• Преподавателю
  • Другое
  • Разработка урока по татарскому языку в 5 классе на тему [k], [къ] һәм [г], [гъ] тартык авазлары

Разработка урока по татарскому языку в 5 классе на тему [k], [къ] һәм [г], [гъ] тартык авазлары

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5 нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Иксанова Резеда Яхиевна

Тема: [г], [гъ] һәм [к], [къ] тартык авазлары

Максат: [г], [гъ] һәм [к], [къ] авазларының ясалышын аңлату;

[г], [гъ] һәм [к], [къ] авазлары кергән сүзләрне дөрес укырга өйрәтү;

җәнлекләргә,кошларга карата шәфкатьлелек тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, дәреслек (Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)5 сыйныф/ Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева,Г.В.Һадиева. - 41- 43 нче битләр.)

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Көтелгән нәтиҗә:

Предмет нәтиҗәләре: [г], [гъ] һәм [к], [къ] тартык авазларының ясалышын, әйтелешен һәм язылышын өйрәнү

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: җәнлекләргә, кошларга карата шәфкатьле булу,аларга ярдәм итү; иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Метапредмет нәтиҗәләре:

- танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау

- регулятив универсаль уку гамәлләре: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләренә ия булу; уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра,нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

- коммуникатив универсаль уку гамәлләре: иптәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый һәм аңа җавап бирә белү; парлап һәм төркемдә эшли белү; парларда, төркемнәрдә эшләгәндә бер-береңнең фикерен исәпкә алып эш итү, иптәшең белән хезмәттәшлек итү.

План:

I . Оештыру өлеше.

1. Уңай халәт тудыру

2. Актуальләштерү.

- өй эшен тикшерү

II. Яңа тема өстендә эш.

1.Экранда бирелгән сүзләрне төркемнәргә бүлү

2.Кагыйдә чыгару

3.Дәреслектә бирелгән кагыйдәне уку

IV. Материалны беренчел ныгыту.

Экранда бирелгән сүзләрне к,г хәрефләренә транскрипция ясап күчереп язу,шул сүзләр белән төркемнәрдә җөмләләр төзү

V. Материалны ныгыту.

1.Мөстәкыйль эш. График диктант язу

2. Физкультминут

3. Дәреслек белән эш: 89 нчы күнегү(телдән)

4. Г.Тукайның "Бала белән күбәләк" шигыренә нигезләнеп төшерелгән мультфильм карау,бирем башкару

5.Төркемнәрдә эш

I төркем - 42 нче бит, 90 нчы күнегү,

II төркем - 42 нче бит, 91 нче күнегү (бирем буенча)

VI. Йомгаклау

Нәтиҗә ясау. Билгеләр кую. Өй эше бирү.

Дәрес барышы

I. Оештыру

- Исәнмесез, укучылар! Бер - беребезгә карап елмайыйк та яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйк. Укучылар, без сезнең белән татар телендәге тартык авазларны, аларның дөрес әйтелешен һәм язылышын өйрәнә башладык. Бүгенге дәрестә дә без тартык авазларны өйрәнүне дәвам итәрбез.

Укучы эшчәнлеге: укытучыны, бер-берсен сәламләү

II.Актуальләштерү

- Әйдәгез, өй эшен ничек эшләдегез икән, шуны карап китик әле.Сезгә нинди өй эше бирелгән иде? (күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп җөмләләрне күчереп язарга)Дәфтәрләрегезне бер-берегез белән алышыгыз һәм хаталарны төзәтеп иптәшегезгә карандаш белән билге куегыз. Бер хатасы да булмаса "5"ле,ике хата -"4" ле, 3 хатага -"3"ле.(дөрес җавап экранда чыга)

Укучы эшчәнлеге: бер-берсенең эшен тикшереп, билге кую

III. Яңа тема өстендә эш.

- Экранда бирелгән сүзләргә игътибар итегез әле: күбәләк, агач, гөмбә, кишер,баскыч,кар,гөл,туган. Бу сүзләрне ике төркемгә бүлеп карагыз әле (1 төркемгә к хәрефе кергән сүзләр, икенче төркемгә г хәрефе кергән сүзләр)

Ә хәзер бу ике төркемдәге сүзләрне тагын ике төркемгә бүлеп карыйк. ([к] ,[г] һәм [къ], [гъ]тартык авазлары кергән сүзләр) Димәк, бүген без сезнең белән нинди тартык авазларны өйрәнәчәкбез?Дәресебезнең темасын кем әйтеп бирер икән? (укучыларның җаваплары тыңлана) - Әйе, [к] ,[къ] һәм [г], [гъ]тартык авазлары

К,г хәрефләренең нинди аваз белдергәнен ([к] ,[г] мы әллә [къ], [гъ]мы) без ничек белә алабыз? Сүзләрне дөрес уку өчен без нәрсәгә игътибар итәргә тиешбез (җаваплар тыңлана, кагыйдә чыгару)

Ә хәзер дәреслекнең 42 нче битен ачабыз һәм кагыйдәне эчтән, аннары кычкырып укыйбыз һәм бер-беребезгә әйтеп карыйбыз.

Укучы эшчәнлеге:укытучының сорауларына җавап бирү; сүзләрне чагыштырып, уртак һәм аермалы якларын табу,төркемнәргә бүлү; кагыйдә чыгару;дәреслектәге кагыйдәне эчтән, бер-берсенә уку

IV.Материалны беренчел ныгыту

- Дәфтәрләрне ачып сүзләрне к, г хәрефләренә транскрипция ясап, күчереп язабыз. Хәзер төркемнәрдә шул сүзләр белән җөмләләр төзибез, төркемнән берегез җөмләне әйтә, тактага яза,ә калганнар урыннарда эшли.

Укучы эшчәнлеге: дәфтәрдә язма эш башкару, төркемнәрдә җөмләләр төзү

V. Үткән материалны ныгыту.

Мөстәкыйль эш. График диктант язу. Бирелгән раслаулар дөрес булса квадрат куела, дөрес булмаса өчпочмак куела.

- Дәфтәрләрегезне бер-берегез белән алышыгыз һәм хаталарны төзәтеп иптәшегезгә карандаш белән билге куегыз. Бер хатасы да булмаса "5"ле,ике хата -"4" ле, 3 хатага -"3"ле.(дөрес җавап экранда чыга)

- Ә хәзер әйдәгез,ял итеп алыйк.

Бер, ике- без бастык,

Чат-чат итеп кул чаптык.

Аякларны бер урында

Тып-тып-тып итеп бастык.

Утырдык, кабат бастык,

Бер утырдык, бер бастык,

Инде бераз хәл алдык,

Тыныч кына утырдык

- Дәреслекләрнең 41 нче битен ачабыз, 89 нчы күнегүне табабыз.Бирелгән текстны укыйбыз

- Текст нәрсә турында? Бу текст безне нәрсәгә өйрәтә? (җаваплар тыңлана)

- К, г хәрефләре кергән сүзләрне укыйбыз, авазның ясалу урынын, калын яки нечкә әйтелеше кайсы авазга бәйле булуын әйтәбез.

Укучылар, мин сезгә Г. Тукайның «Бала белән күбәләк» шигыренә нигезләнеп төшерелгән мультфильм тәкъдим итәм. [к],[къ] һәм [г],[гъ] авазлары кергән сүзләрне язып барыгыз.

-Мультфильм нәрсә турында? Безне нәрсәгә өйрәтә? (әңгәмә)

-Ә хәзер сүзләрне укыйбыз, авазның ясалу урынын, калын яки нечкә әйтелеше кайсы авазга бәйле булуын әйтәбез.

- Бүгенге дәрестә үткән теманы аңлау дәрәҗәсен тикшерер өчен, төркемнәрдә эшлибез, к, г хәрефләрен транскрипциядә күрсәтәбез:

I төркем - 42 нче бит, 90 нчы күнегү,

II төркем - 42 нче бит, 91 нче күнегү (бирем буенча)

- Партадаш белән дәфтәрләрне алышабыз, тикшереп, карандаш белән поляга билге куябыз.

Укучы эшчәнлеге:график диктант язу,дәреслектәге күнегүләрне эшләү, мультфильм карау, дәреслектә бирелгән текст һәм мультфильм эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап биреп,әңгәмәдә катнашу, бер-берсенең эшен тикшереп,билгеләр кую.

VI. Йомгаклау

-Бүгенге дәрестә ниләр өйрәндек?

-Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

- Үзегезнең эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез? Дәрес барышында эшчәнлегегезгә куелган билгеләрне, дәрестә катнашу дәрәҗәсен, теманы ничек үзләштерүегезне исәпкә алып үзбәя бирәбез.

Укучы эшчәнлеге: үзбәя

Өй эше бирү:

-Көндәлекләрне ачабыз, өй эшләрен язабыз:

1. [къ], [гъ] һәм [к], [г] тартык авазлары кергән сүзләр белән 4 җөмлә төзергә;

2. к , г тартыкларына гына башланган сүзләр белән 4 җөмлә төзеп язарга.

3. [къ], [гъ] һәм [к], [г] тартыклары турында әкият язарга;

- Дәресебез тәмам, сау булыгыз!










© 2010-2022