Сочинение о маме на конкурс

Предлагаю вашему вниманию вариант сочинения 8-классника о матери на татарском языке на конкурс. Называется "Моя мама - Учитель! ". Әнием – укытучы! Укытучы – иң борынгы, иң изге профессияләрнең берсе дип уйлыйм мин. Профессия генә түгел,аң - белем бирүче, тормыш алып барырга өйрәтүче, тәрбияләүче дә ул. Укытучы – ул мәктәптәге икенче әни. Елмаеп каршы ала, сәдәфләреңә хәтле каптырып, озатып кала. Усаллардан яклый, ямьсез гамәл кылсаң, ачулана,...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әнием - укытучы!

Укытучы - иң борынгы, иң изге профессияләрнең берсе дип уйлыйм мин. Профессия генә түгел,аң - белем бирүче, тормыш алып барырга өйрәтүче, тәрбияләүче дә ул. Укытучы - ул мәктәптәге икенче әни. Елмаеп каршы ала, сәдәфләреңә хәтле каптырып, озатып кала. Усаллардан яклый, ямьсез гамәл кылсаң, ачулана, гаебеңне аңлата. Укытучы - ул синең тормыш дигән озын сикәлтәле юлның башында торучы фәрештәң.

Минем әнием - укытучы. Бу өч сүз белән барысы да аңлашыла. Төн буе керфек какмый дәфтәрләр тикшерү, дәрестән соң алып калып, өстәмә шөгыльләнүләр, олимпиадага әзерләнү, кичләрен чараларга репетицияләр ясау, журнал тутыру, билгеләр кую ... Ә минем әни шуның өстенә тагын укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын да башкара. Мәктәптән кайтып кергәне юк дисәм дә, дөрес булыр. Чөнки балаларны да, эшен дә бик ярата.

Ял көннәрендә дә тик утырмый, һаман эшли. Укучысы авырса, хәлен белешеп, шалтыратып тора яисә дәрес калдырмасын дип, өенә барып укыта. Берәр укытучы авырып китсә, үзгәртеп расписание төзи. Ата - аналар җыелышы дисеңме, укытучылар җыелышы дисеңме, урынбасарлар утырышы дисеңме - барысына да бара, катнаша, чыгыш ясый.Шуннан тыш, үз белемен күтәрү максатында дистанцион курсларда укый, конкурсларда, конференцияләрдә катнаша, җиңүләр яулый. Тагын күпме документлар тутырасы, мәктәп сайтында көн дә яңалыклар язасы, эш программаларын тикшерәсе, дәресләргә керәсе - барысы да әнием өстендә.

Аннан кала, мөгаллимә - бар яктан дә үрнәк хуҗабикә, хатын - кыз, ана. Минем әнием - нәкъ менә шундый үрнәк булырдай кеше. Беренчедән, әнием эшеннән арып кайтса да, йорт эшләреннән чирканмый: 20 дән артык умарта тота, 7 баш мал асрый, яшелчәләр, чәчәкләр, хәтта виноград та үстерә. Кулыннан бар эш тә килә: бәен дә бәйли, тәмле тортлар да пешерә, ир - ат эше дип тормый, кирәк икән печәнен дә чаба, машина да йөртә, көтүен дә көтә. Җәй көне йорт тирәбез аллы - гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Бу эшләргә әни безне дә өйрәтә. "Хатын - кыз бөтен эшне дә булдырырга тиеш", - ди ул. Икенчедән, әнием әтиемне, безне бик ярата. Без авырсак, ул төннәр буе яныбызда утыра, дәвалый. Ярдәм кирәкле авыр вакытларда безне юата, алтын киңәшләрен бирә. Якшәмбе көннәрендә, бәйрәмнәрдә өстәл төрле татлы сый - нигъмәтләр белән тула. Өченчедән, безгә, үзенең ике кызына, тормышта зур үрләр яулар өчен тырышып укырга, ялкауланмаска, хәзердән үк алдыңа максат куярга дип, өйрәтә. Укытучы әниең булса, син үзең дә үзеңә югары таләпләр куясың һәм әниеңне борчымас өчен тыңлаучан, акыллы, тәртипле һәм эшчән булып үсәсең.

Укытучыны мин бал корты белән тиңләр идем, чөнки - ул иң тырыш, эш сөючән, уңган бөҗәк. Ә укытучы әни кеше - ул әле күпъаяклы бал корты. Чөнки нинди генә эш башкармасын, ул барысына дө өлгерергә, барысын да җиренә җиткереп вакытында тапшырырга, бөтенесен дә белергә, булдырырга тиеш. Җир йөзендәге барлык педагог - әниләргә укытучы кызыннан ныклы сәламәтлек, авыр хезмәтләрендә зур унышлар һәм сабырлык телим!

Кириллова Елена Анатолий кызы,9 нчы сыйныф укучысы.



© 2010-2022