Дәрес эшкәртмәсе А. Расихның Ишан оныгы романына анализ

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Атилла Расихның "Ишан оныгы" романына анализ ясау.

Максат:1.Образлар бирелеше, сюжет сызыгы аша әсәргә анализ ясау;

2.Әсәрне анализлау барышында укучыларда логик һәм иҗади фикерләү, гомумиләштерү, системага салу, нәтиҗә чыгару күнекмәләрен ныгыту;

3.Нәсел җебен булган югарылыкта, түбән төшермичә , булдыра алган кадәр югарырак күтәреп дәвам итәргә кирәклеген аңлауларына шартлар тудыру.Төрле тормыш шартларында баш хәреф һәм өндәү билгесе белән язылырдай «Кеше!»булып кала белү кирәклеген аңлауларына ирешү.

Җиһазлау:А.Расихның портреты, аның ирешкән уңышларын күрсәтә торган брошюралар(1950 - А/Х фәннәре докторы, 1982 - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет Билгесе» орденнары, күп медальләр белән бүләкләнде), Язучы әсәрләреннән күргәзмә, тактадагы сүзлек(ишан, онык, Атилла, шәҗәрә),v гасыр картасы.

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

-Исәнмесез укучылар, кәефләрегез ничек, яхшымы? Әйдә, бер-беребезгә карашып елмаешыйк та утырыйк. Бу елмаю сезнең кәефләрегезне тагын да күтәрергә ярдәм итәр һәм сезгә өстәмә уңай энергия бирер.

Безгә бүген кунаклар килгән.Без аларга үзебезнең чын татар балалары булуыбызны, туган телебезне, әдәбиятыбызны теләп һәм яратып өйрәнүебезне күрсәтербез.Үзегезнең җавапларыгызны дәфтәр читендә карандаш белән билгеләп барыгыз, шул тамгалардан чыгып дәрес азагында үзегезгә билгеләр куярсыз.

2.Актуальләштерү.

Без сезнең белән бүгенге дәрестә Атилла Расихның "Ишан оныгы"романына анализ ясарбыз.

-Укучылар, әйдәгез әле искә төшерик, кем ул ишан? Ә кем ул онык? (укучылар тактадагы аңлатманы файдаланып җавап бирәләр). Шулай булгач, Атилла бик югары дәрәҗәдәге нәселнең дәвамчысы икән. Атилла югары дәрәҗәдәге нәселнең лаеклы дәвамчысы була алдымы икән?Без бүген сезнең белән шул турыда сөйләшербез.

Әсәргә анализ.

1.-Укучылар, әсәрнең беренче юлын укып карыйк әле, әсәр нәрсә диеп башланып китә? Ни өчен язучы әсәрне шулай башлады икән? Язучы нәрсә әйтергә теләгән?(Әсәр "Мин Казанга 1934 елда кайтып төштем"дип башланып китә. Язучы илдә шул елларда барган вакыйгаларга ишарә ясаган).

-Әйдәгез тарихка мөрәҗәгатьитеп карыйк, ул елларда илдә нинди тарихи вакыйгалар булды икән?(...Совет хокүмәтенең дөрес булмаган сәясәте...-Югары катлау балаларын 5нче сыйныфка кадәр генә укытырга, ә алга таба укытырга ярамаган...)

-Әсәрдә язучы моңа үзе нинди аңлатма бирә?(Дәреслектән табып уку). Ни өчен ул аны үзенә кагылмый дип уйлый?(Аның әтисе укытучы булган, берничә ел гына гади мулла булып торган) Ә ни өчен бу канун аңа кагылган соң? (Бабасы барлык мөселман яшәгән өлкәләрдә билгеле мулла булган).

2.-Әсәр ничәнче елда язылган? Ә ни өчен 1934 елда булган вакыйгалар турында язучы 1983 елда гына язарга уйлаган?

3.-Ә хәзер әсәрнең жанрына игътибар итик.Бу нинди әсәр?Проза әсәрләренең нинди төрләрен беләсез?(хикәя,повесть, роман).Нәрсә ул хикәя, повесть, роман?

Бу әсәрдә язучы кем турында язган? (үзе турында).Шулай булгач бу нинди әсәр була?(Автобиографик әсәр). Бу әсәрне язганда ул нәрсәләрдән файдаланган?(Әнисенең кулъязмаларыннан, бабасы турындагы тарихи чыганаклардан,Төркиянең тарихи урыннары турындагы мәгълумәтләрдән файдаланган). Димәк, бу нинди әсәр?(Тарихи әсәр).Ул үзе турында гына язганмы? Тагын кемнәр турында язган?- Бу аның нәсел шәҗәрәсе икән.(Укытучы Нәсел агач итеп ясалган нәсел шәҗәрәсе күрсәтә) .Нәсел шәҗәрәсен рәссамнар менә шулай агач итеп ясыйлар.Ә Атилла Расих язучы, ул матур сүзләрне җепкә тезеп нәсел шәҗәрәсен роман итеп язган.Шуңа күрә без аны нәсел җәбе дип атарбыз.

4.-Әйдәгез әле без яңадан роман дигән төшенчәгә әйләнеп кайтыйк. Романда ничә төп герой була? Бу әсәрнең төп герое кем? Ярдәмче егройлар кемнәр? Хәзер без сезнең белән геройларга характеристика биреп китәрбез. Шәҗәрәнең башы булган Атилланың бабасы Зәйнулла ишанга кем характеристика бирергә тели? Әнисе турында кем сөйли?Татар баласына Атилла исеме каян килеп кергән? Атилла кайда туган?... Атилла исеменә аңлатма бирелә.(Аңлатма язуы тактада да бирелгән).(Бер укучы тактада карта янында һуннар патшасы Атилла турында сөйли). Исем күпмедер күләмдә кеше язмышында рольуйный, диләр.Бу зур шәхеснең дә исемен алу Атилла тормышына тәэсир итми калмагандыр.Аның үзенең фамилиясе ничек? Нигә ул псевдоним алырга уйлаган? Моңа аны нәрсә этәргән? Расих псевдонимы турында аңлатма бирү.(Кендек әбисе Расиха исемле булган, шуның истәлегенә Расих псевдонимын алган).Атиллага характеристика бирү.(Аның характер сыйфатлары тактага да язылган).Кайсы характер сыйфатының кемнән күчкәнлегенә ачыклык кертеп китү(әнисе һәм бабасыннан). Характер сыйфатлары нәсел буенча әти-әнидән һәм әби-бабайдан күчә.Нәтиҗә ясау:шундый легендар патшаның исемен алган, бөтен татар дөньясына таныклы булган ишан оныгы, көчле характер сыйфатларына ия булган кеше икән Атилла Расих.

-Кем ул Соловьев?(Ул Атилланы,укуын дәвам итәргә рөхсәт кәгазе алып кайткач, 1нче сыйныфта яңадан укытмакчы була, бер ел буе стипендиясез укыта).Атилла бу хәлләрдән чыгуның дөрес юлын таба.Ул бу очракта да югары дәрәҗәдәге кеше булып кала белә. Тормышта төрле кеше булган кебек тормыш шартлары да төрлечә була. Атилланың тормышы ак һәм кара полосалардан тора. Аның балачагы ак полосада уза, чөнки ишан оныгы булу нәтиҗәсендә алар барлыкта яшиләр, әти-әнисенә бер генә бала булгач, ул бик иркә була. Тормышында кара полоса кайчан башлана?(Казанга укырга кайткач...).Тагын ак полоса буламы соң? Булса, кайчан?

-Әсәрдәге табигать күренешләренә тукталып узыйк. Алар белән язучы нәрсә аңлатырга теләгән?(Атилла Казанга кайчан кайткан?-Юкә чәчәк аткан вакытта. Язучы моның белән нәрсә әйтергә теләгән? Салкын кыш?..)

-Киемнәр нәрсәне аңлата?( Әнисе кышны бризент итек белән чыга. Ул итекне Шакир абыйсы бүләк иткән.-Бу нәрсәне аңлата? Соловьевның өстендә кара пальто, башында кепка, аягында ялтыравыклы галош, түгәрәк кысалы күзлек, кулында трость, галошына туфрак чәчрәтеп, шул трость белән җиргә бәрә-бәрә сөйли, яландай зур яшел постау өстәл артында утыра, бер яңагы белән генә елмая -болар нәрсәне аңлата?)

5.Романда сюжет сызыгы нәрсәгә корылган?(Кеше белән җәмгыять кануннары арасындагы каршылыкка корылган. Кеше-Атилла, җәмгыять кануны - мулла балаларын 5нче сыйныфтан югары укытырга ярамый.Ни өчен бу канун дөрес түгел?Атилла кая укырга керергә теләгән иде? Ул нәрсә белән җенләнә? Бу канун булмаса,ул кем булыр иде? - Ул бәлкем самолетлар уйлап табучы булыр иде, илгә зур файда китерер иде). Сюжет сызыгы катлаулы.

-Экспозиция

-Төенләнеш

-Хәрәкәт үстерелеше

-Кульминация

-Чишелеш (Укучылар, сез ничек уйлыйсыз - бөтен мөселман дөньясына таныклы булган ишан оныгы, легендар патшаның исемен алган, үзендә нык характер сыйфатлары булган Атилла тик кенә утырырмы, әллә бу проблемадан чыгу юлларын эзләрме?)

6.Әсәрнең темасы.(Атилла Расихның тормыш юлы ).

7.Проблемасы.(Ишан оныгы булуында. Тормышында булган барлык авырлыклар ишан оныгы булу нәтиҗәсе.Ул әтисенә яки бабасына үпкәлиме?-Ул әтисен бары тик кызгана гына,ә бабасы белән горурлана.(Дәреслектән табып уку).Ул бабасы белән горурланып кына калмаган,үзе дә аның дәрәҗәсенә ирешкән.(Тактадагы аның ирешкән уңышлары турындагы брошюраларны уку. Бу исемнәре, бүләкләре аның тырыш, намуслы хезмәт җимешләре. Ул бабасы дәрәҗәсенә бер тапкыр гына түгел, хәтта ике тапкыр күтәрелгән. Бабасы яшәгән чорда яшәсә, ул ишан була алыр иде, әгәр югарырак титул булса, анысына да ирешер иде. Дәрес башында А.Расих ишан нәселенең лаеклы дәвамчысы була алганмы дигән сорау куйган идек, хәзер җавап бирегез инде.

8.Әсәрнең идеясе.(Теләгеңә ирешү өчен көрәшергә кирәк.Үзеңнең нәселеңне булган югарылыкта түбән төшермичә, булдыра алган кадәр югарырак күтәреп дәвам итү).

9.Ни өчен әсәр "Ишан оныгы" дип атала?(Атилла ишан оныгы булмаса,тормышында бу авырлыкларны күрмәс иде, бәлкем, зур уңышларга да ирешә алмас иде.Бу әсәр дә ,бәлкем , булмас иде).

10.Атилла образы сезгә ошадымы? Анда сез үзегезгә үрнәк итеп алырдай сыйфатлар бармы?

11.Әсәрнең әһәмияте.(Бүгенге көндә дә әһәмияте бик зур.

1)Гади булмаган тормыш шартларында - кризис чорында түләп укырга акча юк, ләкин кредитка укырга,әукып эшли башлагач түләргә була.

2)Татарстанның Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин телевидениедән, кризиска бәйле рәвештә,Татарстанда һәм башка регионнарда да уку йортларының һәм студентлар санының кимүе турында сөйләде.Ләкин бу очракта алга максат куярга кирәк: ни өчен әле шул аз санлы югары уку йортларында укучы аз санлы студентларның берсе мин булмаска тиеш?

3)Бөтен кеше дә институтларда укып бетерми. Бары тик тормышта үз урыныңны табарга гына кирәк һәм шул үзең тапкан эштә намус белән тырышып эшләп тә югары уңышларга ирешеп була.Атилла да бит Авиацияинститутында укырга теләгән, ләкин тормыш шартлары аны бүтән юлдан китәргә мәҗбүр иткән.Һәм шул юлда ул зур уңышларга ирешкән.Син бары тик нәселеңне туганнарың, балаларың, әти-әниең синең өчен горурланырлык итеп дәвам ит һәм киләсе буыннарга тапшыр. Менә шул безнең тормышта төп бурычыбыз.

12.Йомгаклау.(Һәр укучы үзенә билге куя).

13.Өй эше бирү.

1)Кем булырга телим?(Бәлкем сезнең нәселегездә зур уңышларга ирешкән кешеләр бардыр,сез алар белән горурланасыздыр, шуларга ошарга телисездер-шуның турында языгыз.Бәлкем, кайберләрегезнең әселендә нинди дә булса һөнәр династиясе бардыр,шуны дәвам итәргә телисездер-язып килегез).

2)Һәр кеше үзенең җиде буынга кадәр әби-бабасын белергә тиеш, кызганычка каршы,барыбыз да беләбез диеп, мактана алмыйбыз.Өйдә, әти-әниләрегездән сорап,нәсел шәҗәрәсе төзеп килегез.



Төзеде:

82нче кадет мәктәбенең

татар теле һәм

Әдәбияты укытучысы

Исмәгыйлева М.К.



© 2010-2022