• Преподавателю
  • Другое
  • ”Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары темасына ата-аналар җыелышы

”Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары темасына ата-аналар җыелышы

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Апас районы Урта Балтай төп гомуми белем бирү мәктәбе

Ата- аналар җыелышы

Тема :"Гаиләдә ата -ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл

итү юллары

Максат :1.Гаиләдә барлыкка килүче низаглы хәлләрне билгеләү

2.Ата-аналарны низаглы хәлләрдән чыгу юлын таба һәм мондый хәл-

ләрне анализлый белергә өйрәтү

3.Тест ярдәмендә ата-ана буларак үз-үзеңә бәя бирү

Җыелышның үткәрү рәвеше :өйрәтү характерында

Җиһазлау : Презентация ,тест , ситуация язылган карточкалар

Җыелышның барышы ( Презентация )

Хәерле көн ,хөрмәтле әти -әниләр ! Безнең бүгенге җыелышыбызның темасы :

"Гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юл-

лары"

Җыелышның максаты : 1.Гаиләдә барлыкка килүче низаглы хәлләрне бил-

геләү

2.Ата-аналарны низаглы хәлләрдән чыгу юлын таба һәм

мондый хәлләрне анализлый белергә өйрәтү

3.Тест ярдәмендә ата-ана буларак үз-үзеңә бәя бирү

Көн тәртибе :

  1. Класс җитәкчесенең чыгышы .

  2. Укучылар һәм әти-әниләр белән үткәрелгән анкеталарга анализ.

  3. Ата-аналар белән тест үткәрү

  4. Ситуацияләрне чишү һәм анализлау

  5. Әти-әниләргә киңәшләр

  6. Йомгаклау

Гәилә-тормышның нигезе.Гаилә нык ,тату икән , димәк , дәүләт тә нык , тату дигән сүз.Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Чөнки һәр кешегә кайтып сыенырлык җы-лы учак ,тыныч почмак кирәк. Әмма илдәге катлаулы социаль-икътисадый хәл кешеләрнең рухи халәтендә киеренкелек, тормыш ыгы-зыгысы тудыра. Бу узара мөнәсә-бәтләрдә ,шул исәптән ата-аналар белән балалар арасында еш кына низаглар китереп чыгара.Ә балаларга җылы мөнәсәбәт ,игътибар кирәк . Ата-аналар исә һәрчак акча эшләү белән мәшгуль, өйгә соң гына кайтканлыктан ,аларның балалар белән аралашырга вакытлары калмый.Нәтиҗәдә үзара аңлашылмаучылык барлыкка килә ,ягъни конфликт туа .

I.Нәрсә соң ул конфликт ? Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше . Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-береңне күрәалмаучанлык . Шулай ук ул-кешеләрнең бер-беренә булган мөнәсәбәтләрен тикшерү мөмкинлеге ,үз дәрәҗәңне яклау алымы да .

Иң киң таралган конфликтлар - гаилә конфликтлары .Алар һәркөнне булып тора .Сан буенча башка барлык конфликтлар суммасыннан да артып китә.Бу конфликтлар кинәттән килеп чыгалар һәм кинәттән сүнәләр .Ә конфликттан соңгы киеренкелек - тискәре эмоцияләр ,авыр кичерешләр - болар барысы да гаять көчле җимергеч факторлар . Әмма бу тормышта конфликтларсыз яшәп булмый . Ата - аналар һәм балалар арасында була торган низагларның сәбәпләре ниндиләр соң ? ( Презентация)

  1. Бер - береңне аңламау

  2. Канәгатьсезлек

  3. Фикер каршылыклары

  4. Бер-береңне кимсетү

  5. Артык зур таләпчәнлек

  6. Мөнәсәбәтләрне өзү

Шулай ук күчеш чоры да балаларда ата -аналар белән аңлашылмаучылык китереп чыгара.Яшүсмер чак тәрбиягә кыен бирелә торган вакыт дип исәпләнә .Бу чорда алар белән бәрелешләр дә ешрак була.Яшүсмер тиз үпкәли,кызып китүчән. Кызлар да, малайлар да әти - әниләрен якын итеп сөйләшмиләр .Кайчакта ата - ана моңа бик борчыла, баланың үзләреннән читләшү сәбәбен эзли , бу хәлгә бер-берсен гаепләгән чаклары да була. Ата - аналарның ул читләшүгә ышанасылары килми . 13 яшьлек бала-ларда үзенең хисләрен яшерү ихтыяҗы барлыкка килә .Тик иң якын дустына гына ул серен бераз ача . Өлкәннәр исә аны хиссезлектә гаепли .Бу дөрес түгел. Килеш -килбәте ,начар укуы,өйдә хуҗалык эшләрендә катнашмавы турындагы тәнкыйть сүзләре яхшы нәтиҗә бирми .Үсмер аны акыл өйрәтү дип кабул итә. Мораль уку ,аның ачуын китерә,ул әти - әнисеннән тагын да ныграк читләшә .Өлкәннәр моны искә алырга, түзәргә тиеш.14 яшьтә үсмер тагын әти - әнисенә якынлаша башлый .

Психологлар бик әһәмиятле закончалыкны ачканнар . Күп кенә ата -аналар балачакта үзләре әти- әниләре белән низагта булганнар икән . .Ата-ананың балачакта әти - әнисе белән булган низаглары үзеннән - үзе аның баш миенә языла бара.Бу хәл бик иртә, мәктәпкәчә яшьтә ук,уйламыйча эшләнә .Ә инде олыгайгач, ата- ананың бала белән аралашу алымы үзеннән -үзе шулай кабатлана бара.Шулай буыннан -буынга дәвам итә :күп кенә әти - әниләр үзен ничек тәрбияләгән булсалар , балаларын да шулай тәрбиялиләр .Димәк, бала - ата - аналарда булган сыйфатларның чагылышы .Ата -ана әхлаклы булса ,бала да бәхетле була ,диелә татар халык әйтемендә . "Кешене тәрбияләү ул тугач та башлана ; кеше әле сөйләшми дә, тыңламый да , әмма ул өйрәнә ",-дигән Ж.Ж. Руссо .

"Нәрсәсе куркыныч соң моның диярсез? Чынлап та, әгәр тормышыгыз белән канәгать булсагыз , үзегезне бәхетле итеп тоясыз икән , мөһим проблемаларыгыз килеп чыкмаса , сезнең бу турыда уйлавыгыз бик икеле. Димәк ,сез тәртипле гаиләдә үскәнсез,сезнең балаларыгызга шуның белән бәхетле .

Яратуга ,кемнеңдер кайгыртуына мохтаҗлык - һәркемгә иң әһәмиятле кешелек ихтыяҗларының берсе.Димәк ,кеше үзенең кемгәдер кирәклеген тоя.Көндәлек тормыш мәшакатьләренә күмелеп ,без балаларыбыз белән киңәшеп алырга өлгерми калабыз .Ә баланың үзе белән исәпләшү ,аңа мөрәҗәгать итү ,аны үсендереп җибәрә . Ул һәрнәрсәне төптәнрәк уйлый башлый . Димәк ,ул кемгәдер кирәк бит.Балага ярату ,мактау сүзләре бик кирәк .Урынлы мактау балага көч бирә ,аны яңа уңышларга дәртләндерә. "Әле ярый син бар ! ",Син өйдә булганда нинди рәхәт " ,Сине күрүемә шатмын " дип йомшак кына кагылып ,сөеп ,иркәләп җибәрү аңа үзенең кирәклеген тоярга ярдәм итә. Аны матур булганы ,яхшы укыганы, тырышлыгы өчен генә түгел ,ә бала буларак кабул итәргә кирәк .Безнең иркәләүләребездән ,яратуыбыздан ,игътибарыбыздан башка аңа бик кыен булыр иде.Әгәр балагызны игътибарсыз калдырып ,битарафлык күрсәтәсез икән,аңа дөньяның матур төсләре тоныклана башлар. Менә шулай итеп, балагыз "кыен тәрбияләнүчеләр " рәтенә килеп эләгер . Бөтенесе дә ата - аналардан тора. "Җылы сүз таш эретә", дип юкка гына әйтмиләр шул . Димәк ,конфликтларны чишү юлларына нәрсәләрне кертәбез инде? (Презентация )

1.Ягымлылык,мөлаемлылык.

2.Юмор ,мәзәккә борып җибәрү

3.Компромисс - юл куеп килешү

4.Арадашлык - -проблеманы читтән торып чишүдә өченче якның катнашуы

5.Үз гамәлләреңә бәя бирү

6.Бер - береңне аңларга тырышу

7.Фикер бердәмлеге

8.Мөнәсәбәтләрне вакытлыча өзү

II.Укучыларның һәм әти - әниләрнең анкета сорауларына җавапларын анализлау .

Исәпләүләр нәтиҗәсендә ,әти - әниләре белән конфликтка кергән укучылар - 79% ,ә конфликтка кермәүче балалар -21 % тәшкил итә. Бөтен конфликтларның 30 % ы уку ,дәрес хәзерләү буенча, 18 % дуслары сәбәпче, уйнарга чыгу өчен - 14%, кич чыгуга - 14% ,кием - салым алганда - 21%, юк - бар өчен - 9% ызгышлар булган.

Ә конфликтны чишүдә беренче адымны кем ясый ? дигән сорауга 48 % ата-аналар беренче булып,39 % балалар үзләре ,13 % сәбәбенә карап ясала . Мәсьәлә кайсы якка кирәгрәк ,шул уңай якка беренче адымны ясый .

III. Конфликт һәрчак кирәкме ? Аны булдырмый калып буламы ? Моның өчен нәрсә эшләргә ? Тормышта ничек булуын ситуацияләр ярдәмендә карыйк .

Төркемнәргә ситуацияләр таратыла .2-3 минут эчендә киңәшләшеп, фикерләребезне әйтик.

IV .Ата -ана бала шәхесен төп проектлаучы ,уйлап табучы ,төзүче ,иң катлаулы рольне башкаручы . Шундый катлаулы рольне без ни дәрәҗәдә үтибез соң ? Моны белү бик мөһим . "Бала тәрбияләүдә ата - ананың роле " дигән тест сезгә үзегезнең ни дәрәҗәдә тәрбияче булуыгызны күрсәтер . Мин сорауны әйтәм ,ә сез җавапны билгели барыгыз . " Булдырам һәм һәрвакыт шулай эшлим," - дигән җавапка - 3 балл ,

" Кайчакта гына "- дигән җавапка 2 балл ,

" Булдыра алмыйм !" - дигән җавапка - 1 балл .Соңыннан балларны кушып,нәтиҗә чыгарабыз .

Әйе , ата - аналарга тормышның үзеннән алынган сорауларга җавап эзләү кызыклырак та,нәтиҗәлерәк тә.Балалар белән уртак тел табуда аларның ярдәме тими калмас .Ата - аналар һәм балалар арасында ягымлы, кешелекле ,ихтирамлы, кайгыртучан мөнәсәбәт урнашкан гаиләләр икеләтә бәхетле .Моңа ирешү максатыннан хәзер ата -аналарга киңәшләр тәкъдим итәбез .

Әти - әниләргә киңәшләр :

  • Балага елмаюлы караш белән карагыз : ул табак - савыты юамы , дәрес хәзерлиме , үзенең уенчыклары белән уйныймы , барыбер ;

  • Аны мактагыз , аркасыннан сөегез , башыгызны җилкәсенә куегыз ... ;

  • Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык күренсә дә телдән мактагыз ;

  • Балагызның теләкләренә , кызыксынуларына , уй - фикерләренә игътибарлы булыгыз .

  • Сез үз балагыз өчен үрнәк .Сездә ул яхшы сыйфатларны күрергә тели . Гаиләдәге ызгышлар,үзара мөнәсәбәтләр ачыклау ,баланың күз алдында эчкечелек белән шөгыльләнү , хезмәткә җиңелчә карау - болар барысы да аның күңеленә тирән яра сала ,аны оялта , нәфрәтләндерә . Шуңа күрә бала тәрбияләү белән бергә ,үзегезне дә тәрбияләргә , начар сыйфатларыгызны бетерергә омтылыгыз .

  • Гаиләдә уңай гадәтләрне даими камилләштерә барыгыз .Балагызны эшкә өйрәтегез, сәләтләрен ачыклагыз .Бары тик өйдә хезмәт күнекмәләре алган бала гына үзенең эш сөючән ,кешеләргә шәфкатьле, ярдәмчел булуын күрсәтә ала һәм башкалар хезмәтен дә ихтирам итә .

Хөрмәтле әти - әниләр ! Кулыгызда - уч төбегездә чын бәллүрдәй нәфис бала йөрәге икәнен онытмагыз ! Балагызның йөрәге куансын , шатлансын, сөйсен , горурлансын өчен сез барысын да эшләргә тырышыгыз .

Бала - өйдәге кояш . Шуны онытмагыз : туктаусыз кайгыртып , тәрбияләп үстерсәң генә ул һәрвакыт балкып торыр , өйгә җылы нурларын сибәр.

Җыелышта актив катнашуыгыз өчен рәхмәт .Бала тәрбияләүдә сезгә уңышлар телибез. Барыгыз да исән -сау ,бәхетле булыгыз !







© 2010-2022