Реферат на тему Ренат Харисның Сабантуй картинасы

Р.Харис һәрвакыт милли йөзен, шәхси фикерен, фәлсәфилеген саклап килде. Ул милләте белән горурланды, аның киләчәге өчен борчылды, татар халкын күренекле шәхесләре, традицияләре аша дөньяга танытуга күп көч куйды. Бу аның яшәешендә, иҗтимагый эшчәнлегендә, һәм, әлбәттә, иҗатында чагылыш тапты.       Хезмәтебезнең максаты – аның аерым бер әсәре – “Сабантуй” поэмасына өйрәнү, аны анализлау. Төгәлрәк әйткәндә, Сабан туе үткәрү йоласының башлангычына күз салу, поэманың бүленешенә тукталу, символик об...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ренат Харис исемендәге республикакүләм фәнни -гамәли конференциясе


Эзләнү эшенең юнәлеше:

"Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт." (Р.Харис)



РЕНАТ ХАРИСНЫҢ "САБАНТУЙ" ПОЭМАСЫ



Башкаручы: Гайнуллин Тауфикъ Тәлгать улы,

Т Р Апас муниципаль районы ГБМБУ

"Сатмыш урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



"Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шулвакыт -

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып..."

(Р.Харис. Кеше кайчан матур?)

Әдәбият дөньясында Туган теле, Туган халкы, Ватаны өчен гомеренең соңгы көннәренәчә янып, җан атып яшәгән милләттәшләребез байтак. Бу халкыбыз яшәгән һәр дәвердә чагылыш табып, бүгенге көннәргәчә дәвам итә. Чорлар алышына, әдәбиятка да үзенә хас төсмерләр өсти, әмма төп, асыл кешелек кыйммәтләре идея булып мәңге саклана. Кол Гали, Ризаэтдин Фәхретдинов, Каюм Насыйри, Дәрдемәнд, Г.Тукайлар белән гасырларны кичеп килгән милләтпәрвәрлек бүгенге көнгәчә әдипләребез иҗатында лаеклы урынын ала килә.

XX гасыр ахыры XXI гасыр башында актив иҗат итүче чын мәгънәсендә милли шагыйрьләребезнең берсе - ул Ренат Харис. Тумышы белән Ульян өлкәсе Цильна районы Кәшә авылыннан булган шагыйрь укытучы гаиләсендә үскән, һөнәре буенча мөгаллим. Мәдәният, сәнгать вәкиле булудан тыш без аны дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак та беләбез. Бәлки шушы шартлар аны татарның зыялысы итеп тәрбияләгәндер. Ренат ага Харисны хезмәтебезгә эпиграф итеп алынган юллардагы "матур кеше" дип шикләнмичән әйтергә мөмкин. Чөнки аның кайсы гына иҗат җимешен алып карасак та, әхлаклылык, милли үзаң, гаделлек, намус кебек югары идеяләрнең чагылышын күрә алабыз.

Һәр шагыйрьнең гомер юлы һәм иҗаты ул яшәгән заман, халык язмышы белән аерылгысыз. Р.Харис иҗатын да "халык тормышының көзгесе" дип карый алабыз. Чорның йогынтысын шагыйрь үзе болай бәяли: "Ни әйтсәң дә, без бит Ана баласы гына түгел, Замана баласы да". Белгәнебезчә, совет чоры әдәбияты барлык жанрларга билгеле бер калыплар куйды. Әдипләребез фикерләрен яшерен мәгънә, ишарә белән әйтергә мәҗбүр иделәр. Әмма аңлаган кешегә ишарә дә җитә, калганына ул уйланып, йөрәге аша уздырып төшенә. Иҗатының байтак еллары совет пропагандасы чорына туры килүгә карамастан, Р.Харис һәрвакыт милли йөзен, шәхси фикерен, фәлсәфилеген саклап килде. Ул милләте белән горурланды, аның киләчәге өчен борчылды, татар халкын күренекле шәхесләре, традицияләре аша дөньяга танытуга күп көч куйды. Бу аның яшәешендә, иҗтимагый эшчәнлегендә, һәм, әлбәттә, иҗатында чагылыш тапты.

Хезмәтебезнең максаты - аның аерым бер әсәре - "Сабантуй" поэмасына өйрәнү, аны анализлау. Төгәлрәк әйткәндә, Сабан туе үткәрү йоласының башлангычына күз салу, поэманың бүленешенә тукталу, символик образларны билгеләү, проблемаларны яктырту, авторның Дәрдмәндкә мөрәҗәгатенә игътибар юнәлтү һәм шулар аша әсәрнең идеясен ачу булды.

Сабантуй йоласының килеп чыгышы тарихын өйрәнгән галим Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов аның тамырлары татарлар Урта Идел һәм Кама буйларында яши башлаган чорларга кадәр үк барып тоташуы турындагы фикерне үстерә. Сабан туе борынгы төрки мохиттә, мәҗүсилек дәверендә барлыкка килеп, үзенең үсешендә яңа форма һәм эчтәлек белән баетылып гасырдан гасырга күчеп килгән.

Сабан туе республикабызның барлык шәһәр-авылларында гына түгел, Россиянең татарлар күпләп яши торган шәһәр, өлкә, крайлары, республикаларында, хәттә чит илләрдә милләттәшләребез тарафыннан үткәрелеп килә. Ул- күңел ачу, җыр-бию, спорт, хезмәт, дуслык, бердәмлек бәйрәме. Бу бәйрәм җир йөзенең төрле почмакларына таралган татар милләтен туплау белән беррәттән, милләтара толерантлык тәрбияләү өчен дөньякүләм зур әһәмияткә ия мәдәни хәзинә булып тора.

Ренат Харис та үзенең "Сабантуй" поэмасын әлеге традицияне яктыртуга багышланган, әлеге милли йоланың әһәмиятен, үзенчәлекләрен күрсәтергә теләгән.

Сюжетның нигезен тәшкил иткән сабан туе күренешен автор җанлы, образлы, үтемле итеп тасвирлый. Сюжеты укучыны җәлеп итәрлек итеп төзелгән, матур тел-сурәтләү чаралары белән баетылган. Поэма табигать һәм кеше бәйләнешен, татар халкына хас проблемаларны күрсәтүне дә үз эченә ала.

Поэма җиде өлештән тора. "Чакыру" белән башланып киткән әсәр аерым уенарны тасвирлау белән дәвам итә: "колгага менү", "чүлмәк вату", "капчык сугышы", "ат чабышы", "капчык киеп узышу", "көрәш" дип исемли аларны автор.

Поэма сабантуйга чакыру белән башланып китә. Урамнан узучы ат тоягының тавышы сихри кыңгырау булып күңелләргә үтеп керә, шатлык, дәрт өсти. Автор сүзләре белән әйткәндә:

Күңелләрне очындыра

Ат тоягы - кыңгырау.

Урам буйлап чаптырып узган бизәүле атның тояк тавышын автор шушы үзенчәлекле чагыштыру аша җиткерә. Ул гаҗәеп, сихри кыңгырау.

Йөрәкләргә җыру булып

Барып керә тавышы.

Ат тоягының чыңы сабантуй турында хәбәр итеп кенә калмый, йокымсыраган күңелләрне җилкетә, дәрт өсти, алдагы көнгә өмет уята. Автор шушы тояк чыңы белән һәр йөрәкне уятырга тели сыман.

Чәчеп калырга кирәк лә

Күңелгә дәрт һәм өмет.

Күңел бит ул асылында

Җирнең нәкъ үзе кебек.

Ягъни, "чәчү" җиргә орлык чәчү генә түгел, күңелгә өмет чәчү дә. Чөнки көзен җыеп алыначак уңыш табигатьнең мәрхәмәтенә бәйле. Ә бәйрәм тантанасы алдагы көнгә ышаныч өсти, өмет уята, күңелләрне күтәрә.

Иң башта сабантуйның "беренче батырлары" - эшчән халык монда котлаулар кабул итә, кул чабулар күкрәү кебек мәйдан өстен яңгырата. Алда исә - уен сынаулары. Автор уеннарга аерым-аерым тукталып уза. Һәр уенның мәгънәсен, тормыш белән бәйләнешен ачарга тырыша. Чөнки тормыш ул үзе көрәш, үзе сабантуй. Сабантуй уза да китә, ә кеше гомере буе сыналып яши.

Ә колга нәкъ сөңге кебек -

Мәрхәмәт тә юк анда, - ди автор колгага менү уенын сурәтләгәндә, -

Сөлгеләргә җитү кыен -

Чыдам булырга кирәк.

Колга башында ымсындырып торган сөлгегә үрелгән кебек, тормышта да кеше биеклеккә, камиллеккә, куйган максатына "үрмәли". Әмма аңа ирешү ай-һай җиңелләрдән түгел шул. Моның өчен ихтыяр көче, тырышлык кирәк. Халкыбыз "Тырышкан табар - ташка кадак кагар" дип белми әйтмәгәндер.

Чүлмәк вату уенында кешенең сизгерлеге, эчке тоемлавы сынала. Аз гына ялгышсаң да, чүлмәккә тидерә алмыйсың, ә күреп булмый - күзләр бәйле. Тормышта кайбер адымнарны күңел күзенә ышанып, интуитив рәвештә ясыйбыз. Кайберәүләр шулай ота, кайберәүләр оттыра, ә алда ни барын берничек тә белеп булмый.

Алда исә - "капчык сугышы". Монда көчтән бигрәк тәҗрибә һәм осталык мөһим. Картның яшь көрәшчене җиңүе шуңа дәлил. Тормышта яшьләр аксакаллар сүзенә дә колак салырга тиеш, чөнки гомер иткән кеше төптән уйлый, ул чыныккан инде, ничек дөрес булганын белә.

Ат чабышында:

Әнә кара, йолкыш кына алаша

Юл алырга айгыр белән талаша.

Бәлки шагыйрь халкыбызны алашадагы җайдакка тиңләп, аның алга омтылышын күрсәтергә теләгәндер. Без, татарларның, атлары "айгыр" булмаса да, калышмаска теләп, һаман алга ыргылабыз, яхшылардан калышмаска тырышабыз.

Кашыктагы йомыркаларны автор "күз алмасы" белән чагыштыра. Дини мифологиядә дә йомырка - уңыш, муллык, яшәү башлангычы символы булып тора. Бу уен саклык, игътибар сорый, югыйсә "буш кашык тешләп" калуыңны көт тә тор.

Кешене алга тарткан

Әйтерсең лә аш кына.

Чыннан да, халыкта "Кешене ризык йөртә" дигән сүз бар. Алдагы көн муллыкта булсын өчен бүген тырышу кирәк, югыйсә соң булачак, "кыш" үзен озак көттермәс. Хәтта сабан туенда ук "каеш" бүрек, сырган ыштан" сатып ала халык, - үзен шулай кышка әзерли. Монда бәлки арттыру да бардыр, әмма автор халыкның, бүгенге көн белән генә яшәмичән, алдагыны уйлап "мая" туплавын шулай, үзенчәлекле итеп күрсәткән.

Сыңар шатлык өчен кеше

Кайвакыт тәмам шаша.

Керә төрле капчыкларга,

Әйтик, киндергә, ташка.

Беренче карашка Р.Харис сабан туеның бер уенын - капчык киеп йөгерүне генә сурәтли. Тик бу очракта "капчык" сүзен төрлечә аңлап булыр иде. Күчерелмә мәгънәдә карасак, "таш капчык" - ниндидер чикләү, ябылу, тоткынлык. "Рәхәт" тормыш, "җиңел" акча, байлыкка омтылучылар "капчыкка" килеп керүләрен сизми дә калалар. Ә аннан чыгу юлы күпкә авыррак. Шуның өчен нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуын төшенергә кирәк.

Мәйданның төп сынавы - ул әлбәттә - татар көрәше. Монда көч тә, гаделлек тә, сабырлык та, тапкырлык та сынала. Хәрәмләшү рөхсәт ителми. Иң лаеклы батырга гына төп бүләк - тәкә насыйп була. Автор да, көрәшнең гадел булуын ассызыклау максатыннан, төп батыр сүзләре белән болай ди:

- Аксакаллар, ризамы?

Бу миңа тиеш тәкәме?

Гаделлекне бозмаммы?

Аксакаллар җавап бирә:

- Бик разый, ата-бабаның

Гаделлеген бозмадың.

Ягъни, бабаларыбыздан килгән гадел көрәш, гадел хөкем бүгенге көндә дә яшәвен дәвам итә, шул рәвешчә гасырларны гасырларга тоташтыра.

Былтыргы батырны быел

Күргәнсездер, ектылар...

Батырлар егылган саен

Батырлар арта бара.

Бу юллар да хакыйкатьнең чагылышы. Чөнки көчледән көчлерәкләр, яхшыдан яхшыраклар һәрвакыт табылып тора, тормыш бер урында тукталып тормый, үзгәрә, яңара бара.

Сабантуй батырларын автор - әкият геройлары, сынауларны - аларның маҗаралары белән чагыштыра, бу очракта ул татар әкиятләренә дә, русныкына да мөрәҗәгать итә, мисаллар китерә.

Чыдам булырга кирәк:

Ак бүре әкиятенең

Егете шикеллерәк.

Сабантуй йоласыныкы кебек үк, бу әкиятнең тамырлары бик тирәндә. Ак бүре - ул төрки халыкларның изге хайваны, акыл, мәрхәмәтлелек символы. Авторның аны бу урында искә алуы очраклы түгелдер.

Хәтерлисеңме ком тавын -

Җитәм дигәч - ишелә.

"Ком тавы" шулай ук татар халык әкиятләренең кыю батырларына булган сынау төре. Төркиләрнең чүлдә, далада гомер сөргән чорларыннан килә булса кирәк.

Җирән сакаллы котсыз баш

Чыгар төсле, аны ваткач.

Руслан очраткан кисекбаш

Чыгар төсле бәреп ваткач.

Сабантуйга! Сабантуйга!

Ул мәгарә капусы...

Бер генә була елына...

Әбүгалисина мәгарәдә гыйлем туплаган кебек, халык сабан туенда ел буена җитәрлек шатлык, энергия җыя: аралаша, киләчәккә планнар кора, таныша, дуслаша, туганлаша. Яшь парлар бер-берсен таба, яңа гаиләләр барлыкка килә.

Кыз инде яшь килен сыман,

Тузан - чыбылдык сыман,

Һәм сабантуй уртасында

Кызыл туй бара сыман.

Табигать, сабантуй тантанасы һәм кешеләр бердәмлеген Р.Харис әлеге матур чагыштырулар аша әйтеп бирә.

Сабантуйның гөрләвен автор самавыр кайнавы белән янәшә куеп карый. Бу очракта самавыр үзенә күрә бер символ - кунакчыллык, дуслык, бердәмлек символы. Халкыбыз чыннан да кайгыртучан, гади, тырыш, кунакчыл, пөхтә булуы белән аерылып тора. Тик поэмадагы самавыр кебек артык кайнап эри генә күрмәсен.

Бүләк алыр дәрәҗәгә

Җитә алмады, ахрысы.

Тырышлыгын күрмәгәнгә

Гарьләнде, эреп төште.

Бу очрактагы "җанландырылган" самавыр чыннан да кызганыч булып китә. Ә аны "коткару" өчен күп кирәкми - бары тик су өстисе генә бар иде бит.

Символик образларның алдагысы - сөлге образы. Чиккән сөлге элек-электән зур бүләк, хөрмәтләү билгесе. "Казан сөлгесе" гыйбарәсе халык җырларында, фольклорда яшәп килә. Сабан туена атап кызлар, киленнәр сөлге чиккән, кадерле кунакны каршылаган вакытта ипи-тозны да сөлге өстенә куйганнар. Сабантуй атларының ялларын сөлгеләр белән бизәгәннәр, сөлгене колга башына бәйләгәннәр, көрәшчеләр билләренә сөлге ураган. Бу мисаллар әлеге атрибутның мәгънәви эчтәлеге хакында сөйли. Чиккән сөлге, байрак кебек, татарлык символы ул.

Символик образларның тагын берсе - түбәтәй.

Без - түбәтәй бизәкләре -

Торабыз көрәш карап...

Күк гөмбәзенең астында

Безнең сабантуй бара.

Түбәтәй ул бары гади баш киеме генә түгел. Ул - татарлык билгесе дә. Аңа карап бик күп сөйләргә була. Беренчедән, андагы бизәкләр - тарихтан килгән милли ядкәрләр, икенчедән, ул Ислам динендә булуыбызның күрсәткече. Автор исә монда тагын яңа мәгънә өсти: бизәкләрне - халыкның үзе, түбәтәйне - дәүләтебез, сабантуйны - тормыш белән тәңгәл куя. Ләкин:

Ә түбәтәй кечерәк шул кыр өчен -

Сыймый...

Ягъни дәүләтебез кечкенә, халкыбызның масштабына туры килми диясе килә авторның. Шушы өч символик образ аша автор татарларның иң мөһим милли үзенчәлекләрен ачып бирә, дәүләткә, халыкка ни җитмәвен аңлата.

Автор бөек фәлсәфи шагыйребез Дәрдмәндкә мөрәҗәгать итеп, аңа ияреп болай ди:

Әй, Дәрдмәнд, безнең сабантуйга кил -

Бурзай атлар ялын йолка җәйге җил.

Сәбәп булыр сөйләшергә сызланып -

Егылып калган яшь җайдакны кызгану.

Дәрдмәнд ул халкыбызның иң мәгънәле, тирән акыллы, кыска ләкин оста сүзле, алдан күрү талантына ия шагыйре. Р.Харисның аңа мөрәҗәгать итүен, әңгәмәгә дәшүен татар халкының язмышы өчен борчылу дип аңларга була, ул аннан киңәш, ярдәм сорый кебек. Җайдак кебек, халкыбыз егылып калмасмы, киләчәктә нәрсә көтә безне?! Батырлыкны, кыюлыкны гына түгел, автор проблемаларны да яктырта.

Беренчедән, эчкечелек проблемасы:

Шул шешә генә аздыра

Аның йөрәген, башын

Кем өйрәтте соң халыкка

Ашарга иблис ашын.

Эчкечелек ул ил проблемасы - глобаль проблема. Рәсәйдә яшәүче һәр халыкка, шул исәптән, кызганычка каршы, татар халкына да хас нәрсә. Автор бу хакта дәшми кала алмый. Р.Харис тукталып узган икенче проблема - гаделсезлек проблемасы:

Тәкә өчен барган көрәш

Кеше өчен барганыннан

Бик күпкә гаделрәк, -

ди ул тормышыбыздагы бу күренеш турында. Әлбәттә, тормыш катлаулы, кырыс, мәрхәмәтсез. Табигатьтәге кебек, яшәү өчен көрәш бара. Көчлерәкләр җиңә, көчсезләр егылып кала. Әмма без, кешеләр, гаделлек, намус, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны онытырга тиеш түгелбез.

Өченче проблема - ул битарафлык проблемасы. Алдарак без тукталып узган шул ук самавыр кешеләр битарафлыгы аркасында "эреп төшә". Монда уйланырга нигез бар: дөрес яшибезме, тирә-яктагыларга игътибарыбыз җитәрлекме, без түгел икән - кем?..

Әлеге өч проблема да чорыбыз өчен гаять актуаль булып тора. Автор безне уйланырга мәҗбүр итә, тәрбия бирә.

Әмма аның төп максаты, барыннан да бигрәк, татар халкының милли йөзен, матур үзенчәлекләрен, уңай сыйфатларын тасвирлау, сабантуй йоласының дөньякүләм әһәмиятен билгеләү. Ул куйган максатына һичшиксез ирешкән, чөнки әсәрне укыганда битараф калып булмый.

Поэмадагы Харис абый, Сәхия әптәй, мәйдан халкы белән беррәттән бәйрәм эчендә кайныйсың, алар белән бергә шатланасың, кайгырасың. Сабан туе ахырына якынлашса да, аның рухы, кичерешләре күңелдә кала. Автор моны бигрәк матур итеп җиткерә:

Сабантуй йөрәккә күчеп,

Йөрәктә дәвам итте...

Чыннан да, бу милли бәйрәм безнең җаныбызда, каныбызда, бөтен барлыгыбызда. "Татар барда сабан туе бар" дигән әйтем моңа дәлил. Чөнки халык яшәгән очракта аның бәйрәмнәре яши һәм, киресенчә, традицияләр яшәгән очракта халык та яши. Җыеп әйткәндә, сабантуй - халкыбызның йөзек кашы булган тарихи милли бәйрәме. Автор да аңа соклануын җиткерә:

Их, менә бит нинди бәйрәм

Уйлап чыгарган халык!

Их, менә бит нинди бәйрәм

Яшәтеп килә халык!

Бәйрәм кебек, поэма да, тәмамланганнан соң, онытылмый, укучының йөрәгенә күчеп, анда яши башлый.

Хезмәтебезнең максаты - халкыбызның лаеклы улы, шагыйрь Ренат Харисның "Сабантуй" поэмасына анализ ясау булды. Максатыбызга ирешү юлында без поэманың нинди өлешләргә бүленгәнен ачыкладык, һәр өлешкә аерым-аерым тукталып уздык. Сабантуй уеннарының тормыш белән бәйләнешен карадык, мәгънәләренә төшенергә тырыштык. Әсәрдәге символик образларга тукталып уздык. Авторның сабан туе уеннарын татар һәм рус әкиятләре элементлары белән чагыштыруына мисаллар таптык. Шулай ук поэмада күтәрелгән проблемаларны күрсәттек. Авторның фәлсәфи шагыйрь Дәрдемәндкә мөрәҗәгатеннән мәгънә эзләдек, барлык эзләнүләребезгә таянып, әсәрнең төп идеясен ачарга тырыштык.

Хезмәтебезгә нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: Ренат Харис иҗаты - гаять кызыклы, мәгънәле, өйрәнү һәм эзләнүләр өчен бай җирлеге булган мирас. Аның әсәрләре һәр чор өчен актуаль булган проблемаларны яктырта, югары әхлак, фәлсәфи фикер, нечкә иронияне чагылдыра, матур, отышлы тел-сурәтләү чаралары укучыны җәлеп итә. Гомумән алганда, Ренат Харис - бүгенге көн әдәбиятының үрендә торган чын милли, зыялы шәхесебез.




Файдаланылган әдәбият исемлеге

1. Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан: Мәгариф, 2007

2. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. II том. Казан: Татар.кит.нәшр., 1963.

3. Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге. I том. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.

4. Татар шигърияте. 1980-2000 еллар. Казан: Мәгариф, 2003.

5. Харис Р. Шигырьләр, җырлар, поэмалар. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.

6. Шәрәфетдинов Д.Р. Татар барда - сабан туе бар. Казан: "Гасыр" нәшрияты, 2003.











© 2010-2022