буенча сөйләшү

1

Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү һәм дөрес итеп фикерләрен әйтергә өйрәтү.

19.03.

Борын-борын заманда...-9 сәгать

53.

Татар әкияте. Өч кыз.

1

Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау, сүзлек өстендә эш. Әкиятләрдәге тылсым көче. Кешеләрдә уңай һәм кире сыйфатлар-ның әкиятләрдә чагылышы.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытуты ярдә-ме белән мак-сат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билг.критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

22.03.

54.

Татар әкияте. Хәйләгә каршы хәйлә.

1

Әсәрдә халык әкиятенең үзенчәлеге, аның үткен эчтәлеге, җанлы формасы саклану

01.04.

55.

Татар әкияте. Кәҗә белән бүре.

1

Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау, сүзлек өстендә эш.

05.04.

56.

Литва әкияте. Итагатьле мәче.

1

Әкиятне уку сүзлек өстендә эш. Эчтәлек буенча план төзү.

08.04.

57.

Япон әкияте. Кем янчыгы?

1

Әсәрдә халык әкиятенең үзенчәлеге, аның үткен эчтәлеге, җанлы формасы саклану

12.04.

58.

Алдавыч әкиятләр.

1

Текстны уку сүзлек өстендә эш. Эчтәлек буенча план төзү.

15.04.

59.

Ф.Яруллин Урман әкияте

1

Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү һәм дөрес итеп фикерләрен әйтергә өйрәтү. Кешеләрдә уңай һәм кире сыйфатларның әкиятләрдә чагылышы. Әсәрдә халык әкиятенең үзенчәлеге, аның үткен эчтәлеге, җанлы формасы саклану.

19.04.

60.

Ф. Зыятдинов. Карга белән шөпшә.

1

Әсәрдә халык әкиятенең үзенчәлеге, аның үткен эчтәлеге, җанлы формасы саклану.

Уку максатын мөстәкыйль билге-ләү; тиешле мәгъ-лүматны сайлап алу ; сөйләм бе-рәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү ысул сайлау; тө-шенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; эшне планлаш-тырырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, билг.критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

22.04..

61.

Кл. т. уку № 4. Татар халык әкиятләре.

1

Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү һәм дөрес итеп фикерләрен әйтергә өйрәтү. Кешеләрдә уңай һәм кире сыйфатларның әкиятләрдә чагылышы.

26.04.

Саумы, җәй! -9 сәгать


62.

Җ. Дәрзаман. Саумы, җәй!

Җ.Тәрҗеманов. Кояш чыкты.

М.Гафури.Җәй.

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү.

Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы

проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализ-лау, объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрәнү;эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

29.04.

63.

А.Алиш.Чуар тавык.

1

Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау.Текстка телдән рәсем ясау.Төрле хайваннарның образларын сурәтләүдә авторның осталыгы

03.05.

64.

Г.Бәширов. Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәләре.

Шәүкәт Галиев. Р ус казлары : га -га -га

1

Җәй килү белән, кеше күңелендәге , тормыштагы үзгәрешләр.Кешеләрнең хайваннарга мөнәсәбен ачыклау.

06.05.

65.

М .Хәсанов. Безнең авыл.

Ә .Бикчәнтәева .Колын.

М .Миншин .Серле күл .

1

Шигырьне дөрес басым һәм интонация б\н сәнгатьле укырга өйрәнү, ятларга әзерлек.

10.05.

66.

Урманда әдәплелек дәресләре.

1

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү.

13.05.

67.

Р.Миңнуллин. Сабантуй.

Б.с.ү.№9 Татар халкының милли бәйрәме- Сабантуй.

1

Милли бәйрәмнәрнең үзенчәлекләре. Сабантуй бәйрәменең бөтен татар халкының бәйрәме булуын ачыклау. Укучыларның күзәтүчәнлеген үстерү, тел байлыкларын арттыру.

Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны сайлап алу ; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; фикерләрне логик чылбырга салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау;төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Эшчәнлек өчен эш уры-нын әзерләү; укытуты ярдә-ме белән мак-сат кую һәм эшне планлаш-тырырга өйрә-нү: эш тәрти-бен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билг.критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

17.05.

68.

В.Бианки.Тургай, туган иленә кайткач, нәрсә күрде?

Г.Хөсәенов.Агач.

1

Әдәби текстны сәнгатьле итеп уку, анализлау. Эчтәлеге буенча фикер алышу Алда укыган темалар буенча белемнәрен гомумиләштерү.

20.05.

69.

Туган як табигатенең гүзәллеген күзәтү. Табигатькә экскурсия.

1

Туган якның гүзәллегенә соклана белү.

24.05.

70.

Туган якның рәссамнары белән танышу. "Мизгел" күргәзмә залына экскурсия.

1

Районыбыздагы танылган рәссамнарың иҗаты белән танышу.

27.05.


© 2010-2022