Яз килә!

Яз килә, бөтен дөнья ямьләнә! (Кечкенәләр һәм уртанчылар өчен)   Балалар күңелле көйгә кереп, ярым түгәрәккә басалар. 1 бала: Яз килә! Яз килә! Сыерчыклар килә, Гөрләшеп сайрашып, Җырчы кошлар килә. 2 бала: Гөрләвек ага, кояш елмая, Торналар үтте тезелеп бая. 3 бала: Гөрләвекләрдә уйный үрдәк, каз. Илне яшәртеп, шаулап килә яз! Җыр “Яз килә!”, Шәймарданова көе. 4 бала: Зур бер бүләк алган сыман Чын күңелдән куандым: Сыерчык килде, сыерчык Сагынып көткән кунагым. 5 бала: Җылы яклардан сыерчык килде. Мин куйган яңа ояга керде. Бик тә җентекләп тикшереп йөрде. И туган илне сагындым, диде, Аннан сайрады Үзе чыгарган “Сагыну” дигән яңа бер көйне... Җыр: “Сыерчык” 6 бала: Умырзая чәчәге бар чәчәкне уздырып Җир өстенә калыккан, кар мендәрен туздырып. 7 бала:-Ай, нинди мату!-дидек, умырзаяяны күреп, Яз бүләге безгә,-дип, Зөлфия тора көлеп. Умырзаялар белән бию “Яз вальс”, Шәймарданова көе. Алып баручы: Балалар, бүген урамда мин чыпчыкны очрраттым, ул яз килүгә сөенеп, болай итеп җырлый иде:”Мяу, мяу, мяу”. Нәрсә? Алай түгелмени? Ә чыпчык ничек җырлый? Балалар: “Чик-чирик, чик-чирик”-дип чыпчык җырлый. Алып баручы: Әйе шул. “Чик-чирик”-дип чыпчык җырлый. Менә шулай матур гына җырлаганда, аны бер хәйләкәр песи эләктермәкче иде. Әйдәгез әле, балалар, күрсәтик чыпчыкларга: ничек песиләрдән сак булырга кирәк! “Песи һәм чыпчыклар” уены. Алып баручы: Балалар, ә сез язны алып килүче нинди кошларны беләсез? Балалар “Кошлар”- маскалары кигән балаларны алып чыгалар. 1 бала: Кар сулары аккан чакта, Тезелешеп җылы яктан. Торналар кайтты безгә, Канатлар кактылар безгә. 2 бала: Кыр казлары җылы яктан Кайтып килә тезелеп, Моң салалар: Су буйларын Сагындык,-дип, өзелеп”. 3 бала:-Кар, кар!-дип кычкыра карга,- Күп яттың, кар, кит, җитәр,-ди. Бабай әйтә:-Бу дөрес,-ди, Карга килгәч, кар китәр,-ди. 4 бала: Ай-һай, тургай биек менгәнсең? Югарыдан безне күрәмсең? Без бит сине өзелеп сагындык, Тавышыңнан бик тиз таныдык. Алып баручы: Кошлар, без сине бик сагындык, Матур оялар ясадык. Безнең бәйрәмдә калыгыз, Балалар белән күңел ачыгыз. “Кошлар”-балалар белән бииләр. Алып баручы: Хәзерләнеп тордык күптән Каршыларга кошларны. Күрегез, ничек яраттылар, Без ясаган ояларны. Уен “Үзеңә оя сайла”. Кинәт бүлмәгә “Кара болыт” җырлап керә: -Мин усал кара болыт, Бөтен җирне каплармын. Кояш белән дус түгел, мин Сезне дә яратамын. Алып баручы: Кит әле моннан, “Кара болыт”, без монда язны каршылап, күңел ачабыз, безнең бәйрәмебезне бозма. Кара болыт: Ә мин яктылыкны яратмыйм. Хәзер бөтен җирне кап-караңгы итәрмен. Алып баручы: Балалар, әйдәгез, бәйрәмгә Кояшны чакырыйк. Балалар: Кояш чык, чык, чык, чык! Болыт кач, кач, кач, Без уйнарбыз җылыткач! Җырлап Кояш керә. (Р. Курамшин көе). Яз көннәре килүгә Сезнең белән көн дә мин, Шатланамын, сөенәмен, Күңел ачам, көләм мин. Мин уйныйм тәрәзәдә, Биим өстәл өстендә, Мин туган ил күгендә, Мин бәйрәмнең түрендә. Кояш: Кая минем нурларым, килегез әле “Кара болытны” куарга булышыгыз. “Кояш нурлары” булып киенгән балалар болытны куып чыгаралар һәм Кояш белән бию башкаралар. “Кояшкайлар” (Шәймәрданова көе). Алып баручы: Кара болытны кояш җиңде Моны барыбыз күрде. Уйнап, көлеп, биеп, Без бәйрәм итик әле. Кояш: Әйдәгез, балалар, уйнарга чыгыгыз Кояш нурлары астында биегез. Балалар уйнарга, биергә чыгалар. Бераздан яңгыр яуган тавыш ишетелә-“яңгыр ява” башлый, балалар зонтик астына качалар. Алып баручы: Яз килә, кояш көлә, Дөньга нур бөркелә. Бөтен җирне яшәртеп, Яз ләйсән булып ява. “Кояш һәм яңгыр уены”. Балалар: Яңгыр килде яңгырап, Каршы алдык без җырлап: -Кил, яңгыр, яу-яу! Яу, яңгыр, яу-яу! Җыр:”Яңгыр яу”. “Зонтиклар белән бию”. Кояш: Минем күңелемне күрдегез: Бик-бик куандырдыгыз. Кояш нурларында чыныгыгыз, Сау-сәламәт булып үсегез, Минем күчтәнәчемне алыгыз, Тәмле чәйләр эчегез. Кояш зур кыңгырау чәчәге бирә, ә анда балалар өчен күчтәнәчләр була. Алып баручы: Рәхмәт сиңа, Кояшкай. Балалар, ә без Кояш белән хушлашмыйбыз, ул хәзер көн дә безнең белән булачак. Әйдәгез, бергә төркемгә кайтып чәйләр эчәбез.
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яз килә, бөтен дөнья ямьләнә!

(Кечкенәләр һәм уртанчылар өчен)

Балалар күңелле көйгә кереп, ярым түгәрәккә басалар.

1 бала: Яз килә! Яз килә! Сыерчыклар килә,

Гөрләшеп сайрашып, Җырчы кошлар килә.

2 бала: Гөрләвек ага, кояш елмая,

Торналар үтте тезелеп бая.

3 бала: Гөрләвекләрдә уйный үрдәк, каз.

Илне яшәртеп, шаулап килә яз!

Җыр "Яз килә!", Шәймарданова көе.

4 бала: Зур бер бүләк алган сыман

Чын күңелдән куандым:

Сыерчык килде, сыерчык

Сагынып көткән кунагым.

5 бала: Җылы яклардан сыерчык килде.

Мин куйган яңа ояга керде.

Бик тә җентекләп тикшереп йөрде.

И туган илне сагындым, диде,

Аннан сайрады Үзе чыгарган

"Сагыну" дигән яңа бер көйне...

Җыр: "Сыерчык"

6 бала: Умырзая чәчәге бар чәчәкне уздырып

Җир өстенә калыккан, кар мендәрен туздырып.

7 бала:-Ай, нинди мату!-дидек, умырзаяяны күреп,

Яз бүләге безгә,-дип, Зөлфия тора көлеп.

Умырзаялар белән бию "Яз вальс", Шәймарданова көе.

Алып баручы: Балалар, бүген урамда мин чыпчыкны очрраттым, ул яз килүгә сөенеп, болай итеп җырлый иде:"Мяу, мяу, мяу". Нәрсә? Алай түгелмени? Ә чыпчык ничек җырлый?

Балалар: "Чик-чирик, чик-чирик"-дип чыпчык җырлый.

Алып баручы: Әйе шул. "Чик-чирик"-дип чыпчык җырлый. Менә шулай матур гына җырлаганда, аны бер хәйләкәр песи эләктермәкче иде. Әйдәгез әле, балалар, күрсәтик чыпчыкларга: ничек песиләрдән сак булырга кирәк!

"Песи һәм чыпчыклар" уены.

Алып баручы: Балалар, ә сез язны алып килүче нинди кошларны беләсез?

Балалар "Кошлар"- маскалары кигән балаларны алып чыгалар.

1 бала: Кар сулары аккан чакта,

Тезелешеп җылы яктан.

Торналар кайтты безгә,

Канатлар кактылар безгә.

2 бала: Кыр казлары җылы яктан

Кайтып килә тезелеп,

Моң салалар: Су буйларын

Сагындык,-дип, өзелеп".

3 бала:-Кар, кар!-дип кычкыра карга,-

Күп яттың, кар, кит, җитәр,-ди.

Бабай әйтә:-Бу дөрес,-ди,

Карга килгәч, кар китәр,-ди.

4 бала: Ай-һай, тургай биек менгәнсең?

Югарыдан безне күрәмсең?

Без бит сине өзелеп сагындык,

Тавышыңнан бик тиз таныдык.

Алып баручы: Кошлар, без сине бик сагындык,

Матур оялар ясадык.

Безнең бәйрәмдә калыгыз,

Балалар белән күңел ачыгыз.

"Кошлар"-балалар белән бииләр.

Алып баручы: Хәзерләнеп тордык күптән

Каршыларга кошларны.

Күрегез, ничек яраттылар,

Без ясаган ояларны.

Уен "Үзеңә оя сайла".

Кинәт бүлмәгә "Кара болыт" җырлап керә:

-Мин усал кара болыт,

Бөтен җирне каплармын.

Кояш белән дус түгел, мин

Сезне дә яратамын.

Алып баручы: Кит әле моннан, "Кара болыт", без монда язны каршылап, күңел ачабыз, безнең бәйрәмебезне бозма.

Кара болыт: Ә мин яктылыкны яратмыйм. Хәзер бөтен җирне кап-караңгы итәрмен.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез, бәйрәмгә Кояшны чакырыйк.

Балалар: Кояш чык, чык, чык, чык!

Болыт кач, кач, кач,

Без уйнарбыз җылыткач!

Җырлап Кояш керә. (Р. Курамшин көе).

Яз көннәре килүгә

Сезнең белән көн дә мин,

Шатланамын, сөенәмен,

Күңел ачам, көләм мин.

Мин уйныйм тәрәзәдә,

Биим өстәл өстендә,

Мин туган ил күгендә,

Мин бәйрәмнең түрендә.

Кояш: Кая минем нурларым, килегез әле "Кара болытны" куарга булышыгыз.

"Кояш нурлары" булып киенгән балалар болытны куып чыгаралар һәм Кояш белән бию башкаралар.

"Кояшкайлар" (Шәймәрданова көе).

Алып баручы: Кара болытны кояш җиңде

Моны барыбыз күрде.

Уйнап, көлеп, биеп,

Без бәйрәм итик әле.

Кояш: Әйдәгез, балалар, уйнарга чыгыгыз

Кояш нурлары астында биегез.

Балалар уйнарга, биергә чыгалар. Бераздан яңгыр яуган тавыш ишетелә-"яңгыр ява" башлый, балалар зонтик астына качалар.

Алып баручы: Яз килә, кояш көлә,

Дөньга нур бөркелә.

Бөтен җирне яшәртеп,

Яз ләйсән булып ява.

"Кояш һәм яңгыр уены".

Балалар: Яңгыр килде яңгырап,

Каршы алдык без җырлап:

-Кил, яңгыр, яу-яу!

Яу, яңгыр, яу-яу!

Җыр:"Яңгыр яу".

"Зонтиклар белән бию".

Кояш: Минем күңелемне күрдегез:

Бик-бик куандырдыгыз.

Кояш нурларында чыныгыгыз,

Сау-сәламәт булып үсегез,

Минем күчтәнәчемне алыгыз,

Тәмле чәйләр эчегез.

Кояш зур кыңгырау чәчәге бирә, ә анда балалар өчен күчтәнәчләр була.

Алып баручы: Рәхмәт сиңа, Кояшкай. Балалар, ә без Кояш белән хушлашмыйбыз, ул хәзер көн дә безнең белән булачак. Әйдәгез, бергә төркемгә кайтып чәйләр эчәбез.

© 2010-2022