Тематический план по татарскому языку (8 класс)

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде: "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы 29.12.2012 №273-ФЗ; "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Р.З. Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева "Рус телле балаларга татар телен һәм коммуникатив технология нигезендә укыту программасы". - Казан, 2011; мәктәпнең 2015-2016 уку елына Укыту планы.

Дәреслек: Р. З. Хәйдарова, Р. Л. Малафеева. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) - Казан: Мәгариф, 2008.

Мәктәпнең Укыту планында атнасына 3 сәгать каралган. Эш программасы 105 сәгатькә төзелгән.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның максатлары:

Урта баскычта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Урта баскычта Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

  • хәтерне, игътибарлылыкны үстерү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • ихтияр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру,

сөйләшү-аралашуга алып чыгу.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.


Укытуның гомуми нәтиҗәләре

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле һәм әдәбияты" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Орфография

Орфография һәм орфоэпия кагыйдәләрен программага кертелгән эчтәлектә дөрес куллана белү.

Сөйләмнең фонетик ягы

Сөйләмдә татар авазларының үзенчәлекләрен саклау, аларны ишетеп аера белү. Транскрипция билгеләре. Сүз, фраза басымы һәм аның үзенчәлекләре. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.

Сөйләмнең лексик ягы

Аралашу тематикасына караган лексик берәмлекләрне тану һәм куллана белү. Гади тотрыклы гыйбарәләр. Татар сөйләм этикеты берәмлекләре. Клишелар. Татар һәм рус телләре өчен сүзләр. Алынма сүзләр. Сүз ясалышы ысуллары: парлы, кушма һәм тезмә сүзләр. Сүз ясагыч кушымчалар. Күп мәгънәле сүзләр.

Сөйләмнең грамматик ягы

Сөйләмдә исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль мөстәкыйль сүз төркемнәрен тану һәм куллану.

Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын, теләкне, мөмкинлек/мөмкин түгеллекне, кирәклек/кирәк түгеллекне белдерә торган модаль мәгънәле аналитик фигыльләрне куллану.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр, кереш сүзләрнең җөмләдә кулланылышы.

Сөйләмдә теркәгечләр һәм кисәкчәләрне куллану.

Хикәя, сорау, боеру җөмләләр. Татар җөмләсендә сүз тәртибе. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Гади фигыль хәбәрле, исем хәбәрле һәм тезмә фигыль хәбәрле гади җөмлә. Гади җәенке җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләр. Һәм,ә, ләкин, чөнки теркәгечләренең җөмлә төзүдә кулланылышы.

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре

Диалогик сөйләм

Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә 9-10 реплика.

Монологик сөйләм

Бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Күләме: 10-12 фраза.

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.

Уку

Тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.

Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

Уку өчен текстның күләме: 300 сүзгә кадәр.

Язу

Актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар,белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б.) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Язма эшнең күләме: 70-80 сүзгә кадәр.

Программаның эчтәлеге


Бүлекләр, темалар

Эш программасы

1

Күп укыган күп белер

19 сәг.

2

Мин һәм минем яшьтәшләрем

20 сәг.

3

Ялган нинди төстә

14 сәг.

4

Үткәннәрне онытма

13 сәг.

5

Татар халкыныңкүренекле әдипләретурында истәлекләр

19 сәг.


Барлыгы

105


Сыйныфка характеристика

8 а сыйныфының рус төркемендә 15 укучы белем ала. Укучыларның татар теле фәненнән белем дәрәҗәләре уртача.Төркемдә тырышып укый торган, сәләтле балалар да (Бочкарева Катя, Пахомова Аделина.), фәнне авыр үзләштерүче укучылар да бар (Чикоткова Ангелина). Шуны исәпкә алып, биремнәрне төрле дәрәҗәдә бирү, шулай ук укучыларга сайлап алу мөмкинчелеге, индивидуаль һәм өстәмә биремнәр каралган.

Дәресләрне тематик планлаштырганда этнокультур компонентыннан да файдаланам. Туган якны, туган төбәкне, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбызның иҗатын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү күз алдында тотам.


Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәг. саны

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре

Контроль төре

Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

план

факт

1

"1 нче сентябрь - Белем көне" темасы буенча диалогик сөйләм дәресе

1

Лексиканы кабатлау, ситуатив күнегүләр эшләү, диалогны тулыландыру, схема буенча диалог төзү

Диалог төзү, сөйләшү

"Белем көне" темасы буенча диалог төзеп сөйләшүгә ирешү

1.09

2

Белем көне белән котлау язу

1

"Мәктәп" темасына кагылышлы лесиканы кабатлау, сүзлек өстендә эш, ситуатив күнегүләр эшләү

Котлау язу

Лексик материалны кулланып, бәйрәм белән котлый белү

4.09

3

Фигыль формалары

1

Фигыль формалары искә төшерү hәм ныгыту

Фигыль сорауларны ныгыту

7.09

4

Җөмләдә сүз тәртибе

1

Хаталарны төзәтү, кагыйдәләрне искә төшерү, җөмләләрне тәрҗемә итү, тулыландыру

Хаталар өстендә эш

Җөмләдәге сүз тәртибен төшенү

9.09

5

Мөстәкыйль сүз төркемнәре

1

сүзлек өстендә эш, күнегүләр эшләү, таблица тутыру, сүзтезмәләр төзү

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен таный белү, тәрҗемә эшендә куллануга ирешү

11.09

6

Хәл фигыльнең I нче һәм II нче

төрләре


1

Таблицаны өйрәнү, дәреслек белән эш

Сүзлек диктанты

Хәл фигыльләрне тану, сөйләмдә куллануга ирешү

14.09

7

Хәл фигыльнең III нче һәм IV нче төрләре

1

Аудирование күнегүләре, төрле дәрәҗәдәге биремнәр эшләү

Индив-ль биремле карточкалар

Хәл фигыль төрләренең рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен истә калдыру

16.09

8

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

1

Кагыйдәне искә төшерү, фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, үрнәктәгечә үзгәртү, җөмләләрне тәрҗемә итү

Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне куллануга ирешү

18.09

9

Старт контроль эш

1

Контроль эш биремнәрен үтәү

Контроль эш

Эшне дөрес, чиста, пөхтә башкару

21.09

10

Хаталар өстендә эш.Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

1

Кагыйдәне өйрәнү, билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне ясау

Киләчәк заман хикәя фигыль формаларын аера белү, сөйләмдә дөрес куллану

23.09

11

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль

1

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, күнегүләр эшләү

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллануга ирешү

25.09

12

Шарт фигыль

1

Шарт фигыльләрне барлык/юклык формасында, зат-сан белән төрләндерү, төрле дәрәҗәдәге биремнәр эшләү

Шарт фигыльләрне дөрес куллануга ирешү

28.09

13

Фигыльнең заман формалары

1

Сүзлек өстендә эш, үрнәк буенча тәрҗемә итү, җөмләләрне киңәйтеп язу

Фигыльнең төрле заман формаларын белеп куллану

30.09

14

"Яхшы уку җиңелме?" Б.С.Ү.

1

Сорауларга җавап бирү, киңәшләр бирү, ситуатив күнегүләр башкару

Хикәяне үзгәртеп язу

Укучыларның иҗади эшли белүләренә ирешү

2.10

15

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

1

Кагыйдәне искә төшерү, җөмләләрдә баш һәм иярчен кисәкләрне табу

Җөмләләрдә баш һәм иярчен кисәкләрне таба белү

5.10

16

Сыйфат фигыль формалары

1

Аудирование, кагыйдәләрне кабатлау, индив-ль карточкалар б/н эш

Инд-ль биремнәр

Сыйфат фигыльләрне аера белү

7.10

17

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Боерык фигыльләрне зат-сан б/н төрләндерү, алар б/н җөмләләр төзү

Боерык фигыльнең кушымчаларын дөрес куллану, рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен үзләштерү

9.10

18

Хикәя фигыльнең заман формалары

1

Үрнәк буенча үзгәртеп язу, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

төрле заман хикәя фигыльнең кушымчаларын дөрес куллану

12.10

19

"Күп укыган күп белер" бүлеген йомгаклау

1

Тема буенча төрле дәрәҗәдәге биремнәр эшләү

Алган белемнәрне кулланып, биремнәрне дөрес эшләү

14.10

20

Теләк белдерү формасы

1

Таблица буенча эшләү, теләк фигыльләрне төрләндерү, җөмләләрне тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр


Теләк белдерү формасын кулланышка кертү

16.10

21

"Фигыль формалары" темасы буенча контроль эш

1

Контроль эш биремнәрен үтәү

Контроль эш

Эшне дөрес, чиста, пөхтә башкару

19.10

22

Хаталарны өстендә эш.Фигыль формаларын кабатлау

1

Кагыйдәләрне кабатлау, хаталарны төзәтеп язу

Хаталар төзәтү

Сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү

21.10

23

Бәйлек

1

Бәйлек төркемчәләрен өйрәнү, җөмләләр тәрҗемә итү


Тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту

23.10

24

Бәйлек сүзләр

1

Бәйлек сүзләрне тартым һәм килешләр белән төрләндерү

Инд-ль биремле карточкалар

Язуда дөрес куллану

26.10

25

Алмашлык төркемчәләре

1

Җөмләләрдән алмашлыклар табу, төрләрен билгеләү


Алмашлык төрләрен аера белү

28.10

26

Хәл фигыльнең юклык формасы

1

Хәл фигыльләрне юклык формасына кую, җөмләләрне тәрҗемә итү, җөмләләр төзү

Хәл фигыльләрнең юклык формасын куллана белү

30.10

27

Исем фигыль

1

Исем фигыльне юклык формасында, сан, тартым, килешләр б/н төрләндерү

Язуда дөрес куллану

9.11

28

Кешенең холкын белдерә торган сыйфатлар

1

Сүзлек өстендә эш, ситуатив, ишетеп аңлау күнегүләре, таблица белән эш, хара-ка бирү

Сыйфатларны истә калдыру, актив лексикада куллану

11.11

29

БСҮ " Рәсим белән Айсылуның дуслыгы".

1

Сүзлекне кабатлау, сорауларга җавап бирү, план төзү

Иҗади эш

Җөмләләрдә дөрес сүз тәртибен саклап, сочинение язарга ирешү

13.11

30

Синонимнар

1

Синонимнар сүзлеге белән эш, фонетик күнегү, транскрипция язу, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү

Синонимнарны актив лексикага кертү, алар белән җөмлә төзү

16.11

31

Антонимнар

1

Күнегүләр эшләү, парларда ситуатив күнегүлә башкару

Өйрәнгән сүзләрне актив лексикага кертү

18.11

32

БСҮ Буш вакытны файдалы үткәрү

1

Таблица буенча эш, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә эше

Язма сөйләмне бәяләү

Үз фикереңне белдерә алу

20.11

33

Исемнәрнең баш килешен сораучы бәйлекләр

1

Аудирование, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогларны дәвам итү, ситуатив күнегүләр


Тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту

23.11

34

Сыйфат ясагыч кушымчалар

1

Кагыйдәләрне истә калдыру, сыйфатлар ясау, җөмләләр төзү, сораулар кую, җөмләләрне дәвам итү


Сыйфатларны кушымча буенча аера белү

25.11


35

Исемнәрнең тартым белән төрләнүе

1

Исемнәрне тартым б/н төрләндерү, күнегүләр эшләү

Төрләндерү

Язуда дөрес куллану

27.11


36

Тартымлы исемнәрнең килешләр белән төрләнеше

1

Килешләрне кабатлау, тартымлы исемнәрне килешләр б/н төрләндерү

Өйрәнгәнне куллана белү

30.11


37

БСҮ "Миңа нинди кызлар ошый?"

1

сыйфатларын уңай һәм тискәрегә бүлү, ситуатив күнегүләр, сорауларга җавап бирү, мисаллар китерү

Мини сочинение язу

Әсәр геройларына дөрес бәя бирү

2.12


38

"Безнең йортның подъезды" темасы буенча диалогик сөйләм дәресе

1

Схемалар буенча парларда диалог төзү, ситуатив күнегүләр, хикәя язу

Диалогик сөйләмне оештыруга ирешү

4.12


39

Сан төркемчәләре

1

Саннарны үрнәк буенча язу, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү


Сан төркемчәләрен истә калдыру

7.12


40

Бәйлек сүзләрнең җөмләдә кулланышы

1

Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү


Бәйлек сүзләрне җөмләдә дөрес куллану

9.12


41

Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре

1

Рус теле б/н чагыштыру, күнегүләр эшләү


Сорауларны дөрес куя белү

11.12


42

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү


Җөмләләрне дөрес төзи белү

14.12


43

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр кабатлау

1

Диалогларга төшеп калган репликаларны өстәп язу, ситуатив күнегүләр

Диалог сөйләшү

Төзегән диалогны сәхнәләштерү

16.12


44

Гади җөмлә. Ике составлы җөмлә

1

Җөмләләрнең төрен билгеләү һәм төзү


Гади җөмлә төрләрен кулланып, сөйләргә өйрәнү

18.12


45

Бер составлы җөмлә

1

Карточка белән эш, биремнәр эшләү


Җөмлә төрләрен дөрес атау

21.12


46

"Мин һәм минем яшьтәшләрем" бүлеге буенча контроль эш.

1

Контороль эш биремнәрен эшләү

Контроль эш

Эшне җиренә җиткереп башкару

23.12


47

Хаталар өстендә эш. Җөмлә төрләрен кабатлау

1

Хаталарны төзәтү, күнегүләр эшләү

Хаталар өстендә эш

Хаталы җирләрне күрә, анализлый белү

25.12


48

Исем + исем сүзтезмәсе

1

Кагыйдәне истә калдыру, сүзтезмәләрне тәрҗемә итү, җөмләләр төзү,


Сүзтезмәләрне дөрес тәрҗемә итә белү

11.01


49

Хәл фигыльнең тәрҗемә итү үзенчәлекләре

1

Җөмләләрне төзү, ситуатив күнегүләр


Хәл фигыльләрнең рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү

13.01


50

Рәвеш

1

Сораулар кую, рәвешләр табу


Сүз төркемнәре арасыннан рәвешләрне аера алу

15.01


51

Туры сөйләм

1

Кагыйдәне рус теле б/н чагыштыру, җөмләләрне күчереп язу


Туры сөйләмне дөрес яза белү

18.01


52

Сүз ясагыч кушымчалар

1

Сүзләргә кушымчалар ялгау, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, сүзлек б/н эш


Сүз ясагыч кушымчаларны истә калдыру

20.01


53

Хәзерге заман сыйфат фигыль

1

Дәреслек б/н эш, төрле күнегүләр эшләү

Дифферен. биремнәр.

Язуда дөрес куллану

22.01


54

Үткән заман сыйфат фигыль

1

Таблица буенча эш, җөмләләрне тәрҗемә итү


Үткән заман сыйфат фигыльләрне билгесез үткән зам. хикәя фиг-н аера белү

25.01


55

Киләчәк заман сыйфат фигыль

1

Күнегүләр эшләү


Кушымчаларны дөрес куллану

27.01


56

"Сыйфат фигыльләрнең заман формалары" темасы буенча мөстәкыйль эш

1

Мөстәкыйль эш биремнәрен эшләү

Мөстәк. эш

Язуда дөрес куллану

29.01


57

Хаталар өстендә эш. "Сыйфат фигыль" темасын кабатлау

1

Хаталарны төзәтү, инд. биремнәр эшләү

Хаталар өстендә эш

Тема буенча белемнәрне ныгыту

1.02


58

Хәбәрлек сүзләр.

1

Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү


Хәбәрлек сүзләрне актив кулланышка кертү

3.02


59

Ярдәмче фигыльләр

1

Карточкалар белән эш

Диф-ль биремнәр

Сөйләмдә куллануга ирешү

5.02


60

Ярдәмче фигыльләрне кабатлау

1

Диалогларны эчтәлек тәртибендә урнаштыру, ситуатив күнегүләр, хикәядәге сүзләрне кулланып диалог төзү

Диалог сөйләшү

Тема буенча өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә куллану

8.02


61

"Ялган нинди төстә?" бүлеген йомгаклау

1

Карточкалар белән эшли белү


Белемнәрне камилләштерү

10.02


62

Исемнәрнең ясалышы

1

Дәреслек б/н эш

Исемнәрне ясалышы буенча аера белү

12.02


63

Ясалма исемнәр

1

Төрле дәрәҗәдәге биремнәр эшләү

тестлар

Тест ярдәмендә алган белемнәргә үз бәя бирә алу

15.02


64

Теләк фигыль

1

Теләк фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, ситуатив күнегүләр

Теләк фигыльләрне куллану

17.02


65

Теләк фигыльне кабатлау

1

Диалогларны тулыландыру һәм сәхнәләштерү

Диалог сөйләшү

Рольгә кереп сәхнәләштерү

18.02


66

"Бәйлек сүзләр" темасы буенча дәрес-практикум

1

Бәйлек сүзләрнең килешләрен билгеләү, җөмләләрне тәрҗемә итү


Тема буенча алган белемнәрне ныгыту

22.02


67

"Фигыль төркемчәләре" темасы буенча дәрес-консультация

1

Кагыйдәләрне ныгыту, дәреслектәге күнегүләрне эшләү


фигыль төркемчәләрен аера белү

24.02


68

Транскрипция билгеләре

1

Фонетик күнегү, транскрипция кагыйдәләрен гамәлдә үзләштерү


Татар телендәге авазларны дөрес әйтүгә ирешү

26.02

69

Ясалма сыйфатлар

1

Күнегүләр эшләү


Белемнәрне формалаштыру

29.02

70

"Хезмәткә - хөрмәт" темасы буенча диалогик сөйләм дәресе.

1

Диалогларга репликаларны өстәп язу, ситуатив күнегүләр, диалог төзү

Диалог сөйләшү

Фикереңне дөрес итеп формалаштыру

2.03

71

"Бәхет кайда була?" бүлеге буенча тикшерү эше

1

Үткән темалар буенча биремнәр эшләү

тикшерү эше

Алган белемнәрне куллана белү

4.03

72

Хаталар өстендә эш. "Сүз ясагыч кушымчалар" темасын кабатлау

1

Кагыйдәләрне кабатлау, хаталарны төзәтү

Хаталар өстендә эш

Эшне җиренә җиткереп башкару

7.03

73

БСҮ "Икмәккә хөрмәт" темасына сочинение язу.

1

Ишетеп аңлау күнегүләре, сорауларга җаваплар, план төзү

Язма сөйләмне бәяләү

Алган белемнәргә таянып, сочинение язу күнекмәләрен булдыру

9.03

74

Хаталар өстендә эш. Исемне килеш белән төрләнеше

1

Килеш сорауларын кую, сүзләргә кушымчаларны өстәп язу

Индивид. биремнәр.

Килеш кушымчаларын дөрес кую

11.03

75

Ия белән хәбәр арасында сызык

1

Җөмләләр тәрҗемә итү, ия б/н хәбәрне билгеләү, кагыйдәне искә төшерү, сорау җөмләләр төзү


Хатасыз, дөрес, матур язуга ирешү

14.03

76

Ия белән хәбәр арасында сызык кабатлау

1

Төркемнәрдә эш: сораулар һәм җаваплар бирү, ситуатив күнегүләр башкару. Парлап эш: диалогны дәвам итү, репликалар өстәү, үзара сөйләшү

Диалог сөйләшү

Текст эчтәлеге буенча диалогик сөйләмне оештыра алу

16.03

77

Тамырдаш сүзләр

1

Сүзләрнең тамырларын билгеләү, антоним парларын әйтү, җөмләләр төзү


Тамырдаш сүзләрнең сүзлеккә карамыйча тәрҗемәсен белү

18.03

78

Зат һәм күрсәтү алмашлыклары

1

Алмашлыклырны килеш б/н төрләндерү, җөмләләр төзү


Алмашлыкларның килеш б/н төрләнешнең үзенчәлекләрен истә калдыру

30.03

79

Билгесезлек алмашлыклары

1

Аудирование, билгесезлек алмашлыкларының дөрес тәрҗемәсен табу, җөмләләр төзү


Билгесезлек алмашлыкларын актив сөйләмгә кертү

1.04

80

Билгеләү алмашлыклары

1

Кагыйдәне истә калдыру, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү күнегүләре

Инд. биремнәр

Тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү

4.04

81

Сорау, юклык алмашлыклары

1

Күнегүләр, индивидуаль биремнәр эшләү,ситуатив күнегүләр төзү


Җөмлә төзи белү, язуда дөрес кулану

6.04

82

Тартым алмашлыклары

1

Кагыйдәсен истә калдыру, күнегүләр эшләү

Тартым алмашл-ның ясалышын һәм тәрҗемәсен истә калдыру

8.04

83

"Алмашлык төркемчәләре" темасын ныгыту

1

Төрле дәрәҗәдәге биремнәр эшләү

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү

11.04

84

"Алмашлык төркемчәләре" темасы буенча контроль эш

1

Контроль эш биремнәрен эшләү

Контроль эш

Биремнәрне мөстәкыйль рәвештә дөрес итеп эшләү

13.04

85

Хаталар өстендә эш. "Алмашлык" темасын кабатлау

1

Хаталарны төзәтү

Хаталар өстендә эш

Эшне тырышып, җиренә җиткереп башкару

15.04

86

"Үткәннәрне онытма син!" темасын йомгаклау

1

Үткән темалар буенча дәреслектәге күнегүләр эшләү

Өйрәнгән материалны куллана белү

18.04

87

Исемләшкән сыйфат фигыльләр

1

Исемләшкән сыйфат фигыльләрне табу, сораулар кую, тәрҗемә итү, җумләләр төзү


Исемләшкән сыйфат фигыльләрне сыйфат фигыльләрдән аера белү

20.04

88

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше


1

Тартымлы исемнәрне килеш б/н төрләндерү, таблица тутыру, ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү


Тартымлы исемнәрне килеш б/н дөрес төрләндерә алуга ирешү

22.04

89

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау

1

Сорауларга җавап бирү, таблица тутыру, мәкальләрне тәрҗемә итү

Диалог сөйләшү

Кара-каршы сөйләшүне оештыра белү

25.04

90

Сыйфат дәрәҗәләре

1

Сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү, дәреслек б/н эш


сыйфатларны таба белү, дәрәҗәләрен билгеләү

27.04

91

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

1

Җөмлә кисәкләрен билгеләү, җөмләләрне тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү


Җөмлә кисәкләрен билгели алу

29.04

92

Кушма исемнәр

1

Таблица язу, сүзләрне үрнәк буенча аңлатып язу, дәреслектәге күнегүләр эшләү


Сүз байлыгын үстерү

2.05

93

"Сүз төркемнәре" темасы буенча дәрес-консультация

1

Ишетеп аңлау, ситуатив күнегүләр эшләү, дәреслек б/н эш


Алган белемнәрне кулланып, биремнәрне дөрес башкару

4.04

94

Исем фигыльнең тартым белән төрләнеше

1

Исем фигыльләрне табу, бирелгән фигыльләрдән исем фигыль ясау, аларга тартым кушымчаларын ялгау

Исем фигыльләрне башка сүзләрдән аера белү

6.05

95

Исем фигыльнең килешләр белән төрләнеше

1

Килешләрне кабатлау, исем фигыльне килешләр б/н төрләндерү


Тартымлы исем фигыльләрнең килешләр б/н төрләнешен үзләштерү

9.05

96

Исем фигыльнең килешләр белән төрләнешен кабатлау

1

Диалогларны дәвам итү, схема буенча диалог төзү, мәкальләрне тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр эшләү


Җөмләләр төзи белү

11.05

97

Инфинитив

1

Бирелгән фигыльләрдән инфинитив ясау, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр


Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану

13.05

98

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясенең I нче өлеше буенча диалогик сөйләм дәресе

1

Хикәя эчтәлеге буенча биремнәр эшләү, диалогны дәвам итү, ситуатив биремнәр үтәү


Хикәя эчтәлеге буенча кара-каршы сөйләшүне оештыра алу

16.05

99

Сүзтезмә

1

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, тәрҗемә итү


Телдән телгә тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү

18.05

100

Хикәянең II өлеше буенча диалогик сөйләм дәресе

1

Диалогларны репликалар өстәү, биремнәр эшләү


Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

20.05

101

Ымлыклар

1

Кагыйдәне өйрәнү, дәреслек б/н эш


Ымлыкларны сөйләмдә куллану

23.05

102

ДЙА тибында контроль тест

1

Тест биремнәрен эшләү

Контроль тест

Алган белемнәрне кулланып, тест биремнәрен дөрес эшләү

25.05

103

Хаталар өстендә эш. Җөмләдә сүз тәртибе

1

Хаталарны төзәтү, кагыйдәләрне кабатлау

Хаталар өстендә эш

Хаталарга анализ бирү

27.05

104

Хат язу

1

План төзү, шәхси хатның шаблоны б/н танышу, сорауларга җавап бирү

Язма сөйләм

Хат язу кагыйдәләрен үзләштерү

30.05

105

"Сабантуй" темасы буенча диалогик сөйләм дәресе

1

Сүзтезмәләрне тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр эшләү

Диалог сөйләшү

Тема буенча диалог оештыруга ирешү

31.05











© 2010-2022