Конспект урока «Тормыш кагыйдәләре»

Максат. Ислам нигезләренә таянып, әхлак һәм гадәт кебек сыйфатларның мәгънәсенә төшендерү. Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне Р. Фәхреддин кагыйдәләре аша аңлату. Балаларда ата-аналарга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, милләтебезнең бөек шәхесе белән горурлану хисе уяту.Җиһазлау. Графпроектор, музыкаль үзәк, аудиоязмалар, Р.Фәхреддиннең портреты, , тормыш юлын һәм эшчәнлеген чагылдыра торган фоторәсемнәрдән төзелгән стенд, ...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Бәрлебаш муниципаль бюджет төп гомумбелем бирү мәктәбе





Конспект урока «Тормыш кагыйдәләре»

(Риза Фәхреддин иҗаты буенча фәнни-эзләнү тибындагы 9-сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате)



Автор :

Кайбыч муниципаль районы

Бәрлебаш муниципаль бюджет

төп гомумбелем бирү

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Мусина Исламия Мирхәт кызы



2011

Максат. Ислам нигезләренә таянып, әхлак һәм гадәт кебек сыйфатларның мәгънәсенә төшендерү.

Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне Р. Фәхреддин кагыйдәләре аша аңлату.

Балаларда ата-аналарга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, милләтебезнең бөек шәхесе белән горурлану хисе уяту.

Җиһазлау. Графпроектор, музыкаль үзәк, аудиоязмалар, Р.Фәхреддиннең портреты, , тормыш юлын һәм эшчәнлеген чагылдыра торган фоторәсемнәрдән төзелгән стенд, китаплары күргәзмәсе.

Эпиграф. Бизмәннең бер генә башы басып тормый. (Р.Фәхреддин).

Дәрес барышы.

Дәрес Зөһрә Сәхәбиева язмасында "Укы иртән илә кичен намаз" исемле мөнәҗәт тыңлау белән башлана һәм укучыларның игътибарын ата-анага булган мөнәсәбәт тасвирланган юлларга юнәлдерелә.

  • Кадерле балалар, без болганчык заманда яшибез. Хәдисләрнең берсендә әйтелгәнчә: "Ата улны, ана кызны белми торган замана". Балаларда ата- аналарга карата мәрхәмәтлелек кими, олыларга хөрмәт азая, туганлык җепләре дә нечкәрә.Өйдә сез шул темага халык авыз иҗатына мөрәҗәгатъ итеп, мәкальләр табып килергә, мәгънәләрен аңлатырга тиеш идегез.

Өй эшен тикшерү.

  • Сезнең эшне дәвам итеп, "Дәвам ит" уенын уйнап алыйк. Экраннарда мәкальләрнең башы бирелә, сез ахырын дәфтәрегезгә язып бетерегез.

Ана куены....(туннан җылырак).

Ана җылысы-...(кояш җылысы).

Ата һөнәре-...(балага мирас).

Атасына карап...(баласы).

Ата-ананы тыңлаган адәм булган...(тыңламаган әрәм булган).

Ата-бабасын искә алмаган кеше...(игелек күрмәс).

Тату туганнар...(таштан койма корганнар).

Җавапларын тикшерү, мәгънәләрен аңлату.

  • Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Р.Фәхреддинев тә (экранда)

"ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала. Томыштагы барлык хаталарны мөгаен, аңлап та кичереп тә буладыр, әмма ата-анага мондый мөнәсәбәтне -юк"- дип язган.

Бу сүзләрнең мәгънәсе бик зур һәм аларны сез дә онытмагыз. (дәфтәргә языла).

  • Укучылар, менә инде ничәнче ел балалар йортларыннан ятим балалар алып тәрбияләүче гаиләләр ишәя. Ә менә картлар йортларына озатылучы ялгыз әби-бабайлар саны көннән-көн арта. Аларның күбесе балалар үстергән "ялгызлар". Безнең Кайбыч районының Федоровское авылында да шундый йорт бар. Шул йортка эләккән бер әбинең хаты минем кулга килеп керде. Тыңлагыз әле, сез нинди кичерешләр кичерер идегез? Алларыгыздагы тутырылган шарларда үзегезнең кичерешләрегезне яктыртыгыз һәм аңлатырга әзерләнегез.(Укучылар шарларга фломастерлар белән уй- кичерешләрен ясыйлар: кайсы елый, кайсы көлә, кайсы уйлана ) (экранда)

"Улым! Минем хәлләрем әйбәт, көннәрем дә рәхәттә. Ашарга- эчәргә бар, урын- җирләрем чиста, янымда кешеләр бар, алар белән көне буе сөйләшәм, алар мине, мин аларны аңлыйм. Сезгә дә рәхәт яшәвегезне телим. Балаларыгызга игелеклелек, шәфкатьлелек орлыклары салып үстерегез, алдагы көннәрегездә сезнең таянычыгыз булсыннар, картлык көннәрегезне өйдә үткәрерлек булсын. Мин сезне бик сагынам..."

(Сүз укчыларга бирелә).

(экранда)

"Әти-әнисе картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү- балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу- әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та"- дип язып калдырган Р. Фәхреддинов.

(дәфтәргә языла).

  • Ә хәзер бүгенге көндә үзегез башкара һәм киләчәктә дә башкарырга тиешле гамәлләр белән бер-берегезне таныштырып үтегез әле.

(Укучылар белән әңгәмә оештырыла).

  • Күренекле педагогыбыз менә ни ди:

(экранда)

"Гәрчә бу хакта үзләре сорамасалар да,балалар өй эшләрендә ата-аналарына булышырга тиешләр".

(дәфтәргә языла)

  • Бу турыда беркайчан да онытмагыз. Әйе, балалар, бу хакта безнең язучыларыбыз да, шагыйрьләребез дә гел искәртеп торалар, безгә шәфкатьле,игелекле булырга өндиләр.

(магнитафон язмасында бер-ике үрнәк тыңлана. Мәсәлән, Ф.Яруллинның "Кояштагв тап", М. Җәлилнең "Ана бәйрәме")

  • Ә хәзер үзегез шул темага дүрт юллык шигырь язып карагыз әле. Сезгә әзер рифмалар бирелә.

............ көчем барда,

............. миңа.

..............кешеләрем,

.............ата-анага.

Сезнең уй-фикерләрегез дә Р. Фәхреддин сүзләре белән туры килә.(экранда).

"Балалар ата-анага зыян салмаска тиешләр " (дәфтәргә языла).

  • Сез дәфтәрләрегезгә язган вакытта безгә кунаклар килде, алар безгә игелекле. Мәрхәмәтле булырга өндиләр һәм бүгенге дәреснең эпиграфына да төшендерерләр.(кунаклар борын- борыннан гыбрщтле булып саналга "Әтигә чана" исемле парчаны сәхнәләштереп күрсәтәләр. Кыскача эчтәлек: гаиләдә карт, улы, килен, балалар яшәгән. Картны яратмаганнар, гел кыерсытып торганнар. Килен картны чанага утыртып, тау астына төшереп ташларга куша. Улы шулай эшли дәю Кайткан турына баласы чана ясап утыра. "Нишлисең?- дип кызыксына әтисе."Картайгач, сине тау астына төшерергә чана ясыйм"-, ди малай. Ир, ярамаган эш эшләгәнен аңлый да, картны алып кайтып, түргә утырта. Бергәләп тату гомер итәләр.")

  • Менә, балалар . тормыш шулай дәвам итә. Яхшылык һәрвакыт дәвам итәргә тиеш. Акыл иясе Р.Фәхреддиннең сүзләрен дә беркайчан онытмагыз.

(экранда)

"Картайган саен, ата-ана физик һәм акыл ягыннан көчсезләнә башлый. Шуның аркасында тиз ярсып китү, күңелгә артык якын кабул итү, ихтимал, кылынган эш-гамәлләргә ялгыш бәя бирү күренешләре барлыкка килә. Шунлыктан балалар, үзләрендә ачу килү, үч алу теләге туган вакытларда, шуларны ичкә алырга һәм үзләренең ... ата-аналарына карата түземлелек күрсәтергә, игелекле булырга тиешләр".

(дәфтәргә языла)

  • Дәресебезне , укучылар, Җ.Шакиров башкаруында "Бәхетле картлык " җырын тыңлау белән тәмамлыйк. Барыбыз да шундый теләктә калыйк, мәшһүр мәгъ рифәтче- галим, педагог Р.Фәхреддин әйткән сүзләрне онытмыйк, тормышка ашырыйк.

Өйгә эш. Р. Фәхреддиннең "Тәрбияле бала" китабын укырга, үзегездәге уңай һәм тискәре сыйфатларыгызны чагыштырырга.



© 2010-2022