Сыйныфтан тыш чара. КВН. 5 нче сыйныфлар

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы.

Максат: 1. Укучыларның алдагы сыйныфларда Татарстан темасы буенча алган

белемнәрен тикшерү , ныгыту һәм яңа мәгълүматлар белән

таныштыру.

2. Укучыларның сорауларга тулы, дөрес җавап бирүләрен һәм уйлау,

фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшләү.

3. Укучыларда туган якка карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту.

Дәрес формасы: ярыш

Җиһазлау: мәкальләр язылган плакатлар ( " Күп укыган, күп белер" , " Ике

тапкыр уйла, бер кат сөйлә!", " Бәхетле очрак"), шарлар, чәчәкләр,

ком сәгате , визиткалар, санлы карточкалар, бүләкләр.

Метод һәм алымнар: сөйләү, уку, сорау-җавап, әңгәмә.

План.

I . Оештыру өлеше.

II . Актуальләштерү.

  1. Команда визиткасы.

  2. Команда девизы.

III . Төп олеш.

I тур " Тел чарлау"

II тур " Кисмәктәге хикмәтләр"

III тур " Мин сиңа, син миңа"

IV тур Пантомима

V тур "Капитаннар алга!"

VI тур "Алга, алга, алга!"

IV . Йомгаклау.

Бүләкләр бирү.

Ярыш барышы.

Этаплар

I. Оештыру. - Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар һәм укучылар!

- Без, бүген сезнең белән " Тапкырлар һәм зирәкләр" ярышына

җыелдык. Бу ярышта 8 нче А һәм 7 нче А сыйныф укучылары

катнаша. Алар үзләренең белемнәрен шушы ярышта сыныячаклар.

II. Актуаль- - Хәзер, һәр команда үзләре белән таныштырачаклар.

ләштерү. - " Тапкырлар" командасына сүз бирелә.

( команда девиз әйтә һәм һәр укучы үзе белән кыскача гына

таныштыра )

- " Зирәкләр" командасына сүз бирелә.

Тапкырлар.

Девиз: Тапкыр җиңәр, оттырмас,

Сезгә куып тоттырмас!

Зирәкләр.

Девиз: Зирәк һәр җирдә кирәк,

Тик чын зирәк бик сирәк.

III. Төп олеш. - Менә һәр команда белән таныштык.

Ярышыбызның I турын ачып җибәрәбез. I тур " Тел чарлау" дип

атала. Һәр командага сораулар бирелә. Дөрес җавап өчен 1 очко

куелып барыла.

I тур I тур. Сораулар:

"Тел чарлау" 1. Татарстанның башкаласы ( Казан )

2. Анда җиләк-җимеш, яшелчәләр үсә (Бакча )

3. Бал яратучы хайван ( Аю)

4. Гербның авторы кем? ( Риф Фәхретдинов)

5. Хоккей командасында ничә уенчы? ( 18)

6. Татарстанның дәүләт гербында төшерелгән җәнлек ( Ак барс)

7. Чәйнең туган иле ( Кытай)

8. Кышкы баш киеме ( Бүрек)

9. Флагның кызыл төсе нәрсәне аңлата

10. Татар телендә ничә килеш бар? ( 6)

11. Татарстанның иң зур елгасы ( Идел)

12. "Шүрәле" әкиятенең авторы ( Г.Тукай)

13. Ул кыш көне ява ( Кар)

14. Дөньяда иң зур материк ( Евразия)

15. Кышның соңгы ае ( февраль)

16. Гыйнварда ничә көн? ( 31)

17. Түбән Кама шәһәрендә нинди зур үзәк китапханә бар? (Тукай)

18. Татарстан халкының җәйге бәйрәм көне ( Сабантуй)

19. Түбән Кама хоккей командасының исеме ( Нефтехим)

20. "Камаз" машиналары чыгарыла торган шәһәр ( Чаллы)

2 нче команда өчен сораулар:

  1. Без яшәгән республика ( Татарстан)

  2. Татарстан флагының төсләре ( яшел,ак, кызыл)

  3. "Руслан һәм Людмила" поэмасының авторы ( А.С.Пушкин)

  4. Татарстан нинди дәүләт? (суверен яки бәйсез)

  5. Сөйләшү органы (тел)

  6. Яңа уку елы кайчан башлана ( 1 нче сентябрь)

  7. Казан хоккей командасының исеме ( Ак барс)

  8. Футбол командасында ничә уенчы? (11)

  9. Февральдә ничә көн? ( 28,29)

  10. Кофеның туган җире ( Бразилия)

  11. Татарстанның президенты кем? ( Р.Миннеханов)

  12. Татарстанда иң зур табигый байлык нәрсә? ( нефть)

  13. Татарстанда нинди милләт халыклары яши? (тат.,рус.,чув.,һ.б.)

  14. Татарстанда нинди дәүләт телләре бар? ( Тат., рус.)

  15. Татарстанның гимнын кем язган? ( Рөстәм Яхин)

  16. Татарстан флагының яшел төсе нәрсәне аңлата?

  17. Татарстан территориясе буйлап нинди 4 елга ага ? (Чулман, Нократ,Идел, Агыйдел)

  18. Дөньяда иң зур океан ( Тын океан)

  19. Кышкы өс киеме ( тун)

  20. Кишер, кәбестә яратучы хайван (Куян)

- Һәр команданың җыелган очколар саны әйтелә.

II тур II тур

"Кисмәктәге - II тур "Кисмәктәге хикмәтләр" дип атала.

хикмәтләр" Капитаннар чиратлашып кисмәктән фишка ала - бу сорауның

номеры. Җавапны команда әгъзалары әзерли, 1 кеше җавап бирә.

Уйларга бераз вакыт бирелә. Кисмәктәге бер сорау призлы.

Сораулар.

1. Безнең якта иң озак яшәүче кошлар

( каргалар, 100 елга кадәр)

2. Нинди хайваннар күзләрен ачып йоклыйлар

( балыклар, еланнар)

3. Чулман ярларында нинди 4 шәһәр урнашкан?

( Түбән Кама, Алабуга, Чаллы, Чистай)

4. Приз.

5. Татарстанда зурлыгы буенча 2 нче урында торган елга

( Чулман)

6. Түбән Кама шәһәренең 1 урамына нинди скульптор исеме

бирелгән? ( Б.Урманчы)

- Очколар саны әйтелә.

III тур III тур

"Мин сиңа, - III тур "Мин сиңа, син миңа" дип атала.

син миңа" - Һәр команда өйләрендә "Татарстан табигате" темасына сочинение

язып килергә тиеш иде. Бер команда икенче командага сочине-

ниясен укый. Аннан соң шул командага текст эчтәлегенә караган

3 сорау әйтәләр. Дөрес җавап өчен очко куела.

IV тур IV тур

Һәр команда пантомима күрсәтә. Икенче команда моның нәрсә

икәнен сүз белән аңлатырга тиеш.

V тур V тур

"Капитаннар Бу тур "Капитаннар алга !" дип атала.Капитаннарга сораулар

алга!" бирелә.

1 нче капитанга сораулар:

1. Татар егетенең милли баш киеме (түбәтәй)

2. Укучылар һәр көн барып белем ала торган урын (мәктәп)

3. Нәүрүз бәөрәме кайчан була (21 март)

4. Түбән Кама шәһәре яныннан нинди елга ага (Чулман)

5. Түбән Камада сабантуй үткәрелә торган урын (Ильинка мәйданы)

2 нче капитанга сораулар:

1. Татар кызының милли баш киеме (калфак)

2. Кем эшләми, шул ... (ашамый)

3. Сабантуй кайсы айда үткәрелә? (июнь)

4. Яр Чаллы шәһәре яныннан нинди елга ага (Чулман)

5. 1-6 яшькә кадәрле балалар йөри торган урын (балалар бакчасы)

VI тур VI тур

"Алга,алга, VI тур "Алга,алга,алга!" дип атала. Сораулар җиңүче командага

алга!" бирүдән башлана.

Кем ? Нәрсә?

1 нче командага :

1. Рөстәм Яхин (композитор)

2. Түбән Кама (шәһәр)

3. Бәлеш (ашамлык)

4. Карга (кош)

5. Дүрт (сан)

6."Бишле" (билге)

7.Күлмәк (кием)

8.Салават Фәтхетдинов (җырчы)

9.Сыер (йорт хайваны)

10. Алма (җиләк-җимеш)

11. Шалкан (яшелчә)

12. Каен (агач)

13. Идел (елга)

14. Татарстан (республика)

15 Яңа ел (бәйрәм)

2 нче командага :

1. Габдулла Тукай (шагыйрь)

2.Яр Чаллы (шәһәр)

3. Өчпочмак (ашамлык)

4. Сигез (сан)

5. Карлыгач (кош)

6. Карлыган (җиләк)

7. Венера Ганиева (җырчы)

8. Сабантуй (бәйрәм)

9. Рөстәм Миннеханов (президент)

10.Суган (яшелчә)

11. "Өчле" (билге)

12. Чыршы (агач)

13. Чулман (елга)

14. Чалбар (кием)

15. Бүре (кыргый хайван)

Йомгаклау - Һәр команданың очко саны әйтелә. Җиңүче команда билгеләнә.

өлеше Бүләкләр тапшырыла.

- Шуның белән безнең ярышыбыз тәмам.

Сау булыгыз.



Тапкырларга табышмак

(Башлангыч сыйныф укучылары катнашында КВН үткәрү)

Максат: халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турындагы белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү: укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү; балаларда тапкырлык, җитезлек, зирәклек кебек сыйфатлар тәрбияләү; татар телен өйрәнүгә өндәү.

Җиһазлау: презентация (мультимедиа проекторы), касета

Тамаша барышы:

- Исәнмесез укучылар, кунаклар! Без бүген сезнең белән КВН үткәрергә җыелдык. КВН - ул җитезләр, зирәкләр һәм кыюлар клубы дигән сүз. КВНда инде сезнең тапкырлык, зирәклек, белемле булуыгыз сыналачак. Без сезнең белән ике командага бүлендек. Ә хәзер командалар белән танышырбыз (командалар белән танышу).

1-нче команда "Дуслык"

- Безнең команданың исеме - Дуслык

- Безнең девиз: Дуслык - безнең бәйрәм бизәге

Дуслык - безнең җиңү теләге

Капитан һәм уйнаучыларның исемнәре б/н танышу.

Капитан : Хәзер, дуслар, көч сынашыйк.

Зирәкләр ярышка чыксын.

Акылын һәм тапкырлыгын

Эшкә җигәргә тырышсын.

Әдәбиятта алган белемнәрне

Акларга без тырышырбыз.

КВНда безнең белән

Якынрак танышырсыз

2 нче команда "Ялкын"

- Безнең команданың исеме- Ялкын

- Безнең девиз: Ялкындай янып яшәргә

Җиңәргә - бирешмәскә

Капитан һәм уйнаучыларның исемнәре б/н танышу.

Капитан: Ялкын командасыннан

Сәлам кабул итегез.

"Дуслык" ярышка чакыргач,

Көч сынарга булдык без.

Сыныйк алган белемнәрне

Хәзер әдәбияттан

Кем иң зирәк һәм иң тапкыр

Барсын һәрвакыт алдан.

(Жюри составы белән танышу)

Алып баручы: Тапкырларга, зирәкләргә

Бездә урын гел түрдән.

Кайда? Нәрсә? Кайчан була?

Әйтеп бирсен шуны белгән.

Я, дусларым, игътибар!

Табышмаклар әйтәбез,

Тапкырлар һәм зирәкләрдән

Дөрес җавап көтәбез.

I тур.Табышмаклар ( һәр тур исеме слайдта чыга. Һәр командага аерым табышмаклар әйтелә. Алар да слайдта чыга)

1 нче команда: Ак ашъяулык таптык

Җир өстенә яптык.(Кар)

Җәен - соры, кышын - ак

Аңа шулай яхшырак.(Куян)

Үлән ашый, май ташый. (Сыер)

Тешләре бар, авызы юк. (Тарак, пычкы, тырма)

Тавышы нык, дөньяны яңгырата,

Безне иртән йокыдан уята. (Будильник)

Түгәрәк, ә ай түгел

Сары, ә кояш түгел,

Тәмле, ләкин шикәр түгел

Койрыклы - тычкан түгел. (Шалкан)

2 нче команда:Өс киеменә куна

Тәнгә тисә, су була. (Кар бөртеге)

Башы тарак,

Койрыгы урак.

Кычкырта быргысын

Уята барысын .(Әтәч)

Йомры йомшак, сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә. (Чеби)

Үзе шардай

Эче кандай

Тәме балдай. (Карбыз)

Көн йөри, төн йөри

Бер атлам җир китә алмый.(Сәгать)

Су түгел - сыек,

Кар түгел - ак. (Сөт)

Жюри нәтиҗә ясый (нәтиҗә тур саен ясала).

IIтур. Тапкыр җаваплы табышмаклар(ике командага да сораулар бирелә)

1. Каз судан чыккач нишли? (коры җиргә баса)

2. Ат нигә улак янына бара? (улак үзе килмәгәнгә)

3. Кәҗә җидене тутыргач нишли? (сигезенчегә чыга)

4. Урманга нәрсә белән баралар? (юл белән)

5. Су кайда коры була? (картада)

6. Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? (күләгәсен)

7. Кайсы шәһәрдә аш пешереп була? (Казанда)

8. Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма.

Ничә алма була? (бер дә юк)

IIIтур. Иң оста рәссам.

Һәр командадан бер укучы тактага чыга. Аларга табышмак әйтелә, ә алар күзләре бәйләгән килеш, табышмакның җавабын рәсем итеп тактага ясарга тиеш булалар.

Лампа түгел, яктырта.

Мич түгел, җылыта. (кояш рәсеме ясау)

Музыкальтәнәфес- татар халык җыры башкарыла

IVтур. Капитаннар бәйгесе(Метаграммалар чишү)

1 нче капитан: Уртада Т - гаиләдә төп эшчебез,

Н белән - ул иң яраткан бер кешебез,

Ббелән - безнең әтинең әнисе,

Калды сиңа барысын да табасы. (әти, әни, әби)

2 нче капитан: У белән мин бер планета,

И белән ил саналам,

И неА га алыштырсаң

Бер ат кертеп ябалар. (уран, Иран, аран)

Vтур. "Кем җитез " уены.

1. Өтерге сүзен өч шакмакка яз.(,ге)

2. Йөзә сүзен ике шакмакка яз. (100ә)

VI тур. Игътибарлы бул (слайдта төрле темага рәсемнәр чыга, бер рәсемгә карата сорау бирелә. Мәсәлән, эт нинди хайван белән ятып тора иде?).

VIIтур. Яшерен сүз

ы б м ш т а к а шушы хәрефләрдән сүз җыярга (Табышмак)

Табышмак сүзендәге хәрефләрне кулланып төрле сүзләр язарга.

Музыкальтәнәфес - татар халык биюе башкарыла

Йомгак: уенның нәтиҗәсен билгеләү, командаларны бүләкләү.



Безнең команданың исеме- Ялкын

- Безнең девиз: Ялкындай янып яшәргә

Җиңәргә - бирешмәскә

Капитан һәм уйнаучыларның исемнәре б/н танышу.

Капитан: Ялкын командасыннан

Сәлам кабул итегез.

"Дуслык" ярышка чакыргач,

Көч сынарга булдык без.

Сыныйк алган белемнәрне

Хәзер әдәбияттан

Кем иң зирәк һәм иң тапкыр

Барсын һәрвакыт алдан.



© 2010-2022