• Преподавателю
  • Другое
  • Конспект урока по татарской литературе на тему Татарстан - республикам минем (7 класс)

Конспект урока по татарской литературе на тему Татарстан - республикам минем (7 класс)

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Татарстан - республикам минем.

Максат:Укучыларны бәйләнешле, матур сөйләм төзергә өйрәтү.

Бурычлар:

-дөрес сөйләм төзергә өйрәтү, республикабызның тарихы, бүгенгесе, үткәне белән таныштыру;

-символлар турында фикер алышу;

-Туган якка мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү.

Материал: Әдәбият китабы 149-152 битләр.

Җиһазлар: презентация,интерактив такта.

Дәрес барышы:

I.Оештыру.

1)Балалар белән исәнләшү, танышу, класста яхшы кәеф булдыру.

-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көннәр сезгә. Зиһен һәм тел ачкычлары телимен һәммәгезгә! Шундый яхшы теләкләр белән әдәби уку дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәресне мин, Айзилә Шамилевна алып барачакмын.

2)Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

-Укучылар, барыгыз да дәрескә әзерме? Дәрескә кирәкле әсбапларыгыз бармы? (Эйе). Димәк, без дәресебезне башлап җибәрә алабыз.

II.Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, яңа темага кереп китер алдыннан, әйдәгез әле, өй эшен тикшереп алыйк. Нинди өй эше бирелгән иде?(шигырь ятларга, бер-ике укучыдан сорыйм).

III.Актуальләштерү.

Республикалар флагы һәм гербы, президентларын чыгарып сораулар бирәм.

-Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез инде?(республика турында). Ә без нинди республикада яшибез?(Татарстан)

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

-Хәзер әйдәгез, экранга игътибар итегез әле. Шигырьне укыйбыз. Кайсыгыз укып китә?(башта үзем укыйм).

Бер горурлык хисе...

1. Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык-барлык парламентларда.

2. Кирәк булса, дөнья картасыннан
Кырык илне эзләп табармын.
Мин яшәгән Татарстан менә,
Күр, кайларга илтә товарын...

3. Керосины да юк, көндездән ул
Телеп куя иде чырасын.
Кем юрады икән нефть төяп
Океаннарга аның чыгасын?!

4. Карындыклы иде тәрәзәсе,
Яба, яга иде саламың.
Хәзер аңа дөнья базарында
Зур дәүләтләр бирә сәламен.

5. Нигезләрен биек итеп сала
Яңа Куба, яңа Вьетнам.
Күтәрелә бөтен бер Африка, -
Кимсетелгән, ачтан боеккан.

6. Татарстан үсте, үзе булыша
Ул элекке колонияләргә...
Эшем дә шул минем: җырлап илтү
Халыкларның данын елларга.

7. Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык-барлык парламентларда. (С.Хәким)

Укучылар шигырьне укыганда нинди хисләр кичердегез?(горурлык, мәхәббәт)

Сибгать Хәким бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән?()

Шигырьнең беренче куплетына игътибар итегез әле. Ничек уйлыйсыз, нинди горурлык хисе яна икән авторда?

Икенче куплетта "Мин яшәгән Татарстан" дип язган. Ни өчен автор шулай дип язды икән?(ул үзенең туган төбәген ярата, аның белән горурлана)

Өченче куплетның соңгы ике юлына игътибар итегез эле.ниөчен шулай дип язды икән автор?(Татарстанны халык башта алай күтәрелеп, танылып китәр дип уйламаган булганнар)

Дөрестәндә, безнең республикабыз хәзер бик танылган республикалардан санала. Әле күптән түгел генә узган Универсиада белэн танылып ките.

-Укучылар, кем белә, Татарстан кайда урнашкан? (Россия Федерациясенең үзәгендә көнчыгыш Европа тигезлегендә, ике иң зур елгаларның (Идел һәм Кама) кушылдыгында урнашкан). Дөрес.

-Татарстан республикасының башкаласы нинди шәһәр инде?(Казан)

-Укучылар, һәрбер республиканың үзенә генә хас символлары була. Кем санап чыга, нинди символлар инде алар?(гимн, флаг, герб).(Экранга флаг рәсеме чыга) Флаг - дәүләтнең мөстәкыйльлеген раслаучы символ.

-Флаг безнең өч төстән тора, кем белә флагтагы яшел, ак, кызыл төсләр нәрсәне белдерә соң?(Яшел-тормыш, тере табигать төсе; ак төс-сафлык, пакьлек, тынычлык, иминлек билгесе; кызыл-кояш, яшен һәм ут төсе, тормышның дәвам итүе, бәйрәм, җиңү төсе).

-Менә безнең Дәүләт флагыбызга нинди зур мәгънә салынган. Флаг проектын Татарстан Республикасының халык художнигы Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов төзегән. Татарстан Республикасы флагы турындагы карар 1991 елның 29 ноябрендә кабул ителде.

-Безнең икенче Дәүләт символы, ул герб. Кем белә безнең герб нинди?(кояш җирлегендә бер ягында түгәрәк калканлы, алгы тәпиен бераз күтәргән канатлы барс сурәтләнгән, татар халык нәкышләре белән уратып алынган, нәкыш үзәгенә "Татарстан" дип язылган). Гербның тосләре кояш-кызыл, барс-ак, тышкы кыса-яшел, кысадагы нәкыш һәм язу-алтынсу төстә.

-Укучылар, кайсыгыз белә, гербта ни өчен барс рәсеме сурәтләнгән?(укучылар җавабы). Барс- уңыш һәм үрчем символы. Ул, поэтик-символик образ буларак, халыкның яклаучысы, саклаучысы, аны үз канаты астына алучысы.

-Гербка игътибар белән карасагыз, барсның сул ягында түгәрәк калкан сурәтләнгәнен күрерсез. Бу-илебезнең һәм халкыбызныңявыз көчләрдән сакланганлыгын, иминлеген һәм ныклыгын аңлата. Калкан иышындагы сигез таҗ, яфраклы кашкарый чәчәге рәсеме-озын гомерле булуны белдерә.

-Кем белә, ни өчен бар бер аягын күтәреп тора?(Югары хакимияткә хөрмәт белдерү билгесе). Барсның очлы тешләре һәм тырнаклары аның үз халкын көч белән яклый алачагын аңлаталар. Гербтагы ак боҗра-пакьлек, чисталык; алтын боҗралар-муллык, зиннәтлек, өлгергәнлек, табигатьне җанландыручы кояш төсе.

-Ә гербның тышкы боҗрасы яшел төстә, һәм аңа алтын белән үсемлек рәвешендә орнамент чигелгән. Бу-татар халкының киң таралган бизәге, туган җиребез, табигатебез матурлыгы турында, ә барс аны саклап тора.

-Иң өстә-лалә чәчәге. Лалә язын беренче булып шытып чыга, җирне яшәртә, яңарта. Ул-яңарыш чәчәге.

-Берәрегез беләме, гербның проектын нинди рәссам ясаган?(Риф Фәхретдинов). Герб 1992 елның 7 февралендә кабул ителде.

-Өченче символ-гимн. Гимн грекчадан тәрҗемә иткәндә, тантаналы җыр дигәнне аңлата. Гимнны ничек тыңлыйлар?(басып, ир-атлар баш киемнәрен салып тыңлыйлар). Гимнның авторы- Рөстәм Яхин.(вакыт булса, гимнны тыңлау). Гимнны тыңлаганда нинди хисләр кичердегез?

Татарстанның символларын ихтирам итү - Татарстан Республикасының һәр гражданинының изге бурычы.

-Татарстан Республикасында бик күп шагыйрьләр бар. Кемнәр инде алар?(Гомәр Бәширов, Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Мөхәммәд Мәһдиев, Фоат Садриев һ.б.)

-Татарстан республикасы бшкаласы?(Казан). Кем белә Казан шәһәренә кем нигез салган?(Казан ханлыгына 1437 елда Алтын Урдадан куылган Олуг Мөхәммәт хан нигез салган)

-Казанның нинди күренекле урыннарын беләсез?(Сөембикә манарасы, Кол-Шәриф мәчете, Казан кремле, пирамида)

Хәзер, әйдәгез әле, кеченә генә мультфильм карап китик.

V. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Тест.

  1. Республика символлары дип нәрсәләр атала?(язырга)

  • Герб, флаг, гимн

  1. Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

  • Бөркет

  • Ак барс

  • Аю

  1. Татарстан гербы ничәнче елда кабул ителде?

  • 1992 елның 7 февралендә

  • 1992 елның 29 ноябрендә

  • 1991 елның 7 февралендә

  1. Татарстан гербында ничә төс бар?

  • Ак, кызыл, яшел

  • Кызыл, сары, яшел

  • Ак, кызыл, яшел, сары.

  1. Гербның авторы?

  • Риф Фәхретдинов

  • Фоат Садриев

  • Тавил Хаҗиәхмәтов

  1. Флаг нәрсәне раслый?

  • Дәүләтнең көчлелеген

  • Дәүләтнең мөстәкыйльлеген

  • Дәүләтнең азатлыгын

  1. Флаг ничә төстән тора?

  • Кызыл, яшел, сары

  • Кызыл, ак, сары

  • Яшел, ак, кызыл

  1. Флагның проектын кем төзегән?

  • Риф Фәхретдинов

  • Фоат Садриев

  • Тавил Хаҗиәхмәтов

  1. Флаг ничәнче елда кабул ителгән?

  • 1991 елның 29 ноябрендә

  • 1991 елның 7 февралендә

  • 1991 елның 7 ноябрендә

  1. Гимнның авторы?

  • Илназ Бахавиев

  • Зөфәр Хәйретдинов

  • Рөстәм Яхин



  1. Гимн ничәнче елда кабул ителде?

  • 1992 елның 26 августында

  • 1993 елның 27 августында

  • 1993 елның 1 августында

  1. Татарстан республикасының башкаласы - Казан.

  2. Казан ханлыгына ничәнче елда нигез салына?

  • 1457 елда

  • 1447 елда

  • 1437 елда

  1. Казанга кем нигез салган?

  • Алтынбәк хан

  • Мөхәммәт хан

  • Батый хан

-Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

-Казанның нинди күренекле урыннарын искә төшердек?

-Республиканың нинди өч символы бар инде?(флаг, герб, гимн)

VI. Йомгаклау.

-Укучылар, без сезнең белән бүген Татарстан турында бик күп мәгълүмат алдык, сез барыгызда дәрестә бик актив катнашып утырдыгыз. (билгеләр кую). Дәрес бетте, сау булыгыз.

© 2010-2022