Кошлар бәйрәме өчен сценарие

Раздел Другое
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Максат: 1.Кошлар турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү. 2. Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту. 3. Күтәренке ,шатлыклы эмоциялар тудыру. 4. Балаларда кошларга карата сак караш тәрбияләү. Алдан үткәрелгән: 1.Кошлар сурәтләнгән рәсемнәр карау. 2.Саф һавада йөргән чакта кошларны күзәтү 3.Кошлар турында әдәби кичәләр уку 4."Ябалак","Автомобиль һәм чыпчыклар"һ.б. уеннарны оештыру

Бәйрәм барышы Бию"Язгы гөрләвекләр" Алып баручы: Балалар бүген бездә гадәти булмаган бәйрәм.Бүген без яз килүен һәм кошларның җылы яклардан кайтуын билгеләп үтәбез.Көннәр кояшлы,җир һәм һава җылынды.Кошлар бик озак туган җирләренә кайттылар.Аларга бик күп километрлы юл үтәргә туры килде.Хәзер алар безне матур җырлары белән шатландырачак. 1. Ачылды ак калын юрган, Исте апрель җилләре. Кошлар кайта сагындырган Туып үскән җирләргә 2.Ямьле бик ямьле Туган илебез. Килегез кошлар, Безгә килегез!

Ә хәзер балалар ,әйдәгез әле ,кошкайларны ашарга чакырыйк

1.Чыпчык,чыпчык,чык-чырык! Җим сиптем ,кил тиз очып!

2.Песнәк,песнәк,кил тизрәк Җим сибәм сиңа әзрәк! 3.Чәүкә,чәүкә,кил чәүкә,- Җим бирәм бер тәлинкә

4.Күгәрченем гөр-гөр-гөр- җим сиптем менә күр-күр!

5.Карга,карга,син кара, Кабып кал,азык барда!

6. Саескан -ала канат, Җим сибәм кабат-кабат! Бергә: Килегез,кил кошкайлар, Сез бит безнең дускайлар Бакчабызга куныгыз Көн дә кунак булыгыз.

Карга булып киенгән 2 бала керә. Канатларын җилпи-җилпи карр,карр дип йөриләр.

3 .Кара әле,дустым кара, Кара карга очып бара. Син беләсеңме, Ул да бит сөйләшә ала

1 карга: Ачылды ак калын юрган, Исә язгы җилләр дә. Без кайтабыз сагындырган, Туып-үскән җирләргә

2карга Без каргалар,карр-карр, Тиздән эреп бетәр кар. Канатымда хатымбарр, Буең җитсә тартып ал Ал .бар. Укымый да беләбез бит Хатыңда ни язылганын! Бөтен кошлар һәм балалар Матур язны сагынганын

"ЯЗ" җыры башкарыла.

Балалар сез нинди кошлар беләсез әле?_Булдырдыгыз ,балалар!Балалар,ә сез беләсезме:кошлар йорт кошларына һәм кыргый кошларга аерылалар.Сез нинди йорт кошлары беләсез? Ә нинди кыргый кошлар беләсез?

Ә хәзер сезнең тагын тапкырлыгыгызны тикшереп карыйк. Табышмаклар бәйгесе.

Иртән бик иртә тора Матур итеп кычкыра(Әтәч) Үзе озын ,чабуы кыска(торна)

Гөлдер-гөлдер-гөлдергү, Кызыл тәпи кемдер бу?(Күгәрчен)

Кулы юк балчык ташый, Балтасы юк- өй ясый(Карлыгач)

Ялтыравык әйберләрне ташый ул оясына Беләсеңме син ул кошның Ни исемле икәнен(Саескан)

Суда юынып алды,өсте коры калды (каз)

җырлы-УЕН "Чума үрдәк,чума каз" Кошлар -безнең дуслар.Аларны рәнҗетергә ярамый.Аларны сакларга кирәк.Кыш көне без аларга булышабыз,җим сибәбез.Кошлар да безгә ярдәм итә: зарарлы кортларны чүплиләр.Ә тагын кошлар матур итеп җырлыйлар..Әйдәгез ,уйнап алыйк.Мин сезгә кошлар исемнәрен әйтәм,ә сез аларның нинди тавыш чыгарганнарын күрсәтерсез. Әтәчкәй.................... Күке.......................... Карга..... Чыпчык Тавык.......... КАЗ....

Ал.Бар.Ямьле яз башланды.Яз хәбәрчеләре кара каргалар килде дә инде..Тиздән сыерчыклар да килер,дусларым.Сез алар килүгә оялар ясадыгызмы соң?

Балалар: әйе ясадык

Ал.Бар.Булдыргансыз,балалар,Хәзер, иптәшләрегезнең сыерчыклар турында өйрәнгән шигырьләрен һәм җырларын тыңлап үтик.

Уңган сыерчык

Ак буяулы бер оя бар Бакчада зур агачта. Очып килә шул ояга Сыерчык яз булгач та. Шунда тора,шунда йоклый, Шунда бала үстерә Матур итеп сузып сайрый Басып оя өстенә

Карлыгач Күптән түгел безнен тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән карлыгачым: Ул көн буе авызы белән балчык ташый, Балчык белән матур итеп оя ясый. Күп эшләде иренмичә,бара-бара Чыгарды ул матур-матур балала да Ачыксалар карлыгачның балалары. Чебен-черки тотып кайта аналары

Ал.Бар. Хөрмәтле балалар!Сез алга таба да кошларны яратырсыз,сакларсыз алар турында тагын да күбрәк кызыксынырсыз дип ышанып калам.Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.Әйдәгез әле,барыбыз бергә җыр белән озатыйк күңелле бәйрәмебезне.

Бәйрәм "Сыерчык"җыры белән тәмамлана

© 2010-2022