Мероприятие на тему Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Түбән Кама муниципаль районы

29 нчы гомуми белем бирү мәктәбе



Татар теле декадасында күрсәтелгән ачык чара




"Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел"

исемле тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе






Эшне башкардылар:

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Садриева Әнисә Хөсәен кызы,

Галиева Энҗе Илһам кызы


21 нче февраль 2013 нче ел

Тема: "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" исемле тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе

Максат: туган телебез - татар теленең байлыгы, матурлыгы, фикри тирәнлеге турында белемнәрне тирәнәйтү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәрес тибы: дәрес-бәйге

Дәрес барышы.

Укытучы: Хәерле көн, кадерле укучылар, укытучылар, хөрмәтле жюри. Сезне бүгенге бәйрәмдә күрүебезгә без бик шат. Без бүген хикмәтле дә, бизәкле дә булган туган телебез турында фикер алышырга, зирәклектә ярышырга җыелдык.

Һәр кешенең беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй - үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Безнең өчен татар теле әнә шундый - һәр тарафтан бай мираска ия булган тел. Белгәнебезчә, татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

Туган телем!... Синең газизлегең, синең кирәклегең турында кемнәр генә матур сүзләр әйтмәгән!

Укучылар, Нәкый ага Исәнбәтнең халыктан язып алган шигъри юллары бар:

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр карап калыр.

Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Сүзнең тылсымлы көчен тагын, тагын күзәтик. Телебезнең җәүһәрләренә күз ташлыйк. Һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Бераз шаярып, уйнап алыйк, тапкырлыкта, зирәклектә ярышыйк. Үзебезнең ана телебезгә булган мәхәббәтебезне, олы ихтирам хисләребезне җырлар, шигырьләр, уеннар аша белдерик. Безнең бүгенге ярышны жюри бәяләп утырыр. Жюри рәисе - милли эшләр буенча директор урынбасары Пахомова Г.Ә., татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Камалтдинова Г.Р., Гүзәл Салимовна.

1Мероприятие на тему Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел нче тур: командалар, капитаннар белән танышу. Сүз сезгә бирелә 4 нче Б төркеме укучылары. Сез үзегезнең командагызның исеме, девизы белән таныштырып китәрсез.

2 нче тур.

Укытучы: Үз халкыңның улы, кызы булу өчен, аның мәкаль - әйтемнәрен белү бик кирәк. Алар безнең әби-бабаларыбызны, әти-әниләребезне тәрбияләгән, туган телгә мәхәббәт уяткан, аны кадерләргә кушкан. 2 нче турыбыз "Туган телем - татлы тел!" дип аталыр. Мәкальләрнең ахырын әйтергә.

  1. Әйткән сүз -аткан ук.

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

Китап - белем чишмәсе.

Белемле кеше югалмас.

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

  1. Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Кем эшләми, шул ашамый.

Эше барның ашы бар.

Калган эшкә кар ява.

Теле барның иле бар.

Укытучы: Жюри киңәшләшкән арада, әйдәгез бездә музыкаль тәнәфес ясап алыйк. 3 нче Б сыйныфы укучылары башкаруында "Курайлар хорын" тәкъдим итәбез.

3 нче тур.

Алдагы уеныбыз "Серле шакмаклар" уены дип аталыр. Сезнең каршыгызда таблица. Сез үзегез теләгән хәрефне һәм санны әйтергә тиеш буласыз. Һәрбер шакмакта сораулар яшерелгән. Һәрбер сорау ничәдер бал белән бәяләнә. Сез сорауга дөрес җавап бирсәгез, тиешле баллны ала алачаксыз. Ләкин буш шакмаклар да бар. Мондый шакмак туры килсә уенны икенче команда дәвам итә.

1Мероприятие на тему Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел БАЛЛЫ СОРАУЛАР.

  1. капма-каршы мәгънәле сүзләр ( антонимнар)

  2. "Сертотмас үрдәк" әкиятенең авторы кем? (А.Алиш)

  3. бер хәрефле сүз әйтегез (ю)

3 БАЛЛЫ СОРАУЛАР.

  1. Г.Тукайның алтын тарагы кемдә? ( "Су анасында")

  2. Татарстанда нинди шәһәр бөгелмәскә куша? (Бөгелмә)

  3. Һәрвакыт авызыңда булса да, син аны йота алмыйсың (тел)

  4. Татарстанның гербында нәрсә сурәтләнгән? (Ак барс)

5 БАЛЛЫ СОРАУЛАР.

  1. Татар хатын-кызларының милли баш киеме ( калфак)

  2. Татарстан Президенты тарафыннан 2013 ел нинди ел дип игълан ителде? (Экология елы)

  3. Татарстанның беренче президенты (Минтимер Шәймиев)

4 нче тур.

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә.

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

"Әкиятләр илендә" бәйгесе.

  1. ӘМероприятие на тему Хикмәтле дә, бизәкле дә туган телбидән дә качтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, синнән дә качам. Бу кайсы әкияттән өзек? ("Йомры икмәк")

  2. ...Тиен бик ачуланган да әйткән:

-Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор!- дигән. Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әйләнгән. Бу кайсы әкияттән өзек? ("Өч кыз" әкияте)

  1. Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе - ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бертигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр, сугышырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән. Бу кайсы әкияттән өзек?

Әби ашатырга тотынса: «Җимне миңа әзрәк бирдең», «Ник минем өлешемә кердең?» - дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. ("Чукмар белән Тукмар")

  1. Бер соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән.

Көннәрдән бер көнне куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.

- Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын,- дигән.

Кызы бу буләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Бу кайсы әкияттән өзек? ("Куян кызы")

  1. Бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. Йортындагы һәрбер кош-кортына: «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!»- дигән.

«Нигә белдермәскә кушты икән?»- дип, үрдәк йөдәп чык­кан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган.

Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Икенче көнне дә кайтмас бу»,-дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!»- дигәннәр алар үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!»-дигәннәр. Бу кайсы әкияттән өзек? ("Сертотмас үрдәк")

  1. Әгәр дә ходай бала бирсен дисәгез, камыр изегез дә, шул камырдан бала кыяфәтле нәрсә әвәләп, мич юллыгына куегыз, иртә белән торгач, шул камырны актарып карагыз, - дигән.

Картлар, бу сүзгә бик сөенешеп, теге карт кушканча, камыр әвәләгәннәр дә төнгә мич юллыгына куеп калдырганнар. Иртәгесен торып, камырның тышын ватып карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр: камыр эчендә бик матур, бик таза бер ир бала ята икән. Картлар, бик куанышып, баланы тәрбия кылырга тотынганнар. Бу кайсы әкияттән өзек? ("Камыр батыр")

Укытучы:

Җырсыз җирнең яме юк,

Җырсыз тормыш тәме юк.

Җыр сулар һава кебек

Җыр яши, җыр-мәңгелек!

4 нче Б сыйныфы укучысы Гыйләҗева Ильвина башкаруында "Җыр керсен күңелгә" җырын тыңлап китик.

5 нче тур.

Укытучы:

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә,

"Туган ил" дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

"Тапкырларга табышмак" бәйгесе.

  • АМероприятие на тему Хикмәтле дә, бизәкле дә туган телгач түгел − яфраклы,
    Тун түгел − тегелгән.
    (Китап)

  • Үзе укый белмәсә дә гомер буе яза.
    (Каләм)

  • Диңгезе бар, суы юк,
    Каласы бар, халкы юк,
    Урманы бар, агачы юк.
    (Карта)

  • Лампа түгел − яктырта,
    Мич түгел − җылыта.
    (Кояш)

  • Аяксыз-кулсыз рәсем ясый.
    (Суык)

  • Ак ашъяулык таптык,
    Җир өстенә яптык.
    (Кар)

УМероприятие на тему Хикмәтле дә, бизәкле дә туган телкытучы:

Күп сораулар,күп җаваплар,

Күп сынаулар сез үттегез

Инде бу зур эшләрдән соң,

Әйдә бераз ял итегез.

Ә хәзер бәйгеләргә нәтиҗә ясау өчен сүзне жюри рәисенә бирәбез. Рәхим итегез.

Укытучы:

Җырлыйк әле, дуслар, шундый бер көч белән

Һәрберебезне таный алсыннар.

Йөз мең телле моңнар арасында

Безне тыңлап хәйран калсыннар.

Бүгенге бәйрәмебезне Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән тәмамлыйк.




© 2010-2022