Разработка урока по татарской литературе Творчество Мусы Джалиля

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Районный конкурс на лучшую методическую разработку урока литературы, посвященную Году литературы в Республике Башкортостан



Тема:

Творчество Мусы Джалиля

(11 класс)



Выполнила: учитель родного (татарского) языка и литературы МОБУ СОШ с.Буриказганово муниципального района Стерлитамакский район Республики Башкортостан Ахмадуллина Л.Ф.



2015г

Тема: Муса Жәлил ижаты.

Максат: Муса Жәлил ижатын бөтен бер күренеш буларак күз алдына китерү;

Муса Жәлил турындагы белемнәрне ныгыту, белем дәрәжәләрен сынау;

Шагыйрь ижатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.

Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.

Жиһазлау:

Презентация

Буклет.

Компьютер.

Дәрес барышы:

  1. Актуальләштерү.

А). Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн , укучылар!

Дәресебезне башлыйбыз. Мин сезгә буклетлар таратам. Аларга карап дәреснең темасын һәм максатларын әйтегез.

  • Бу буклет Муса Жәлилгә багышланган.

  • Үткән дәрестә без М.Жәлилнең ижатын өйрәндек. Бүген инде без белемнәребезне ныгытачакбыз. М.Жәлил ижатын күбрәк өйрәнәчәкбез.

Укытучы:

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса жәлил андый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык,тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора.Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Моның әһәмияте бик зур. Чөнки Муса Жәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М. Жәлилне күз алдына китерәләр. Әйдәгез әле, без дә аның турында искә төшерик, биогафиясенең кайбер даталарын кабатлап китик.

Экранда:

1906

1919

1922

1923-1925

1927-1933

1938

1941

1942

791

1944

1946

1947

1956

1957 (Һәр датаны бер укучы аңлата)

-Әйе, 1956елда аңа (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бер елдан соң "Моабит дәфтәрләре" өчен илнең ул вакытындагы иң югары бүләгенә- Ленин премиясенә лаек була.

Жәлил шигырьләре бөек шигъри югарыклыкта ижат ителгән. Аларны укыганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына сокланасың, ә Жәлилнең бик катлаулы хис-тойгылары һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың. Ә хәзер, укучылар, шигырьләрдән өзекләр укыйм, сез, рәхим итеп, аларның исемнәрен дәфтәрләрегезгә язып барыгыз. (дәфтәрләрдә эш)

  1. "Сиңа миннән хәбәр китерсәләр…" ("Ышанма")

  2. "Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип…" (" Дуска")

  3. "Алар…Алар жыйнап аналарны…("Вәхшәт")

  4. "Тик чуклары ак түгел, кан шикелле кып-кызыл…"("Кызыл ромашка")

  5. "Күрмәсә дә ана улкаен

Күңеле белән сизеп таныды…"("Ана бәйрәме")

  1. "Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр…" ( "Бүреләр")

  1. "Шул вакыт кош аның

Ирененә сугыла,

Бер тамчы эчә дә

Чишмәгә егыла…" (" Сандугач һәм чишмә")

  1. " Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас…" (" Бер үгет")

  1. "Волхов шаһит: изге сугыш антын

Соң чиккәчә керсез сакладым…" ( Кичер, илем")

  1. "Гомерем минем моңлы бер жыр иде…" (" Жырларым")

Укытучы:

"Жырларымны" автор 1943елның 26нчы ноябрендә язган.Бөтен ижат һәм тормыш юлын йомгаклый торган шигыре итеп санаган. Андре Тиммерманска тапшырылган дәфтәрендә Жәлил аны беренче шигәрь итеп урнаштырган.Бу шигыре белән ул иленә һәм халкына биргән изге анты үтәлү турында соңгы минутларында шигъри рапорт бирә:

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

Шигъремдәге изге антыма

Бар жырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма.

Әйдәгез укучылар жырларым шигырен яттан сөйлик.( укучы сөйли)

Укытучы:

Дәреслегегезне ачыгыз. Сыйныф ике төркемгә бүленә. Һәр төркемгә икешәр сорау бирелә, жавапларны эзләгәндә дәреслектән кулланырга була.

Сораулар:

Беренче төркемгә.

1."Әйдә , жырым!" һәм "Жырларым" шигырьләрен кабат укып чыгыгыз. Алар арасындагы охшашлык һәм аерманы табыгыз.

2. Муса Жәлил ижатын чорларга бүлегез. Бүлү принцыбын әйтегез.

Икенче төркемгә.

1."Чулпанга", "Хуш, акыллым!", "Окоптан хат" шигырьләренең уртак эчтәлеге.

2.Тоткынлыкта язган шигырьләренең төп идеясе.

Көтелгән жаваплар:

Беренче төркем.

  1. "Әйдә, жырым!" шигырен автор 1941 елның августында яза. Беренче өлештә жырның тыныч тормыштагы илен мактавы турында язса, икенче өлештә жырның сугыштагы вазифасы турында сөйли. Чыннан да, башта Жәлил Ватанын сөюе, анты, шагыйрь булуы өчен илгә бурычлы калуы, туган илен, ягъни СССРның дөньяда иң бәхетле илгә әверелүе турында яза. Ижатында ил темасының төп тема булуын үзе үк әйтә. Алга таба илгә дошман бәреп керүе һәм фронтка каләмен дә алып китүе турында әйтә. Жырның да вазифасы үзгәрә: ул дошманга каршы көрәшергә, әйдәргә тиеш.

"Жырларым"да исә идея башкачарак. Әлеге шигыре дөреслекне илгә ирештерү өмете белән тулган. Өметнең тормышка ашуында шик барлыгы да сизелә. Ничек кенә шул жырларны төрмәдән чыгарып илгә ирештерергә, үзеңнең илгә тугрылыгыңны расларга. Димәк, жыр-хакикатьне илгә ирештерүче чара.

Икенче төркем.

  1. "Чулпанга", "Хуш, акыллым!", "Окоптан хат" шигырьләре мөрәжәгать формасында язылган әсәрләр. Лирик герой хисенең сәбәпләре берничә: аерылу, үлем турында уйлар, туган иле өчен үлү шатлыгы, изге анты… Сагыну, шом, кайгы хисләренең дәрәжәсе бирелә. Ә менә лирик геройның мәхәббәт дәрәжәсе үлемне жиңеләйтергә тиеш була. Жәлил иң элек үзенең илгә тугрылыгын, антына хыянәт итмәвен якыннарына житкерә.

Беренче төркем.

2.М.Жәлил ижатын өч чорга бүләргә мөмкин:

чор

аерма

20-30нчы еллар

Сугыш башланган еллар

Тоткынлыктагы ижаты

Тема

Туган ил

Туган ил

Туган ил

Идея

Дөньядагы иң бәхетле, иң бай, иң ирекле ил

Өзлексез сагындырып торучы якын кешеләр, туганнар, туган туфрак

Туган илгә тугрылыкны, ачы хакыйкатьне ничек илгә, туганнарга ирештерергә.

Икенче төркем.

  1. Тоткынлыкта Муса жәлилнең хакыйкатькә карашы бик нык үзгәрә.Идеологиянең "Әсир- хыянәтче" дигән хакыйкатенә каршы нинди далилләр табарга. Шуңа да ул калган гомерен үзен һәм үзе кебек йөз-меңнәрчә әсирләрнең нахакка гаепләнүен исбат итәргә багышлый. Муса яклаган хакыйкать тормышның үз хакыйкате иде. Аны ул фикер көче белән дә, фактлар белән дә, хисләренең ихласлыгы белән дә исбат итте. Меңләгән гаепсез әсирләр аның хакыйкатен үз хакыйкатьләре, хисләрен үз хисләре итеп кабул иттеләр, Муса Жәлил шигырьләреннән яшәү көче алдылар.

Укытучы:

Жавапларыгыз мине куандыра. Әйе, Жәлил һәм аның көрәштәшләре күргән жәфаларны хәзер күз алдына китерү дә кыен. Фашистлар төрмәсендә Жәлил көлкеле шигырьләр, мәхәббәтнең бетмәс - төкенмәс көче турында романтик пафос белән балладалар ижат итә. Мондый шигырьләр әдипне үзен һәм иптәшләрен тынычландыру, юату өчен кирәк булалар. Андый шигырьләрне көчле рухлы, батыр кешеләр генә яза ала. Муса Жәлил шундый кеше булган.

(Муса Жәлил турында презентация)

Үзенең халыкчан ижаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Жәлил халкыбызның рухи тормышында бүген дә актив катнаша."Моабит дәфтәрләре" шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Шундый тиз вакыт эчендә күп телләргә тәржемә ителеп, күп миллионлаган укучыларның мәхәббәтен яулап алган шагыйрьләр сирәк. Гомумиләштереп шуны әйтәсе килә: без Муса Жәлилнең кеше буларак ныклыгына, рухи матурлыгына сокланабыз, кеше һәм шагыйрь исемен югары тотуы белән горурланыбыз.

Хәзер алган белемнәребезне сынап алыйк. (тест таратыла)

Муса Жәлил ижаты буенча тест.

  1. М.Жәлилнең туган авылы?

а) Кармәт

б) Мостафа

в) Кушлавыч

г) Чыршылы

2. Муса Жәлилнең туган көне?

а) 26 апрель,1886

б) 15 октябрь, 1552

в) 5 февраль, 1916

г) 15 февраль, 1906

3. Муса Жәлилнең әнисенең исеме?

а) Рәхимә

б) Рәхилә

в) Әминә

г) Чулпан

4. Хатыны Әминәгә багышланган шигыре?

а) "Чулпанга"

б) "Дуска"

в) "Окоптан хат"

г) "Хуш, акыллым!"

5. М.Жәлилнең шигыре түгел?

а) "Жырларым"

б) " Вәхшәт"

в) "Ак чәчәкләр"

г) "Дуска"

6. "Хөкем алдыннан" картинасының авторы кем?

а) Т.Хужиәхмәтов

б) Х.Якупов

в) А.Абзигильдин

г) М.Минһажев

7. Тоткынлыкта язган юмористик шигырь?

а) "Бер үгет"

б) "Гашыйк һәм сыер"

в) "Катыйльгә"

г) "Кызыл ромашка"

8. М.Жәлилнең беренче шигыре?

а) "Бәхет"

б) "Яшь ана"

в) "Соңгы жыр"

г) "Буран"

9. М.Жәлил Оренбургта нинди мәдрәсәдә укый?

а) Иж-Буби

б) Хөсәния

в) Касыймия

г) Галия

10. Советлар Союзы Герое исеме ничәнче елда бирелә?

а) 1945

б) 1991

в) 1956

г) 2005 (Тестлар жыелып алына)

Өй эше:

1нче төркем: М.Жәлилгә багышланган әдәби викторина төзергә.

2нче төркем: Жәлилчеләргә адреслап, бүгенге яшьләрдән хат язарга.

Рефлексия.

-Бүгенге дәрестә Жәлил ижаты буенча нинди яңалыклар белдегез?

(Укучылар жавабы)

Йомгаклау.

  • Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую.

Бу елны безнең бөтен халык зур бәйрмгә әзерләнә. Ул бәйрәм -Жиңү көне. Бүгенге дәресебезне шул бәйрәмгә багышладык.



© 2010-2022