Безнең ватаныбыз (ачык дәрес)

Раздел Другое
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема : Безнең Ватаныбыз.

Максат: 1. балаларга Татарстан турында мәгълүмат биру, татар теленең дәүләт теле булуын аңлату; Татарстан символикаларын искә төшерү; респубкабызның күп милләтле булуы һәм аларның үзара дус, тату булып яшәүләре турында сөйләшү.

2. үзара татар телендә сөйләшү һәм аңлашу күнекмәләрен үстерү. Дөрес, төзек җөмләләр төзү күнекмәләре булдыру.

3. халык аваз иҗаты өйрәнүен дәвам итү, аларга карата кызыксыну уяту, туган йортны ярату аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: карта, презентация, Татарстан символикасы

Дәрес барышы.

Укытучы. Хәлләрегез ничек, балалар?

-Кояшлы иртә кебек.

-Балалар, бүген безгә, кунаклар килде, әйдәгез, иң элек алар белән исәнләшик. (балалар исәнләшәләр.)

-Исәнләшү нәрсә ул?

-Кешенең хәлен сорашу.

-Игътибарлык билгесе.

Укытучы. Без нинди телдә сөйләшеп утырабыз?(тат. т.)

-Дөрес. Безнең туган телебез - татар теле. Ул безнең Милли телебез, республикабызның дәүләт теле. Ана телебез - бик борынгы һәм бай телләрнең берсе.

И, туган тел!

Сине Әнкәй итеп,

Йөрәгендә саклый бу халык.

Таралган ул...

Әгәр, син булмасаң,

Бетәр иде күптән югалып.

-Балалар, без дә сезнең белән туган телебез, туган илебез турында шигырьләр өйрәнгән идек, әйдәгез, аларны исебезгә төшерик. Кем сөйли?

1 бала.

Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем - туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел-

Ул минем туган телем.

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә,

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйттем мин туган телдә.

Нинди күркәм минем илем,

Кояштай балкып тора.

Урманнары җыр шикелле

Моңланып шаулып тора.

Татарстан - үз илебез,

Безнең газиз җиребез.

Бакчадагы гөлләр төсле

Гүзәл булсын көнебез.

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем.

Бәхет биргән җирем - Татарстан!

-Нәрсә соң ул Татарстан? (Безнең республикабыз; торган җирем, торган йортым, минем гаиләм...)

-Әйе, балалар, без Татарстанда яшибез. Аның зифа каенлы урманнарын, көмеш сулы күлләрен, балык белән Тулы киң елагаларын бик яратабыз. Эш сөючән, уңган, тырыш халкын күреп сокланабыз. Татарстан - күп милләтле республика. Анда татарлар, руслар, башкортлар, марилар, чувашлар һәм башка милләт кешеләре бер гаилә кебек бергәләшеп эшлиләр, дус яшиләр.

-Һәрбер республика үзенең Конституция көнен билгеләп үтә.

Ә бездә ул көн кайчан? (6 ноябрьда). Ә менә бу көн турында Энҗе Мөәминова болай язган:

Иртә таңнан яңгыр туктамады,

Сибәләде, койды, түгелде.

Болыт ярып, кояш чыккан кебек

Шатлык биләп алды күңелне.

Чөнки бүген Татарстан иле

Төп законын хуплап раслады.

Беренче һәм Яңа Закон белән

Республикам тормыш башлады.

Димәк, Конституция - ул Закон.

-Балалар, республиканың символикаларын искә төшереп китик әле. (Гимн яңгырый.)

-Без ниниди көй тыңладык? (Татарстан гимнын)

Гимның көен композитор Рөстәм Яхин язган.

-Бу нәрсә? (Флаг) - Байрак.

-Флаг турында кем шигырь сөйли?

Автор Т.Хаҗиәхмәтов

Шундый матур яшел Төсе,

Ул кызылы, ул агы.

Җилферди Казан өстендә

Безнең дәүләт орлыгы.

Яшел төс - яшәү-яшәрү билгесе. (тәрҗемә итү)

Кызыл - азатлык өчен көрәш билгесе.

Ак - безнең өмет, ышаныч, киләчәк төсе.

-Бу нәрсә? (Герб). Нәрсә сурәтләнгән?

-Татарстанның беренче президенты кем? (М.Шәймиев)

-Татарстанның башкаласы кайсы шәһәр? (Казан шәһәре)

-Казан шәһәре нәрсәләр җитештерә?

-Ак барс - ирек сөюче җанвар.

Авторы - Р.Фәхретдинов.

-Татарстандагы тагын нинди шәһәрләрне беләсез? (картадан күрсәтү)

-Чаллы шәһәре нәрсә белән дан тора? ( КамАЗ машиналары эшләнелә)

-Әлмәт? (Нефть чыгару үзәге)

Физкульминут.

Бигрәк шаян инде без.

-Безнең Республиканы «дүрт елга иле» дип йөрткәннәр. Ниниди дүрт елга турында сүз бара?

-Идел, Кама (Чулман), Агыйдел, Вятка (Нократ).

-Хәзер без сензең белән җөмләләр төзибез һәм тәрҗемә итәбез. (һәр без сүз аерым кәгазь битләрендә языла. Шул сүзләрдән җөмлә төзелә.)

Татарстан - безнең Ватаныбыз.

Татарстан - бай һәм зур дәүләт.

Татарстан - мөстәкыйль дәүләт.

Казан - Татарстанның башкаласы.

Кырларда мул уңыш үсә.

Иле барның теле бар.

-Татар халкы - әдәпле, дәрес сүзле, пакь халкы.

Әйтем - сүзнең бизәге, ә мәкаль- сүзнең җиләге. Әйдәгез әле, мәкальләр әйтеп алыйк.

-Иң татлы тел - туган тел,

Әни сөйләп торган тел.

-Ахырын әйт дигән уен оештыру.

1. Татлы булса һавалары,

Ләззәтле булса җиле,

Шифалы булса сулары -

Ул минем (Туган илем).

2. Кая барсаң күз алдында,

Һәрчак күңелемдә яши.

Ул безнең иң якын кеше,

Ул белегез, безнең (әни).

3. Бар тагын бер иң матур сүз,

Һәрвакыт син әйткәнең.

Ул матур сүз,

Ул якын сүз - (әтием).

Шушы сүзләрдән чыгып нәрсә ул Татарстан, Ватаныбыз.

«Мөстәкыйльлек» дигән сүздә булган хәрефләрдән сүзләр төзибез.

-Өстәл, тәм, тел, көл, йөк, көй, келәм, сый, төк, кесә, көймә, мәк, сөт...

-Балалар, һәрбер кеше үзенең туган ягын, туган җирен, туган өен ярата. Ә хәзер республикабызда туып, яшәп килгән шагыйрьләребезнең туган ягы турында язылган шигырьләрен укып китик.

-Шагыйрьләрнең нәрсә әйтәсе килә?

1. Туган ягым минем - үз өем,

Үз өемдә минем үз көем.

Үз дигәнчә бизим өемне,

Үз телемдә сөйлим сүземне.

(Энҗе Мөэминова)

2. Татарстан - үз өебез,

Безнең якты илебез.

Яныгыз да көегез дә,

Илебезне сөегез.

(Роберт Миңнуллин)

3. Көмеш суларын, зәңгәр урманын

Якын күңелгә, Татарстаным.

Син - туган ягым,

Син - минем таңым, Татарстаным.

(Илдар Юзеев)

Ә хәзер С.Әхмәтҗанов шигырен сәхнәләштереп күрсәтик.

Кояш, кояш, син биектә

Бар дөньяны күрәсең.

Әйтче, кояш, иң матур җир кайда?

Син бит инде беләсең.

-Әйе, - ди кояш, беләм,

Мин әйттем, тыңлап кара,

Иң матур җир, туган җир ул,

Онытма моны, бала.

Туган ягым турында җырлар да бик күп «Мин яратам сине Татарстан!» җырын тыңлыйбыз.

Кадерле балалар! Шуның белән дәресебез тәмам. Сезнең һәммәгезгә дә дәрестә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт. Исән булыгыз, туга телегезне, туган җирегезне хөрмәт итегез, онытмагыз, Татарстаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары булып үсегез.

Билгеләр куела.

© 2010-2022