Внеклассное мероприятие Каз өмәсе

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Каз өмәсе- авыл бизәге.

(әдәби-музыкаль кичә)

Гөлшат Яруллина,Роза Гаффарова, Рәмзия Аминова, Яшел Үзәндәге 15 нче мәктәп укытучылары

Максат: Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятына игтибары көчәя бара. Бу үзгәреш безгә дә милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга кучеп килгән, хәзер инде югалып бара торган күңелле бәйрәмнәр, йолалар яңадан арабызда яшәсен, дисәк, без аны мәктәп яшендә ук баланың куңеленә уелып калырдай итеп бирә белергә тиешбез.

Укучыларыбызга әхлак тәрбиясе, эстетик зәвык бирү ягыннан файдалы һәм үзенчәлекле бер эш төре буларак сез бүген "Каз өмәсе-авыл бизәге" дигән әдәби- музыкаль кичә карап китәрсез.

"Моннар кайтсын авылга" җыры һәм шул көйгә бию башкарыла.






Внеклассное мероприятие Каз өмәсе








Сәхнә авыл өе кебек җиһазланган.

Бәйрәмнең барышы: Борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Мамыгыннан түшәк, яствк, мендәр ясаганнар. Ә итен, маен төрледән-төрле аш-су әзерләү өчен файдаланганнар.

Җәй көнендә мәсәлән, каклаган каз итеннән дә кадерлерәк күчтәнәч бармы икән? Ә кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр.

Инде борынгы йолаларны искә төшерсәк, анда каз- билгеле бер урын алып торган. Җиткән кызы булган әни, һәр елны, саклык өчен, берничә казын каклап куйган. Чөнки пар каз- туйның кадерле күчтәнәче. Матур табакка салып казны туй мәҗлесенең түренә чыгарганнар.Ана үрнәк тормышлы осталар булган. Туйга каклаган каз алып килгән кунак зур хөрмәткә лаек саналган.

Беренче карлар төшкәч, татар авылларында була торган каз өмәләре һәркемгә билгеле.Алар авыл тормышынның күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәктә кызлар көтеп алганнар. Каз өмәсеннән читтә калмас өчен, бәбкәләре күп булган хуҗабикәләргә җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә охшарга, ярарга тырышканнар. Өмәдә кызлар осталыкларын, җитезлекләрен күрсәткәннәр. Яшьрәкләре алардан үрнәк алган. Үткен күзле җингиләр- кызларның кыланышларын, үз-үзләрен тотышларын күзәтеп,сынап торганнар. Шаян сүз, җыр, уен көлке белән эш бик тиз эшләнгән.

Күргәнебезчә, каз өмәсе-авыл тормышынның бер бизәге.Бу гадәтебез югалмас, яшь буынга яңадан да әйләнеп кайтыр дип, ышанасы килә.

Авылларда хәзер каз өмәсе

Уз, рәхим ит, әйдә,кунакка.

Өреләре чыккан каз ашларын

Табалмассың башка юллап та.


Бүген бездә каз өмәсе

Каз өмәсе бүген бездә

Каз йолкырга килгән кызлар.

Уңыш юлдаш булсын сезгә!


Эскәмиягә утырып, кызлар каз "каз йолкыйлар". Эшли-эшли алар"Каз канаты" җырын җырлыйлар.

Казлар чистара.

Әдилә: Кызлар, казлар чистарды. Кайсыбыз су буена төшә? Ярар.Ә без сез югында канат сыдырырбыз.

Кызлар су буена китәләр... Калган кызлар аларны җыр белән озатып калалар.

Алсу: Кызлар,инешкә төшеп, казларны юып менгәнче, бер күңел ачып алыйк әле.

Лилия: Күңел ачарга өлгерербез, тизрәк канатларны сыдырыйк диген.

Алсу: Канатта сыдырабыз, күңел дә ачабыз әйе бит кызлар

Барысы бергә: Әйе, шул.

Лилия:

Кызлар әйдәгез табышмак зйтешәбез! Сыерның ятканда иң беренче кай җире җиргә тия?

Внеклассное мероприятие Каз өмәсе


Әдилә:

Йоны җиргә тия.

Лилия:

Аш пешергәндә иң беренче нәрсә салалар?

Диләрә:

Су дыр инде.

Роза:

Юк шул. Күз салалар.Җәзага әзерлән.

Барысы бергә: Биесен! (Бии, кызлар такмак әйтә).

Диләрә:Кызлар, әйдәгез бергә биибез!

Татар халык биюе башкарыла

Роза: Кызлар, казларны юып кайталар.Әйдә каршы алабыз! (Чыгып китәләр).

Алып баручы:

Кызлар кайта су буеннан

Казлар кебек төзелеп

Егетләр күзәтеп кала,

Үзәкләре өзелеп.

Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән.Аулак өйгә эштән соң киенеп- бизәнеп, кул эшләрен тотып, кызлар җыела. Ишек, тәрәзә төбенә гармуннарын асып, тапкыр сүзле, җор телле егетләр килә. Аулак өйнең төп өлеше-уен, бию, җыр, күңел ачу башлана.

Ишектә ике карчык күренә.

1нче әби: Әйдә, уз. Түрдән уз әле, күршекәем.

Менә каз коймагы авыз итәрсең

2нче әби: Ай-ай, Хәмдебану абыстай, синең казларынны карап кердем әле. Нәрсә генә ашатып, ул казларынны болай симерттең? Бигрәк чиста йолыкканнар.

1нче әби:Бик ундым шул казлардан.Хәзерге яшьләр дә бик җитезләр бит.Кай арада шундый күп казны йолкып та бетерделәр, су буеннан юып та алып менделәр.

Кыз йөгереп керә.

Алсу: Исәннәрмесез? Хәмдебану әби, җаным ,әнә егетләр килгәннәр. Ата-бабадан калган йоланы эшләми ярамый диләр.

1нче әби: Соң нишлик соң?

Алсу: Әби, кертик индә,кертмәсәк Кызлар да үпкәләрләр. Әбием, бәгрем, ризалаш инде.

1нче әби:Болай сорагач, ата-баба йолаларын бозып булмас. Кертерсез!

Алсу: Менә рәхмшт әби. Кызлардан сөенче алыйм әле.(чыгып китә)

2нче әби: Әйдә күршекәем безгә. Яшьләр үзләре генә утырсыннар.

Әбиләр чыгып китәләр.

Лилия: Кызлар! Егетләр кергәнче, бераз өйне җыештырып алыйк әле.

Диләрә: Әйдәгез! әйдәгез! Кызлар, егетләрдән бусага ялы түләтәбезме?

Кызлар: Түләтәбез! Түләтәбез!

Алсу: Кая сөлгеләр әзерләргә кирәк. Кикадәр ныграк суксаң, шулкадәр егетләрнең күңеле була.Я, кызлар һәркайсыгыз үзегезгә канатлар алыгыз. Җебеп тормагыз. Акча салмыйча, канат бирмәгез! (Кызлар икешәр канат алалар).

Алина: (Тәрәзәгә карап)Ай кызлар! Егетләр киләләр, егетләр1

Егетләр: Тәрәзәдән карыйсыз ла,

Карап кемне таныйсыз?

Карап тилмереп торганчы,

Ник чакырып алмыйсыз?

Внеклассное мероприятие Каз өмәсе

Кызлар үзара пышылдашып сөйләшеп алалар да, егетләргә каршы тырлыйлар.

Кызлар:

Масаеп йөрмәгез әле,

Уйлагыз керү ягын.

Ишекне бикләп куярбыз,

Шундый сүз булса тагын.

Егетләр ишек шакыйлар: Нигә кертмисез инде?

Кызлар:

Бусага ялын җәлләмә,

Сиңа киңәш һәм үгет

Кызлар йөзен күрәм дисең,

Акча түләп кер егет.

Егетләр:

Ачыгыз тизрәк!

Роза: Ашыкмагыз, авызыгыз ашка пешәр.

Янчыкларыгызны капшап, берәм-берәм генә керегез!

Канат сатабыз, канат1

Ак -агын сайлап карап

Кемгә кирәк, алыгыз,

Бармы акча-яныгыз?

Рәмил: Әссәлемегаләйкем! Кызларыгыз симез булсын! (Кызлар сөлге белән кыйнылар).


Внеклассное мероприятие Каз өмәсе

Лилия: Кызларыбыз симез булсын мы? Мә ал.

Рамил: Юк ла, казларыгыз симез булсын. Кызларыгыз сылу булсын!

Лилия: Сиңа егет ни кирәк?

Рамил: Кара кашлы кыз кирәк!

Лилия: Ни эшкә соң ул кирәк?

Рамил: Әнигә килен кирәк!

Роза: Канат сатам. Канат сатам!

Ленар: Мин алам! Мин алам!

Роза: Акчаң җитәрме? Үзен чибәрме?

Ленар: Акчам тулы өй асты, үзем албасты.(кызны кочакламакчы була)

Роза:Кагылма миңа, кая бусага ялың?

Ленар: Мә, ал (Янчыкны югары күтәрә. Кыз үрелеп ала) канат бирә, утыралар.

Диләрә: Чү !Чү! Бусага ялың кая? Сиңа егет ни кирәк?

Алмаз:Миңа нечкә бил кирәк!

Диләрә: Ни эшкә соң ул кирәк?

Алмаз: Канатлы яшь кыз кирәк!

Диләрә:Канат хакы йөз алтын.

Алмаз: Ала алган алсын.

Әдилә: Егет сиңа ни кирәк?

Руслан: Каз-мамык ястык кирәк.

Әдилә: Казларыбыз мамыксыз, кызлар йоклый ястыксыз. Шуны да белмәгәч, йөрмә монда вакытсыз!

Алсу: Канат сатам, кем ала?

Артем: Мин алам!

Алсу: Үзен чибәрме , акчан җитәрме?

Артем:Үзем чибәр, акчам җитәр. Тот янчыкны.

Алсу: Ярый кал (Янчыкны алып, канат бирә)


Калган егетләр дә шаулашып килеп керәләр.


Барысы бергә"Каз канаты" җырын башкаралар.

Кызлар кул эшләренә тотыналар.

Егетләр җырлыйлар:

Оныт мәшәкатьләреңне

Оныт әле беразга

Сыйпап сыйпап чәчләремне

Бер иркәлә , бер назла.

Утыр әле яннарыма

Ял булсын җаннарыма,

Син утырсаң, яннарыма,

Ял була җаннарыма.

Һәрберсе үз парлары белән утыралар. Кызлар егетләргә кул эшләрен бүләк итәләр. Егетләр исле май, прәнек К/к әйберләр бүләк итәләр.

Лилия: Әйдәгез бераз уйнап алыйк.

Барысы бергә:

Әйдәгез, нинди уен уйныйбыз?

Артем: "Арка сугыш"

Алина: "Түбәтәйле уен"

Лилия: Әйдәгез "Йөзек салыш" уйныйбыз!

Бергә: Әйдзгез! Әйдәгез!

Алина: Йөзекне үзем салам!

Лилия: Кемдә йөзек, йөгреп чык?

Алсу: Нишләтәбез Рамилне?

Алмаз: Җаза бирәбез!

Руслан: Нинди җаза бирәбез?

Барысы бергә: Биесен!

Лилия: Биесен!

Рамил: Кызлар, егетләр мин бит бии белмим. Бу камыт аякларым белән ничек биим инде? Ә-ә-ә сездә бит кунак кызлары бар. Әйдәгез аларны биитик!

Барысы бергә: Әйдәгез! Әйдәгез!


"Каз канаты" көенә лирик бию башкарыла.

Ленар: Әй кунак кызлар бик булдырдылар.

Рамил: Бик шәп булды бу!

Алмаз: Әй кызлар! Сезне дә уздырдылар бит кунак кызлары.

Роза: Ә без теләсәкме, теләсәк... Җырларбызда, биербездә әйе бит кызлар?

Кызлар: Әйе,әйе.

"Йөзек салыш" уены икенче кабат уйнала.

Лилия: Кемдә йөзек йөгереп чык?

Алмаз: Алсуны нишләтәбез, нинди җаза бирәбез?

Егетләр:Биесен! Җырласын!

Алсу: Кызлар,егетләр әйдәгез бергәләп бер җырлап алыйк әле.

Барысы бергә: Әйдәгез! Әйдәгез!


"Челтәр элдем читәнгә" җырлы уен башкарыла.

Уен тәмамланганнан соң Хәмдебану әби кайтып керә.

Әби:

Я, балалар, күңелле генә утырдыгызмы?

Бергә: Бик әйбәт. Бик әйбәт!

Артем: Нихәл әби? Исәнлекләр ничек?

Внеклассное мероприятие Каз өмәсе

Әби: Рәхмәт балалар, әлегә аллага шокер, әкрен генә йөрим әле.

Алсу: Әйдәгез әбигә рәхмәт әйтеп, Илнур бер җыр җырласын!

Барысы бергә: Җырласын, җырласын!

Алмаз: Илнур бик матур җырлый бит, җырласын!

Илнур: "Мин сине шундый сагындым" җырын башкара.

Внеклассное мероприятие Каз өмәсе


Әби: Ай, рәхмәт балалар! Күрәм сез әле чәй дә эчмәгәнсез, коймак та ашамагансыз икән! Барда суынып беткән. Әйдәгез балалар чәй эчәргә.

Пәрдә ябыла


© 2010-2022