Тест по татарскому языку на тему Рәвеш (Наречие) (6 класс)

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Рәвеш" сүз төркеме буенча тест


1 нче вариант
1. Рәвеш нинди сүз төркеме?
1)Предметның билгесен белдерүче сүз.
2) Предметның эшен яки хәрәкәтен белдергән сүз.
3) Предметның исәбен яки санын белдергән сүз.
4)Эш яки хәлнең, яисә билгенең билгесен белдергән сүз.
2. Рәвеш ниләр белән төрләнә?
1)Зат белән.
2) Берни белән дә төрләнми.
3)Сан белән.
4)Тартым белән.
3. Рәвеш күбрәк җөмләнең кайсы кисәге була?
1) Хәл. 2)Аергыч. 3) Тәмамлык. 4)Хәбәр
4.Кайсы сүз төркеме хәл ролендә еш килә яки рәвеш үзе кайсы сүз төркеме урынында килә ала?
1)Исем. 2)Фигыль. 3)Сыйфат. 4)Алмашлык.
5. Рәвеш сорауларын күрсәтегез.
1)Кайда?кайчан?ничек?никадәр?күпме?
2)Нишли?нишләгән?нишләп?нишләү?
3)Күпме?ничек?ничәләп?ничәнче?
4)Нинди?кайсы?
6. Ясалышы ягыннан болар нинди рәвешләр?Кичкырын,берсекөн,көннән-көн
1)Ясалма һәм парлы рәвешләр.
2)Саф кушма һәм парлы рәвешләр.
3)Тамыр һәм саф кушма рәвешләр.
7. Бу рәвешләр кайсы төркемчәгә карый? Юри,шунлыктан
1)Вакыт рәвешләре. 2)Охшату-чагыштыру рәвешләре.
3)Саф рәвешләр. 4)Сәбәп-максат рәвешләре.
8. Сүзләр арасыннан рәвешләрне аерып күрсәтегез.
1)Укый-укый, бериш,шундый.
2)Шактый,җәен, берьюлы.
3)Җәй,берьюлы,килә-китә,шундый.
4)Шундый,шактый,укый-укый,бериш
9. Түбәндәге җөмләне сүз төркеме ягыннан тикшер
Гөлүсә бүген кинога барырга уйлады .





"Рәвеш" сүз төркеме буенча тест

2 нче вариант

1.Рәвеш нинди сүз төркеменә керә?
А . Мөстәкыйль сүз төркеменә. Ә. Модаль сүз төркеменә.
Б. Бәйләгеч сүз төркеменә.
2. Рәвеш лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә?
А. Предметны Ә. Эшне, хәрәкәтне .
Б. Хәлнең билгесен. В. Предметның билгесен.
3.Морфологик яктан рәвешнең төп үзенчәлеге нидә?
А. Төрләнә. Ә.Төрләнми
4. Рәвеш нинди җөмлә кисәге булып килә?
А. Ия. Ә. Тәмамлык. Б. Хәл.
5. Рәвеш кайчан сыйфатны ачыклап килә?
А. Предметның билгесен белдергәндә .
Ә. Билгенең билгесен белдергәндә.
Б. Эш яки хәлнең билгесен белдергәндә.
6. Нинди мәгънә белдерүенә карап , рәвешләрнең төркемчәсен
билгеләгез.
Күп,аз, шактый, бертуктаусыз, бераз, тәмам,
А. Саф рәвешләр. Ә. Урын рәвешләре.
Б. Күләм-чама рәвешләре.
7. Бу рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез.
Мамыктай, кушканча, ишетелгәндәй, үзенчә.
А. Вакыт рәвешләре. Ә. Охшату-чагыштыру рәвешләре. Б. Саф.
8. Рәвешләрнең төзелеше ягыннан төрен билгеләгез.
Минемчә, акчалата, икәүләп, уттай, татарча.
А.Тамыр Ә. Кушма Б. Ясалма В. Тезмә
9. Түбәндәге җөмләне сүз төркеме ягыннан тикшер

Әни бүген яшьләрчә фикер йөртте.

© 2010-2022