• Преподавателю
  • Другое
  • Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: “Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре”

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: “Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре”

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5 нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Тема: "Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре"


  1. Дәреснең максатлары:

  1. фәнни максат: сүзнең лексик мәгънәсе турында белемнәрне тирәнәйтү, туры һәм күчерелмә мәгънә турында мәгълүмат бирү;

  2. коммуникатив максат: укучыларның сөйләм байлыгын үстерү, образлы фикерләргә өйрәтү;

  3. тәрбияви максат: туган телгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

11. Бурычлары:

1) сүзнең лексик мәгънәсе, бер һәм күп мәгънәле сүзләр турында үтелгәннәрне кабатлау;

2) сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аера белү күнекмәләрен формалаштыру;

3) монологик сөйләм күнекмәләре үстерү;

4) телебезнең матурлыгын, байлыгын тоярга өйрәтү;

5) укучыларны әлеге тема буенча БДИ биремнәре үтәүгә әзерләү.

111. Принциплары:

1) дидактик: фәннилек, күрсәтмәлелек, тормыш белән бәйләнеш;

2) лингвистик: функциональ;

3) гомумметодик: коммуникатив, татар һәм рус телләренә хас үзенчәлекләрне чагыштырып өйрәнү;

4) хосусый методик: сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсен аеру.

1V. Укыту алымнары: карточкалар белән эш, тестлар белән эш, терәк схема төзү, фронталь әңгәмә, индивидуаль эш.

V1. Дәреснең төре: яңа теманы өйрәнү.


V11. Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, терәк схема.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Тәрәзәгә күз салыгыз әле, бүген көн нинди матур. Үзгәрешләр сизәсезме?

Укучылар. Кояш җылыта.

Укытучы. Әйе, укучылар, көн җылыта, яз якынлаша. Тиздән карлар эрер, басуларда язгы эшләр гөрләр. Гәрәбә бөртекләр җиргә күмелер... дәвам итегез...

Укучылар. Уҗымнар шытар, зураеп үсәрләр, игеннәр өлгерер. Басулар, ындыр табаклары тагын гөрләп торыр.

Укытучы. Әйе, балалар. Нәкъ шул бөртекләр кояшка үрелгән кебек, сез дә белемгә омтыласыз. Әйдәгез, бүген дә бик тырышып эшләп алыйк.

II. Актуальләштерү.

А) Өй эшен тикшерү.

Укытучы. Үткән дәрестә без нинди уку мәсьәләсен чишкән идек?

Укучылар. Үткән дәрестә без бер һәм күп мәгънәле сүзләр хакында

сөйләштек, аларны аерырга өйрәндек.

Укытучы. Сезгә өй эше итеп 452 нче күнегү бирелгән иде.Сез күп мәгънәле бер сүзне сайлап, аңлатмалы сүзлектән аның төрле мәгънә белдерү очраклары белән танышырга һәм сүз төрле мәгънәдә кулланылган җөмләләр уйлап язарга тиеш идегез. Әйдәгез, сезне тыңлап китик. Шуны тикшереп карыйк әле.

Укучылар. Тел: 1) тәм тою, тәм сизү, чәйнәү-күшәүгә булышу органы; 2) кешеләргә үзара аңлашу өчен хезмәт итүче сүзләр һәм грамматик чаралар системасы; 3) уксыман очлы деталь (сәгать теле) һ.б. Татар теле- безнең туган телебез. Сәгать теле 9 га якынлаша. Әни пешергән кош теле тәмле була. Янгын теле һаман өскә үрмәли.Монда тел- күпмәгънәле сүз.

III. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. Бирелгән сүзтезмәләрне чагыштырыгыз, алар арасындагы аерманы табыгыз.

көмеш алка-көмеш сулы чишмә

алтын балдак- алтын куллы кеше

бала елый- җил елый.

Укучылар. Көмеш алка, алтын балдак, бала елый сүзтезмәләрендә көмеш, алтын, елый сүзләре туры мәгънәсендә килгән, ягъни алка-көмештән, балдак алтыннан эшләнгән, бала да елый ала. Ә менә көмеш сулы чишмә, алтын куллы кеше, җил елый сүзтезмәләрендә - туры мәгънәдә түгел.Чишмә көмеш сулы була алмый, аның төсе көмешкә охшагандыр, мөгаен. Алтын - кыйммәтле металл, алтын куллы дип, бик булдыклы, бик кирәкле кешегә әйтергә мөмкин. Ә җил елавы-аның бала елавына охшаган тавыш чыгаруы. Димәк, бу сүзләркүчерелмә мәгънәдә килгән булып чыга.

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр икән? Укучылар. Без бүген дәрестә туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне өйрәнәчәкбез.

Укытучы. Бик дөрес. Шулай итеп, без бүген сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе турында сөйләшербез. Аларны кулланып карарбыз, белемнәребезне дә тикшерербез.

-Үзбәя.

-Дәреснең темасын тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.

IV. Физминутка.

Менә нинди чебиләр

Ай чебиләр, чебиләр, Ай чебиләр, чебиләр,

Минем белән йөриләр. Бер дә чип-чип димиләр, Йөгерсәм - йөгерәләр, Үзләре тик яталар,

Сикерсәм - сикерәләр, Мине чыелдаталар,

Су керсәм - су керәләр - Кичкырын кычкырталар.

Менә нинди чебиләр! Менә нинди чебиләр

Аяктагы чебиләр

V. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

а) Карточкалар буенча төркемнәрдә эшләү.

Ай калка. унике ай

көмеш кашык көмеш тамчы

кайнар су кайнар сәлам

корыч каләм корыч беләк

Укытучы. Укучылар, кайсы баганадагы сүзтезмәләр туры, кайсылары күчерелмә мәгънәне аңлата?

Укучылар. Ай калка дигән җөмләдәге ай сүзе күктәге җисем мәгънәсендә булып, туры, икенче төркемдәге унике ай сүзтезмәсендә ай сүзе вакыт берәмлегенә атама булып, күчерелмә мәгънәдә килгән.

Көмеш кашык сүзтезмәсендәге көмеш сүзе кашыкның көмештән эшләнгәнен белдереп, туры, ә көмеш тамчы сүзтезмәсендә көмеш сүзе тамчының көмештәй ялтырап торуын белдереп, күчерелмә мәгънәдә килгән.

Кайнар су сүзтезмәсендәге кайнар сүзе суның югары температуралы икәнен белдереп, туры, ә кайнар сәлам сүзтезмәсендә кайнар сүзе сәламнең дусларча, сагынычлы булуын белдереп, күчерелмә мәгънәдә килгән.

Корыч каләм сүзтезмәсендәге корыч сүзе материалны белдереп, туры, икенче төркемдәге корыч беләк сүзтезмәсендәге корыч көчле, нык мәгънәсендә килеп, күчерелмә мәгънәдә килгән.

Укучы нәтиҗә ясый. Туры мәгънә - предмет, күренеш, билгенең турыдан- туры атамасы. Күчерелмә мәгънә - бер предмет яки күренешкә аңа охшаган икенче предмет яки күренешнең билгеләрен күчереп куллану.

Укытучы. Әйдәгез, нәтиҗәбезне дәреслектәге билгеләмә белән чагыштырып карыйк. (Укыла, чагыштырыла.)

-Үзбәя.

б) Дәреслек белән эшләү. Парларда эш.

Укытучы. Ә хәзер, әйдәгез, дәреслектәге 453 нче күнегүне ачыйк.

Укучылар биремне укый. Җөмләләрне күчереп языгыз, күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табыгыз һәм мәгънәләрен аңлатыгыз.

Чәчәк башларын селкетеп, җил исә (И.Гази)

Күпер башында бер көтү малайлар кар бәрешеп уйный.(И.Гази)

Бигрәк күңелле май башларында,

Каеннар яфрак ярган чагында (М.Җәлил)

Агач очларыннан җил үтеп китте. Хәзер инде Илсөяр, Бикмүш бабайча әйтсәң, акны карадан аера башлаган иде.

Укучылар. Чәчәк башлары- чәчәк очлары, үсемлекнең өске өлеше.

Күпер башы-күпернең башланган урыны, бер көтү малайлар-бик күп малайлар

Май башларында-май аеның беренче числолары, көннәре.

Җил үтеп китте-җил исте, җил яфракларны селкетте.

Акны карадан аеру- яхшыны яманнан аеру.

Укытучы. Булдырдыгыз, укучылар.

-Үзбәя.

в) Модельләштерү.

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: “Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре”

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: “Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре”Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: “Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре”

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: “Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре”Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: “Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре”

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: “Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре”Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: “Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре”

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: “Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре”Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: “Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре”


-Үзбәя.

VI. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы. Балалар, Роберт Миңнуллинның шигыреннән алынган түбәндәне юлларга игътибар итегез әле:

Мактау җырлыйм алтын кояшыма

Туган җирнең алтын кырларына,

Алтын кырларымда алтын икмәк

Үстерүче алтын кешеләргә.

Мактау җырлыйм ындыр табагында

Шыбырдашкан алтын көшелләргә.

Ни өчен шагыйрь икмәкне, көшелләрне алтын ди?

Укучылар. Икмәк - иң кадерле нәрсә. Ул безгә һәр көн кирәк. Икмәксез- дөнья бәрәкәтсез.

Укытучы. Бик дөрес. Ә игенчеләрне алтын кешеләр диюе белән автор хаклымы?

Укучылар. Әйе, чөнки игенче - иң дәрәҗәле, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.

Укытучы. Дөрес.Бәлки сезнең арагызда да бу һөнәрне сайлаучылар булыр әле. Ә хәзер карыйк әле, алтын сүзенең мәгънәсе нинди җирлектә күчте?

Укучылар. Алтын икмәк, алтын көшел - иң кирәкле, кадерле.

Укытучы. Калган күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табып, шул рәвешле языгыз.

Укучылар җавабы. Алтын кул- уңган, булган. Алтын кыр, алтын көз- сары (төс). Кара алтын- нефть. Ак алтын- мамык. Яшел алтын- урманнар.

Нәтиҗә. Алтын сары төстәге кадерле металл. Аның бу билгеләре күчерелмә мәгънә булып, башка предметларга күчкән.

-Үзбәя.

VII. Рефлексия

Укытучы. Укучылар,без нинди уку мәсьәләсе өстендә эшләдек?

Укучылар.Без бүгенге дәрестә туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр белән эшләдек. Аларны табарга, аера белергә, мәгънәләрен аңлатырга өйрәндек.

VIII. Өй эше бирү.

Укытучы. Балалар, хәзер барыбыз да көндәлекләрне ачабыз һәм өй эшен язабыз.

1. Мәҗбүри эш: 455 нче күнегү.

2. Ярым - иҗади эш: 456 нчы күнегү.

3. Иҗади эш: ут борчасы, яшен ташы, кечкенә дә төш кенә, олы йөрәкле, көмеш чәчле кебек күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмәләрнең кайберләрен кулланып, кечкенә хикәя языгыз.























© 2010-2022